КӨН ДӘ БӘЙРӘМ, КӨН ДӘ ТУЙ…

Русиядә һәркөн бәйрәм дип белмичә әйтмиләр икән. Бер дустым белән тәүлек ярым вакытыбызны шул бәйрәмнәрне барлауга багышладык. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп ис китте. Әйтик, сентябрь аеның дүрт кенә көне бәйрәмсез калган…

Хәер, ул көннәргә дә башка илләрдә бәйрәм ителә торган икенче бер тантананы ябыштырып куеп була. Календарьның кайбер көннәре дүрт-биш бәйрәмне үз эченә сыйдырган. Бер азәрбайҗан танышым әйткәндәй, Русиядә бөтен бәйрәмнәр дә бертөрле үтә – урамга чыгалар, утырып эчәләр, сугышалар да… таралышалар. Димәк, русиялеләр исерек халык булмыйча берничек тә булдыра алмый. Календарь шундый бит, нишләтәсең… Шуларга өстәп, туган көннәрне, гаилә бәйрәмнәрен, көзге муллыкта уздырыла торган туйларны да санасак, сентябрь искиткеч күңелле ай булып чыга әле, җәмәгать.

Календарь

1 сентябрь – Белем бәйрәме.

2 сентябрь – Русия гвардиясе көне.

3 сентябрь – Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне.

4 сентябрь – Атом-төш коралы белән тәэмин итүче белгечләр бәйрәме.

5 сентябрь – Мәскәүдә шәһәр көне. Нефть, газ, ягулык сәнәгатендә эшләүче хезмәткәрләр көне.

6 сентябрь – Кытай һәм Русия арасында иң беренче килешү – Нерчин килешүе төзелгән көн. Болгария кушылган көн.

7 сентябрь – Бородино сугышы көне (1812 ел).

8 сентябрь – Русия финанс хезмәткәре көне. Халыкара грамоталылык көне. Журналистларның халыкара теләктәшлек көне.

9 сентябрь – Тестировщик көне. Халыкара матурлык көне.

10 сентябрь – Бөтен дөньяда үз-үзеңә кул салуны кисәтү көне.

11 сентябрь – Тәрбия эше органнарында эшләүче хезмәткәрләр көне.

12 сентябрь – Танкистлар көне. Фашизм корбаннарын искә алу көне.

13 сентябрь – Русия программистлары көне.

15 сентябрь – Диңгез буе илләренең Ватан белән кушылу көне.

16 сентябрь – Бөтендөнья озон катлавын саклау көне.

17 сентябрь – Сәркатипләр көне.

19 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Халыкара пиратлар көне.

20 сентябрь – Рекрутчылар көне.

21 сентябрь – Бөтендөнья тынычлык көне. Куликово сугышында рус гаскәрләренең җиңү көне.

22 сентябрь – Бөтендөнья автомобиль көне.

24 сентябрь – Халыкара кәрванчылар көне.

26 сентябрь – Машина ясаучылар көне. Халыкара саңгыраулар көне. Европада телләр көне. Бөтендөнья контрацепция көне.

27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Бөтендөнья диңгез көне. Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләр көне.

28 сентябрь – Атом сәнәгате хезмәткәре көне.

29 сентябрь – Католикларда изге Михаил көне.

30 сентябрь – Русиядә интернет көне. Халыкара тәрҗемәче көне.

Бәрәңге бәйрәме яки Тэт Чунг Тух

Бу бәйрәмнәрне барлау каян башланды дип аптырыйсыздыр? Дус кызыма берәү кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, алар арасында мондыйрак сөйләшү булган.

– Ә син көн саен ашарга пешерергә ризамы соң? – дигән дустым егетенә. – Мин бит пешерергә яратмыйм.

– Бәйрәмнәрдә пешерермен инде.

– Русиядә көн саен бәйрәм дисәм?

– Санап күрсәт.

Менә шуны санап күрсәтүдән башланган галәмәт бу. Саный торгач, шулкадәр кызык булды, хәтта тулы бер елга исәпләп куйдык. Бу әле сентябрь генә.

Календарьда 4 көн бәйрәмсез калган дип пошынган идем бит әле, уйлый торгач, аннан да чыгу юлы таптык. Аларны гади көн итеп, ягъни бәйрәмсез уздырасың килмәсә, үзең үк уйлап таба аласың. Әйтик, 14 сентябрь – бәрәңге җыю көне. Нишләп көне генә, аны атналык итәргә дә мөмкин. Бер көндә генә җыеп бетерерлек бәрәңге белән салкыннары 40 градуска җиткән хәзерге кышларны чыгып булмый. Я булмаса, Украинадагы мобилизацион эшчеләр көнен билгеләп үтә алабыз. Без бит Украинада түгел, бәлки, урланган газны кире кайтару көнен ясау да комачауламас.

Ә 18 сентябрьгә нинди бәйрәм билгелибез? Бу көнне тагын шул ук Украинада ике бәйрәм. Беренчесе – Фармация хезмәткәрләре көне булса, икенчесе – уйлап табучылар һәм рационализаторларга багышлана. Азәрбайҗандагы милли музыка көне күңеллерәк дип табасыз икән, ихтыярыгыз. Әрмәнстандагы астрономия көне дә – килде-китте бәйрәм түгел. Әле, бәлки, берәр һөнәр ияләренең календарь буйлап күчеп йөри торган профессиональ бәйрәме дә килеп чыгар. Бездә алары да күп ич.

23 сентябрь… Хм! Бу көнге чаралар арасында иң кызыгы булып яһүдләрнең Суккот бәйрәме тоелды миңа. Ул уңыш җыеп алынгач бер атна дәвамында, ягъни беренче яңгырларга кадәр уздырыла. Бу көнгә исем биргән “сукка” сүзе “чатыр” дип тәрҗемә ителә икән. Ягъни халык атна буе чатырда яши, шунда бәйрәм итә. Ләкин бүген бу йола “төссезләнеп” калган, чатырда яшәүчеләр юк, имеш. Шунда чыгып төшке ашны ашарга мөмкиннәр, әмма төн кунучылар сирәк, ди. Бәрәңге алып бетергәч, авыл халкына ял итеп алу өчен менә дигән вакыт. Чатыр корып куй да яшә бакчаңда, төнлә +9 булуына да карап торма. Рәхәт бит!

25 сентябрь – Молдовада әбиләр көне. Бу сиңа барлык өлкәннәрне берләштерүче 1 октябрь түгел, ә нәкъ менә әбиләр бәйрәме. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар концертлар куя, җырлый, бии, спектакльләр күрсәтә.

25 сентябрьдәге тагын бер бәйрәм ошады әле миңа. Анысы Вьетнамда билгеләп үтелүче Тэт Чунг Тух. Көз уртасы фестивале – балалар бәйрәме. Иң матур һәм иң тәмле көн ул. Анда тәм-том белән балаларны сыйлыйлар, дөгедән “айлы” бәлеш пешерәләр. Мин санаган ике бәйрәмнең берсе дә ошамаса, Тэт Чунг Тухны киредән әйләндереп укыгыз да үзегез генә белгән башка бер бәйрәм ясагыз. Үзенчәлекле дә һәм кагыйдәләре дә сезнеке.

Кыскасы, кемнең фантазиясе нинди бәйрәмгә җитә инде. Алайса сентябрь аена тулы 4 көннең бәйрәмсез калуы әллә ничек, Русиячә түгел сыман…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №35)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: Фикерләр юк RSS 2.0

Әйтер сүзем бар