Милициянең тиресе калын

Һөнәремнең иң татлы җире шунда: ул ялыктыргыч бертөрлелектән ерак. Көтелмәгән командировкалар, яңа танышулар турында гына әйтмим. Әйтик, үзеңне башка бер өлкәдә сынап карыйсың килә икән, рәхим ит – барысы да синең кулда! Мәсәлән, вакытлыча гына берәр һөнәр иясенә әверелеп, аның авыр хезмәте хакында язма әзерләргә мөмкин.

Күптән түгел ТР Эчке эшләр министрлыгы “Журналист һөнәр алыштыра” акциясе игълан итеп, үзебезне хокук саклау органнары эшчәнлегендә сынап карау мөмкинлеге бирде. Соң шундый тәкъдимнән баш тарталар димени?! Шатланып ризалаштым, билгеле. Бер сорау гына төртелеп калырга мәҗбүр итте: “Кайсы бүлекчәдә һәм кем булып эшләп карарга телисез?” Милиция хезмәткәре дигәч тә… Алар да үзара бихисап төркемгә бүленә бит әле.

Сайлау дигән нәрсә хатын-кыз затына авыр бирелә, беләсездер. Үземне мәзәктәге: “Мин акыллы да, матур да, кая гына барыйм икән”, – дип сөйләнүче маймыл итеп хис итсәм дә, тәкъдим ителгән зур исемлектән ике өлкәне сайлап алдым. ЮХИДИ хезмәткәрләре берничек тә игътибардан читтә кала алмый иде – формалары ошый. Тагын патруль-пост хезмәткәрләренең эше аеруча куркыныч дип ишеткәнем бар, шуны да күреп кайтмый булмас…

ПЛАННАН ТЫШ ШТРАФ

Көндезге сәгать икедә ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасына утырып, кизүгә трассага чыгып киттек. Өстемдә салат яфрагы төсендәге яктылыкны кире кайтаручы жилет, уң кулымда аклы-каралы таяк, сулында беркетмә кәгазьләре блокноты, күз алдында мин аңламый торган дистәләгән прибор. Мәсәлән, кечкенә генә монитор берәр машинаны күзәтергә яки юл кагыйдәсен бозу очрагын абайлап алырга һәм шул хакта кисәтергә мөмкин икән. Урланган, һәлакәт урыныннан качкан машиналар хакында хәбәрләр җиткереп торучы рация, машиналарның тизлеген ачыклаучы радар… Башкаларына минем генә баш җитә торган түгел.

Минем өчен җаваплы “напарникларым” хакында әйтергә онытканмын бит. Ул көнне үземне “гаишник” ролендә сынап карасам, юл-патруль хезмәтендә 17 елдан артык эшләүче капитан Юрий Кузнецов белән өлкән лейтенант Җәүдәт Хәсәнов үзләрен укытучы итеп хис иткәндер. Миннән “гаишник” әвәләп диюем.

– Ничек уйлыйсыз, сезнең һөнәрне хатын-кыз башкара аламы?

– Ала. Бик сирәк булса да, юл-патруль хезмәтендә эшләүче хатын-кызлар бар. Ләкин, минемчә, бу хатын-кыз эше түгел. Машина йөртүчеләрнең 90%ы намуслы, яхшы кешеләр булса да, араларында хәтәрләре дә очрый, – диде Җәүдәт абый.

– Бүген план буенча күпме штраф салырга тиешбез инде?

– Андый план юк.

Таныш “гаишник” план белән чыгулары хакында кисәткән иде. Шуңа күрә бу җавапка ышанмадым.

– Хәзер безне күрәләр дә шоферлар бер-берсен кисәтә башлый инде…

– Кисәтсеннәр. Аңа уңай карыйбыз, туктатып, штраф салмыйбыз. Башка хезмәткәр туктата икән: “Дустым белән шулай исәнләштем”, – дия аласың. Кайчакта үз машинамда юлдан барганда тизлеген арттыручы яки башка кагыйдәне бозучы шоферны күрәм икән, фараларны яндырып-сүндереп алам. Кисәтәм, имеш. Ул шунда ук тизлеген киметә. Бәлки, шулай аның гомерен саклап каламдыр, кем белә бит. Йөртүчеләр бер-берсенә карата итагатьле булырга тиеш, без шуның яклы.

Җәүдәт абый шуларны сөйләгән арада, Юрий Кузнецовның бер машинаны юл читенә чыгарганын күреп, аның янына ашыктым.

– Капитан Кузнецов! Туктатуымның ике сәбәбе бар: сез торак пункттан читтә, уң як полоса буш чакта сул яктан хәрәкәт иттегез һәм номерыгыз пычрак. Документларыгызны мөмкинме?!

– Капитан, бүген миңа пычрак номерлар өчен бер тапкыр штраф салдылар инде, бәлки, анысын гына булса да кичерерсез.

Дөресен әйтим, хәтта миңа, гап-гади журналистка да, бу аклану бик акылсыз һәм бернинди мантыйк кысаларына сыймый торган сүзтезмә генә булып тоелды. Соң штраф салгач ук машинаңнан төш тә шул номерларны юып куй инде!

– Ну нишләтәбез бу егетне? – диде миңа Юрий абый. (Мин аларны үзебезчә татарчалатып, “абый” дип кенә атадым. – авт. )

– Номерын юдыртабыз да берсе өчен генә штраф салабыз, – дидем мин, зур проблеманы хәл иткәндәй.

– Хезмәт хакын алам да шул штрафларны түләү өчен илтеп тә бирәм. Гел шулай! – дип зарланды егет, бер штрафны кичергән өчен рәхмәт әйтәсе урынга.

Тик машина салонында су һәм кечкенә генә чүпрәк кисәге дә табылмау сәбәпле, ул пычрак номеры белән китәргә мәҗбүр булды. Тагын берәр почмакта тотмаганнардыр дип өметләнеп калдым.

Үзем дә бер-ике машинаны юл читендә туктарга мәҗбүр иттем. Бигрәк тылсымлы бу таяк. Попутка тотканда күпме генә кул күтәреп торсаң да туктамыйлар, ә монда бер генә болгыйсың һәм хоп!

Берәү Төрекмәнстанга баруы хакында хәбәр итте. Монда кадәр “КамАЗ” машинасы алырга килгән икән. Аның транзит номерларының вакыты чыгу-чыкмавын тикшердек. Тагын бер егет шул ук уң як полоса буш чакта сулдан хәрәкәт иткәнгә тотылды.

– Ел буена ике тапкыр туктаттылар. Икесендә дә “нарушение” белән. Аннары теге камералардан гел хатлар явып тора, кайчан бетәр ул галәмәт? Казанда гына туктаталар. Үзебезнең Зәйдә бөтен “гаишник”лар минем кулда инде.

Кыскасы, бу мактанчыкка 500 сумлык беркетмә төзеп саубуллаштык.

– Синең белән штраф язуы да рәхәт. Тикшерү дип кабул итәләр дә ришвәт тә тәкъдим итмиләр, бәхәсләшмиләр, үз дөреслеген раслап утырмыйлар. Тыныч кына штраф язасың да хәерле юл теләп саубуллашасың. Әллә иртәгә дә безнең белән чыгасыңмы? – диде Җәүдәт абый.

Тикшерү дигәннән, безне дә килеп тикшерделәр. Тиешле урында торабыз, бар да тәртиптә, дип рәсми кәгазьгә имза сырлады кулдашларым.

Кызганыч, анда күргәннәрне язып бетерү мөмкин түгел. Шуны әйтә алам: безнең дежурлык вакытында бер генә исерек кеше дә очрамады. “Андыйлар бик аз хәзер”, – диде Юра абый да.

– Тәҗрибәле кеше буларак әйтегез әле, юл-патруль хезмәткәренең профессиональлеге нидән гыйбарәт?

– Кешелекле булудан, – диде Җәүдәт абый. – Кайберләрен кисәтәбез дә җибәрәбез. Ә икенчеләре туктату белән безгә җикеренә, котыра башлый. Андыйларны кисәтеп кенә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмавын аңлыйсың.

– Безнең күз очлы хәзер. Машиналар агымы арасыннан кайсы шоферның исерек булуын, тизлекне арттыручыны бер караш белән абайлыйбыз. Кайбер йөртүчеләр бөтенләй бала-чага кебек кылана. Каршыга килүче машиналар кисәтү белән, салмыш булсалар, безгә килеп җитәргә 150-200 метр кала юл читенә туктап, янәшәдә утырган пассажир белән урынын алыштыра башлый яки 120 белән барган булса, кисәк кенә тизлеген киметә дә юлда бөке ясап куя…

Бу эш сәфәремнән кайтканда шуны аңладым: юл-патруль хезмәткәре дә, иң беренче чиратта, кеше. Хокук бозган очракта да, ул синең хәлеңә керергә, кичерергә, хәерле юл теләп озатырга мөмкин. Тик иң яхшысы – кагыйдәләрне бозмаска!

ТӨНГЕ БАНДИТЛАР АРТЫННАН

Кичке сигездән соң патруль-пост хезмәте машинасына утырып, төнге Казан тынычлыгын сакларга чыгып киттек. Өстемдә үземнекеннән 6 тапкыр зуррак 48 үлчәмле бушлат. Башымда бүрек. Экипажда миннән башка тагын өч кеше бар. Барыбызга баш булган прапорщик Рамил, йөртүчебез – Илназ һәм өлкән сержант Данил. Һәр экипажның үз территориясе бар икән. Безгә Азино яклары туры килде.

Рация буенча хәбәр салдылар: “Казан 7-504”. Фәлән-фәлән адреста телефон урлау очрагы”. Барып керсәк, бер исерек хатын каядыр онытып калдырган телефонын бездән эзләтмәкче була. Соңгы тапкыр кайчан, кайда тотканын да хәтерләми, өстәвенә: “Гариза язмыйм”, – дип сөрән сала.

– Язмыйм да! Ник языйм?! Сез аны барыбер тапмыйсыз! Менә гариза язмый гына табыгыз, чөнки аны язуның файдасы юк!

Аны тыныч кына тыңлап торган милиция хезмәткәрләренә исем китте хәтта. Аннан китәргә өлгермәдек, тагын бер чакыру яңгырады: “Кабельле телевидение тукталышында ике кеше сугыша.” Барсак, лаякыл исерек ике адәм инде дуслашкан, аракыны шешәсеннән генә чөмереп, кочаклашып утыралар. Шушы ике ир аркасында үз гомеремдә беренче тапкыр айныткычны күрдем. Аларны машинага утыртканчы өч милиция хезмәткәренең ничек тырышканын күрсәгез. Тыныч кына кереп утырсалар – бер хәл, сугышалар бит. Үз тавыкларын яклаучы әтәч кебек кукыраеп, милиция өстенә ташланалар, аракы шешәсе белән кизәнәләр. Цензура кичермәс сүзләрнең барысын да ишеттем шунда. Ул исерекләрне ничек бәреп үтермәгәннәрдер дә, нервылары ничек чыдагандыр, белмим, әмма үзем шартлый яздым! Форманы салып, маршрут автобусына утырып кайтып кына китим микән әллә дип тә уйлый башлаган идем инде.

– Хәзер исерекләр узган еллардагыдан азрак килә. Шуңа күрә тиздән айныткычларны ябачаклар һәм эчкечеләрне “Ашыгыч ярдәм” хезмәте алып китәчәк. Иң күбе бер кичкә 10 кеше китерергә мөмкиннәр. Җәй көне алар, нишләптер, азрак була, көннәр суынган саен, исерекләр саны да арта. Әллә җылыныр өчен эчәләр инде шунда, – диде айныткычта каршы алган табибә ханым.

Аларны айныткычка илтеп, кирәкле кәгазьләрне тутырганчы, тагын ике чакыру алдык. 57 яшьлек хатын елый-елый бөтен тәнен күрсәтте миңа. Килене белән малае типкәли-типкәли кыйнаган үзен.

– Эчмәсен иде! Эчсә, теләсә-нәрсә сөйли башлый. Хәзер тагын эләгә, күп сөйләп торсаң, – дип акырды килене каенанасына без барында. Менә сиңа гаилә! Баладан тыш, барысы да исерек. Ана өзгәләнә, гарьләнә.

– Ул бит минем улым. Килен аны сихерли, күрәсең. Бу кадәр үк мине күрәлмас дәрәҗәгә җитмәс иде.

Әлеге хәлне җирле участковыйга тапшырып, киләсе чакыруга җилдердек.

Тагын гаиләдә тавыш. Өйдә эшсез ятучы ир маена чыдый алмый икән. Эчә. Сугыша. Милицияне хатыны чакырткан. Шул арада теге ир дә чыгып качкан. “Зинһар, утыртып куегыз шуны. Яшәргә ирек бирми. Безне шартлатам дип, ничә тапкыр фатирга газ чыгарды инде. Бүген әнә счетчикка илтүче бөтен электр чыбыкларын балта белән чабып атты…” Бу өйдә ике кечкенә бала булуы бөтенләй хафага салды мине. Аларны жәлләп, елап җибәрә яздым.

Әллә җомга кич белән чыкканга шулай булды, әллә көн дә шул хәл: Казан шәһәрендә һәр 4-5 минут саен милициягә бер чакыру килә икән. Әйтик, иң еш яңгыраган зар: йокларга комачаулаучы музыка тавышы һәм хулиганлык. Төнге 2дән соң төзелеш урыныннан минераль мамык урлаучы 4 егетне тоткарладык.

– Мин берни дә урламадым. Алар кул күтәргәч туктадым да әйберләрен төяп, әйтелгән урынга гына илтеп куймакчы идем, – диде машина йөртүче егет.

Шул яхшылыгы аркасында аңа да бер-ике сәгать урамда таптанырга туры килде, шаһит буларак судка да киләсе әле…

Урлашуда шикләнелгән егетләрнең берсе үзен аеруча начар тотты. Хәтта кул богавы кидерергә мәҗбүр булдылар аңа. Япь-яшь башы белән (күп булса, 19 яшьтер инде. – Авт.) сүгенеп, милициягә каршы сугышып, нәрсәләр генә кылмады. Хәтта миңа да: “Женщина-мусор!” – дип берничә тапкыр акыргач, ачуымнан үлә яздым. Ир кеше булсам аны нәрсә эшләткән булыр идем икән, белмим дә.

Иң кызган чакта массалы сугышу турында да хәбәр иттеләр. Кыскасы, төнем бик “күңелле” үтте. Үзем өчен бер генә нәтиҗә ясадым: хокук саклау органнары эшчәнлегенең соңгысы минем өчен түгел! Болай да таушалган нервыларым сынатыр дип борчылам. Гомумән, милиция хезмәткәрләренең барысына да эшләрендә бары тик сабырлык һәм закон бозу очракларының азрак булуын телим.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №45)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар