КЕШЕНЕКЕМЕ, ЧУЧКАНЫКЫМЫ?

Югары температура белән уянып киттем. Баш авырта, хәлем юк. Инде көн дәвамында йөткертә үк башлады. Телевизорны ачкан идем, дуңгыз кизүе турында сөйлиләр. Имеш, тиздән Русиянең һәр икенче кешесе шул чир белән авырачак икән. Интернетта соңгы вакытта иң күп эзләнелә һәм укыла торган мәгълүмат та шушы хакта булып чыкты. Көзгә кергәч, суык тидерә торган гадәтем бар инде анысы, әмма быел бигрәк каты куркытып, өнне алып бетерделәр. Дуңгыз итен бөтенләй авызыма алмасам да, тәмам хафага калдым.

Ничек?

Тә-әк, нинди үзлекләргә ия икән бу чир, эзләп карыйк әле. Шул турыда сорагач, интернет миңа иң баштан 68 яшьлек Коста-Рико президенты Оскар Арио хакында “сөйләде”. Ул да дуңгыз кизүен үткән. Авыру социаль статуска карап тормый шул. Аннары аның Мексикада килеп чыгуы, бер авырткан кешедә әлеге гриппның кабат булу мөмкинлеге (димәк, иммун система аңа яраклашмый), декабрьдә генә вакцина булачагын, тагын әллә ниләр укыдым. Вакцина дигәннән, анысының беренче партиясе Уфада чыгарылган да. Ул тавык йомыркасыннан ясала икән. Вакцина иң беренче булып хәрби хезмәткәрләр, табиб һәм балаларга ясалачак.

Авыру ничек характерлана соң? Иң беренче температура күтәрелә. Шулай ук тын юллары ялкынсыну (йөткерү, ангина, фарингит, томау) күзәтелә, баш һәм мускуллар авырта. Тәнең ватылган кебек хис итәсең, хәл булмый. Кайбер очракларда косасы килә һәм диарея башлана. Март-апрель айларында башланган бу чир инде бөтен җир шарын колачлап, Казанга да килеп җитүен исәпкә алсаң, аның кемнедер читләтеп үтүе бик зур бәхет булыр.

Кемдә?

Дуңгыз кизүе кемнәргә яный?

–            Әгәр син шушы төр грипп булуы исбатланган кеше белән тыгыз элемтәдә торсаң;

–            Хайваннар янында булгансың икән;

–            Әгәр авырый башларга 7 көн кала дуңгыз кизүе табылган илдән сәяхәттән кайткан кеше белән аралашсаң.

Интернет шулай дип исбатласа да, бу инде искергән мәгълүмат дисәк тә була. Чөнки әлеге авыру бүген теләсә кемдә булырга мөмкин. Сезонлы грипп белән авырган кешеләрнең әлеге кизүне эләктерү куркынычы югары, ди табиблар. Чөнки иммун системасы көчсез. Шунысы кызганыч: гриппны дәвалый торган даруларның дуңгыз кизүенә каршы торырлык көче юк. Авыруны “Оселтамивир” һәм “Занамивир” кебек препаратларга сизгер дип әйтәләр әйтүен. Әмма авырганчы ук кисәтсәң, күпкә яхшырак, минемчә.

Нишләргә?

Әлеге кизү сезне урап узсын дисәгез:

–            температурасы булган, йөткерә торган яки авыру күренгән кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз;

–            кулларыгызны еш һәм сабынлап юыгыз;

–            сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз. Ягъни йокыгыз туйсын, җиләк-җимеш ашагыз, спортка игътибарны арттырыгыз.

Әгәр инде үзегездә югары температура, йөткерү, томау була калса, кичекмәстән дәвалана башларга кирәк. Чучка чире – чума түгел, аннан үлеп китәрмен дип куркып ятмагыз! Үлүчеләр миллионга бер булырга мөмкин, алары да вакытында дәвалана башламаучылар гына. Авыргансыз икән инде, бу кагыйдәләрне игътибарга алуыгыз зыянга булмас.

1. Өйдә генә утырыгыз! Больницага барудан тыш билгеле. Табибны өегезгә чакыртсагыз тагын да яхшырак. Укырга, эшкә, халык күп җыела торган урыннарга бармавыгыз хәерле.

2. Ял итәргә һәм күп күләмдә сыеклык эчәргә киңәш ителә.

3. Йөткергәндә һәм төчкергәндә, авызыгызны кулъяулык белән каплагыз. Ул яулыкларны ташларга, яндырырга, кыскасы, башка кулланмаска кирәк.

4. Йөткергәч һәм төчкергәч кулларыгызны сабынлап юыгыз.

5. Дус, туганнарыгызга авыруыгыз хакында әйтегез һәм алар белән аралашудан тыелыгыз.

Өегездә кем дә булса авырган очракта, ул кеше белән тыгыз аралашмаска, балаларны аңа якын китермәскә кирәк. Авыруны караучы кеше маска кияргә (һәр очракта яңа маска куллану зарур!), һәр контакттан соң кулларны сабынлап юарга, авыру яткан бүлмәне көненә берничә тапкыр җилләтергә, һәрдаим чиста тотарга киңәш ителә.

Температурам 40ка күтәрелгәч, бөтенләй куркуга калдым. Бәхетемә, сезонлы грипп кына булып чыкты миндә. Табиблар зур ярдәм күрсәтмәсә дә, күңелем тынычланды. “Кешеләр үз сәламәтлеге бәрабәренә акча эшли һәм шул акчаны сәламәтлеген кире кайтаруга тота”, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Менә шул акчаны туздырып ятышым…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №45)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар