МИЛИЦИЯНЕ ДӘ ХӨКЕМ ИТӘЛӘР

Кемнәр генә ришвәт алмый бүген: җитәкчеләр дә, табиблар да, укытучылар да… Тик нигәдер, милиция хезмәткәрен ришвәт алганда тотсалар, аның җинаятен ачу иң тәмлесе булып тоела. Нигә икән?

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең хокук бозуы, аларны ачу, тоту, аларның криминаль эшчәнлеген вакытында кисәтү өчен төзелгән УСБга (куркынычсызлык хезмәте идарәсе – КХИ) 18 декабрьдә 14 ел тулды. Күреп торабыз: аларга эш күп бүген. Хәтта Пермьдә булган фаҗиганең дә асылында коррупция ята, диләр. Русиялеләрнең күбесе аның башында хокук саклаучылар үзләре тора дип исәпли. Ә бу исә КХИ өчен эш күплеген күрсәтүче бер дәлил. Шулай ук КХИга 2009 елның 11 аенда төрле оешмалардан, аерым гражданнардан милициядән зарланып язылган 675 гариза һәм шикаять килгән. Бу бит көненә уртача ике мөрәҗәгать дигән сүз. Әле язылмаганнары күпме икән?! Килгән гаризаларның 192се генә дәлилләнгән. Нәтиҗәдә, 21 хезмәткәр җинаять җаваплылыгына тартылган, ә 8е инде хөкем ителгән дә.

Һәр җитәкчегә намуслы хезмәткәр кирәк, эчке эшләр бүлегенә бигрәк тә. Иң намуслы, кеше белән уртак тел табарга сәләтле, сау–сәламәт, таза кешеләр эшләргә тиеш биредә. Анда эшкә урнашучыларның туган-тумачаларына кадәр тикшерелә. Берәрсе хөкем ителмәгәнме, гаилә әгъзалары арасында кырын эшле кеше юкмы, янәсе. Ничек кенә кыланмасыннар, кеше карбыз түгел һәм аны ярып карап булмый.

–            Милициягә килгән кеше төрле максатларны күздә тотарга мөмкин. Илдәге законнарны хөрмәт итеп, алар үтәлешен тикшерү өчен генә түгел, кайнар коралга ия булып, аны вазифадан тыш максатларда куллану яки ришвәтчелек белән акча туплау өчен дә кеше милициягә килә ала, – диде КХИ җитәкчесе Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов. – Милициягә кадрлар җыюны тагын да кырысландыру, бәлки, начар максатлар белән килүчеләрне киметер иде. Хәер, кризис белән бәйле рәвештә милициягә яңа кадрлар алу болай да кимеде.

Моңарчы милиция хезмәткәре булырга теләгән 5 кешенең берсе генә эшкә урнаша алган икән. Әгәр шартлар тагын да кырысланса, булган сафлар да сирәгәер, мөгаен.

–            Ришвәт бирүчеләр дә, алучылар да кимеде. Бу кризис белән аңлатыла, күрәсең, – ди Рөстәм Вәлиуллов. – Шуның белән беррәттән, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кылынган хокук бозулар да күпкә кимеде. Мәсәлән, быелның 11 аенда алар 989 тапкыр хокук бозса, 2008 елда бу сан 1117 булган.

Уйлап кына карагыз: 11 ай эчендә 989 хокук бозу очрагы! Бу бит һәр көнне милиция хезмәткәрләре 3 тапкыр канун чиген уза дигән сүз. Шулай ук алар 11 айда 79 җинаять эше кылган. Мактанырлык күрсәткечләр түгел бу, һәрхәлдә, саннар кимү ягына таба барса да. Җитмәсә, декабрь ае әлегә исәпкә алынмаган.

Шатланырлык саннар бар үзе, ләкин алар йөзләр белән исәпләнми. Быел эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре ришвәт алудан баш тарткан икән. Шуларның 8е – ЮХИДИ хезмәткәре. Әлеге ришвәтләрнең тулы суммасы 124 мең 500 сум тәшкил итә.

Спас районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәре И.А.Карпунин – аерым тарих. Һәйкәл куярлык очрак! Ул быел гына да ике тапкыр ришвәттән баш тарткан. Хәер, алдың ни, алмадың ни… Эчке эшләр бүлеге министры карары белән ришвәттән баш тарткан барлык хезмәткәрләргә тәкъдим ителгән ришвәт күләмендә премияләр түләнгән.

Социологларның тикшеренүләренә ышансаң, халыкның соңгы елларда милициягә булган ышанычлары арткан. Шулай да русиялеләрнең күбесе аларга карата тискәре мөнәсәбәттә икән. Сәбәбе бар, күрәсең…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар