Коелар һәм күршеләр турында…

– “Безнең гәҗит”не кулдан кулга йөртеп укыдык, сеңлем. Коелар турында бик дөрес язгансыз, ул проблема булды һәм әле дә хәл ителмәгән. Мәкаләгездән соң коеларны ремонтлый башлаганнар иде, анысы да ярты юлда калды, түбәсен япмадылар. Берәүләр, әнә, урам коесын кире урамга кайтару өчен судлашып йөри, килеп чыгыгыз әле тагын бер, – дип шалтыратты редакциягә Флера апа Абелкәрәмова.Хәтерләсәгез, Саба районы Шәмәрдән бистәсендә булып кайтканнан соң, “Коеларны чистартыргамы, күмәргәме?” (1 сентябрь, 2010 ел) исемле язмам басылды. Анда әлеге коеларның авыл җирлеге балансында булмавы һәм шунлыктан ташландык хәлдә ятуы турында сөйләнде. Янә шул сорауга әйләнеп кайтасы булыр дип кем уйлаган?!

ЯРЫМ-ЙОРТЫ КОЕ

Пионер урамындагы пычракны ерганда, читтә калган коеларга игътибар иттем. Төзеге дә, череге дә бар, дигәндәй… Флера апа мине капка төбенә чыгып каршы алды.

– Менә ул кое, сеңлем, кара. Түбәсен япмый калдырдылар. Калайлары да бар, ишегалдыма кертеп куйганнар иде. Инде аны алып китмәкче булалар. Бүген көне буе кеше кертмичә бикләнеп утырдым. Хәзер аны да алып китсәләр, түбәсе ябылмыйча калачак. Аңла, сеңлем, бу кое миңа түгел, урамга кирәк. Шуның өчен тырышамын. Өемә су кергән, Аллага шөкер. Безнең урамда 78 йорт бар. Февральдә барыбыз да сусыз калдык. Торбаларда су катты. Нишләргә белмәдек. 6 июньдә генә ага башлады да аннары корылык булды – тагын бетте. Аңарчы күршеләр коесыннан су алдык. Суга кергән саен, гел-гел буш йөрмисең бит инде. Быел шушы коены торгызу артыннан йөри башладым. Җыелыш ясаган идек, күршеләрем ул кое өчен акча бирмәде. “Үзебезнеке бар”, – диделәр. Шуннан авыл җирлеге башлыгы ничек тә булса ярдәм итәргә сүз бирде.

– Кое ясауны нигә ахырына җиткермәделәр соң?

– Чиләкне күтәреп менгерә торган куласаны шушы нәзек таякларга беркетмәкче булдылар. Ике чиләк су алуга алар ярылып чыгачак бит. Элеккеге иске коеныкы да ныграк хәтта. Кое ул гомерлек булырга тиеш. Риза булмадым. Чиләген дә, таякларын да үзем бирәм, эшләп бетерсеннәр генә иде. Эшчеләр кое казырга килгәч, материал да бирдем, аларны ашаттым, эчерттем. Көзлектә 17 сумнан 4 мең сумлык бәрәңге сатып алдым. Кәҗәм дә бар. Ут та, кирәк кадәр электр да миннән булды. Шуннан бу эшне бүлеп, авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы аларны икенче коега алып китте. Монысын бетерергә кирәк иде юкса. Янгын булса?! Бер йорт 12 минутта янып бетте, ә янгын сүндерү машинасы тимер юлдан поезд үткәнен 18 минут көтеп басып торган. Тимер юл аркылы чыгу урыны да юк. Депутат Флера Зыятдинова күпме вәгъдә итте, аннан соң 5-6 ел үтте, юк, сүзендә тормады. Юллар да ясалмый.

Флера апаның грамоталары, Мактау кәгазьләре дә күп икән. “Домком булып эшләдем, минем хакта андый-мондый начар сүз әйтсәләр… менә күреп калыгыз”, – диде ул аларны барлый-барлый.

Күршеләре генә Флера апаны уңай яктан телгә алмады. Үз коелары барлыгын ассызыкладылар. Бу кое бары тик Флера апага гына кирәк икән дигән фикер туды. Җитмәсә, ул гел йозаклы, ә ачкычы Флера апада, ди. Даими рәвештә ачкыч артыннан күрше ишеген шакыйсы килмәүләре дә аңлашыла кебек.

Нәтиҗә. Флера апа, чыннан да, урам коесын кайгыртып, халык өчен йөри. Бәлки, кайбер чакта ул хаксыз һәм артык җәнҗаллы булып күренәдер, әмма әрсезлек – ярты бәхет! Аннары, кимчелексез кеше булмый инде ул. Хәзер булмаса да, соңрак аңа үзегез үк рәхмәт әйтерсез әле, хөрмәтле күршеләр.

КОЙМАЛЫ УРАМ КОЕСЫ

Шәмәрдән бистәсенең Совет урамында кое белән бәйле тагын бер вакыйга куерып ята. Беләсездер: авыл кешесе өчен иң зур проблема – җир мәсьәләсе. Ул гел җитми. Бер күрше икенчесенең җиренә кабак чәчеп уңыш алмаса, гауга чыкмаса, канга адреналин чыкмаса, рәхәт яши алмыйлар кебек. Монда да шул бер бәла. Җиргә туена алмаган халык урам якка чыга-чыга койма тота һәм, нәтиҗәдә, урам коесы койманың эченә кереп кала. Ринат һәм Равилә Гайнетдиновлар шул рәвешле коены үзләштереп куйды дип саный күршеләре. Аптырагач, бу эш белән хәтта судка кадәр барып җиткәннәр.

Мин дә күрдем аны. Кое коймалап алынган алынуын, ләкин анда кереп йөрү өчен аерым ишек ясалган, су алу өчен уңайсызлыклар тумый, миңа калса. Ишеккә йозак эленмәгән. Икенче яктан күршеләр дә хаклы. Су бар икән, аларны тагын нәрсә борчый соң дисезме? Алар әлеге кое, күршеләр коймасы эченә кергәч, законлы рәвештә урамныкы булудан туктап, киләчәктә су ала алмауларыннан курка. Койма хуҗасы Равилә апа әлеге хәлне болай дип аңлатты:

– Җәй көне һәркем теләгән кадәр су суырта алды. Хәзер дә суга юл ачык. Ничә меңнәр тотып корган койманы гына сүттермәкче булалар. Бу кое безнеке булмады һәм булмаячак та. Ул урамныкы. Нишләп ясаганда ук чыгып: “Әйдә болай ясыйк, коены монда калдырыйк”, – димәгәннәр соң?

Күршедә генә яшәүче Мансур абый Әхтәмов сүзне эләктереп алды.

– Ул вакытта мин эштә булдым. Коены чистартырга кирәк. Ә монда аны эшләп булмый. Үзем чистарттырмакчы идем. Су алырга да уңайсыз. Урам коесы урамда булырга тиеш, сезнең койма эчендә түгел.

Фирдәүсә апа да шул ук фикердә. Тик ни генә булмасын, эш эшләнгән – күршеләр авыз ачып карап калган, кое коймаланган.

Гайнетдиновларның урам коесына хуҗа булуларын аларның авыл җирлеге башлыгы белән туган булуына бәйләп, әңгәмәгә нокта куелды.

Нәтиҗә. Авыл җирлегеннән рөхсәт алып, күршең эштә чакта мыштым гына урам коесын коймалап алырга мөмкин. Андый кеше барыбер хаклы булачак һәм күршеләр фикере “соңга калачак”. Якын-тирәдәгеләр белән киңәшләшми генә урам коесын үз коймаң эченә кертеп кую өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз?!

НАМУСКА КАЙТЫП КАЛА

Әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Гәрәевкә кереп чыгасы иттем. Мине күргәч тә:

– Нәрсә, тагын газетага зарланалармы? – диде ул.

Ахыр чиктә ул үзенең басынкы, йомшак тавышы белән һәр ситуациягә конкрет җавап бирә алды.

– Флера апа бик үзенчәлекле кеше инде ул. Менә хәзер авыл җирлегенеке саналган калайларны да бирми. Юкса аның капкасы каршындагы кое тиздән ясалып бетәчәк, ә ул калайларны без алып кына тормакчы идек. Аның урынына башкасын алып киләчәкбез. Үлчәмнәре буенча алар икенче коега туры килә. Әлбәттә, ул кое ярты юлда калмаячак. Тиз арада хәл итәчәкбез. Калайларны алырга гына ирек бирсен иде, эшебез тоткарлана бит.

Юл мәсьәләсенә килгәндә, анысы, чыннан да, проблема. Әгәр юлга асфальт җәеп куйсак, болай да югары торган юл тагын да күтәреләчәк һәм йортлар аста калачак. Менеп-төшеп йөрергә туры киләчәк. Ә юлның өске катламын салдырып эшләр өчен, күп акча кирәк. Аны ясауның да чарасын уйламадым түгел һәм бер фикергә килдем: 2013 елда Шәмәрдәнгә 100 ел тула. Шул уңайдан республика программасына кереп булса, юллар ремонтларга, Шәмәрдәндә берәр парк ясарга һәм авылыбыз турында китап чыгарырга дигән хыял белән янып йөрим. Безнең авылда шулкадәр сәләтле шәхесләр яши, алар хакында, гомумән, авылыбызның гаять кызыклы тарихын йотлыгып укырлар иде.

Коеларны торгызу эшләрен башларга сезнең язма ярдәм итте. Кукмара районының бер авылыннан шул газетаны күтәреп килделәр. “Сезнең коелар белән проблема икән, телисез икән ясыйбыз”, – диде килгән егетләр. Шул чакта башка проблемалар баш калкытты. Коены чистартыр өчен, электр кирәк, ә шул кое янәшәсендә яшәүчеләр ут бирми. Эшчеләрне ашату-эчертү мәсьәләсе килеп басты. Ярар, Пионер урамында Флера апа ашатты. Эшчеләр килгән, аларның хезмәте өчен авыл җирлеге түләгән, юк, шул электрны гына бирергә мөмкиндер бит инде.

Коймаланган урам коесына килгәндә, алар рөхсәт алганчы, без әле туганлашмаган идек. “Туган булганга гына рөхсәт итте”, – дигән сүз дөрес түгел. Чынлыкта, документлар буенча ул кое территориясе Гайнетдиновларныкы түгел, шуңа күрә биредә борчылыр урын юк дип саныйм. Урам коесы аларныкы булсын өчен, җирне яңадан үлчәтеп, күршеләр рөхсәтен алып, кыскасы, бик күп вак-төяк эш башкарырга кирәк. Кабатлыйм: койма эчендә булу – ул әле алар коесы дигән сүз түгел.

Нәтиҗә. Айдар Наил улына хөрмәтем зур булса да, соңгы фикерен хуплый алмыйм. Күрәләтә урам коесына кул сузарга батырчылык иткән гаиләне дә аклау мөмкин түгел монда. Шәхсән үзем болай эшләргә оялыр идем. Иңгә-иң терәшеп яшәргә тиешле күршеләр шул кое аркасында гомер буе “сугыш” алып барачак инде хәзер. Койма корырга рөхсәт биргәнче үк моның шулай тәмамланачагын фаразларга мөмкин иде бит. Әллә юкмы?! Ә суд карарына килгәндә, аны кире кагарга яки, ничектер, тәнкыйтьләргә хакым юк дип саныйм. Закон шулай хәл иткән икән, торсын кое койма эчендә. Кайберәүләрне намус һәм иң якын күршеләр белән дошманлык мәсьәләсе борчымаса, билгеле…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Байлар Сабасы-Шәмәрдән-Казан.

(Безнең гәҗит, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар