КОНТРОЛЕРНЫҢ ДА КОНТРОЛЕ БАР!

Күз алдымда ничә кешене урамга куып чыгардылар, күпмесенең нервысын какшатып, шар ярып талаштылар бүген. Үземә дә таман гына төште: ишетмәгәнне ишеттем. Шәһәрара электричкалардагы бу әкәмәткә анда еш йөрүчеләр күнеккәндер дә инде. Чираттагы бер тавыш-гаугадан соң шуны тәгаен аңладым: үз хокукларымны белмим икән ләбаса. Хәтта шул контролер-кассирлар икәүләшеп җаныма тиеп, акча янчыгымны каерып алса да… Һәм андыйлар мин генә түгелдер.

Бу сүзләрне язганда, күбрәк студентларны күздә тотып әйтәм. Җәй көне бакчага йөрүче әбиләргә, ара-тирә шәһәргә килүче кунакларга алай ук эләкмидер. Ә менә биш ел буе шул төр транспортта йөрергә мәҗбүр булган мескен студент халкы арасында бер тапкыр да контролер белән каршылыкка кермәгән кеше юктыр. Хәтерлим әле: лекциядән биш минут алдан сорап китеп, билет алырга да җитешмичә, чабып вагонга килеп кергән вакытлар бар иде. Шундый чакта аңлатып кара син ул контролерларга нигә билетсыз булуыңны! Ярар, бу очракта син гаепле дә ди, әмма бик күп станцияләрдә билет сатучы кассалар булмаганда нишләргә? Тагын кычкырышыргамы?!

Атна саен өенә юл тотучы студентны алар тора-бара йөзгә таный башлый. “Куянмы” син, әллә һәрдаим билет алып йөрүче намуслы бәндәме – бер карашка ук ачыклыйлар. Студентлар хәленә кереп, штраф түләтмәгән очраклары да була. Хәер, кайсына эләгәсең бит инде. Мин укыганда ап-ак чәчле бер бабай тикшерә иде. Аны бөтен студент яратты. Итагатьле итеп “исәнмесез” дисәң, үзе белән татарча сөйләшсәң, беркайчан штраф салмас. Билет бәясен түлисең дә вәссәлам. Ә инде өлкән башы белән билет алмыйча йөргән кешене шунда ук урынына утырта белде. Шуның капма-каршысы буларак, бер апа истә калган. Күзлеге аша сөзеп карый да билет бәясен түләтү өстенә, штраф та сала, әле бөтен вагонга кычкырып, сине мәсхәрә дә итә. Билетны да син әйткән тукталышка кадәр түгел, ә үз белдеге белән соңгысына кадәр язып бирергә мөмкин. План тутырасы бар имеш. Андый очраклары да булгалады.

Студент елларыма нокта куелгач кына, үземә гыйбрәт, башкаларга үрнәк булыр дип, контролер һәм пассажирлар арасындагы мөнәсәбәт, аларның хокуклары турында белешергә булдым. Чөнки ике атна элек кабат теге күзлекле апага тап булып, байтак нервы туздырырга туры килде. “Күзлекле апа” дим, чөнки аның башкаларныкы кебек исем-фамилиясе язылган бэйджигы да, номер сугылган жетоны да юк иде.

Тимер юл вокзалында ике көн йөрсәм йөрдем, контролерларга да башлык була белгән берәүне таптым бит. Шәһәрара электричкаларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Транссервис» оешмасы хезмәткәрләре контролер эшен башкара булып чыкты. Әлеге оешманың директоры урынбасары Бушуев Вячеслав Валерьевич белән очраштым.

–            Вячеслав Валерьевич, Сезнең тәҗрибәдә контролер-кассирларга зарлану очраклары еш очрыймы?

–            Аена өч зарлану булса, бу инде безнең өчен зур минус. Шуннан да артык булганын хәтерләмим.

–            Бәлки, кешеләр кемгә һәм кая барып зарланасын белмидер… Гади пассажирга бу очракта кая барырга киңәш итәсез?

–            Әгәр контролер-кассир үзен начар тоткан, Сезне рухи яктан кимсеткән, акчасын алып, билетын бирмәгән яисә ярты юлга гына билет биргән, шулай ук үзара ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, турыдан-туры миңа мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әллә кайларга хат язарга кирәкми. Миңа өч юл белән мөрәҗәгать итеп була. Беренчесе (843) 294-09-75 телефоны аша. Яки җитәкчеләрнең “кайнар линия” номеры да бар: (843) 290-28-09. Икенче очракта Казан шәһәре, Нариманов урамы, 2нче йорт адресы буенча килергә мөмкин. Яки [email protected] электрон адресына хат яза алалар. Безгә шалтырату булган очракта, телефон номерын саклап калдырабыз һәм әлеге шикаять буенча нинди чара күрелүен пассажирга шалтыратып әйтәбез.

–            Ә мондый очракта нинди чаралар күрелә?

–            Директор урынбасары, ягъни мин, инструктор һәм әлеге контролер-кассир белән берлектә оператив тикшерү уздырабыз. Тели икән, биредә пассажир да катнашырга мөмкин. Максатыбыз – ситуацияне ачу.

–            Вячеслав Валерьевич, менә зарланырлык контролер-кассир да бар, ди, әмма мин аның исемен белмәсәм…

–            Алай булуы мөмкин түгел. Һәрбер контролерның бейджигы бар. Анда аның исем-фамилиясе тулысынча язылган. Шулай ук аның жетоны да булырга тиеш. Исем-фамилия истә калмаган очракта, жетондагы 4 санлы номер истә кала. Әгәр алай да истә калдырып булмый икән, аларның графигы һәм маршруты безгә билгеле. Безгә шалтыраткач, аның нинди маршрутта билет сатуы һәм тикшерүе хакында әйтергә генә кирәк. Аны үзебез табарбыз. Шулай ук пассажирга контролер-кассирның тышкы кыяфәте хакында ачыклаучы сораулар бирелергә мөмкин.

–            Пассажирлар күбрәк нинди очрак буенча зарлана?

–            1 майдан электропоездларның расписаниесе үзгәрде. Җәйге, кышкы тәртип аерылуын беләсеңдер инде. Менә шуңа бәйле рәвештә зарланып шалтыраттылар. Шулай ук электричкаларда билет сатканда өстәмә хезмәт өчен (за доп.услугу) 24 сум өстәмә түләү алалар, шуңа да күп кеше зарлана. Күп станцияләрдә кассалар эшләми, шуңа күрә кеше электричкада гына билет алырга мәҗбүр. Һәм бу өстәмә түләү касса була торып та, билет алмаган пассажирларга гына каралган. Бездә билет бәясе дә башка республикаларныкы белән чагыштырганда арзанрак. Татарстанда бер зона үтү 7 сум торса, Чуаш Республикасында ул – 16 сум. Билет 24 сәгать дәвамында гамәлдә. Әйтик, Сез кичтән электричкага билет алдыгыз, әмма өлгермәдегез, ди. Шул ук билет белән икенче көнне дә кайтып китәргә мөмкин.

–            Вячеслав Валерьевич, контролер-кассир итеп эшкә алганда, нинди таләпләр куясыз?

–            Иң беренчесе – яшь үзенчәлеге. 22-50 яшьлекләр алына. Ул әлегә кадәр кайда эшләгән, бу да мөһим роль уйный. Дәүләт учреждениеләреннән килүчеләр хуплана. Аларны иләк аша үткәреп, сайлаганнан калганнарны укытабыз. Ул берничә этаптан тора. Беренче этапта “укучы” инде тәҗрибәле инструктор белән билет сатарга чыгарыла. Бу эш аңа туры киләме-юкмы икәнен күпләр шунда аңлый. 600-800 пассажир белән аралашыр өчен, зур түземлелек кирәк. Икенче этапта 14 көн буена касса аппаратлары белән эшләргә, пассажирлар белән аралашу этикасына, ике якның хокукларын белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Һәм айга бер мәртәбә җыелып, булган шикаятьләрне карап барырга тырышабыз.

Әйтәсе килгән сүзем шул: үз хокукларыгызны яклый белегез. Үзегез хаклы булган очракта, билгеле. Чөнки, кайберәүләр әйтүе буенча, 90% очракта тавыш-гауга инициаторы булып пассажир үзе тора икән. Шулай да Сезгә кычкырып, вагонда шар яручы контролер-кассирлар – дөнья кендеге түгел. Әгәр алар Сезне рухи яктан кимсеткән, я булмаса акчагызны дөрес алмаган икән, күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз гына. Курыкмагыз: контролерларның да контроле бар.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №34)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар