МАНТЫЙКЫЙ МӘСЬӘЛӘ

Ул үзе дә күп укыган, ул үзе дә күп белә...Газетага Казан шәһәрендә яшәүче Миңнезаһир абый Хикмәтов мөрәҗәгать итте. Телефон аша бик озаклап, “тәмләп” җир, гараж, буталган кадастр номеры хакында сөйләде ул безгә. “Бармаган җирем калмады, сез генә ярдәм итә аласыз”, – дигәч тыңламыйбызмы инде?! Дөресен генә әйткәндә, авыр тема – бер-ике көн кәгазь боткасында актарынгач кына, нәрсәнең ни икәнен белә башладым кебек.

Тугыз гараж арасында…

Күз алдына китерегез: каршыгызда тугыз гараж тезелеп тора. Шуның бишенчесе сезнеке. Әйе, бу яктан санасаң да, теге яктан исәпләсәң дә, сезнең гараж бишенче булып урнашкан. Уртада ягъни. Калганнарының да үз хуҗасы бар. Аларны кемдер төзегән һәм ишегендә йозагы бар икән, димәк, ул шәхси мал, шулаймы?! Дөрес, бу соравыма теләсә-кайсы юрист: “Юк, алай түгел, моннан тыш, аларның җир һәм гараж хуҗасы икәнлеген күрсәтүче кирәкле кәгазьләре дә булырга тиеш”, – диячәк. Ләкин ул кәгазьләргә артык игътибар бирми торган яки аның никадәр мөһим булуын аңлап җиткермәүче кешеләр дә булырга мөмкин. Монысын нигә ассызыклавымны соңрак аңларсыз. Миңнезаһир абый үз гаражын моннан ике дистә ел элек үк сатып алган. 2008 елда үз исеменә теркәткән. Хәзер җир теркәү мәсьәләсе кала. “Әгәр гараж минеке икән, димәк, аның астында урнашкан җир дә минеке”, – дип фикер йөртә ул. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетында аның кулына шушы фактны раслаучы карар тоттыралар. Аның буенча ТР буенча Җир кадастры палатасының федераль дәүләт оешмасы биргән мәгълүматларга нигезләнеп, 16:50:10 04 11:0047 кадастр номерлы 21,2 квадрат метр җир Миңнезаһир Хикмәтовныкы исәпләнә. Шәхси милекне теркәү өчен кирәкле барлык документларны туплагач, ул Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә. Ләкин финишка килеп җиттем дигәндә генә, аны кире боралар. Баксаң, бу кадастр номерлы җирнең хуҗасы бар икән инде. Кем дисәгез, ул да булса Хикмәтовның күршесе – Н.Е.Козлов. Нәтиҗә ясап әйткәндә, бер үк җирнең ике хуҗасы бар булып чыга. Шуңа карамастан гараж хуҗасы бер генә, ул – М.Х.Хикмәтов. Буталып беттегезме әле, юкмы?! Башыгызга сыйдырырга тырышмагыз да, бу мантыйк белән фикер йөрткәндә, гараж җир өстендә урнашмый, ә һавада эленеп кала. Чөнки җир – бер кешенеке, ә гаражы – икенченеке. Чынлыкта исә ситуация кәгазьдәге кебек түгел. Н.Е.Козловның үз гаражы, үз җире бар, аңа Хикмәтовның җире кирәкми дә. Ләкин кәгазь буенча җире Хикмәтовның гаражы астында, ә үз гаражы башка кеше җирендә утыра. Бу нилектән шулай килеп чыккан дисезме? Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетында бер үк номер астында теркәлгән җирне башта 2005 елда Козловка арендага биргәннәр, аннары шул ук җирне 2008 елда Хикмәтовка сатканнар. Хикмәтов Козловтан соң гына гараж астындагы җирен, ниһаять, теркәп бетерергә исәпләгән. Һәм менә шундый сюрприз. Миңнезаһир абый нинди генә оешмаларга хат язмаган, җавапларын да алган, тик алар аның файдасына түгел. Судка да бер тапкыр гына бармаган, әмма судья бу эштә буталып беткән. Суд утырышы да берничә тапкыр күчерелгән. Әлбәттә, монда бит реаль күзлектән чыгып түгел, ә абстракт фикерләргә кирәк. Менә гараж. Аның бер хуҗасы бар. Менә җир. Аның ике хуҗасы: документларда бер, ә чынлыкта икенче. Менә икенче җир. Аның өстендә дә гараж. Тик ул бу җирнең гаражы түгел. Ул теге һавада эленеп тора торган гараж урынында эленеп торырга тиешле гараж. Кыскасы, өч нарат арасында адашкандай, тугыз гараж арасында адашкан халык. Шулай да Мәскәү район суды карар чыгарган үзе. ТР буенча Җир кадастры палатасы федераль дәүләт оешмасы тарафыннан җиргә милек хокукы бирелүен сораган Хикмәтовның гаризасына суд болай дип нокта куйган: “5нче гаражның Хикмәтовныкы булу фактын ачыкларга”. Балта сораган кешегә шөшле тоттырган кебек булган бу, чөнки гаражның Хикмәтовныкы икәнлеген раслый торган документлары аның кулында ләбаса. Кадастр палатасына номерларны гына үзгәртеп куясы да бит, Козловка үз номерын бирергә кирәк, ә Хикмәтовта үзенеке калсын, җирләре буталмасын өчен… Әмма номер “таратучылар”, никтер, ризалашмый икән. Бу – Хикмәтов версиясе. – Юкса Козлов та үзенә яңа номер алырга һәм тынычлап яшәргә риза, миңа да шул гына кирәк, – диде Миңнезаһир Хикмәтов. – Ләкин алар миңа яңа номер тәкъдим итә. 51 санына тәмамлана торган бу номерга ризалашсам, теге тугыз гаражның беренчесе астында урнашкан җир хуҗасы булачакмын. Ахыр чиктә үз гаражым чит кеше җире өстендә утырып калачак. Тик мәсьәлә моның белән генә бетми: беренче гаражның хуҗасы бар инде һәм ул – Потапова. Ул бу хәлләр турында белеп, хәзер судка бирде. Судка килегез әле. – Ничек инде сезгә яңа җир бирәләр? Ә үз җирегез кемгә булачак? – Менә шулай инде, анысын миннән сорамагыз! Ачыклый торгач, Козловның да алай җиңел генә үз номерын бирергә риза булмавы ачыкланды. Ул 47нче санны үзендә калдырып, Хикмәтовка башка номер бирүләрен сорый. Минемчә, шулай уңайрак та булыр иде, чөнки иң беренче теркәлгән Козлов яңадан документлар тутырып, үзенә кыенлык тудырып йөрмәс бит инде. М.Х.Хикмәтов та ТР буенча Җир кадастры палатасының федераль дәүләт оешмасын кабат судка бирергә җыена. Какмаган ишеге, күрешмәгән җитәкчесе калмаганга, бердәнбер өмет судта дип исәпли ул. Ләкин аңарчы…

“Судка барам!”

Проблеманы тирәнрәк аңлау һәм чишү юлларын ачыклау өчен, Миңнезаһир абый Хикмәтов белән ТР буенча Җир кадастры палатасының федераль дәүләт оешмасына барып кайтырга ниятләдем. Тик директор урынбасары безне кабул итсен өчен аңа берничә атна алдан язылырга һәм байтак көтәргә туры килде. Башымнан бер сорау чыкмады: ничек итеп бөтенләй чит кешенең җирен Хикмәтовка бирергә җыеналар? Бардык. Миңнезаһир абый күрергә теләгән урынбасар да (ул анда ике тапкыр булган инде – авт.), судларга килгәләгән юрист та биредә юк иде. Башка бер урынбасар кабул итәчәк дип, бераз көтәргә куштылар. Көткән арада Миңнезаһир абыйның кан басымы күтәрелде, борчылудан куллары калтырый башлады һәм ул күз яшьләре белән елап җибәрде. – Май аеннан бирле йөрим бит инде. Мыскыл итәләр. Урынбасарларның монысында булганым да юк, ул мәсьәләне белми, берничек тә ярдәм итә алмаячак, тагын киләсе булачак… Тиздән безне Алинә Рашат кызы Кәримуллина кабул итте. Ситуацияне аңлаттык. Мин ике көн актарган кәгазь боткасын ул өч минутта карап чыкты һәм болай диде: – Бу мәсьәләне ике юл белән хәл итәргә мөмкин. Башта ситуацияне аңлату өчен, шуны әйтергә кирәк: Козлов җирен сездән алдарак законлаштырган. 47нче кадастр саны астында Шәһәр башкарма комитеты аңа арендага җир биргән. Ләкин барыбыз да аңлый: документ буенча аның җире бер урында, ә чынлыкта исә башка урында утыра. Бу җир межалаучыларның һәм Шәһәр башкарма комитеты хатасы. Хәзер 47нче номерны аңа калдырып, сезнең җирне законлы рәвештә башка сан астында теркәргә мөмкин. Андый очракта сезнең җиргә 51нче номер биреләчәк. – Юк, 51нчене мәңге алмаячакмын!!! – Сезгә бит ул участок җирен биргән кеше юк. Сезгә җирегезнең номерын гына алыштырырга тәкъдим итәләр. Номеры 51 дип үзгәртеләчәк тә, җирегез дә, гаражыгыз да шул ук калачак. – Әгәр сезнең өчен җирегезнең нәкъ менә 47нче сан астында булуы шулкадәр мөһим икән, икенче юл белән бара аласыз. Суд аша. Судка гариза язганда, Козловның 47нче саны астында җир теркәү фактын, Шәһәр башкарма комитеты карарын, Козловның җирне сату-алу турындагы килешүен һәм алдан эшләнгән башка барлык документларны кире кагуны сорарга кирәк булачак. – Әйе, судка барам! Миңа үз җирем кирәк! Миңа 51нче участок кирәк түгел! – дип үз сүзен сөйләде Миңнезаһир абый. – Мин сезгә закон буенча эшләнә торган ике юл тәкъдим иттем, калганын үзегез хәл итеп бетерегез, – диде Алинә Кәримуллина. Әлеге урынбасар Миңнезаһир абыйга шушы ике юлны өч-дүрт тапкыр аңлатырга тырышып карады. Хәтта өстәлгә дәфтәрләр тезеп куеп, аларга номерлар сугып мәш килде, ләкин… Ә 51нче участок хуҗасына башка номер биреләчәк икән. Үз җирен ахыргача законлаштырып бетерергә ниятләсә, билгеле. Хәер, ул да судка барып җиткән бит инде. Шушы хәл аркасында хәзер 9 гараж хуҗасы да калтырап торадыр кебек тоелды миңа. Хикмәтовка алар җир номерын биреп куймасыннар дип. Игътибар иткәнегез бардыр, ниндидер мәсьәлә хәл ителгәч кенә, аны чишүнең башка, күпкә җиңелрәк юлы булганлыгын абайлап алабыз. Ахырдан исә: “Без җиңел юл эзләмибез, без аны әйләнеп үтәбез”, – дип көләргә генә кала. Бу очракта да Миңнезаһир абыйга җир номерын үзгәртәсе дә нервыларны туздырып, суд юлын таптау урынына тынычлап йоклыйсы гына югыйсә. Ләкин ул 47нче санга табына, принципиаль рәвештә башка номер хуҗасы булырга теләми. Гәрчә тагын бер кат әйтәм: җире дә, гаражы да үзенеке калса да. Суд аша барырга дигән фикергә ныклап ябышкан Миңнезаһир абыйның: “Сез генә ярдәм итә аласыз”, – дигән сүзләре искә төште. Ничек кенә усал яңгырамасын, без монда берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Инде күптән бер фикергә килгән, мәсьәләне чишү юлларын үзе дә бик яхшы белә торган кешегә киңәш-табыш итү хәлемнән килмәве кызганыч.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №49)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар