КОРТКА КАРШЫ… ЗАКОН?

Гөмбә җыярга урманга барган идек. Шундагы бер агачта колорадо коңгызы күреп авып китә яздым. Монда кадәр үтеп кергән бит, хәшәрәт! Агач астындагы үләнне сырып алганнар. Шулай итеп, читтән килгән халык Татарстан базарларына хуҗа булган сыман, бакча-урманнарыбызда колорадо коңгызы хакимлек итә. Бу инде илкүләм афәткә әйләнде бугай. Нинди генә агу сипсәң дә, ике көн үтми, бакчалар кып-кызыл була. Җиләкмени! Җәй буе алар белән көрәш алып барабыз. Берәр кош-корт ашаса икән шуны. Өченче елны кемдер әлеге кортларны күркә ашый дигәч, күркә алган идек.Якын да килмәделәр. Күршедә генә яшәүче бер әби дә көн саен бакчада корт җыя. Агу сибеп, кышын химикат ашамас өчен тырыша, бахыр. Бар авыл, бөтен республика, илебез шуннан җәфа чигә.

Күптән түгел Кукмара районының атаклы бакчачысы Камил абый Хәмзин белән очраштым. Бу язмам да аның белән булган әңгәмәм нәтиҗәсе. Коңгызның артык күп таралуы аны да борчый икән. “Инде башка үсемлекләргә дә ияләнеп баралар, нишләп югарыда утыручылар берни дә күрми микән? Әллә берсе дә бәрәңге ашамый инде?” – диде ул. Алар да ашыйлардыр бәрәңгене, тик менә үстереп иза чигеп, шул корткычлар белән көрәшеп караганнары бар дип уйлыйсызмы?

Камил абый сөйләвенчә, узган ел бәрәңге үскән басуга быел кукуруз чәчкәннәр икән. Кыш җылы килү сәбәпле, җир туңмый. Һәм җыелмый калган бәрәңгеләр шул Хрущев икмәге арасында үсәргә мәҗбүр. Анда да колорадо коңгызын күрергә була икән. Яфрак-ботакларны юк иткән ач кортлар якын-тирәдәге кукурузга үрмәли башлый. Шулай итеп, әкрен-әкрен генә бәрәңге бөҗәкләре башка культураларны да кыра.

Күптән түгел коңгызлардан кызарган бакчаны күргәннән соң, бакчачы бер фикергә килгән: “Элек экология дип баш ватмыйлар, өелеп торган чүп өчен штраф салмыйлар иде. Басуларны чүп баса башлагач кына аңга килделәр. Хәзер менә бәрәңге утырталар, ә агу сипмиләр, кортын җыймыйлар. Шуның сыман, әлеге корткычлар белән көрәшмәгән кешеләргә дә штраф салырга яки җирләрен үк тартып ала торган закон чыгарырга кирәктер, бәлки? Шундый ваемсыз, ялкау халыкта корт күпләп үрчи дә, якын-тирәгә тарала. Күршең ялкау булса, синең бакчага да күчә инде…”

Объектив фикер сыман. Үземә ошады. Тик бер-ике кешенең фикере бар халык сүзе дигәнне аңлатмый әле. Беркадәр сораштыру үткәреп, ишеткәннәремне сезгә дә җиткерәм.

Хәдичә апа, пенсионер, 83 яшь. Шулхәтле дөрес сүзләр! Салсыннар шул штраф, түләп бетерә алмаслык итеп салсыннар. Бәлки кеше бераз куркып, бакчасын карый башлар иде.

Гөлназ, студент, 20 яшь. Беренче тапкыр кисәтсеннәр, аннары штраф та ярый. Әнә. безнең күрше бөтенләй агу сипми, бөтен кортлары безгә чыга. Ул карамагач, без генә агулаудан ни мәгънә?!

Сәлимә, сатучы, 47 яшь. Әгәр андый закон булса, дәүләт агу да бирергә тиеш буламы инде? Ну бит, дәүләт бирә белми, ала гына белә. Агуын бирәләр икән, мин риза. Булсын шул андый нәрсә.

Айдар, механизатор, 32 яшь. Тагын нинди закон инде? Кирәкми!!! Тагын акча каерыргамы? Кит әле, аннан башка да мәшәкать җитәрлек.

Илнур, эшмәкәр, 23 яшь. Әлегә бәлки закон ук кирәкмидер. Болай да авыл халкының борчуы күп. Аннары, ул кортлар да җүләр түгел. Бүген күршең агуласа, алар синең бакчага, син агуласаң – күршеңнекенә күчеп йөриләр. Ә менә “Колорадо коңгызы белән көрәш көне” ясап, күмәк рәвештә агуласаң, шәп булыр иде.

* * *

Никадәр кешедән сорасаң, шулкадәр фикер ишетеп булыр иде. Берәүләр корт даруын өләшсеннәр ди, икенчеләр агулап та бирсеннәр, өченчеләр шул кортны да җиңә алмагач, нинди хөкүмәт инде бу ди. Кыскасы, күпчелек колорадо коңгызларына нинди дә булса чик куелырга тиеш, күптән вакыт, дигән фикердә. Тик менә ничек итеп?

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Татарстан яшьләре”, №31)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар