КЕМ ГАЕПЛЕ? “Куяннар”мы, директормы, әллә бухгалтермы?

Хөрмәтле “Безнең гәҗит” редакциясе. Сезгә “Кукмор-Транс” җәмгыяте эшчеләре хат яза. Аптыраганнан сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Яңа директор Нияз Хамматович эшли башлагач, җиңел сулаган идек. Ләкин аның йомшаклыгы аркасында безнең хөрмәтле баш бухгалтерыбыз Закирова Альбина һәм диспетчерыбыз Мостафина Асия ханымнар аны ничек тели, шулай “әйләндерә”. Директорыбыз аларга каршы бер сүз әйтсә, барлык эшчеләр каршында нинди сүзләр белән сүккәнен ишетсәгез иде сез диспетчерның… Имеш, Асия ханым гына директорыбызны эшкә урнаштырган, ул гына аны шул дәрәҗәгә җиткергән. Диспетчер хәзер дүшәмбе ял итә. Ял иткән көнне бүлмәсен бикләп, ачкычларын алып кайтып китә. Ул “больничныйда” яки отпускыда булган вакытта да шул ук хәл. Диспетчер ул бүлмәне әллә сатып алганмы?

Закирова Альбина Йосып кызы эшчеләрне ничек тели, шулай каезлый. Бу айда без эшләгән акчаны кискәннәр. Имеш, Казаннан ген.директор шулай кушкан. Баш бухгалтер үзе 10 меңнән артык акча ала, аның эшчеләре 1 меңнән 3-4 меңгә кадәр акчага яши. Алар ала торган хезмәт хакын да шул ук кондукторлар җыя бит. 1 меңгә ничек яшәргә кирәк? Бухгалтерның балалары конфет-перәннек ашаганда, безнең балалар нәрсә ашарга тиеш? Яннарына барып, хезмәт хакы турында сораша башласаң, җавап җиңел: “Казаннан шулай кушалар”. Ялгыш кына гаебең чыкты исә, тагын акча киселә.

Баш бухгалтер 6 ай машина йөртү хокукы алу өчен укып йөрде. Эш урынында, гомумән, көннең икенче яртысында күренми иде.

Ә син тавыш чыгарып кара! Кыскарту белән куркыталар. Казаннар килгән вакытта безнекеләр “шома ефәк” кебек була. Безнең әйтәсе сүзләрне язып кына бетереп булмый, килеп тикшерсәгез иде. Кисәтмичә килсәгез тагын да әйбәт. Яңа директор янына яңа бухгалтерия хезмәткәрләрен куйсалар, бик яхшы булыр иде. Мостафина Асия, Закирова Альбина ханымнарга коллектив теше-тырнагы белән каршы!!!

Кем кемне тайлый?

Әлеге зар астыннан 42 имза санагач, хат килгәннең икенче көнендә үк юлга чыктым. Инде Кукмара юлында кондуктор, йөртүчеләр фикерен дә белештем. Өстәмәләр күп җыелды. Бухгалтер үз имзасы һәм “Кукмор-Транс” мөһере белән “проезднойлар” сата, имеш. Көнлек керем планы тулмаганга, һәркем айның бер атнасын бушка эшләргә тиеш… Кыскасы, зарлар күп булды. Хатта язылганнарны раслыйлар. Оешмадагы хәлләрне язып бетереп кенә булмый.

“Пычрак эш”

Нияз Хаммат улы Фатыйховны хезмәткәрләре күпме генә мактамасын, оешмадагы низаг өчен, иң беренче чиратта, ул җаваплы. Ул эшчеләрнең ни уйлаганын, ничек яшәгәнен беләме соң? Иң беренче аның белән күрештем.

Белә икән, ләкин, үзе әйтмешли, “берни эшли алмый”.

– Хезмәткәрләрегезнең шәхсән үзегезгә берәр зар белдергәне булдымы?

–           Зарланалар инде. Шул ук хезмәт хакы кискәнгә зарландылар. Ләкин боерык безгә Казаннан килә. Оешмабызның төп ноктасы Казанда булгач, алар безнең хәлгә керә алмый. Әйе, мәҗбүри кыскарту булачак. Вакытлыча эшкә урнашкан ике кеше китә. Чөнки хезмәт хакы түләрлек керем юк. 480 сумлык айлык юл йөрү билеты законлы сатыла. Авыл арасындагы бушлай юл йөрү билетлары берничә генә. Диспетчердан да зарландылар. Коллектив аңа каршы дип, кешене эштән алып булмый, бик җитди тәртип бозу очрагында тотсаң гына. Әйе, төрле характерлы кешеләр була, характеры авыр. Яраклаша белергә кирәк. Бер атна бушка эшләү дигәне дә – дөрес сүзләр. Казан шулай куша. Хезмәт хакына кире әйләнеп кайтсак, бухгалтерлар 7-8 мең ала дип беләм. Кондукторлар 5-6 мең тирәсе. Ә май аенда хезмәт хаклары нигә киселде дисәгез, Казан кушуы буенча, план тутыра алмавыбыз сәбәпле, премия бирелмәде. Ә премиясез хезмәт хакы ул – кондуктор җыйган акчаның 5%ы. Җәй көне халык аз йөри, шәхси маршрутлар да күп. Шуңа керем бик аз.

“Без бу проблеманы үз оешмабыз эчендә генә хәл итик. Язып тору кирәкмәс”, – дип тә өстәде ул ахырдан. Биредә эш “үз эчендә” генә төзәтүдән узмаган булса, хат язып маташмаслар иде безгә.

Инженер Марат Җамалиев та әлеге эшне “пычрак” дип атады, “кереп батсам, чыга алмаячакмын”икән.

“Кычкыра-кычкыра аңлаттык!”

Бухгалтер Альбина Закированы эзләү юлында кассир Гөлнара Мөбарәкшина белән очраклы гына очраштык. Журналист булуымны белгәч, ул башкалар сыман куркып, читенсенеп маташмады.

– Хуҗа кешегә буйсыну юк бездә. Шуңа күрә шундый ямьсез хәлдә калдык. Бер оешмада берничә директор була алмый. Диспетчерның да хуҗага буйсынасы килми. Заказлы автобуслар өчен күпме тавыш чыгарды ул. Мин бухгалтерга гына буйсынам, дип кычкыра. Эшче шул диспетчер белән бухгалтерны алып атмыйча тынычланмаячак. Әле сезгә хат язганнарын белгәч, кем кул куйган, кем язган, шуны белешеп йөрделәр. Үч алуга китте хәлләр”, – дип тәмамлады Гөлнара. Ашыга иде ул.

Бухгалтер “проезднойлар” күплеген директор өстенә өеп калдырды. Ләкин юл йөрү билетына шул бухгалтерның гына имзасы салына һәм мөһер сугу коралы да аның кулында. Менә кемдә ул хакимият!!!

– “Проездной”ларны директор кушуы буенча гына бирәм. Ул 3 айга да бирергә куша. “Благотворительность” буларак бирелгән проезднойлар бар, “Общество слепых”ка 4 проездной бирелде. Район газетасы уйнаткан лотереяга 6 данә айлык юл йөрү билеты, мәчет өчен ярты бәяле “проезднойлар”…” – диде Альбина ханым.

Хезмәт хакы белән бәйле аңлашылмаучанлыкны да бухгалтер болай дип аңлатты:

– Кондукторларга 2300 сум минималь хезмәт хакына җыелган акчаның 5%ы өстәп түләнә. Әле премия дә бирелә. Май аенда премия киселде. Айны тулаем эшләмәгән очракта гына кондуктор 1000 сум алырга мөмкин. Үзлегемнән хезмәт хакын кисеп утырырга хакым юк. Контролер булып, берәр тәртип бозу очрагында тотсам, киселүе ихтимал.

–            Директор белән сезнең арада берәр конфликт булдымы? – дип сорыйм аннан.

–           Мин аны конфликт дип санамыйм. Вятка Аланындагы бер тур-агентлык заказ белән автобус алырга теләп мөрәҗәгать итте. Без диспетчер белән директор янына кердек. Шунда 17 мең әлеге заказ өчен аз була, күбрәк сорыйк, дидем. Диспетчер да тариф буенча булсын диеп, кычкыра-кычкыра аңлатты инде.

… Шәхсән мин үзем сорауларыма җаваплар эзләгәндә, директорга кычкырып аңлатмасаң да аңлыйдыр дигән фикергә килдем. Шәхсән минем һәр җөмләмне дөрес ишетте. Аннан соң кондукторлар да әлеге бухгалтер белән диспетчерның гел директорга “кычкырып аңлатуын” раслый. Үзенә буйсынырга тиешле хезмәткәрләрне дә урынына утырта алмаган директорның булуына ышанасы килми әлбәттә.

Үзе сайлап куйган

Диспетчер Асия Мостафинаны эш урынында күрү насыйп булмады. Сынатмадым, аны эзләп өенә киттем. Кеше көен көйләп, көн дә Казаннан кайтып йөри алмыйм, килешәсездер.

–     3 атна инде ялсыз эшлим, алыштырырга кеше дә юк, – булды Асия апаның беренче сүзе.

–     Нияз Хамматович белән сезнең арада берәр конфликт булганы юкмы, Асия апа?

–     Юк. Үзем сайлап куйдым бит мин аны, нинди конфликт булсын, ди? Директор эшләми дип кенә АТХны таркатып булмый. Җитәкчене алыштырганда булган җыелышта мин үзем Нияз Хамматовичны директорлыкка тәкъдим иттем. Аны хәзер беркем тыңламый, ул бер кешене тыңлата да алмый. Соңыннан инде менә сүз китте, анда Нияз “начальник” түгел, ә Асия апа “начальник”, Альбина “начальник”. Коллективта бер-береңә аяк чалулар китте. Бөтен җирдә пычраклык, кем ни тели, шуның белән шөгыльләнә, кайда тәмәке тарталар, кайда карта уйныйлар, беркем үзе артыннан җыештырмый, гомумән, җыештыру беткән… Чөнки директорны санга сукмыйлар.

–     Сез дүшәмбе ял иткәндә бүлмә ачкычын башка кешегә биреп калдыра алмыйсызмы?

–     Әле моны  кем җиткерде сиңа, ә?! (Әйтерсең мин кондукторлар белән сөйләшми генә аның янына килеп кергәнмен! – Э.Ф.) Алар бу хакта Наумовка да язган иде инде, ул: “Бик дөрес эшли, документлар булган бүлмәне калдырырга ярамый, ул һәр нәрсә өчен үзе җавап бирә”, – диде.

Кем хат язган, кем биргән, кемнәр кул куйган… Бухгалтеры да шуны ачыкламакчы, диспетчеры да шул хакта сораша… Кызык!!!

Сөйләшүнең нинди югары тонда баруын, язып аңлатып булса, укучыны шаккаттырыр идем, билл& #1241;һи. Әйтерсең мин диспетчерның кан дошманы! Чыгу юлына җиткәч, Асия апа да бухгалтер сүзләрен кабатлады. “Ул имзаларны мәҗбүри куйдырганнар, татарча аңламаучылар нәрсә астына имза куйганын бөтенләй белмәгән”.

Кондукторлар “забастовка”га җыена

Кондукторлар белән очрашу имза куючыларны барлаудан башланды. Беркемне дә мәҗбүр итмәгәннәр. Кулыма берничә данә айлык юл йөрү билеты тоттырдылар. “Кукмор-Транс” мөһере сугылган. Бернинди имза юк. Шундый билетлар белән 100ләп кеше йөри икән. Хатта әйтелгәнчә, колаклар үрә торырлык хәбәр булды бу. Мин аларны Казандагы генераль директорга күрсәткәч, ул миннән дә артыграк гаҗәпләнде бугай әле.

Йөртүчеләрнең кайберсе диспетчерның шәхси мәнфәгатьләрне күздә тотып үч алуы, рейска чыгарга “путёвка” бирмәве хакында зарланды. Рейс булмаса, хезмәт хакы да юк дигән сүз. Шул арада халык җыелып, урыннан кычкыру галәмәте кузгалды.

– Планны тутырабыз. Элек әле бензинда йөри идек, хәзер “пазиклар” газга көйләнгән. Газ бензиннан арзанрактыр бит? Көнлек керем шул ук кайта. Хезмәт хакы гына кими.

– Проезднойларны күп саталар бит безнең. Менә, мәсәлән, Олыяз ягыннан Ландыш исемле кыз көн дә Кукмарага кадәр килеп, кичен кире кайтып йөри. Базар янындагы чәйханәдә эшли икән. Көн дә 66 сум акчабыз ким дигән сүз. Ни хакы бар ул кызның безнең ипине ашарга? Я булмаса, Шәмәрдәннән бер ир кеше көн саен безнең автобуста. Бер якка баруы гына да 53 сум. Көнлек 106 сумыбыз юк дигән сүз. Күпме бит әле алар!!!

–          Ниязга эшләргә ирек бирмиләр. Анда Асия белән Альбина җитәкчелек итә.

– Сеңлем, сез килгәннән соң да берәр чара күрмәсәләр, “забастовка”га чыгабыз.

Шушы ыгы-зыгыны бераз урынына утырткач, һәркем белән шәхсән сөйләшә башладым. Проблеманың барысы да шул бухгалтер һәм диспетчер ханымнарга килеп төртелә.

Түрәләр кузгалды!

Инде бу мәкаләмә нокта куям дигәндә генә, Кукмарадан берничә тапкыр кондуктор һәм йөртүчеләр шалтыратып: “Асия апа Казан юлында йөри, сиңа бик начар булырга мөмкин. Бер депутат туганы да бар икән”, – дип борчылды.

Сүз ахырында

…Казандагы КПАТП-1дә, Л.Г. Наумов белән очрашып, хат белән таныштырдым.

– Кукмарада тикшерү булды. Барып кайттылар. Премия закон буенча яхшы эшләгәнгә генә бирелергә тиеш, бар кешегә дә бирелми. Димәк, аны “кисү” законлы. Ә хезмәт хаклары стабиль аларның. Үзара аңлашылмаучанлык бар. Барган саен булган талашларны бетереп, килештереп кайтам. Чарасын күрербез, – диде ул.

Хезмәт хакын кисү турында боерык булдымы, һәр хезмәткәргә мәҗбүри бер атна бушка эшләү булырга тиешме, кебек сораулар җавапсыз калды. Хәер, “Хезмәт кодексы”н күпме генә актарсам да, “бушка эшләргә тиеш” дигән сүзләрне тапмадым.

Дөресен генә әйткәндә, бу эшнең очы-кырые күренми. Дөрес, җитәкчелек азрак әзрәк селкенә башлады, ахры – анысы сизелә. Алда телгә алынган йөртүче, кондукторлардан үч алу кебек хәлләр күзәтелсә, кичекмәстән, редакциягә шалтыратуыгыз сорала. Л.Г.Наумов халык белән җыелышып сөйләшергә вәгъдә бирде. Димәк, өмет юк түгел әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №28)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар