“Кунаклар” башкаласы – Казан

“Вьетнам базары да кыйммәтләнгән икән. Элек Колхоз базары шундый саналса, хәзер икесе дә бер дәрәҗәдә”, – дип уртаклашкан иде базарларны биш бармагыдай белүче дустым. Сәбәбен сорагач, Вьетнам базарында аренда бәясе кыйммәтләнү, аның товар бәясенә дә турыдан-туры тәэсир итүе турында хәбәр итте ул. Сатучылардан кызыксынган, күрәсең. Бер-ике ел элек әлеге базарлар ябылачак икән дигән гайбәт тә таралган иде, тик чынга ашмады.

Узган атнада шул базарга бәйле тагын бер яңалык ишеттерделәр. Октябрь аенда Казанның ике Вьетнам базарында (берсе – Нариманов, икенчесе Журналистлар урамында) милиция хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелгән һәм бик күп хокук бозулар ачыкланган. Әйтик, 41 вьетнамлы, 91 таҗик, тагын берничә үзбәк һәм азәрбайҗанлы миграция турындагы законда каралган хокук бозу очраклары өчен тоткарланган. Шулай ук шул тирәдә эшләүче кафелардагы шакшылык, тараканнар көтүе дә милиция хезмәткәрләрен битараф калдырмаган. Эчке эшләр министрлыгында журналистларны җыеп, шушы пычраклыкны, закон бозуларын белә торып качып ятучы чит ил вәкилләрен, “Адидас”, “Найк” маркалы контрафакт продукцияне алуларын фильм итеп күрсәттеләр. Ярый әле шул ашханәләргә кереп ашаганым юк иде. Чүп чиләге дә, тәмәке төпчеге савыты да, ашарга әзерли торган куна тактасы да бер өстәлдә анда. Идәне мәңге юылмаганга охшаган. Кыскасы, җирәнми хәлең юк. Шул базарга чүпрәк-чапрак җыярга килеп, әлеге кафеларда тамак ялгарга мәҗбүр булган авыл кешесен кызганып куйдым.

Дөресен әйткәндә, жәллим мин ул чит илдән килгән кешеләрне. Башкача тормыш итәрлек чаралары булса, туган җирдән аерылып, тамырдан кубып бирегә килер иде микән алар? Әйтик, быел Татарстанга 110 меңнән артык чит ил вәкиле озак вакытка “кунакка” килгән. Болары документлары тәртиптә булган һәм закон буенча чикне үткән кешеләр. Шуларның якынча 31 меңе – үзбәк, 11 меңе – таҗик, 10 меңе – азәрбайҗан, 7 меңе – казах, 4 меңе – кыргыз… Ераграк илләрдән килүчеләрдән 4,5 мең төрек, 1 мең француз, 1700 америкалы, 1300 итальян, 900 кытай, 500 вьетнам һәм башкалар да бар. Ә документларсыз “кунаклар” күпме? Күптән түгел бер сириялене бөтенләй документсыз килеш тоткарлаганнар. Үземне, мәсәлән, вьетнамнарның шулай аз теркәлүе гаҗәпләндерде. Юкса алар адым саен бит. Берничә вьетнамның бер паспорт белән йөрүе хакында да ишеткән бар. Имеш, төс-кыяфәткә бер-берсеннән әллә ни аерылмыйча безнең күз аларны “аермаганга”, шуннан файдаланып, берничә кеше бер паспорт белән йөри икән. Кемдер үлеп китсә, аның урынына башкасы килә һәм аның паспортына ия була. Бу хакта үзәк телеканалларның берсе сөйләгән иде. Татарстанда андый мисаллар әлегә юк.

Икенче яктан, республикабызны басып алуларына ачу да килә кебек. Алар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең күплеге дә – кайберәүләрнең инде “майларына” чыдый алмавына дәлил. Әйтик, бер ел эчендә чит ил “кунаклары” тарафыннан 6 – үтерү, 11 – кыйнау, 64 – караклык, 13 – талау, 22 – законсыз наркотик тарату һәм башка, гомумән алганда, 229 закон бозу очраклары күзәтелгән. Безнекеләр дә йоклап ятмый. Чит ил гражданнарына карата 87 закон бозу очрагы теркәлгән.

Документларсыз килүчеләрне туган якларына озату очраклары быел безнең республикада гына да 470кә җиткән. Бюджетның күпме акчасы китә шуларга, уйлап карасаң исең китәр.

Шулкадәр кеше килеп, алар кайларга гына урнашып бетә дип уйлыйсыздыр. Автобус йөртүчесенең үзбәк икәнен күреп: “Үзебезнекеләргә дә эш юк, җитмәсә, алар елдан-ел арта”, – дип зарланучы бер пассажир апа искә төште. “Кунакларның” 10 мең тирәсе генә бирегә акча эшләү максатын күздә тотып килә икән. Тагын шулкадәре эш сәфәре өчен дисә, тагын бик күбе сәбәп итеп биредә белем аласы килүен әйткән. Акча эшләргә дип килгән халыкның бары тик 5 меңе генә төзүчелектә тир түгә, ә менә калганнар башка өлкәләргә чәчелгән. Шуңа күрә базар, машина юу урыны, кафе-рестораннарның алар кулына күчүенә гаҗәпләнәсе дә түгел. 110 мең кеше быел килде дә, күчеп килүчеләр шулкадәр генә дигән сүз дә дөрес булмас. Узган елларны да кимрәк килмәгәннәрдер. Тора-бара Русия гражданлыгы алып, биредә яшәргә калучылары күпмедер… Уйладым-уйладым да аларны түгел, үзебезне жәлләп куйдым әле.

Аларның бирегә килүе белән беррәттән, теркәлү (регистрация) мәсьәләсе баш калкыта. Фатирына вакытлыча теркәтеп, шуның өчен акча алып ятучы хуҗалар да Казанда байтак. Мәсәлән, башкалабызда бер үк фатирга 50-100 кеше теркәлү очраклары да бар икән. Ул фатирда яшәмәсәләр дә, штамп тора, ә аның өчен түләргә кирәк.

Берәр кайчан “кунаклар” бетәрме, ничек уйлыйсыз? Бәлки, киләчәктә, Универсиадага дип планлаштырылган төзү эшләре бетсә, теге 5 мең төзүчегә кытлык булмаса, алар китеп тә барыр. Ә базарлар кайчан үзебезнекенә әйләнер? Беркайчан да дип җаваплыйсы килә, чөнки бу сорау хыял дәрәҗәсендә. Урам тутырып чабулаучы, Казан шәһәренең маршрут автобусларында дога укып акча җыючы таҗик, азәрбайҗан һәм башка милләт балаларын Универсиадага кадәр “чүпләп” бетерә алырлармы? Әллә мәртәбәле кунаклар алдында зиннәтле спорт сарайлары янындагы хәерче халкы белән оятка калырбызмы? Меңьеллыкта чегәннәрне шәһәрдән җыеп вакытлыча читкә илтеп урнаштырган кебек, боларын да җыеп берәр җиргә “куеп торырлар”, бәлки. Кыскасы, Универсиадага кадәр Казанда эшлисе эшләр күп әле. Ахыр чиктә, нәкъ менә шушы проблема иң авырлар рәтендә калыр кебек.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №43)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар