КҮРШЕЛӘР БОЕВИГЫ

Күрше белән борыннан
Булмады һич татулык:
Көн саен бер усаллык,
Көн саен бер катылык.
М. Җәлил.

Журналист ул – милиционер да, прокурор да, судья да түгел. Шулай да әлеге һөнәр ияләре белән уртак ягыбыз бар: дөреслек эзләү һәм шул дөреслек җиңәчәгенә ышану. Читтән карап торган кешегә һәр конфликт ачык кебек тоела һәм кем гаепле, кем гаепсез булуы да тәгаен билгеле кебек. Ләкин шул конфликт эченә кереп, төенне чишеп йөри башласаңмы… Озак адашып йөрергә туры килә. Берәү әйтмешли, кем сөйли – шуныкы дөрес, шуныкы гына хак.

Күршеләр темасы кайда да актуаль инде ул. Мин барып кайткан якларда бигрәк тә. Вәсилә апа Сәхабетдинованы, әнә, күршесе кереп, кыйнап ук чыккан. Аның белән Питрәч район сырхауханәсендә очраштым.

Күршең “әтәч” булсамы…

“31 декабрьдә иртән тирес түгәргә дип абзарга чыктым”, – дип сөйләп китте Вәсилә апа. – Чыксам, тирес түгә торган ләгәнем юк. Тегеләр (күршеләрен шулай атый – Э.Ф.) генә ала инде аны. Шулай дип уйладым да авыл Советы рәисе Фаяз Кәримуллин янына менеп киттем. Фаяз, мин әйтәм, башка әйтер сүзем юк инде, ләгәнгә кадәр алып чыгып киткән тегеләр. Мин өйгә кайтып, 10-15 минут вакыт үткәндер, Фаяз төшеп җитте. Зарны тыңлады, бакчаларны карады… Алар минем бакчага чүп, тирес түгә. Фаяз тегеләрне алып чыкты да: “Бибисара апа, алай ярамый, аларның үз участогы, сезнең үзегезнеке, алыгыз моннан тиресегезне”, – диде. Бибисарасы чәрелдәргә тотынды. Тиресе тирес, мин әйтәм, ә син менә моны кара дип, Фаязны бакчаның аскы ягына алып төштем. Анда ни генә юк: сөяк тә, әфлисун кабыгы да, шешәләр дә, чүпрәкләр дә… Шуннан Фаяз да: “Сара апа, бу бернинди кысага сыя торган эш түгел, үз участогыңа түк чүбеңне”, – диде. Шул көнне алар трактор чакыртып, тиресләрен эттерделәр, ә чүпләре шул килеш калды. Шушы вакыйгадан соң кичке 3 тирәсендә хайваннар карарга чыктым. Сыер саварга җыендым. Капкадан күршем Гыйльман килеп керде. Керде дә ямьсез итеп карап тора. Үзем бик куркам инде, конфликтка да кергәч. Тимәсә генә ярар иде дим. Характерын беләм бит. “Нәрсәгә кердең, бар чыгып кит”, – дидем. Сүгенеп, бик ямьсез сүзләр белән кычкыра башлады бу. “Башта сине, аннары үземне үтерәм”, – ди. Сүзне икенчегә борырга тырышып, уйнап-көлеп: “Тукта, син мине ник үтерәсең, әле минем үстерәсе ике балам бар”, – дип, курка-курка гына сыер саварга борылдым. Борылуым булды, Гыйльман арттан китереп тә сукты. Ишек кырыенда сынык көрәк сабы тора иде. Шуның белән башыма сукты бу минем. Борылып өлгермәдем, көрәк сабын башыма атып бәрде… Курку белән авыртуны уйламыйм, чыгып китте, ахры, дип, капканы бикләргә барам. Ә ул шунда тора икән. Курткадан эләктереп алды да, капка төбендә тора торган такталарга бәрә-бәрә сүгенә башлады. Ничек җиргә алып салганын да хәтерләмим, шуннан авызыма китереп сукты, кан ага башлады… Мәктәп ягыннан укытучылар кайтканны күрепме, җибәрде бу мине. Ә хатыны Бибисара кыйнаганны капкасына сөялеп карап тора икән. Мине өйгә өстерәп кертеп салдылар. Улым Салават куркудан милициягә чапты. Авыл Советы рәисе Фаяз гына килде яныма. Әле аның янында да, Гыйльман, үтерәм дип, берничә кат өстемә ташланды. Соңрак, үзем сорагач кына, Фаяз каяндыр авыл фельдшерын алып килде. “Ашыгыч ярдәм”, милиция чакыртмыйлар. Зурга җибәрәселәре килмәгәндер инде. 10 яшьлек улым Салават кына Казандагы апаларга шалтыратып, алар аркылы милиция китерттек.

Авыл участковые Анатолий Морозов белән тагын бер милиционер килде. Анысын белмим. Ул Гыйльманнарга кереп китте, Морозов бездә калды инде. Хәлләрнең ничек булганын сөйләттеләр. Сөйләшә дә алмыйм, телләрем чәйнәлеп беткән. Теге милиция артыннан ук, аякка-аяк Гыйльманның малае Илһам кереп, сүгенергә тотынды: “Әтине төрмәгә утыртмакчы буласыңмы, малаеңны да, үзеңне дә фәлән итәм, төгән итәм. Тамырыгыз белән юкка чыгармасаммы?” – дип кычкыра бу. Морозов аны чыгарып җибәрде. Икенче милиционер әйтә: “Бер сукканга милиция чакырмасалар да була бит инде”, – ди. Ә мин бер сукканнан үлсәм? Минем балалар кемгә кирәк? Морозов та әйтте инде: “Әйе, эшләгән эшенә кеше җәзасын алырга тиеш”, – диде. Мин кабат “Ашыгыч ярдәм” чакыртуны сорадым, чакыртмадылар”.

Икенче көнне Яр Чаллы шәһәреннән Вәсилә Сәхабетдинованың апасы Дамира Гобәйдуллина кайтып төшә. Ул сөйләшеп карарга теләп, күршеләренә кереп китә. Улы Ленарны һәм аның дустын да үзе белән ияртә. Ул өйгә кереп китә, ә егетләр тышта басып кала. Дамира апага да йодрыклар белән ташланган салмыш Гыйльман абыйны үз улы Илһам ук суккалый-типкәли икенче бүлмәгә “чыгарып” җибәрә. – Бу Дамира апа версиясе. Гыйльман абый белән очрашу вакытында без бу вакыйгага яңадан әйләнеп кайтачакбыз әле.

Кыскасы, “Ашыгыч ярдәм” машинасын 2 гыйнварда гына Вәсилә апаның Казаннан кайткан кызы чакырта. Шул көннән бирле ул сырхауханәдә. Үзе әйткәнчә, “баш мие, уң күзе селкенгән”.

Әле Вәсилә апа сырхауханәгә кереп яткан көнне төштән соң ук 10 яшьлек улы Салават шалтыратып зарлана: “Әни, урамга да чыга алмыйм, Гый льман абый көн саен исерек, мине теләсә-ничек куркыта”, – ди ул.

Уртак ир кайгысы

Татар Казысы авылына кергәнче, вакыйгаларны Вәсилә апа сөйләгәннән чыгып кына күзаллаган идем. Ә менә Гыйльман абый һәм аның хатыны белән очрашкач, бөтенләй аптырашта калдым. Гыйльман абый капка төбендә кар көрәп йөри иде.

– Гыйльман абый, авылдашларыгыз Сезне гел мактап кына телгә ала үзе, ләкин Вәсилә апа белән сезнең арада килеп чыккан низаг бер дә мактауга лаек эш түгел инде…

– Бер ел шулай яшәдек инде. Барысы да менә шушы юлдан ага торган судан башланды. Яз көне урам уртасыннан аккан суны, үз капкам каршында кардан чистартып, алга таба агызып җибәрәм. Урамнан минем су акмый бит, Ходай биргән кар суы ага. Ә Вәсилә шул су юлын каплап, я минем гаражга борып җибәрә, я тагын кая… Су аңа гына килмәсен икән. Соң миңа да теге як күршеләрдән агып төшә инде ул, мин капламыйм… 70 ягына чыккан кеше бит инде мин, 62 яшь миңа. Җыелды-җыелды да мораль укырга туры килде.

– Болай ук зурга җибәрми генә булмый идеме?

– Кем уйлаган алар милициягә гариза язар дип? Инде ул көнне авыл Советы рәисе килеп, безне үзара татулаштырып, куллар бирешеп, мин гафу үтенеп чыккан идем. Куркытмакчы гына булганнардыр, бәлки, әмма мин курка торган кеше түгел шул. Мине дә кереп кыйнадылар инде.

– Бакчаларына тирес, чүп түгәсез икән…

– Безнең тирес, дөрестән дә, алар ягына ярты метр чыгып түгелгән булган. Авыл Советына менеп төште инде ул. Ләкин мин аны 31е көнне үк трактор белән эттереп аттырдым.

– Малаегыз Илһам да ул көнне өйдә идеме?

– Әйе, ул кереп әйтеп тә чыккан әле: “Минем әтине утыртасыз икән, бу малаең үскәч, үзеңне үк утырта синең”, – дип… Шул ярамаган әле тагын.

– Үзегезне дә кыйнадылар дидегез. Сезгә кем тиде?

– Вәсилә апаларына шалтыраткан. Чаллыдан 10 кеше кайткан, ике машина белән. Шулар кереп, кыйнап чыкты.

– Сорап кергәннәрдер бит?

– Сорап кеше өенә керми инде андый кешеләр. Үтерәм дип керә бит алар. Дамира мине диваннан сөйрәп төшерде, малае китереп типте.

– Ишегегез бикле түгел идемени?

– Бикле иде. Дамира тәрәзәгә шакыды да Бибисара Илһамны ишек ачарга чыгарып җибәрде. Ул ачкан да алар бәреп кергән инде. Аларга ышансаң, мине малай кыйнаган икән. Ничек шулай булсын инде, малай бит ул чакта ишек ачарга чыгып киткән иде. Бибисара апаң сиңа аңлатып сөйләр, ул бераздан кайта, керерсең, – диде Гыйльман абый.

Бу урында әңгәмәне өзеп, мин Вәсилә апаларның бикле капкасын шакыдым. Ә үзем уйлыйм: Дамира апаның малае Ленар, берничә ел рәттән Чаллыда бокс белән шөгыльләнгән кеше буларак, тибүе берәр зыян салмый калмас иде. Ә бит Гыйльман абый сау-сәламәт һәм кар көрәп йөри. Сырхауханәдән алган белешмәсе бар-барын. Ләкин мин белешмәләргә түгел, ә үзем күргәнгә күбрәк ышанам шул.

Бикле капка төбендә 15 минут чамасы катып торгач, ишекне Салават ачты. Ул әлегә дәү әнисе белән яши. Өеннән чыгарга куркып, берничә көн укырга да бармаган икән. Салаватның сүзләренә караганда: “Менә әниең кайтсын гына, мин аны барыбер үтерәм”, – дип куркыткан икән күршесе.

Бибисара апа мин кергәч үк, өсте-өстенә кызыклы фактлар ача-ача тезеп тә китте.

– “Менә шушында шул хатын яшәгәннән бирле 3 кенә ел рәхәт яшәдем. Ул һәм мин гомерем буена уртак ир белән тордык. Ул миннән бик күпкә яшьрәк булса да, иребез уртак булды. Аңа кереп бер мәртәбә дә әрләшкәнем булмады. Бөтен кирәкле эшен эшләтте иремнән. Менә шушында өй салды ул. Осталарын кертеп, 4 көн буе циркульдә эшләттердем. Әле генә аның өчен утка түләп төштем. Ул да бит минем гаражыма су ерып кертә, абзарыннан, бәдрәфеннән чыккан тиресне дә гараж кырыена алып килеп ыргытып тора. Малае шушы яшеннән милициядә исәптә тора. (Ул эшләгән начарлыклар бик күп икән, монда гына сыймас. – Э.Ф.) Минем ирем бит аны кереп, төртеп кенә җибәргән. Хәзер инде менә “скорыйлар” чакыртып, “бүлнискә” салдылар. Менә эчкәч, монысы да бик яхшы димим, керәсе түгел иде анда. Ул милиция чакыртканчы, 2 сәгать тезләнеп ялындым. Җаныкаем, бөтен эшеңә булышып тордылар, гафу ит”, – дип. Авыл Советы рәисе дә шунда иде. Хәтта милицияләр дә үзара килештерергә теләде. “Сез бит күрше кешесе, һәрчак бер-берегезгә кирәк, килешегез, татулашыгыз”, – диделәр. Менә шул да ярамады, хәзер инде “участковый ” өстеннән дә йөриләр. Имеш, сатып алганбыз аны да. Шул вакыйгадан соң, Вәсиләнең Чаллыдагы апасы 10 кеше алып кайтып, Гыйльманны кыйнадылар. Дамира иремне диваннан өстерәп төшерде, малае эченә типте. Без милициягә шалтыратмакчы булган идек, Дамира телефонны тотып атты. Шуннан мине тезләнергә мәҗбүр иттеләр. Дамираның малае, кесәсеннән ниндидер әйбер чыгарып, өегезне шартлатам диде. Менә шулай мәсхәрәләп чыгып киттеләр. Без дә милициягә гариза яздык”.

“Кемгә ышанырга белмәссең”

Авыл “участковые” Морозов Анатолийга гаепләр күп ташланды. Барысын язасым да килми. Чөнки дөресме, юкмы икәнен белү мөмкин түгел. Һәркем үзенекен “сукалый”.

Сез нинди буш кәгазьгә кул куйдырмакчы идегез Вәсилә апаны, моңа берәр нинди аңлатма бирә аласызмы?

– Буш кәгазьгә? Андый очрак булмады. Мин аның янына барып, аңлатма яздырырга теләгән идем. Ул баш тартты. “Берни дә язмыйм, бернинди кәгазьгә дә кул куймыйм”, – диде.

Гомумән, сезнең үз-үзегезне тотышыгыз, цензура үтми торган сүзләрегез Вәсилә апаны бик куркыткан… Әйтик, “Син әле исәнмени?” дип “участковый” кеше сөйләвенә ышанасым килми.

– Ничек шулай дип әйтим инде? Кемгә ышанырга да белмәссең монда. Шул миңа карата уйлап чыгарылган гаепләүләрдән соң Вәсилә ягына да ышанып буламы, әйт әле? Ике як та мине сатылып алынуда гаепли. Нинди генә сүзләр әйтте дип уйлап чыгармадылар инде.

Питрәч районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Нәзир абый Закировка әлеге эш барышы белән танышырга кердем. Ике күрше дә бер-берсенә гариза язган. Вәсилә апа Гыйльман абыйның кыйнавына каршы чыгыш ясаса, Гыйльман абый исә, Дамира апа һәм аның малае кереп кыйнады, ди. Нәзир Дамир улы Закиров, Гыйльман абыйны Вәсилә апаның туганнары кайтып кыйнау факты расланмавы һәм бу эш тукталуы хакында хәбәр итте. Ә менә Вәсилә апага кул күтәргән батыр үз гамәле өчен җавап тотачак анысы. Шулай ук Татар Казысы авылы “участковые”ның үз-үзен тотышы да каралачак.

Күршеләр арасында җир өчен барган ызгышларны үзем дә ишетеп кенә белмим. Эшкәртелми яткан җир мәйданы өчен сугышып йөрүче өлкән яшьтәге кешеләрне дә күп тапкыр күргән бар. Мин язганы – меңләгән очракның берсе генә. Күрәсең, җир бүлешү дигән хикмәт – борынгы бабаларыбыздан канга сеңеп калган “бүләктер”.

Татар Казысы авылыннан кайтырга кузгалганда, мәчеттән азан тавышы ишетелде. Әйе, динле татар авылында, “Күрше хакы – Тәңре хакы”, дип яшисе урында, ике күрше сугышын тикшереп йөрү бер дә күңелле түгел шул инде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан–Питрәч–Татар Казысы–Казан.

(“Безнең гәҗит”, №3)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар