КӨТҮ ЧИРАТЫ

Көтүче булудан да авыр хезмәт юк икән, җәмәгать! Әйтәм аны, Салават гел балачакта көтү көтүе белән мактана. Берзаман миңа да сәхнәгә чыгарга туры килсә, быелгы көтү чиратын искә алмый түзмәм, мөгаен…

Көтүгә чыгасы көнне иртәнге биштә әни кереп уятты. Бу сиңа моңсыз тавышы белән бакыручы будильник түгел. Аны сүндереп куеп, тагын берничә минут черем итеп алсаң да була. Ә менә әни уяткач… Шунда ук сикереп тормасаң, намус дигән әйбер үзенең әле дә барлыгын сиздереп, чеметеп куя.

Өйгә коймак исе таралган. Их, рәхәт инде авылда! Менә хәзер көтүгә чыгып, җиләк тә ашап кайтсаммы?! Шулчак, беренче тапкыр көтүгә чыккан көнне искә алып, көлемсерәп куйдым…

…Гадәттә, көтүгә чыгарга бер көн алдан, озын чыбыклар әзерләп куя идек. Кыз башың белән чыбыркы сөйрәп йөрү оят, имеш. Шартлата белмәгән килеш чыбыркы күтәреп йөрүдән дә ни мәгънә инде бер карасаң… Беренче тапкыр көтүгә чыкканда, шул чыбык очындагы ике-өч яфракны матурлык өчен калдырганны хәтерлим. Көтүдә матурлык кемгә кирәк дисезме?! Кирәк икән шул! Матурлыкка гашыйк бер сыер иртән артымнан куып йөргән иде. Баксаң, минем чыбык башындагы яфракка күзе төшкән икән, шуны авыз итәргә теләгән…

Быел чыбык әзерләп куелмаган. Узган көнне кара төнгә кадәр печән кертеп йөргәнгә, чыбык онытылган. Әтигә охшатып миңа да чыбыркы алырга туры килде. Сеңлем дә чыбыркылы. Өйдә өч кыз булгач, эшне малайныкына, кызныкына бүлү бөтенләй юк. Өч кыз өйдә утырып, әти берүзе көтүгә чыкмас бит инде. Бер карасаң, ул эсседә чиләнеп йөргәнче, ике көтүче яллап, 500 сум акчаңны түләү кулайрак та. Әмма авыл кешесе өчен 500 сум ул аз акча түгел. Көтүне алып кайтканда авыл буйлап горур атлавы үзе ни тора! Аны бернинди акчага да алыштырып булмый. Чөнки үз башыннан үткән кеше аның нинди җаваплы эш булуын тәгаен белә. Сыерларың качып кайтса, хәтта көтү дә көтә белми бит бу, дигән сүз ишетү дә рәхәт түгел.

Иртән ишегалдына чыккач, бер-ике тапкыр селтәнеп, чыбыркы шартлатырга өйрәнеп карадым. Җилкә аша селтәвем була, төйнәлгән очы шартлатып балтырымны сыдырып та ала. Авыртудан чыр кычкырып, үрле-кырлы сикерәм. Икенче тапкырында аркага эләгә. Шулай озак чиләндем. Чыбыркы тигән урынның әрнүенә чыдап булмый. Сыерларга ничек жәлләмичә сугарга кирәк, Алла сакласын!..

Менә авыл башыннан ук сыерлар мөгрәве ишетелә. Әти көтүне җыеп алып та менә инде. Юл өстендә без кушылабыз. “Сахрага ял итәргә чыгасызмыни”, – дип елмаеп калучылар бар. “Бераз ял итеп кайтмый булмас, кояшта кызынмыйча да калам алайса”, – дип шаярта әти. Кая кызынмасын инде?! Авыл кешесе җәй буе гел кояш астында ләбаса. Ул печән җыйганда гына да негрлар белән туганлашып бетәсең. Шоколад төсенә кереп диюем…

Инде югары очка менеп җиткәч, Сәләхи үзәненә таба борыласың да, чыклы үлән өстенә аяк басасың. Матур! Рәхәт! Хозурланып басып торган арада, арткы юлдан гына качарга теләгән бер сыер бар көченә йөгерергә тотына. Аның каршына таба мин йөгерәм. Инде алдына чыгып баскач, сыер тилмергән күзләре белән бер тутырып карый да кире борыла. Әйтерсең концлагерьга алып барабыз! Үзе кулдагы чыбыркыдан курка кебек. Ә мин шул чыбыркының сабы белән кизәнгән булам. Көтүгә чыга башлаганнан бирле шул бер качак сыер инде ул. Малы хуҗасына охшамаса, хәрәм була диләрме әле? Берәр спортчы хуҗаның малы булырга тиеш бу. Көн дәвамында шул малдан күз дә алмыйсың.

Алар ашаган арада, сыерларны саныйм. Буталам да, яңадан башлыйм. Санаган саен яңа сан чыга. Илле-илле биш сыер тирәсе. Кайчандыр алар сиксәннән артык иде. Кимегәннәр. Сөттән генә табыш алып булмавын халык аңлаган күрәсең. Бәлки кигәвеннән талатмас өчен өйдә генә ябып калдыралардыр. Сарыклар да әллә ни күп түгел. Башка елларда көтү чираты ике тапкыр гына әйләнсә, быел дүрт булыр, мөгаен. Күрше авылда, әнә, сарык көтүе белән сыерныкын аерым көтәләр, ә бездә бергә. Сыер сарыкны таптамасын өчен шулай эшлиләр икән.

Көтүдә вакыт узмый. Минем кебек акыллы көтүчеләр күп булган ахры, җиләк тә юк. Китап укып утырып булмый, теге качкын сыер бар. Барыбер буш утырганчы дип, көнемне чыбыркы шартлатырга өйрәнүгә багышладым. Аркамны, аягымны сыдырып бетердем. Аның чыбыркысы да бик борынгы булганга охшый. Сабына беркетелгән резинага “Сделано в СССР 1978 год” дип язылган. Менә бит “сәвит чыбыркысы”! Ничә ел эчендә, ничә мең тапкыр шартлагандыр инде ул… Әле тагын күпме шартлар…

Торам да сәгатькә карыйм, торам да сәгатькә багам. Төш вакыты җиткәч, сыерларны яткылыкка алып төштек. Кигәвен талавыннан арыган сыерлар, туп-туры буага кереп, суга күмелде. Зоопарктагы су сыерымыни?! Өстә ара-тирә койрыклар гына болгана. Сарыклар бер тирәгә өелде. Кечкенә бәтиләр, зур таш артына ятып, борынын күләгәгә төрткән.

Без чирәмгә аудык. Кояш кыздыра гына. Күктә ап-ак болытлар йөзә. Әле ярый пычракка батып яңгыр астында көтәсе түгел. Шулчак сеңлемнең шатлыклы авазы ишетелде: “Әни килә!” Ак болытлардан аерылып, юл ягына каерылып карыйм. Еракта гына зур кәрҗин тоткан әни күренә. Тамагы ачкан көтүчеләр коллективы өчен әни кәрҗиненнән дә кыйммәтлерәк әйбер юк сыман. Табигатьтә ипи тәме дә бөтенләй башка шул. Чәй дә икенче.

Төш вакытында бер хикмәти сыер белән дә танышырга туры килде. Кемнеке икәнен дә белмим, әмма бик акыллы кешенеке булырга охшаган. Без ашарга утыргач та, яныбызга килеп, күзебезгә карап тора бу. Бер кисәк кенә булса да икмәк өмет итә икән. Берәр капчыкта ризык калдырсаң, капчыгы-ние белән чәйнәп ташларга да күп сорап тормый, диде бер стажлы көтүче егет. Көнбагышны аеруча ярата. Бер сыйпасаң яныңнан да китми. Мөгезле, олы бер песи кебек инде менә. Үзе үк килеп сырпалана.

Төш вакытында бер-ике сәгать ял иттек, ә сыерлар суык суда рәхәтләнде генә. Ә теге теләнче сыер яныбыздан да китмәде.

Төштән соң вакыт бөтенләй туктаган кебек. Кигәвен талавына чыдаша алмаган сыерлар рәтләп ашый да алмый. Уҗымга кермәсеннәр өчен, басу кырыен саклыйм. Теге качкын сыер күземә карап тора. Юлдан узган машиналар зур “респект” белдереп кычкыртып уза. Ә мин чыбыркы шартлатырга өйрәнәм. Ахырдан, шул “иң кирәкле” шөгыльне дә булдыра алмавымны аңлап алган сыерлар үземне бөтенләй санламый башлады. Кайберләре күзгә карап тора да уҗымга таба йөгерә. Ә мин аның каршына. Анысын куып чыгарганчы, икенчесе башкаларга үрнәк күрсәтә. Чыбыркы белән сугарга жәлләп торган сыерларны бер дә кызгана торган түгел икән. Ачуымнан селтәнеп торып җибәрдем… Чыбыркым шартлады!!! Шатлыгымның чиге юк! Хәзер чын көтүчегә әверелү өчен сызгырырга гына өйрәнәсе калды.

Кояш кыздыруына карамастан, өстәге җиңле киемнәрне дә салып булмый. Кигәвен – мыж! Әти авыл ягын саклый. Сыерлар ул якны да даулый. Кайтасылары килә. Кичке алтыга кадәр ике сәгать калып бара. Малларның авыл ягына ешрак күз ташлаганын сизәм. Биш тулганда, сыерлар бер рәткә, сарыклар икенчегә тезелеп куйган иде инде. Көтүдәге сыерларның вакыты Швейцар сәгатьләреннән дә төгәлрәк мин сиңа әйтим.

Сарыклар дигәч, искә төште әле: көтүдә Пушкин кушаматлы бик зур тәкә бар. Колхоз тәкәсе икән. Бу эсседә сарыклар артыннан куып йөреп ничек армый микән ул?! Карап торсаң, әкәмәт инде! Бер-ике көн рәттән безнең абзарга да кайткалады Пушкин. Әти бер мөгезеннән, әни икенчесеннән тартып, беребез арттан этеп тә урыныннан кузгата алмагач, төн кунарга да калгалады. Шулай итеп, авылыбызның бар сарыгы хакында да бөдрә мөгезле Пушкин кайгырта.

Кайтырга кузгалдык. Арыган җаным тантана итә. Сәгатьләп санасаң, көн бигрәк озын икән, ләбаса. Сәгате минутка тиң дип җырлаганны да, минуты сәгатькә тиң дип җырлый башлыйсың.

Көтү чираты ике көн булды. Шул көннәрне үк печән дә кайтты. Бер-ике чиләк җиләк җыеп кайтып, аны чистартырга, кайнатма ясарга да җитештек. Җәйнең бер көне ел туйдыра диюнең ни дәрәҗәдә хак сүзләр булуын чын-чынлап аңладым бу көннәрдә. Уф!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Кукмара районы.

(“Безнең гәҗит”, №31)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар