“МИН “ЧӘЙНЕК” ТҮГЕЛ!”

Калтырый башлагыз, егетләр! Бүген мин машина йөртү хокукына ия булдым. Әйе, юл хәзер тагын бер кызга артачак. Калтырагыз дигәч тә, машина йөртә белми, катыргысын да сатып кына алган икән бу, дип уйлый күрмәгез тагын. Сезнең ни әйтәчәкне алдан белгәнгә күрә генә шулай диюем. Руль артында утырган хатын-кызга шикләнеп, көлеп, куркып караучы ирләр – яңалык түгел. Иптәш егетләр дә бу шатлыклы хәбәремне шундыйрак рухта кабул итте. Берсе бөтенләй түбән тәгәрәтте әле: “Машинага утырганчы маршрутыңны шалтыратып хәбәр ит, ул юлдан бармам, бөкедә утырасы килми”, – диде көлә-көлә. “Чәйнек”, “ташбака”, “блондинка” (һәрхәлдә чәчем кап-кара булса да!) дип атаучылар да булмады түгел. Кыскасы, ничек йөртүемне белмәгән килеш рәхәтләнеп төкерек чәчтеләр.

Машина мәктәбенә укырга кергәнче үк техника белән уртак тел таба белә идем инде. Авыл балалары барысы да шундый микән, әллә безнекеләр генә кашкалымы, иң беренче трактор йөртергә өйрәндем. Кызык өчен. ДТ-75 тракторын авызлыкларга өйрәткән кешесен генә хәтерләмим. Колхоз кырында бушка соляр ягып йөргән өчен ачуланганнары гына истә калган. Аннары кызыл төстәге “гусеничный” трактор, соңрак КСК комбайны… Җәй буе колхозда эшләгәч барысы да баштан кичте. Печән басуына барсаң нинди мөһим дәрес үзләштергәнеңне аңлыйсың, әлбәттә. Өйрәнгәнең кирәк булмый калмый. Бер хатын, әнә, печәнен дә КамАЗга төяп үзе алып кайта. Ә монда җиңел машина… Чәйнек имеш…

Дүрт егеткә – уналты кыз

Казанда машина йөртүчеләр мәктәпләре төрле бәядән йөри икән. Мондый бәхет өчен 10-20 мең сумыңны чыгарып салырга әзер булырга кирәк. Бәясенә күз йомып үзебезгә якын булган мәктәпне сайладым да 18 мең сум белән хушлаштым. Теге арзан мәктәпләрдә дә барыбер шул акчаны түләргә туры киләчәк дип аңлаттылар. “Практика вакытында машинага салыначак бензин, медосмотр өчен өстәмә түләгәннән соң, барыбер шул сумманы баса”, – диде мәктәбебез директоры. Ә безнең барысы да кертелгән.

Бер дустым машина мәктәбенә акча биреп “янды” да. Укытабыз дип акча җыйганнар да мәктәп “эреп югалган”. Икенче атнада килсәләр, ул офис урынында китап сату ноктасы ачып куйганнар. Шуңа күрә, сайлау мөмкинлеге бар икән, таныш-белешең укып чыккан ышанычлы мәктәпне сайлау отышлы. Интернетта да һәр мәктәпнең диярлек үз сайты бар. Андагы кайтавазлардан да күп кенә кызык мәгълүмат алырга мөмкин.

Атнасына ике тапкыр кичке 6дан 9га кадәр укыйбыз. Төркемдә 20 кеше. Шуларның дүртесе генә егетләр. Илле яшен тутырган бер апа да тиздән руль артына утырырга хыяллана. “Яңа яши башладым әле. Тиздән сөяркәм машина бүләк итәчәк”, – ди үзе. Өч ай ярым эчендә теория, практиканы тулаем үзләштереп, имтихан бирәсе булачак. Укый башламас борын, ЮХИДИда тапшырасы имтиханның кайчан икәнен әйтеп тә куйдылар. Билгесезлектә яшәмәү шатландыра. Өч ай эчендә мәктәпне тәмамлап, ярты ел буе имтиханга чират көтеп ятучы булдыксыз мәктәпләр дә бар бит.

Теория бик җиңел бирелде. Дәресләрнең уен формасында узуы, укытучының таләпчәнлеге файдага гына булды, билгеле. Без имза салган эчке тәртип буенча дәрес калдырырга ярамый. Китәсең булса алдан ук кисәтеп, гариза язарга тиешсең, чөнки теләсә кайсы вакытта ЮХИДИ инспекторы кереп тикшерергә мөмкин. Монысы артык акыллы “укучыларга” укып тормыйча гына машина йөртү хокукы сатылмасын өчен уйлап табылган. Инспектор ике тапкыр килеп, ике очракта да бер үк кеше дәрестә булмый икән, аны мәктәптән куалар. Мин укыган чорда мәктәбебез аттестация үтте һәм шуңа күрә тикшерүдән өзелмәдек. Тагын бер шарт һәм мәктәп рейтингын үстерә торган күренеш – укуын тәмамлаган һәркем имтиханда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тиеш.

Психиатр маҗарасы

Медицина тикшерүе мәктәптә генә булды. Табиблар үзләре килеп, тикшереп, кирәкле урынга мөһер суга. Больница ишек төбен таптыйсы, чират торасы юк. Бары тик психиатр һәм наркологка аерым барырга кирәк. Берсенә – 370, икенчесенә 320 сум түлисе. Нарколог белән әллә ни проблемалар булмады кебек, ә менә психиатр “төрткәнгә” өйрәнгән – ерактан ук күренеп тора. Пенсия яшендәге әлеге әфәндедә бер сәгатьтән артык утырганмын. Бөтен биографиямне сөйләгәннән соң авыл кызы булуым ачылгач, хайваннар телендә сөйләшеп күрсәтергә кушты ул миңа. Тавык, песи, тычкан, этләрнең үзара ничек аңлашканын күрсәтергә кушкач табибымның сау-сәламәт булуында шикләнә башладым. Сыер булып мөгрәп күрсәткән өчен генә дә имзамны жәлләмәс идем, ә ул куймады менә. Аннары тапкырлау таблицасы буенча “куды”. Ахырдан икебез өчен дә зур ачыш ясады: үз районымнан “псих түгел һәм исәптә тормый” дигән белешмә алып киләсе икән. Соңыннан гына исенә төшкән.

Миннән соң төркемдәшем кереп китте. Иң кызыгы – әтиләребезнең исемнәре, фамилияләр һәм укыган урыннарыбыз туры килә. Бу моны куып ук чыгарган. Икенче тапкыр керәсең бит инде диеп.

“Иң авыры – хатын-кызлар”

Практикага чират җиткәч, мине 23 яшьлек Сережа исемле инструкторга беркеттеләр. Яшь, тәҗрибәсез егетнең укытучым булуын бик өнәп бетермәсәм дә, ризалашмый чара калмады. Юкка борчылганмын икән. Сережа бик җаваплы, җитди егет булып чыкты, өстәвенә 3 еллык тәҗрибәсе булуы да ачыкланды. Ышаныч бермә-бер артты. Берьюлы ике мәктәптә инструктор булып эшләгәнгә, аның һәр көне минутлап бүленгән. Үзе әйтмешли, кайбер көннәрне ашарга да өлгерә алмый иде ул. Шәһәр бөкесендә утырып төшке ашка дип бүленгән вакытын югалта да, мәктәпкә кайтып җиткәнче икенче укучының машинада йөрү вакыты килеп җиткән була. Кемнең инде үз вакытын җилгә очырасы – инструкторны ашарга җибәрәсе килсен?! “Аның каравы, акчаны яхшы эшлим. БМВ машинасы сатып алдым менә”, – дия иде Сережа, үз-үзен юаткандай. Беренче дәресебезне укыгач ул шундый тәкъдим белән чыкты:

–            Киләсе дәресне иртәнге 6га куярга рөхсәт итә аласыңмы? Бер-ике көн шулай 6дан кичке11гә кадәр эшләп алсам, бәлки, бер көн ял итәр идем.

Инструкторымның хәленә кереп ризалаштым. Икенче көнне, бер минутка да соңга калмыйча, Сережа алдан сөйләшенгән урынга килеп туктады. Якшәмбе көнне, иртә таңнан, буп-буш, кап-караңгы шәһәр буйлап кайчан машина йөртер идем әле…

–            Сережа, әйт әле, бу эштә иң авыры нәрсә?

–            Хатын-кызлар.

–            Алар шулай ук начар йөртәмени?

–            Юк, алар миңа бәйләнә һәм “флиртовать” итә. Кунакка чакыра. Кирәкмәсә дә шалтырата. Бер-ике генә булса шатланыр идем дә, бәлки, ләкин алар күп бит.

Соңгы ике дәрестә Сережа шумахер остасы серләрен ачты. “У” хәрефле тимер атларга тизлекне 40 км/сәгатьтән арттырырга ярамаса да, безнең машина эчендә аның кагыйдәләре хакимлек итә шул. Тизлек 60 км/сәгатьтән кими башласа, Сережа зәңгәр күзләрен тутырып карый да: “Хәзер йоклап китәм, – дип кенә җибәрә иде. – Миннән башка кеше өйрәтмәс”. Нәтиҗәдә, “КамАЗ”лар белән куыш уйнадык, башка “У” хәрефле машиналарны уздык, шәһәр уртасында тауда туктап, яңадан кузгалырга өйрәндек.

Тәүлегенә 3-4 сәгать кенә йоклап тормыш куучы Сергейны эш юклыктан зарланып, көне-төне шар сугучы яшьләр белән чагыштырам. Бу егет, һичшиксез, хөрмәткә лаек.

Мишәр инспектор

Имтихан көне җитте. Безнең белән укыган 4 егетнең икесе теорияне тапшыра алмады. Юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр икән. Бәлки, каушаганнардыр. Хатын-кызларның барысы да икенче этапка үтеп, руль артына утырды. Шуннан чыгып сорау: кем җаваплырак? Икенче эш итеп тауга күтәреләсе, гаражга керәсе һәм елан ясыйсы иде. Бу этапта өч кыз һәм бер егет төшеп калды. Беренче кызыбыз гаражга керде, туктады. Кире чыгам дигәндә генә алга түгел, артка кузгалып китте дә бөтен эшне харап итте. Икенче кыз көзгене үзе күренә торган итеп көйләп куйган. Инструктор: “Ул көзгедән син күренергә тиеш дип”, – дип шаярткан булган, күрәсең. Егетебез исә елан ясаганда адәм көлкесенә калды. “Кулыңа права тоттырсак, урамдагы беренче багана синеке булачак”, – дигән аңа инспектор.

Шәһәр буйлап имтихан алучы ЮХИДИ инспекторым мишәр булып чыкты. Бер чатка җитәрәк бу миңа команда бирә: “Разворачивайся налево”. Ә мин татарчалатып җавап кайтарам:

–            Кирегә борыласы буламы, әллә сулга гынамы?

Бу һаман шул командасын русча кабатлый.

Тоттым да чатта кире борылдым. Бер кагыйдәне дә бозмадым – 100% беләм. “Разворачивайся” булгач – кире борыл була бит инде, борыласы булса – “поверни” дияр иде, дип уйлыйм үз эчемнән.

–            Булды, төш машинадан, бер атнадан килерсең, – ди бу татарчалатып.

–            Нинди кагыйдәне боздым?

–            Син сулга гына борылырга тиеш идең.

–            Менә шулай матур итеп татарча әйткән булсагыз, бәлки, сулга гына борылган булыр идем. Төшмим, чөнки бөтен кагыйдәне дә беләм һәм бу очракта мин хаклы.

Мишәр инспекторга усаллыгым ошады булса кирәк, алга барырга кушты. Туктарга ярамый дигән билгене үтеп кенә киттек, инспекторым янә телгә килде:

–            Тукта монда!

–            Монда ярамый.

–            Аңладым. Ә хәзер тукта.

Кыскасы, мин туктадым да авария сигналын кабыздым.

–            Хәлегез начар мәллә? Аптечканы алыйммы?

Инспектор көлә-көлә имза сырлады.

Хөрмәтле ирләр! Сез бездән көлмәгез дә, курыкмагыз да. Светофорга туктаган арада гына түгел, юлда барганда ук бизәнергә (кайчакта киенергә дә!), телефон аша гына мөһим эшләр башкарырга, әти-әнинең хәлен белергә, фәлсәфи уйларга чумып утырырга да өлгерәбез без. Ә менә сез… ничек кенә тырышмагыз, барыбер берничә эшне берьюлы эшли алмыйсыз.

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №14)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар