“Молокосос” милләтчеләр!

Татар конгрессы бинасында “Азатлык” татар яшьләре берлегенең 20 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” булды. Әйтергә кирәк, аннан авыр тойгылар белән кайттым. Гәрчә әңгәмәне позитив рухта алып барырга тырышсалар да. Элеккеге “Азатлык” берлеге белән хәзергеләре, ягъни ветераннар белән яшьләр очрашуы булды ул. Гомумән, өлкәннәр белән яшьләрне чагыштырырга яратмыйм. Чөнки ул чагыштыру, гадәттә, яшьләр файдасына булмый, булган очракта да өлкәннәрнең ачуын чыгаруга гына кайтып кала. Тик бу очракта чагыштырмыйча да булмас, ахры, чөнки аларны берләштерүче бер сыйфат бар – милләтчелек. Әйе, ветераннар, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә хаклыдыр. Алар барыбер ниндидер җиңүгә ирешә алган, максатларын тормышка ашырган. Мәктәпләрдә татарча укыту, татар теле һәм әдәбияты факультеты барлыкка килү, ике теллелек турындагы закон кабул ителү һәм башкалар турында әйтүем. Ләкин ул чорда милләтнең тулаем күтәрелеш чоры булганын күздә тотсаң, алар сазда батып ятучы миллионлаган кеше өчен бер салам кисәге буларак хезмәт итмәгән. Алар гомуми көймәгә утырган гына. Шул еллардагы фотоларны карап, 20 ел элек булган вакыйгаларны искә алып утырганда, дистә меңләгән кешенең Ирек мәйданында басып торуын күреп, чын күңелдән гаҗәпләндем. Менә Ельцинга түбәтәй кигезәләр һәм ул суверенитет “бүләк иткән” көннәрдә чын йолдызга әверелә. Менә йөзләрчә халык Сөембикә манарасы янында сәҗдә кыла – намаз укый. Менә ачлыкның 14нче көнендә шыр сөяккә генә калган Фәүзия Бәйрәмова халыкка нидер сөйли –болар барысы да фотоларда. Хәзерге Хәтер көнендә 200-300 кеше җыелса да яхшы булыр иде. Ачлык игълан итү турында әйтеп тә торасы юк. Әйе, ул чорда халык бердәм рәвештә күтәрелгән, мәйданнарда меңләгән кеше җыелган. Ахыр чиктә, ул чорда милләт файдасына сүз әйтүче эзәрлекләнмәгән. Алар идея дип яшәгән, шуның өчен булдыра алганча көрәшкән. Таһир абый Гыйләҗев әйтмешли, ул чактагы атмосфераны, җанлану, активлык, күтәренке рухны әйтеп кенә аңлатып булмый инде ул. Ә хәзер нәрсә? Хәзер чоры ук икенче. Ирешелгән казанышлар берәм-берәм кулдан ычкынды. Мәйданга чыгучылар юк дәрәҗәсендә. Булганнарын да тиз басалар. Урамга чыгып та мәгънәсе юклыгын халык аңлады инде. Шундый вакытта да хәзерге “Азатлык” татар яшьләр берлегенең даими рәвештә митинглар, урам чаралары уздырып торуы, руслашып беткән татар яшьләре игътибарын милләтебез хәленә юнәлтергә тырышуы мактауга гына лаек. Хәзерге “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил дөрес әйтте. “Беренче “Азатлык”ның төзелүе татар халкының уяну чорына туры килсә, хәзергесе милләт үлеп барганда яңартылды. Бу берлек – халкыбыз өчен бердәнбер ябышыр салам кисәге бүген”, – диде ул. Әлеге чарадан алып кайткан авыр тойгыларымның сәбәбе ниндидер аерманы гына аңлау түгел иде. Чараның башында ук булган бер вакыйга гайрәтемне чигерде. Кеше җыела башлаган вакыт. Килүчеләр риторик сораулар куеп зарлана. – Тышта буран дип кенә килмәделәр микән. Бәлки, буран бер сәбәп кенәдер?! Шунда залга хәзерге “Азатлык” татар яшьлеге берлеге әгъзасы булган бер егет килеп керде. Өстәл артында утыручы ветераннарның иң мәртәбәлесе (исемен әйтеп тормыйм – авт.) шунда болай диде: – Әй, болар “молокосос” кына бит әле… Махсус кызыксындым. Бу “ветеран” 20 ел элек әлеге егет белән бер яшьтә булган икән. Шул чагында милләт дип, мәйданнарга чыккан. “Молокосос” килеш азатлык идеясен пропагандалаган. Менә хәзер алар белән күрешергә, танышырга килгән яшьләрне шундый сүзләр аша гына характерлый. Кызык, әйеме?! Ни кызганыч, мин дә шул “молокосос” егет белән бер яшьтә. Хөрмәтле ветераннар, бүгенге “Азатлык” яшьләре белән сезнең арада бер бик зур аерма барлыгын аңладым бит әле мин. Шул аерма булмаса, бәлки, мәйданнар бүген дә меңләгән кеше җыя алыр, бәлки, алар да сезнең кебек китапларга керер иде. Ләкин… Фәүзия апа Бәйрәмова әйтмешли, һәр идеяне үстерү һәм яшәтү өчен, лидер кирәк. Сезнең чорда ул Фәүзия апа, аның яшьтәшләре булгандыр. Ә бүгенге лидер кайда? Сез хәзер үз чорында яшьнәп яшәгән Фәүзия апа яшенә җиттегез. Ник соң сез шул яшьләрне туплап, канатландырып, әйдәп мәйданнарга алып чыкмыйсыз? Юкса нәкъ менә сез ике буынны бәйләүче чылбыр ролен үтәргә тиеш кебек тоела миңа. Фотоларны караганда, шуңа да игътибар иттем: 20 ел элек булган шигарьләр бүген дә актуаль. “Татарстан – империянең савым сыеры түгел!”, “Без Русиягә кермәдек!” ише шигарьләрне генә түгел, башкаларын да бүген үк мәйданга алып чыгып, үз хәлеңне, хис-кичерешләреңне белдерергә мөмкин. Шулай ук “түгәрәк өстәл”дә тагын бер караш яңгырады: телне дин генә саклап кала алачак. Килешәм, әмма өстәл артында әйтеп кенә, ул идеяне пропагандалап булмый кебек. Казандагы мәчетләрнең руслашып баруына каршы ниндидер чара күрергә кирәк, минемчә. Монда да бердәмлек мөһим. Монда да сезнең лидерлыкка мохтаҗ яшьләр. “Тарих кабатланачак, без кабат шул ноктага әйләнеп кайтачакбыз”, – фикерен хуплаучылар да күп булды. Мөдәррис абый Каюмов яхшы әйтте: “Дулкынның күтәрелгән һәм төшкән чагы була. Бәлки, 20 ел эчендә милләт өчен борчылучы, милли аң белән яшәүче яшьләр арткандыр һәм аларны мәйданга чыгарып булмаса, ничектер, башкача тупларга кирәктер. Әйтик, виртуаль юл белән”. Бу сүз дә “кирәктер” белән генә калмасын иде. 21 февральдә – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 90нчы еллардагы фотолардан күргәзмә ясарга ниятләп торалар. Бәлки, кемдер ул күргәзмәдә булыр, биредә язылганнар хакында уйланыр да. Бәлки, әле татар яшьләре көткән лидер да табылыр. Бәлки, әле кабатланачак тарих та озак көттереп тормас…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар