МЕҢ КАТ УЙЛА ДА… ДӘШМӘ!

Кешеләр шулкадәр төрле… Берәүләр бер шешә аракы бәрабәренә бар илен сатарга риза, ә икенчеләр милләте, халкы өчен гомерен дә кызганмас иде. Милләт, халык дип йөрүчеләр арасында картлар гына дип уйлый күрмәгез тагын, бүген алгы сафта яшьләр.

Корбан гаетенә бер көн кала, “Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзалары Тукай мәйданына пикетка җыелды.“Бәйрәмовага тимәгез!”, “Хөкүмәт, Бәйрәмованы тикшерүне туктат!”, “Фәүзия – безнең өчен үрнәк!” дип язылган шигарьләр тоткан иде алар. Шунысы кызык: яшьләрне “сакларга”, тәртип артыннан күзәтергә килгән махсус форма кигән кешеләр сан ягыннан пикетчылардан да күбрәк иде.

Әлеге пикетны башлап йөрүче егет Наил Татар бирегә җыелу максатын болай дип аңлатты:

– “Милли мәҗлес” рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдингә теләктәшлек белдереп, аларны суд каршына бастыруга каршы чыгыш ясыйбыз!

Фәүзия апа актив язучы. Германия, Себер якларындагы архивларга барып, төрле фактларны казып чыгара, дөресен күрсәтә, төрле тарихи сорауларны күтәрә. XX гасыр башында, әйтик, татарларны Уралга күчереп заводлар төзү турында “Кырык сырт” әсәрендә күрсәтте. Бу Мәскәүгә, әлбәттә инде, ошамый. Күптән түгел Русия Президенты «О Комиссии при Президенте Российской Федерации по противодействию попыткам фальсификации истории в ущерб интересам России» дип аталган указ кабул итте. Ләкин Фәүзия апаның бер генә сүзе дә – ялган түгел, ул архивларга таянып, фәнни нигезләнгән хезмәтләр яза.

Фәүзия Бәйрәмова – милли каһарманыбыз, милли герой. 1990 еллардан башлап бүгенгәчә милли хәрәкәт лидеры, милләт өчен бик күп эш башкарган, бәйсезлек өчен көрәшкән һәм әле дә көрәшүче апабыз. Ул безнең өчен үрнәк! Без аны хөрмәт итәбез һәм бик яратабыз!

Ә Дамир Шәйхетдин – “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе, журналист. “Милли мәҗлес” язмаларын газетасында урнаштырган өчен хәзер җавап тота. Русиядә ирекле матбугатны, сүз иреген тыялар. Шул исәптән без моңа да каршы чыктык. Ирекле матбугат булырга тиеш!

–            Наил, бирегә яшьләрнең күп җыелмавы аларның милли мәсьәләләргә битараф булуы хакында сөйләмиме?

–            Максатыбыз – күп халык җыю түгел иде. Бу пикет булачагын күпчелек белми дә калды. Без бер тәүлек эчендә әзерләндек, җыелдык, чыктык. Максат бер: яшьләрнең Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдингә карата барган суд эшенә битараф булмавын күрсәтү. Игътибар итегез: биредә аларның яшьтәшләре түгел, ә без яшьләр! – диде Наил.

Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдинне яклап, Яр Чаллы шәһәр судына һәм Казан Кремленә телеграммалар ява икән.

Бүгенге вәзгыятьтән бер нәтиҗә чыгарып була: тәнкыйть сүзен әйтер алдыннан, мең кат уйларга кирәк. Уйлаганнан соң да әйтми калуың хәерлерәк. Хәтта син мең кат хаклы булсаң да! Ирек Мортазин, Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдин хәленә калырга теләмәсәң, билгеле…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №48)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар