КОЛЛЫКТА…

Балаларны яклау көне… Бу көннең мәгънәсе хакында акыл кергәннән бирле уйланамдыр, мөгаен. Чөнки балалык елларым бик еракта түгел, ә ул еллар «коллыкта» узган көннәр булып истә калган. Балачагымны шул “батраклык” еллары юкка чыгарды. Минекен генә түгел. Һәм хәзер үземнән яшьрәк буынның язмышы өчен мин дә җаваплы.

Сүзем мәктәп хакында булачак. Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе турында. Бүгенге мәктәп шундый хәлдә булырга тиешме соң? Үз мәктәбен ничек тәнкыйтьли ала, дип мине хөкем итәргә җитешкән кешеләргә язмамны ахырына кадәр укып чыгарга киңәш итәр идем. Бәлки, бу башка мәктәпләрдә дә шулайдыр?! Бәлки, анда да укучыларга эш аты итеп карыйлардыр? Бәлки, сез дә үз балагызның шундый шартларда “укыганына” күз йомасыздыр?

ӨЗЕК-ӨЗЕК ХАТИРӘЛӘР…

Яз ае. Мәктәп кушуы буенча иртәгә бер рюмка каен бөресе җыеп алып килергә кирәк. Әле ярый бер чиләк түгел. Кайткач, әтигә елый-елый бакчадагы каенның бер ботагын кисәргә куштым. Кыз башым белән, агач башына менеп, бөре җыеп утыра алмыйм бит инде. Менеп тә карадым бугай әле, булдыра алмадым. Алып бармыйча да булмый, директор абзыйның һәм аның хатыны дәресләре керә. Химия, биологиядә күзеңне дә ачырмаслар тагын. Кыскасы, икенче көнне мин җыйган каен бөреләре сыйныф җитәкчесе өстәлендә ята, ә исемлектәге фамилиям артына “+” тамгасы куелган иде.

Инде кар эрегәч, безнең сыйныфка урманга агач утыртырга барырга куштылар. Ашарга алырга, җылы киенергә… Яз көне урман бете дигән хәшәрәтнең, уянып, ачка тилмергән мәле икәнен барыбыз да белә. Күпләр шул бет корбаны булырга да өлгерде. Алар арасында мин дә бар. Укытучыбызның мине куып тотып, култык астыннан чат ябышкан бетне умырып алганын мәңге онытасым юк. Шулай бер атна тирәсе, черки тукландырып, бет белән көрәшеп, агач утыртып йөрдек. Егетләребезгә аеруча авыр туры килде. Бик саллы тимер кылычны җиргә батырып, үсенте өчен урын ясарга, аны яңадан шул тимер кылыч белән кысып, җиргә беркетергә һәм күмәргә кирәк иде. Урманчы абыйдан сораганым истә калган.

– Мәктәпкә безнең агач утыртып йөрүдән файда бармы соң?

– Ничек кенә бар әле, сеңлем, ничек кенә!

Хәер, мәгънәсез сорау булганын күптән аңладым инде. Файдасы булмаса, җибәрерләр идемени?

Яз аеның мәхшәр көннәренең тагын берсе. Берничә сыйныф белән чакрымнан артык сузылган посадканы чистартырга киттек. Кулда көрәк, тырма, сәнәк. Кем ничек булдыра ала, шулай маташа. Быелгы буран гына шул посадкадагы яшь чыршыларның очларын сындырып әрәм иткән.

Һаман шул яз. Мәктәп бакчасында кемдер яшелчә утырта, кемдер чәчәк түтәлен карый, кемдер җыештыра… Кыскасы, яз ае –тулысынча эш вакыты, тир түгеп, ат булган чак белән истә калган. Бервакыт, инде эшләп арыганнан соң, укытучыбыз: “Менә шушы түтәлне казып, тырмалап бетерәсез дә кайтарам”, – дигән шатлыклы хәбәрен игълан итте. Ә түтәлнең зурлыгы-ы-ы! Миңа җитә калды. Имеш, дөресен кычкырып әйтсәң дә була.

– Мәктәпнең эше бетәсе юк, үз җаегыз белән эшләгез. Кайтармый барыбер, – дип акыл сатканымны сыйныф җитәкчем ишетеп калган. Ишеткән һәм директорга әләкләгән. Фатыйхованың артык күп сөйләшүе химия дәресендә искә алынып, кисәтелеп кенә калмады, кычкыра-кычкыра аңлатылды. Ә теге көнне, чыннан да, ул түтәл беткәч, башкасын казырга дигән “приказ” алынды.

Җәйгә чыктык. Инде ял итәбезме дисәм, мәктәп бакчасында практика үтәселәр алда икән. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, 20 көн практика куйганнар иде. Соңгы көнне кызлар белән бәйрәм ясавыбыз истә калган. Бер сыйныфташым: “Бу мәктәптән котылсам, ишек төбенә үк пес итәр идем”, – дип шапырынган иде. Пес тә итте, чыгып киткәннән бирле мәктәп ягына борылып караганы да юк. Мин генә ул, кайбер яхшы укытучыларымны күрим, дип, февраль аендагы һәр очрашуга киләм. Укучыларда берәр үзгәреш сизмәмме, андагы башбаштаклык басымыннан бераз арынмаганнармы, янәсе… Тик кая ул! Быел бөтенләй азынганнар икән. Укучыларга клубта уза торган кичәләрдә чыгыш ясау катгый тыела. Нигә шулай, дип сорагач, репетиция вакытында азып-тузып йөрмәсен өчен, дип аңлаттылар. Кычкырып көлдем. Шуннан да мәгънәсезрәк сүзнең булуы мөмкин дә түгел. Башында азып-тузып йөрү уе булган кеше аннан башка да урынын таба ул.

Быел Изге Валентин көненә куелган концертта бер укучы кыз көнчыгыш биюе башкарган иде. Икенче көнне үк директор хатыны, ягъни тәрбия эшләре буенча урынбасар: “Ярымшәрә килеш чыгып биергә ничек оялмыйсың?” – дип, биология дәресендә күзен дә ачырмаган үзенең. Жәллим үзегезне, укучылар!

…Көз көне. 3 сентябрьдән үк колхоз бәрәңгесенә чыгып киттек. Рәхәт анда. Вакыты-вакыты белән килеп, шар-шар бакыручы укытучылар ял иткән чагында, тагын да рәхәтрәк. Бер туктамый бәрәңге казыталар, укучылар бер туктамый чүпли… Аның каравы, һәрдаим директор, аның хатыны, улы, киленнәре күзәтүе астында түгелсең. Мәктәп түгел инде.

Көзнең яңгырлы көннәрендә укырга киләбез. Киләбез дә укылмый калган параграфларны берьюлы “дөмбердәтәбез”. Менә сиңа белем!!! Шундый көннәрнең берсендә мәктәпкә миләш җыеп китерергә куштылар. Мәҗбүри дип билгеләнгән килограммы истә калмаган. Тик салкын яңгыр астында миләш төбендә утырганым истә калырлык булды шул. (Каен кәүсәсенә менә алмасам да, анысына менгән идем үзе.) Кайчы белән җиргә кисеп төшерәм дә, соңыннан, өйгә кайткач, шуны чүпләп утырам. Әйе, әйе, бер чүбен дә калдырмыйча, чүпләп алып киләсе иде аны.

Көзнең соңгы көннәре… Мәктәп бәрәңгесе әле дә алынып бетелмәгән икән. Моңарчы күмәк хуҗалыкка эшләдек шул. Инде кар төшә башлады. Кар астында калган бәрәңгене алдырырга чыгаргач, бик каты туңган идек. Җитмәсә, басуда учак яктырмыйлар. Аякның туңуы бөтен тәнне куырып, өшетеп бетерде. Шул көнне гомерлек чир алган кешеләр (аеруча кызлар) дә булмый калмагандыр. Үз гомеремдә шулай итеп беренче һәм соңгы мәртәбә туңган идем. Организм бер нәрсәне дә онытмый, барысы да соңыннан яңара диләрме әле?!

Кыш. Макулатура җыярга куштылар. Мәҗбүри тиеш дип билгеләнгән өлешен китереп бирдем үзе. Сыйныф җитәкчесе әйтүенә караганда, минем сыман якын яшәүчеләргә күбрәк китерәсе икән.

Кыш. Олимпиадаларга йөрим. Бөтен фәннән дә диярлек. Бары тик географиядән һәм рус әдәбиятыннан гына башка кыз барды. Калган бар фән минеке. Берсенә дә әзерләнмим. Алай да беренче унлыкка кереп барам үзе. Химия белән биологиядән урын алганымны хәтерләмим. Укытылмаган фәннән нинди урын көтәргә була, йә?!

9 сыйныфны тәмамлагач ук, сыйныфыбызда булган барлык егетләр Янил авылында урнашкан лицейга йөреп укый башлады. “Мәктәптән туйдык”, дигәннәрен хәтерлим. Ике ел рәттән 9 кыз гына укыдык. Ел саен мәктәбебездә укытучылар составы алышына. Нидән бу? Мәктәптә булган башбаштаклыктан.

Мин киткәннән соң эшләр тагын да хөртиләнгән дигән идем инде. Хәзер укучыларга тагын бер эш өстәлгән икән. Мәктәбебез иганәчесе барлыкка килгән. Укучылар хәзер аның “фазендасында” бил бөгәргә мәҗбүр. Рәхмәт йөзеннән, билгеле. Әле күптән түгел шул фазендада бер укучының аңын җуеп егылу тарихын да өстәсәм, ни әйтерсез? Кыскасы, менә шундый иганәчелек бездә. Иганәчебез артык “зур” кеше булганга, исемен атамыйм дип уйламагыз, аның гаебе зурдыр дип уйламыйм. Гаеп мәктәп җитәкчелегендә. Аның укучылардан ничек теләсә, шулай файдалануында. Бары шул гына.

ФИКЕР!

Бер яктан инде пенсиядә булган директорыбыз Әнәс Хәйруллинны һәм аның хатыны Асия апаны да аңларга тырышам. Булдырып кына булмый.

Мәктәптә укыганда бер ризасызлык белдереп кара әле син, булмаганны! Татарларга гына хас мич арты тыйнаклыгы тәрбияләргә тырышканнар инде бездә. Болай димә, тегеләй эшләмә… Нәрсәдер әйткән саен “башка сугып”, нәрсәнедер дөрес эшләмәгән өчен “кулга тондырып” бөтенләй әйтмәс һәм эшләмәс хәлгә китергәннәр. Барысыннан куркып яшәү, бер сүз әйтү өчен калтырап тору үзенекен иткән. Авылда укытучы белемле күпме яшьләр эшсез тилмергәндә яки чит авылларга китеп эшләгәндә, пенсионер иптәшләрнең шул яңа буын кешеләренә урын бирмәве ҮТЕРӘ! Күпме еллар балалар арасында эшләп, тиз кызып китүчәнгә әйләнгән, юк кына вак-төяк өчен дә кычкырып, укучының котын ала торган иске буын укытучыларының әле дә үз урынына ябышып ятуыннан кемгә файда? Бары аларга гына. Пенсия дә килеп тора, хезмәт хакы да… Ә кемдер биш ел укыган да (күбрәк булмаса әле!) эшсез утыра. Замана инде яңа. Шуны аңларга теләмиләр. Шул әби-бабайларны утыртыгыз әле компьютер артына. Бәлки, анда химиядән яңа ачыш ясалгандыр, бәлки, Чарльз Дарвин теориясе, гомумән, кире кагылгандыр… Юк, алар ничә дистә ел шуны укыткан һәм укытачаклар.

240;йтерсең алардан да югары утыручылар юк. Бар, тик аларга да тавыш-тынсыз, тыныч кына утыру җайлырак. Яшьләр кайчаннан бирле чаң кага, үзенә урын сорый, эшләргә теләк белдерә. Тик балык баштан чери шул.

Имеш, яшьләр ялкау, имеш, алар эшләргә теләми, аларга югары хезмәт хакы гына кирәк. Монысы да шул буын чыгарган чүп-чар, гайбәт сүз. Син башта аларга урын бир. Өйрәт син аны үз эшеңә. Дәвамчыңны калдыр. Менә булырсың кеше! Тагын бер билгеле кызык факт: гадәттә, җитәкче кеше тәхетен үз теләге белән калдыра икән, ул анда, һичшиксез, үз туган-тумачасын утырта. Төшемле җир бит. Улың яки кызың булса, тагын да яхшы. Каян “тамганын” гына күрсәтәсе. Мондый башбаштаклык сакланучы мәктәпләр бер бездә генә түгел дип беләм.

Кадерле укучылар! Әлеге язмага карата фикерегезне ишетәсем, сезнең белән хәбәрләшәсем килә. Җавапларыгызны редакциягә юлласагыз иде.

Дөреслек таләп итеп, Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Безнең гәҗит”, №22)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар