МИЛИЦИЯ НАЧАРМЫ, ТҮГЕЛМЕ?

Узган ел күз алдымда милиция хезмәткәрләре бер машинага тентү үткәрде һәм… наркотик тартып чыгарды. Кинолардан гына күреп белгән хәл белән күзгә-күз очрашу кызык булды дип әйтә алмыйм. Куркып калдым. Ә бит кем өчендер бу – гадәти хәл. Курку белмәс милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем…

Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының 2009 елдагы эш нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы булды. Биредә милициянең кичәгесен генә түгел, бүгенгесен дә ачык күрдем.

“Хөрмәт кенә кирәк…”

Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров әйтмешли, бездә милиция хезмәткәрләрен берәү дә яратып телгә алмый бугай.

– Бу аңлашыла да. Без закон бозучыларны җәзалаучы орган. Яратмагыз, хөрмәт итегез. Илебездә яшәүче һәркем милиция эшенә теләктәшлек белдерсә, ышанса һәм безнең белән хезмәттәшлек итсә генә, тыныч, җинаятьләрсез җәмгыятьтә яшәрбез. Юк, без халыктан ярдәм сорамыйбыз. Үз эшебезне халык җилкәсенә аударырга да теләмибез. Шуны гына әйтәм: әгәр син тирә-ягыңда барган вакыйгаларга битараф түгелсең, закон һәм тәртип яклы икән, без синең белән хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер.

Ул 2009 елгы җинаятьчелек торышы, аның үзгәрүе хакында да сүз алып барды. Кырыс финанс шартларында да милиция хезмәткәрләре зур уңышларга ирешкән. Соңгы 10 ел эчендә үтерү очраклары ике тапкыр кимеп, XX гасырның 70нче елларындагы саннар белән тигезләшкән. Иң тыныч еллар шул чакта булды, дип искә алды министр. Ә 2008 ел белән чагыштырганда, фатир басу очраклары (23%), законсыз наркотик әйләнеше (9%), ялган акча ясау очраклары (12%) кимегән. Ләкин кибет, склад басу (17%), машина һәм мотоцикл урлау очраклары (10%) арткан. Шулай ук машина салоныннан зур күләмдә акча, документларны чистартып чыгу күренешләре үсә.

Сингапурны гына алыйк. Анда халык үз куркынычсызлыгы турында үзе кайгырта. Милиция моңа ярдәм итә.

Эшләгез, табыгыз, тотыгыз!

Төрле чыгышлардан иң истә калганы җирле участковыйлар хакындагысы булды. Министр урынбасары Евгений Дәүләтшин әйтүенә караганда, 800дән артык авыл участковыйларының өчтән бере эш машинасына ия түгел икән. “Моңа игътибар бирергә кирәк”, – диде ул. Бу сүзләрне ишетү белән, Татарстан Республикасы генераль прокуроры Кафил Әмиров ризасызлык белдерде.

– Статистик күрсәткечләргә карасаң, сораштырылган халыкның 56,2%ы үз участковыйларын бөтенләй белми. Бу бит халыкның яртысыннан артыгы дигән сүз. Димәк, сез әйткән участковыйлар халык тормышын шул сез ремонтлап биргән кабинетлардагы телевизордан гына күреп белә. Әле машиналар да алып бирелсә, бер участоктан икенчесенә йөргәндә: “Сәлам, халык!” дип кенә үтеп китәчәк бит алар. Минемчә, бу дөрес түгел. Шулай ук сораштыруда катнашкан 70-80% халык милиция эшчәнлеге турында начар хәбәрдар.

Прокурор үз чыгышында Казан шәһәрендә азарт уеннар проблемасының әле дә актуаль булуын әйтте. Башкалабызда 258 интернет-салон эшләвен белә идегезме әле? Шуңа өстәп, моменталь лотереялар күпме ноктада сатыла?!

– Милиция вәкилләре арасында да тәртип бозу очраклары юк түгел. Узган ел 642 хезмәткәр административ җаваплылыкка тартылды. Бу сан күп нәрсә турында сөйли. Тагын шуны аңламыйм: исәпкә алынган наркотик кулланучылар арта, ә шуның белән бәйле җинаять эше кими. Юкса аны таратучылар, сатучылар да артырга тиеш бит инде.

Әле бер милиция вәкиле үзе үк наркотик тарату белән шөгыльләнә икән. Тагын бер районда берәүне законсыз рәвештә наркотик белән тотканнар. Ягъни үзләре үк ташлаганнар да, табып алганнар.

Кафил Әмиров милиция хезмәткәрләренең оят гамәлләре турында күп сөйләде. “Тырышыгыз, эшләгез, табыгыз”, – дип әйтергә теләде булса кирәк.

Республикабызның премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2009 ел көтелгәннән яхшырак булган.

– Казан куркынычсыз шәһәр булырга тиеш һәм без шуңа ирештек тә. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә шулай дип раслый. Кризис белән бәйле рәвештә җинаятьчелек артыр дип уйлаган идек, әмма ситуация контрольдән чыкмады. Тотрыклылыкны саклап кала алдык. Эчке эшләр бүлегендә алдынгы технологияләр кулланыла һәм без һаман да үсештә. Юл һәлакәтләре дә кимүгә таба бара.

Тиздән җиңүнең 65 еллыгын уздырасы, халык санын аласы һәм башка бик күп чаралар оештырасы бар. Биредә дә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең өлеше зур булачак.

Кафил Әмиров әйткәннәргә мөнәсәбәтен белдереп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: “Димәк, эшләргә, тырышырга кирәк”.

“Зур үзгәрешләр булачак”

Министр Әсгать Сәфәров журналистлар белән булган сөйләшүдә 2009 елдагы аерым уңышларга тукталганнан соң, күңелгә тия торган сүзләр әйтте. Бу һөнәр ияләрен жәлләп куйдым хәтта.

– Милиция хезмәткәрләре турында бик күп начар сүзләр йөри. Әйе, алар арасында да берничә җинаять бозу очрагы бардыр, ләкин бу әле бөтен милиция хезмәткәрләре дә шундый дигән сүз түгел. Телевизордан баручы күп кенә киноларда аларны намуссыз, ышанычсыз итеп күрсәтү дә йогынты ясамый калмыйдыр. Инде халык арасында аларны чүт кенә “бандитлар” дип атамыйлар. Уйлап карагыз әле, шәхсән үзегезгә аларның зыяны тигәне бармы? Безнең республикада эшләүче 50дән артык хезмәткәр Русия Федерациясе Президенты тарафыннан бирелә торган дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу кешеләр тәүлек буе эштә. Аларның шәхси тормышы да беренче урында түгел! Хезмәт хакын күп аладыр дисезме? Әйтсәм әйтим, милиция хезмәткәренең хезмәт хакы – 11 мең сум. Ә бит уртача хезмәт хакы безнең төбәктә 15 мең тәшкил итә. Саннарга карасак, бер милиция вәкиленә 160 кеше иминлеген кайгыртырга туры килә. Нәтиҗә ясыйм: без үсештә һәм алга таба бик зур үзгәрешләр булачак.

Ул сөйләп бетерде дә бер генә минутка җәмгыятебезне хокук саклау органнарыннан башка күз алдына китердем. Адым саен талау, кан коеш, үтерү, чиктән ашкан коррупция… булыр иде, мөгаен. Ике бертөрле бармак эзе булмаган кебек, һәр хезмәткәр үзенчәлекле. Һәрхәлдә, арада үз эшенең остасы һәм намуслылары да юк түгел. Бәлки, чыннан да, алай ук начар кешеләр түгелдер ул милиция хезмәткәрләре, ә?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №2)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар