ЛАТИН ГРАФИКАСЫ КЕМГӘ КИРӘК?

Журналистика факультетында укуның үзенчәлеге шунда: без укытучылар белән бәхәсләшә, үз фикеребезне курыкмыйча җиткерә алабыз. Аның өчен безне факультеттан куу белән куркыткан, имтиханнарда үч алу нияте белән “җилтерәткән” кеше дә юк. Филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовның риторика курсларында бигрәк тә. Риторика – ул кешене ышандыра алу, билгеле бер фикердән кире кайтара белү сәнгате, дигән сүз. Әле күптән түгел генә узган кызу бәхәс латин графикасына күчү-күчмәү мәсьәләсе хакында иде. Латин графикасына күчү нигә кирәк булуын Илдар абый дәлилләп күрсәтте безгә.

Студент. Илдар абый, аңлыйсызмы, миңа ул латин графикасы бөтенләй кирәк түгел. Мин кириллицада язарга өйрәндем инде, башкаларга да бу уңай…

Илдар Низамов. Менә теләсә-кайсы укучыны алып килеп утырт бирегә. Ул бит авыл сүзен вагон дигәндәге “в” белән укыячак. Ә диктант язганда укытучы [awыл] дип әйтсә, “аул” дип хата белән язачак. Ә латин графикасына күчсәк, укучы дөрес әйтә, дөрес яза беләчәк. Бу үзебез өчен үк уңайлы.

Студент. Илдар абый, инглиз телендә дә язу белән әйтү аерыла бит. Әле татар теленә караганда да ныграк аерыла.

Илдар Низамов. Мин гел әйтә килдем: татар теле ул –үзенчәлекле тел. Ул инглиз теле дә, рус теле дә, башка тел дә түгел. Инглиз телендә алынма сүзләр юк, ә татар телендә алар тулып ята. Аларны безнең әйтелешкә яраклаштыру өчен, язуны латинга күчерергә кирәк. Татар принцибы – фонетик принцип. Ягъни, ничек әйтелә – шулай языла. Бу мин чыгарган закон түгел. Менә әйт әле, мохит дип языйммы, мохит диепме?! Төрекләр дә үз телен саклап калган, алынмалар анда аз. Ә без, татарлар, алай булдыра алмыйбыз бит. Бер дә булмаса, кириллицага тагын өч-дүрт хәреф өстәргә кирәк: [къ], [гъ], [w], [ый]. Соңгысын аңлатам. Менә укучы вазифа сүзен ничек итеп укый? Һәрхәлдә [вазыйфа] дими бит, урыс кебек, ничек язылган, шулай укый да куя. Шуның кебек үк икътисади сүзе бар. Ахыргы аваз [и], [й], [ый] арасында торучы бер аваз булырга тиеш. Аны укучы балага ничек итеп әйтергә өйрәтергә? Укучыларга өйрәнергә, укырга, әйтергә җайлы булсын дим мин.

Студент. Минем әти-әни 1965-1966 елгы. Алар кириллицада укырга, язарга күнеккән. Татар матбугатын укып баручы күпчелекне дә шул буын тәшкил итә. Яшьләр татар газета-журналын укымый диярлек. Әгәр татар матбугаты хәзер латин графикасында чыга башлый икән, болай да “көчкә-мөчкә” яшәүче газета-журналны алдыручы калмаячак. Чөнки алар үзләре гадәтләнгән кириллицада чыгучы рус газета-журналын укый башлаячак.

Илдар Низамов. Чүп сүз сөйлисең бит, балакай. Тарихка кара. Сәгыйть Рәмиев латин графикасына күчү кирәклеге хакында 1901 елда ук әйткән. Гарәп шрифтына карата бернинди шик белдерергә кирәк булмаган очракта да латин графикасын даулаганнар. Ни өченме? Бездә басым, сингармонизм, ялганмалылык законы үзгәрми. Тел законнарыбызга буйсына ала торган латин графикасы гына бар, башкасы юк. Рун графикасы да бик кызык. Мөмкинлегем булса, анысын да кире кайтарыр идем мин. Татар сөйләменең калынлы, нечкәле булуы гаҗәп бит. Әйтик, татар “чишмә челтери”, ә “су чылтырый” дип сөйләшә. “Су челтери” дими бит татар. Рун графикасы менә шул әйтелешкә нигезләнгән булган.

Студент. Илдар абый, мин сезнең белән килештем, ди. Ләкин, минемчә, латин графикасы бары бер очракта гына кирәк була ала. Менә безнең төрки телләр үзара охшаш. Әйтелештә төрле булсалар да, язылышта күп сүзләребез бертөрле диярлек. Безгә, әйтик, латин графикасын алсак, төрекләр белән аңлашу җиңелрәк булыр иде.

Илдар Низамов. Безгә латин графикасы төреккә иярү өчен кирәкми!!! Латинга күчкәндә, төп сәбәп итеп шуны күрсәттеләр дә. Шуңа күрә генә латинга күчми калдык. Төкердек без төрекләргә! Безгә үз телебезне саклап калу өчен кирәк ул латин графикасы! Русларга безнең телне дөрес укырга, дөрес әйтергә өйрәтү өчен дә кирәк!..

Студент. Илдар абый, сез боларны авыл кешесе аңлый дип уйлыйсызмы? Аның болай да эше күп. Әле шуңа өстәп, ул үзе аңламаган графиканы укыр дисезме?!

Илдар Низамов. Авыл кешесе шулкадәр надан, аңа аңлатып булмас дисең инде алайса?!

Бәхәс сәгать ярым дәвам итте. Таныш-белешләрем белән очрашкач, алар фикере белән дә кызыксынмый булдыра алмадым.

– Латин графикасына күчү кирәкме безгә?

Азат, ТДГПУ студенты. Каршы түгелмен. Телне саклап калыр өчен кирәк дип аңлатканнар иде инде кайчандыр. Нигә икәнен белмим. Хәер, миңа барыбер.

Гөлнара, КДУ студенты. Юк, нигә кирәк ди ул? Кириллицада булганда, русларга татар телен өйрәтеп була әле. Ә менә латинга күчсәк, бөтенләй мәхшәр булачак. Татар телен өйрәнүне кыенлаштыру гына булачак бу.

Наил, КАИ студенты. Кирәк, әлбәттә. Татар теле кагыйдәләрен белгән, телебезне саклап калырга тырышкан һәркем шулай диячәк сиңа. Хәзер латинга күчсәк, ул кайчандыр кириллицага күчүгә караганда да җиңелрәк булачак. Чөнки инглиз телен белмәүче кеше сирәк. Хәрефләрне бар кеше дә таный, укый ала дигән сүз бу. Урысларга да татар алфавитындагы ә, ү, җ, һ хәрефләрен өйрәнү, тануга караганда, ул чит тел өйрәнгәндә таныган латин графикасын укуы җиңелрәк булачак. Әйтелеш белән дә шулай ук. Татар халкына дөньякүләм аренага чыгу өчен дә шанс бит бу. Аннары бу күчеш акрынлап булырга тиеш. Барлык газета-журнал бу графикада гына яза б ашларга тиеш түгел. Беркөнне бер язма, икенче көнне инде ике…

Лилия, КДУ студенты. Шул гына җитмәгән иде. Татар матбугаты юкка чыксын дисең мәллә?

Менә шундый фикерләр. Латин графикасына күчү-күчмәү хакындагы бәхәсләр күптән тынган булса да, тема бүген дә бик актуаль. Чөнки һәркемнең бу вакыйгага карата үз фикере, үз карашы. Ә менә хәзер син дә шул ук сорауларга җавап бирергә тырышып кара: латин графикасына күчәр идеңме, укучым?

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №2)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар