КОТЫЛГЫСЫЗ РЕФОРМА

Узган елның декабрендә Русия Президенты Дмитрий Медведев “РФ эчке эшләр органнары эшчәнлеген камилләштерү чаралары” турындагы указга кул куйды. Шуңа өстәп, Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесенә өч ай эчендә реформа концепциясе әзерләргә кушылган иде. Тик әлегә яңа закон проекты хакында дәшүче юк. Аның каравы, Русия территориясендәге кеше хокукларын яклау үзәкләре (13 үзәк – авт.) берләшеп, үз концепцияләрен төзегән инде. Төзелеп кенә калмаган, 30 мартта ил башлыгына тапшырылган да. Шул концепция буенча 13 төбәктә җәмәгать тыңлаулары үтә. Казандагысы кичә узды.

Казан хокук яклау үзәге оештырган бу тыңлауда милициянең күп кенә кыңгыр эшләре турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Әлеге һөнәр ияләре тарафыннан үз өендә атып үтерелгән ирне хәтерлисезме? Аның ике баласы – ятим, хатыны тол калды. Ә милиция хезмәткәрләрен суд аклаган. Асфальтка йөз белән капланган һәм ахырдан Татарстан милициясен зурлап җырларга мәҗбүр ителгән “Рубин” җанатарларын… Боларның берсе дә милициягә ышаныч өстәми. Казан хокук яклау үзәге рәисе Игорь Шолохов шуларны бәян итте.

Республикабызның иҗтимагый күзәтү комиссиясеннән килгән Лидия Чуприна тикшерү изоляторы, кулга алынганнарны вакытлыча тоту урыннары, андагы законнан тыш хәлләр турында сөйләп шаккаттырды. Бинага ремонт ясарга, тиешле шартлар белән тәэмин итәргә акчалары юк имеш. Нинди купшы бина, хоккей командасы тотарга акча бар.

Бөтендөнья буенча, уртача алганда, мең кешегә 3-3,5 хокук сакчысы туры килә икән. Япония, Финляндиядә мең кешегә – 1, Америкада – 3,5 хезмәткәр… Русия бөтендөнья күрсәткечләрен егып сала. Бездә мең кешегә 10-12 милиционер. Аңа карап кына җинаятьчелек кимеми. Тәкъдим ителгән концепция буенча, аларны кыскартырга кирәк. Адвокат Лев Чумаков та кыскарту яклы.

– Тик тәҗрибә туплаган кешеләрне кыскартып, урта белемле һәм хәрби хезмәттән кайткан яшьләрне генә калдырмаслармы? Милиция хезмәткәрләрен укыту системасын бетерергә кирәк. Анда студентлар психикасын зарарлыйлар гына. Ул уку йортларындагы хәлләрне күрсәң, чәчең үрә тора. Югары белем алган кеше өстәмә рәвештә бер-ике ел укырга да мөмкин бит, – диде ул.

ТИСБИ ректоры Прусс Нелла концепциянең белем бирү өлкәсенә караган өлешенә тукталып ризасызлык белдерде:

–            Моны кем язды?! Биредә милиция эшчәнлегенә карамаган фәннәрне укытмаска диелгән. Ничек шулай булсын инде? Прокуратурага хезмәткәрләр җыйганда генераль прокурор Кафил Әмиров әңгәмә үткәрә. Сораулары да гел үз һөнәре буенча гына түгел. Милициядә киңкырлы шәхесләр эшләргә тиеш. Шул чакта гына гуманлы җәмгыять төзергә мөмкин. Китапка, культурага мәхәббәтне мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк. Гомумән, мәгариф системасында үзгәртеп кору булмыйча, милициядә үзгәртеп корулар ясау мөмкин микән?!

ЛДПРның төбәк бүлекчәсе әгъзасы Марсель Габдрахманов үз партиясе лидеры стилендәрәк чыгышлары белән истә калды:

–            Бөтен илләр милиция эшчәнлеген үзгәртеп корды бит инде. Без генә һаман бер урында таптанабыз. Мәгариф системасын да көтеп ятсак, шул килеш калачак ул. Депутатларның барысы да “Бердәм Русия”неке, барысы да байлар. Гади халык турында ничек уйласын алар?!

Татарстан Республикасының җәмәгать палатасы әгъзасы Сергей Дружков үзен “шушы авыру җәмгыятьнең бер өлеше” дип атады.

–            Безнең илдә идеология булмау шушы хәлләргә китерә дә инде. Без гел нәрсәнедер үзгәртеп корабыз. Ярар, әйдәгез хәзер Эчке эшләр министрлыгын да үзгәртеп корыйк. Сез бер ирне атып үтергән хезмәткәр турында әйттегез, ләкин декабрь аенда гына җинаятьчене тоткарлау вакытында үлгән хезмәткәрләр турында әйтмәдегез. Төрлесе бар. Без – хокук яклаучылар. Биредә милиция хезмәткәрләре кайда соң? Алардан башка гына сөйләшеп утырып берәр мәгънә бармы? – диде Сергей Дружков.

Чакыру булуга карамастан, прокуратурадан һәм Эчке эшләр министрлыгыннан килгән кешеләр күренмәде. Әйтик, Чабаксарда алар читтә калмаган. Татарстанда милициягә сүз әйтергә ярамавын күрсәтүче тагын бер дәлил: массакүләм мәгълүмат чаралары да бу вакыйгадан кырыйда калырга тырышкан…

Сүз ахырында бер мәзәк искә төште әле.

Америка Президенты кайсы оешманың яхшырак эшләвен ачыклау өчен, ЦРУ, ФБР һәм полицияне сынап карамакчы булган. Бер куянга тамга салган да урманга кертеп җибәргән. Шуны кем тизрәк тотып китерә, янәсе.

ЦРУ эшкә тотынган. Өч ай буена урманны айкап чыгып, бөтен хайваннарны тотып, читлеккә япканнар. Тик, нигәдер, тамгалы куян гына алар арасында ачыкланмаган. Хисапта болай дип язганнар: куян дигән хайван дөньяда бөтенләй юк!

ФБР исә өч атна эчендә бөтен урманны яндырган, бар хайваннарны аткан (шул исәптән тамгалы куянны да!) һәм: “Без тапканда куян атылып үлгән иде” дип хисап ясаган.

Полиция эшкә керешеп өч сәгать тә үтмәгән, урманнан бик нык кыйналган аюны өстерәп чыгарган болар. Ул күз яшьләре белән елый ди:

–            Әйе-әйе, сез хаклы, мин куян, мин куян!

Мәзәге мәзәк, Русия Эчке эшләр министрлыгын үзгәртеп кормый хәл юк. Югыйсә, сораштырулар да күпчелекнең әлеге һөнәр ияләренә хокук саклаучылар итеп түгел, ә бөтенләй башкача каравын дәлилли.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №13)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар