МУЕНЫҢ ГЫНА ЧЫДАСЫН!..

Дустым Илһам, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли башлады. Урнашыр алдыннан кимендә 7-8 мең акча вәгъдә иткәннәр. Нияте – социаль ипотека буенча фатир алу. Ләкин… Мәктәптә ниләргә тап булуын минем белән дә уртаклашты ул. Көндәлеге аша.

… 6 сентябрь. Дәресләр расписаниесен күргәч, егылып китә яздым: атнасына 29 дәрес куйганнар. 7-10 сыйныфларга тарих, җәмгыять белеме өстенә, җиденче сыйныфка татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту да миңа йөкләнде. Укытучылар җитми икән. Дәресләрнең күп булуы, акча мәсьәләсен хәл итәчәк, дигән уй гына күңелгә бераз җылылык өсти. Иң курыкканым: өлкән сыйныфлар. Тыңлата алырмын микән?

Ашханәдәге бәяләр шаккатырды. Кичкә таба бик каты ачыккач, ашханәгә юл тоттым. Кесәдә соңгы 200 сум акча. Дөге, кыздырылган балык, салат, чәй, 2 бөккән алган идем – 17 сум чутладылар. Янәдән санап карарга кушкач та, шул ук бәя. Әкәмәт арзан икән монда.

8 сентябрь. Беренче дәресне танышуга багышладык. “Кайда укыдыгыз? Нигә тарих факультетын сайладыгыз? Укырга әтиегез керттеме? Йөргән кызыгыз бармы? Машинагыз нинди? Нинди компьютер уеннарын яратасыз? Интернеттагы адресыгызны әйтегез әле?..” кебек сорауларны көчкә ерып чыктым. Без укытучыга андый сораулар биргәнне хәтерләмим. Бигрәк кыю балалар. Дәрескә керер алдыннан бер укытучы: “Алар яхшылыкны аңламый, булдыра алган кадәр каты тор”, – дигән иде. Килешмим. Син нинди – укучылар шундый инде. Әлегә үземә карата дорфа мөнәсәбәт сизмәдем…

10 сентябрь. Зоопаркта эшләсәң, яхшырак буласы икән. Хайваннар үзләрен ашаткан хуҗасын тешләми. Шул кадәр кыргый балалар буладыр дип белми идем. Син яхшы булган саен, муеныңа атланалар икән бит болар…

Тугызынчы сыйныф миңа “сугыш” игълан итте. Дәресемдә кәгазьдән очкычлар ясап, очыртып утырдылар. Бер гөл чүлмәге төшеп ватылды. Берничек тыңлатып булмый. “Икеле” куям дисәң, хакыгыз юк, дип кенә җибәрәләр. Ләкин дәрес беткәч кызык иттем үзләрен. Ишекне бикләп куйдым да, чүп-чарларын җыеп, миннән гафу үтенмичә чыгармадым. Башта каршы килеп маташсалар да, кайтасылары килә иде – җыйдылар.

… Балачакта үзем үпкәләткән һәр укытучы искә төшә. Укытучыларым янына кайтып, гафу үтенәсем, биргән белемнәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Их, ничек кенә аңлыйм сезне хәзер, укытучыларым!

15 сентябрь. Аның карашын күптәннән тоям. 10 нчы сыйныф кызы. Дәрестән соң, һәркөн яныма кереп, нәрсә дә булса сорый, һәр дәрескә әзерләнеп килә. Нигездә, өйрәнгән тема буенча килеп кызыксынганга, аны куып чыгарырга да хакым юк сыман. Шулай да көннән-көн миңа якыная баруын да сизәм. Инде дәрестә, теманы өйрәнеп килгән укучы калмаса гына, аннан сорарга туры килә. Ә Ләйсән, тыныч кына, кул күтәреп, үзеннән сораганны көтә. Тарихны “5”лелек үзләштерә. Коллегаларымнан кызыксынган идем, башка фәннәрдән уртача укый, физикага бөтенләй керми икән. Ләйсән генә түгел, барлык укучы кызлар да зур кызыксыну белән карый миңа. Кайчакта үзем дә оялам. Барлык яшь укытучылар да үтә торган бер баскычтыр бу.

17 сентябрь. 8 нче сыйныфка үтелгән тема буенча реферат язып, алып килергә кушкан идем. Барысында диярлек бер үк реферат, сүзе сүзгә күчереп язылган кебек. Интернет белән студент чакта үзем дә мавыга идем, тик мондый хәлдә калырга туры килгәнен хәтерләмим. Бер малай, күләме ягыннан барысын да уздырып, тема буенча язылган 90 битле диплом эше күтәреп килгән. Алар яшендә булганда, интернеттан реферат эзләмәдем, чөнки анда барын белми идек. Болар әллә ниләр белә икән.

21 сентябрь. “Җиденчеләр”гә изложение яздырдым. Әй, тырыштылар да соң! Барысыныкы да “бишле” булыр дип, тикшерергә утырсам, бар икән монда хәлләр. Көлә-көлә авыз арыды. Кыр казы турындагы текстны, кайберәүләр кар кызына багышлаган. Шифаханә сүзен ничек кенә язмаганнар – берсенеке дә дөрес түгел. Мәтрүшкә үләнен “матрешка” дип язучылар да бар. Их, сез, шәһәр балалары!

24 сентябрь. Укытучылар бүлмәсе белән көндәлекне таныштырмадым бит әле. Ул һәрбер укытучының яраткан бүлмәседер, мөгаен. Шау-шулы дәрес тәмамлангач, 10-15 минутка гына булса да, җәннәти тынычлыкка кереп утырулары рәхәт тә соң! Баш, колак чын мәгънәсендә ял итә.

… Мәктәптә 3 кенә укытучы ир-ат затыннан. Шуның икесе пенсионер. Япь-яшь егет башым белән мәктәпкә укытырга килүемне кабул итеп бетерә алмаучы берничә хатын-кыз да бар.

28 сентябрь. Һәрбер сыйныфның үзенчәлекле яклары бар. Әйтик, җиденче сыйныфны тынычландыруы авыррак. Тик бер тынычлансалар, авызга гына карап утыралар. Сигезләрнең күчеш чоры булгангамы, аларны акырып түгел, ә абруй белән генә буйсындырып була. Үзеңне тыныч тотарга, һәр сүзгә басым ясап аңлатырга кирәк. Тугызлар белән алдан ук килешеп булмады. Тегеләй акырсаң да, тыныч кына аңлатсаң да – юк. Тиз генә тынычландыру мөмкин түгел. Уннар бераз басынкы халык. Алар сине беренче дәрестән үк яратып кабул итә икән – димәк, һәр дәрес тыныч үтә, дигән сүз.

Мәктәптә беркая да язылмаган, күптәннән яшәп килүче ике закон бар. Беренчесе – укучыларны бары тик яулап алынган абруй белән генә “җиңәргә” мөмкин. Икенчесе – укучыдан ни таләп итсәң, шуны үтәтмичә калдырмаска.

5 октябрь. Берничә сыйныф укучылары Укытучылар көне белән котлады. Сигезенче сыйныф открытка белән шоколад, унынчылар открытка белән ручка бүләк итте. Игътибардан читтә калган укытучылар да булганлыктан, үземә карата хөрмәт тою рәхәт булды. “Сез – безнең иң яраткан укытучыбыз” яки “Безне ташлап китмәссез дип ышанабыз”, – диюләре генә дә ни тора!

8 октябрь. “Мәктәптә патриотлар гына эшли ала” дигән сүзгә көлеп карый идем. Ниһаять, әлеге сүзләрнең асылына төшендем, чөнки бүген хезмәт хакы бирделәр. Төптөгәл 5 мең 400 сум. Акчаны кулга тоткач, журнал тутыру, планнар язу, шау-шулы сыйныфлар белән көрәш алып баруым, ашханәдәге ашау – барысы да күз алдыннан үтте. Тынычрак, акчалырак бүтән эш эзли башларга кирәк…

(Көндәлек шул урында өзелә).

Көндәлекне Эльвира ФАТЫЙХОВА укыды.

(“Татарстан яшьләре”, №70)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар