МӘХӘББӘТ ТАШУЧЫЛАР

Арчага концертка чакырдылар бит әле. Моң-зар тулы хатлар өелеп килсә дә, концертка дип чит районга чакырган кеше юк иде моңарчы. Шатланып риза булдым.

“Бездә атна саен концерт, аптырамагыз. Телисез икән, атна саен килегез”, – дип шаяртты бер арчалы. Баксаң, әлеге районның предприятие, оешма һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре чиратлашып концерт куя, шулай үзара ярыша икән.Ул 2009 елның 4 ноябрендә үк башланган да быелның 3 апреленә кадәр үткәреләчәк. Катнашырга теләк белдерүчеләр күп булгач, гала-концерт та язга гына калган. Анда инде иң-иң оста, сәләтле шәхесләр ачыкланачак. “Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча – борынгы һәм яңа калабыз!” девизы астында үтүче әлеге чараның максаты да киң колачлы: үзешчән сәнгатьне үстерү, яңа талантларны ачыклау, төрле яшьтәге кешеләрне районның мәдәни тормышына тарту, аларның иҗади активлыгын үстерү…

Юлым уңды. Мин килгән көнне безнең белән иңгә-иң куеп эшләүче һөнәр ияләре – хат ташучыларның, элемтә бүлеге хезмәткәрләренең иҗади осталыкларын күрсәтү чираты иде. Кар-буран, җил-яңгырга карап тормый хезмәт итүче, газета-журнал, хат телеграмма ташучы, ә иң мөһиме – пенсияңне вакытында кулыңа тоттыручы хат ташучыларны яратмаска мөмкинмени? Юктыр…

–            “Газета-журнал безгә ничек килеп җитә?” – дип сораучы 70-80 яшьлек әби-бабайлар бар. Алар өчен махсус видеоролик төшердек. Газетаның табадан төшкән сәгатеннән алып, өйгә килеп кергән минутына кадәр чагыла анда. Концерт программабыз башланганчы шуны карарга мөмкин булачак, – диде Арча районы почта элемтәсе идарәсе җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов. – Почта хезмәткәрләре бу чарада инде 2007 елдан бирле катнаша. Ә ул үзе 2005 елдан уздырыла.

Гомумән, бөтен программа хат ташучылар эшчәнлегенә, аларның бәяләп бетереп булмаслык хезмәтенә багышланган иде. Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән тамашада хат ташучы беләсезме ни ди?

–            Менә элек 4 төрле газета-журнал килә иде. “Социалистик Татарстан”, “Яшь ленинчы”, “Коммунизмга”(Арча район газетасы) һәм “Азат хатын”. Ә хәзер ниндиләре генә юк. 2828 төрле газета-журнал чыга икән. Аның бөтенесен күтәреп йөрисе дә бар бит әле. Хат язучылар кимеде. Ичмасам, бер открытка да җибәрүче юк бит хәзер, – диде ул газета артуга шатланып, хатлар кимүгә ачынып.

Арча районы почта хезмәтендә 262 хезмәткәр 67 мең кешегә хезмәт күрсәтә икән. Арча укымышлы як бит ул, газета-журналга язылучылар да хәйран анда. Һәрхәлдә, “Безнең гәҗит”не укучылар Арчада бик күп икәнен тәгаен беләм.

Концертта катнашучы почта хезмәткәрләре белән якыннан таныштым. Арча почта элемтәсе операторы Эльвира Блохина башкорт биюе әзерләп килгән. Ноябрьдә генә эшкә урнашса да, сәхнәдә ул үз хезмәттәшләре данын яклады.

Ә Венера апа Вәлиева инде 20 елдан артык хат ташучы булып эшли.

–            Без гади хат ташучы гына түгел, кассир да, психолог та, бухгалтер да, кайчакта табиб та… Күрше авылларга өчәр чакрым җәяү барырга кирәк. Мин аның авырлыгын сизмим, һәрвакыт җырлап йөрим. Бүген дә җырларга дип килдем. Сарай-Чокырчада тудым, шунда үстем, шунда кияүгә чыктым. Ирем белән ике бала үстереп ятабыз. Олысы юристлыкка укый. Икенче улым да бүгенге концертта катнашачак, – диде ул.

Арча районында хат ташучы булып эшләүче 4 ир-ат бар икән. Кызганыч, алар концертта катнашырга килмәгән. Юкса бик күрәсем килгән иде үзләрен.

Инде концерт тәмамланып, гардеробка чыгып барганда, янымнан атлаучы бер ападан: “Бу концертлар уздыру каян килгән галәмәт соң?” – дип сорамый булдыра алмадым. Башка районнардан моның ише концертларга чакыру килгәне юк бит әле.

–            Әй, сеңлем, район башлыгыбыз Кукмарага барып күреп кайткан да шуннан бездә дә оешкан дип сөйлиләр. Дөрестерме, юкмы, белмим. Бик әйбәт булды әле. Инде икенче концертка киләм менә, – дип җаваплады шәл ябынган апа. – Ияләнеп киттек хәзер. Булмаса күңелсез булыр иде. Булсын, булсын…

Мин дә каршы түгел үзе. Мондый концертлар кышкы йокыдан уянырга, басу-кыр эшләреннән ял иткән арада, вакытны күңелле уздырырга мөмкинлек бирә. Катнашучы коллективларны да берләштерә, минемчә. Башка районнарга үрнәк булып, җырлап-биеп яшәгез шул! Шул концертта ишеткән җыр юллары белән сәфәремне тәмамлыйсым килә:

“Почтальон, почтальон, юлларың уңсын,

Илдән илгә тик мәхәббәт ташырга булсын.”

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Арча-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №9)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар