КУКМАРА дигән БРЭНД

Бөтен дөньяны финанс кризисы куркуга салып, басма матбугатка язылучылар кими дигәндә дә, яңа газета чыгарырга батырчылык итүчеләр бар икән әле. Күптән түгел генә “Кукмара кичләре” исемле яңа газета пәйда булды. Исеме белән бер район территориясенә чикләп куйса да, ул республиканың басма матбугаты каталогына кертелде, аны 2010 елның 1 гыйнварыннан бөтен Татарстанда алдыра алачаклар.

– Кукмара исеме – ул үзе үк брэнд, – ди газетаны гамәлгә куючы баш мөхәррир Азат Сабитов. – Кукмара итекләрен белмәгән кеше юк, ә безнең районда чыгарыла торган пыяла савыт-саба Европа илләрендә, хәтта Америкада да сатыла. Бу газета чыгышы белән Кукмарадан булган кешеләргә бик кызыклы булыр дип уйлыйм.

“Кичләре” дигәне каян килеп чыкканмы? Тырыш татар халкы газетаны көндез түгел, ә кичен укый. Менә сиңа газета исеме: “Кукмара кичләре”.

Бер район эчендә ике газета булу кирәкме соң, дигән сорау туарга мөмкин. Кукмарага терәлеп торучы, икътисадый хәле күпкә начаррак булган Нократ Аланы шәһәрендә генә 5 газета нәшер ителгәндә, нигә әле брэнд булган Кукмарада бер генә газета чыгарга тиеш? “Кукмара кичләре” газетасының баш мөхәррире шулай дип саный.

Бүген бу газетага язылучылар саны 1700 данәгә җиткән инде. Шуңа өстәп, 1300 данә киоскларга таратыла.

–             Районыбызда төрле милләт вәкилләре яши. Удмуртча, чуашча газеталар чыкса да, яхшы булыр иде. Сәрдек, Вахит кебек зур авыллар үз газетасын чыгарырга мөмкин. Безнең районга ике басма матбугат чарасы аз, киләчәктә кушымталар кебек аерым яздырып алына торган берничә газета чыгарырга да планлаштырабыз. 3000 данә белән чыгучы газета үз-үзен акламый, чыгымнар күп. Алга таба зуррак тираж җыярга өметләнәбез, – ди Азат Сабитов.

Газетаны башлап җибәргәндә идеяләр ташкынына кереп ураласың да, кечкенә генә уңышка ирешсәң дә, кош тоткандай шатланасың. Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы бүген 6200 данәгә якын тираж белән таратыла. Бу башка районнар өчен үрнәк күрсәткеч, билгеле. Әле шуңа өстәп, атнага бер тапкыр 12 битле булып чыгучы тагын бер матбугат чарасы – “Кукмара кичләре” дә пәйда булды. Дөресен генә әйткәндә, газеталар арасында конкуренция булмаса, аның сыйфаты кими. Сыйфат ягыннан республика газеталарыннан калышмаучы “Хезмәт даны” белән әлеге газета арасында нинди ярыш булачагын күз алдына китерәм хәзер. Хәер, Кукмара иң күп басма матбугат алдыручы районнар арасында алдынгылар рәтендә. “Безнең гәҗит” укучылары саны буенча да алдынгы ул. Шуңа күрә “Кукмара кичләре”нең озын гомерле булачагына шигем юк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №36)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар