КУРКЫНЫЧ ГЫЙБРӘТ

Ул суд залында, Коръән тотып, күз яшьләре белән ант итте: “Әни, ышан миңа, мин гаепле түгел!” Таш йөрәктән дә яшь чыгарырлык, иң каты бәгырьне дә сындырырлык күренеш иде бу. Әйтегез әле, сезнеңчә, җирдәге суд бөегрәкме, әллә күктәгеме? Минемчә, күкләр биегрәк һәм бөегрәк. Гаделрәк тә! Җирдәге гаделсезлек белән күзгә-күз очрашкач, күкләргә сыенабыз, шуннан яклау өмет итәбез шул. Бу очракта да нәкъ шулай килеп чыкты.

Берничә атна элек Казан шәһәренең Киров район судында 26 яшьлек Фәнис Вәлиуллинга хөкем карары чыгардылар. Нәтиҗәдә, ул 8 ел ярымга каты режимлы колониягә озатылды. Шуңа өстәп, 100 мең сум күләмендә штраф та салдылар. Эшенә күрә җәзасы булса, “шул кирәк” дияр идем. Тик бу очракта Фәниснең гаепсезлеген раслаучы дәлилләр ярылып ята һәм алар бик күп иде.

“Әкияттә генә дөреслек җиңә”

…Берничә ай элек редакциягә Фирдания апа мөрәҗәгать итте. “Улымны хаксызга рәнҗетәләр, нахак ягып төрмәгә утыртмакчы булалар. Кайсы газетага гына барсак та кире боралар, сез генә булса да тыңлагыз инде”, – диде ул күз яшьләре белән. Бала хәсрәтен татыган ана бик кызганыч тоелды. Суд утырышына барып карарга булдым.

Беренче утырыш булганга да бер ел үтеп киткән. Шуларның соңгыларында гына булырга туры килсә дә, эшнең никадәр катлаулы, буталчык һәм шул ук вакытта Фәнискә бернинди катнашы булмавын аңлап алдым. Алдан ук әйтәм: Фәнис миңа беркем түгел. Тик аның язмышы барыбыз өчен дә гыйбрәт һәм мин аңа битараф кала алмыйм. Мин генә түгел, бик күпләр бу хәлгә борчыла, бәргәләнә. “Әкияттә генә дөреслек җиңә дә, реаль тормышта гаделсезлек тантана итә икән”, – ди суд утырышларында катнашкан һәм аның ни белән тәмамлануын белгән һәркем. Болай дияргә, бәлки, иртәрәктер дә. Бу эш тиздән Югары судта каралачак. Фәниснең әти-әнисе хәзер шул судның гаделлегенә өмет итә.

Адвокат Айрат Садриев, чын мәгънәсендә, эш очына үзе чыккан.

–            Фәнис Вәлиуллин эшенә чын күңелдән тотындым. Аны яклау бик авыр да, шул ук вакытта җиңел дә булды. Авыр, чөнки берәүләр юк итәргә теләгән дәлилләрне төрле авырлыклар аша табарга, бик күп кыенлыклар үтәргә туры килде. Җиңел дигәндә исә, рухны күздә тотам. Гаепсез кешене яклау гаеплене яклауга караганда күпкә җиңелрәк. Бүген намусым алдында чистамын.

Җинаятьче шулай тотыла

Вакыйга 2009 елның март аенда була. Милиция формасы кигән ике адәм мылтык тотып, “Тойота” машинасына һөҗүм итә. Машинаны талыйлар. Зыян күргән кыз белән егет шунда ук милициягә шалтырата. Хокук саклаучыларның тимерне кызуында сугарга яратуы беркем өчен дә сер түгел. Кайчандыр милициядә эшләгән берничә кешене шунда ук бүлекчәгә чакырта алар. Фәнис тә шул чакырылучылар исемлегенә эләгә. Үзен ник чакыртуларын аңламаса да, икенче көнне үк үз теләге белән бүлекчәгә килә. Бу аның иң зур хатасы була да. Гадәттә, җинаятьче берничә кеше арасыннан сайланып алына (опознание). Бу очракта исә Фәнисне коридорда ук тотып, Юдино милиция бүлекчәсе башлыгы С.А.Власов (хәзер ул эшеннән азат ителгән инде – авт.) кабинетына алып керәләр. Җитәкче кеше озак уйлап тормыйча, Фәнискә милиция башлыгы кидерә дә зыян күрүчеләргә тәкъдим итә. “Вроде бы похож. Берәр сүз әйтеп күрсәт әле”, – ди алар. “Бәлки, биеп тә күрсәтергәдер?” – ди Фәнис ачуы чыгып. Шунда ук аңа җинаятьче ярлыгы тагып, рәшәткә артына ябып та куялар.

Әйе, Фәнис кайчандыр милициядә эшләгән. Чечняда хезмәт итеп кайткач, ОМОНга эшкә урнашкан ул. Снайпер егетнең яхшы бәяләмәсе, хәрби хезмәттәге уңышлары өчен бирелгән бүләге (пычак!) аның ни дәрәҗәдә ышанычлы, үз эшенә җаваплы кеше булуын тагын бер кат раслый.

“Ишегалдында утырды”

Битараф калмаучылар бер мин генә түгел. Фәниснең элек йөргән кызы Ландышның күршесе Әнәс Зиннәтуллин да җинаять булганчы Фәниснең алар ишегалдында утыруын раслый.

–            Күрсәтмәләр бирергә дип үз теләгем белән тикшерүче янына кердем, ләкин миннән сорау алмадылар. “Кирәк булса чакырырбыз”, – диделәр дә җибәрделәр. Яңадан чакыручы да булмады, – диде Әнәс Зиннәтуллин судьялар каршына басып. Тикшерүче, чыннан да, аны тыңларга теләмәгән. Адвокат тырышлыгы нәтиҗәсендә генә соңыннан Әнәс абыйдан да күрсәтмәләр кабул итәргә мәҗбүр булган ул.

–            Тәмәке тарта торган начар гадәтем бар. Ул кичне дә берничә тапкыр балконга чыгып, тәмәке тартканымны хәтерлим. 22:30 сәгатьтә икәнен беләм, чөнки ул чакта телевизордан “Рубин” командасы турында сөйләргә тиешләр иде, шуны көтеп утырдым. Шуңа күрә генә бу көн истә калган. Нигә Ландыш Фәнисне өенә кертми икән, әллә әнисе Нурия белән ачуланышканнармы дип уйладым да әле, – диде Әнәс абый.

Законга нигезләнеп, гадел хөкем өмет итеп, Фәнис өч судья соратып алган икән. Аларның үзара киңәшләшеп, дөреслек яклы булуларына ышанган. Тик ялгышкан шул. Утырышларда ук судья Ф.Р.Сабитовның дорфа мөгамәләсенә игътибар иттем. Ул еш кына Фәнисне бүлдерде, аның сорауларына каршы чыкты. Кеше хокукларын һәм иреген яклау турындагы Европа конвенциясендәге (6 маддә) “гаепләнүченең үзенә каршы күрсәтмәләр бирүче шаһитләрдән сорау алу хокукы бар…” өлеше Татарстан өчен түгел мәллә ул, белмисезме? Дөрес, бәлки, мин бу өлкәдә барысын да аңлап бетермимдер, ләкин ике якның да тигез хокуклы булырга тиешлеген генә беләм. Бик үк тигез булып чыкмады ул яклар. Судья этикасы кодексында (2 бүлек, 4 маддә) акка кара белән: “Судья түзем, әдәпле, тотнаклы (тактичный) һәм суд барышында барлык катнашучыларга да хөрмәт белән карарга тиеш…” дип язылган. Һәрхәлдә, боларны да күрмәдем. Мин булган суд утырышларында Камалов фамилияле икенче судья иснәп утырды. Йокысы туймаган иде, ахры. Кыскасы, мондый судны беренче күрүем һәм соңгысы булсын иде дип телим. Боларны һич кенә дә курыкмыйча язам, чөнки әлеге хәлләрне күрүче бер мин генә түгел.

Фәниснең яклаучысы да судьяларга карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

–            Фәнискә хөкем карары чыгарылгач, ул гаделсезлекне күтәрә алмыйча, рәшәткә астындагы каплауны җимерде. Инде башкалар чыгып киткәч, судья Сабитов янә залга чыкты да шул стенаны карап болай диде: “Ну не чмо ли это?” “Юк, бу гаепсез кешенең реакциясе”, – дидем мин. Судья үзенә шундый сүзләрне рөхсәт итә аламы?! – диде Айрат Садриев.

“Аллаһы белән ант итәм”

Ландыш Хәлиуллинаның әнисе Нурия апа да судта катнашты.

–            Машинада утырганнан соң алар өйгә керде. Башта чәй эчтеләр. Аннары зур бүлмәдә фильм карадылар. Аллаһы Тәгаләм белән ант итәм, 200%ка ышанып әйтәм: ул көнне, нәкъ менә сез әйткән сәгатьтә (ягъни җинаять кылынган вакыт – авт.), ул минем фатирда, минем диванда ята иде.

Ландышның сеңлесе Чулпан да судка килеп күрсәтмәләр бирде. 18 яше тулмаган бу бала бөтен сорауларга да төгәл һәм курыкмыйча җавап бирә алды, чөнки яшерерлек бер әйбер дә юк. “Убить Билла” исемле фильм карадым, ул сәгатьтә Фәнис бездә иде. Ул мондый эшне эшли алмый. Ул гаепсез”, – дип кабатлады Чулпан да. Ахырдан күңеле тулып елап җибәрде.

Ландыш янына килгәнче Фәнис үзенең абыйсы, аның элеккеге хатыны белән күрешкән, телефоннан шалтыратулар ясаган.

Үзегез уйлап карагыз: әгәр шул көнне кичен кемнеңдер машинасын урларга җыенсагыз, һөҗүмгә барачак дустыгыз белән хәбәрләшмәс идегезмени? Бер генә шалтырату булса да ясамыйча калмас идек, шулай бит?! Ә Фәнистә андый шикле шалтыратулар юк. Интернет аша аралашканнар дияр идек, тикшерүчеләр Фәниснең виртуаль почтасын да ачкан, башка сайтларны да караган.

Тагын бер зур ачыш: адвокат соравы буенча шаһитләр (Әнәс Зиннәтуллин, Нурия Хәлиуллина) ялган детекторы, ягъни полиграф аша үткән һәм аларның һәр сүзе дөрес дип табылган. Фәнис тә полиграф аша үтәргә тели, ләкин рөхсәт итмиләр. Ә менә зыян күрүчеләр полиграфка барудан баш тарткан. Юкса гаепләнүче үзе ялган детекторына бармас өчен мең сәбәп табарга, моңа каршы чыгарга тиеш. Бу очракта, никтер, зыян күрүчеләр хак сүздән кача булып чыга. Судья шушы хәлләрдән соң булса да уйланырга тиеш кебек…

Аңлатмалар судта

Бер яклы гына язма булмасын өчен зыян күрүчеләр белән дә сөйләшми кала алмадым.

–            Һөҗүм итүчеләрнең берсе Фәнис булуын 100%ка беләм. Мин аны таныдым, – диде Л.Г.Хәзрәтова. Ә менә А.Р. Гайнетдиновка бер тапкыр сүз катып караган идем дә, ул тизрәк качу ягын карады. Кинолардагы сыман: “Без комментарий”, – диде ул миңа. Аның каравы, судта үз сорауларыма җавап таба алдым. Дөресрәге, миннән дә остарак сорау бирүчеләр җитәрлек иде анда. Нәтиҗәдә, ул үз күрсәтмәләрендә үзе үк бутала башлады.

Фәнис әйтүенә караганда, ул ОМОНда эшләгәндә А.Р.Гайнетдиновны бер мәртәбә тоткарлаган булган икән. “Шуның өчен үч аладыр, бәлки”, – диде ул суд утырышларының берсендә.

Һөҗүм вакытында Фәниснең мылтыкны 4 тапкыр тартып куюын искәртте А.Р.Гайнетдинов. Элеккеге снайперның моңа да үз аңлатмасы бар иде:

–            Снайпер буларак, мылтыкны дүрт тапкыр тартып куюны күз алдына да китерә алмыйм. Димәк, ул кеше андый корал белән эш итә белми, – диде ул.

А.Р.Гайнетдинов та сүзсез калмады:

–            Экспертиза күрсәткәнчә, мылтык ватык булган.

Шушы сүз аны фаш итте дә инде. Айрат Садриев шунда ук бу фактны эләктереп алып, судьяларга игътибар итәргә кушты.

–            Бернинди дә экспертиза булмады. Корал бөтенләй табылмаган. Димәк, Гайнетдинов мылтыкның кайда ятуын белә, әйдәгез, аннан сорыйк әле, – диде ул. Сораучы гына булмады. Никтер…

Җинаятьче кайда?

Икенче һөҗүмченең кем булуы кызыксындырадыр сезне. Элек милициядә эшләгән Крихун фамилияле персонажның гаебе расланган. Ул табылса, барысы да ачылыр иде. Тик аны эзләмиләр, ахры, чөнки эзләүгә бирелгәннән бирле Крихунны күрүчеләр булган инде. Фәнис Вәлиуллинның әнисе аны күргән кеше белән шәхсән очрашып сөйләшкән. Ул рәхәтләнеп Казан буйлап йөри, имеш.

Тагын бер караңгы персонаж – Азонов фамилияле милиционер. Дөресрәге, элеккеге милиция хезмәткәре. Чөнки күрсәтмәләр биреп ярты ел үткәч, ул эштән китү турында гариза яза һәм үз күрсәтмәләренең ялган булуы хакында әйтә. Намусы газаплый, күрәсең. Крихунны машина белән җинаять урынына илтеп куюы һәм шул урында көтеп алуы турында ахырдан гына сөйли ул.

Югары судта өмет

Фәнисне рәшәткә артына япкач, өендә тентү уздыралар. Нинди дә булса дәлил табылырга тиеш бит инде. Милиция формасы табыла. Анысы да өр-яңа. Экспертиза берни тапмый. Табылган машинада да Фәниснең кул эзләре юк. Кыскасы, бөтен дәлил – зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләре. Тик, нигәдер, зыян күрүчеләрнең кыз һәм егет буларак, үзара бик якын мөнәсәбәттә торуларын, шуңа да сөйләнгән сүзләренең бертөрле булуын исәпкә алучы гына юк. Ә менә бер елдан артык изоляторда утырган егетнең үз туганнары белән иркенләп аралаша алганы юк. Үзара хәбәрләшә алмасалар да, аларның күрсәтмәләре туры килә. Фәниснең гаепсезлеген раслап күрсәтмә бирүчеләр икәү генә дә түгел. Тик туганлык мәсьәләсе, Фәниснең язмышына битараф булмаулары ул сүзләрне икенче планга калдыра. Тагын бер дәлил: һәр шалтыратуыбыз иң якында урнашкан станциядә теркәлә. Җинаять булганчы ясалган шалтыратулар да Фәниснең ул чакта бөтенләй башка урында булуын сөйли.

Бу эшкә җиңел генә нокта куя алмыйм. Куяр идем дә, Коръән тотып әнисе алдында күз яшьләре белән ант иткән Фәнис күз алдына килеп баса. Ананың сагыштан саргайган йөзен күрү дә авыр миңа. Япь-яшь егетнең гомер юлы шушы урында шундый борылыш алса, бу күп кешенең судка, дөньяга карашын тамырдан үзгәртәчәк. Фәниснең гаепсезлеге турында 4 кеше төгәл белә, чөнки җинаять булган вакытта алар аны башка җирдә күргән. Бер гаебең булмаса да рәшәткә артына тыгып куярга мөмкиннәр, димәк. Фәниснең тормышы җимерелү турында әйтеп торырга кирәк микән?! Гаделлек, дөреслекнең әкияттә генә тантана итүен тагын бер кат аңлаячакбыз бугай… Һәрхәлдә, Югары судтан соң бу темага кабат әйләнеп кайтырмын әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №18)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар