КАРТЛЫКНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Косметология ярдәмендә үзеңдәге күп кимчелекләрне юкка чыгарырга, хәтта яшьлекне “кире кайтарырга” мөмкин. Егерме яшьтәге матурлык – табигатьтән, ә менә илледәгесе үзең лаек булган матурлык, дигәннәрен ишеткәнегез бармы? Тормыш дәвамында үзеңне ничек кайгыртасың бит инде…

Гомерем буе ак халатлы һөнәр ияләре – табибларга зур ихтирам белән, сокланып карадым. Алардагы сабырлык, кешеләргә булган кайгыртулы мөнәсәбәт, җылы караш – болар мине генә түгел, башкаларны да битараф калдыра алмыйдыр. Башка табибларга игътибар бик зур булса да, косметология өлкәсендә эшләүчеләр турында бик сирәк язалар, сөйлиләр. Бүген сүз шул хакта булыр.

Һәркемнең картлыкны җиңәсе, мәңгегә 18дә каласы килә шул… Шул рәхимсез картлык белән көрәшүче, һөнәр ияләре табиб-косметолог дип атала да инде. Шул һөнәр иясе, үз эшенең остасы Алсу Хәлилуллина белән очрашып сөйләштем. Ул Казан шәһәренең “Марта” медицина үзәгендә косметология бүлеге мөдире булып эшли. Аның белән булган әңгәмәм дә ниндидер конкрет бер проблемага гына кайтып калмады, ә һәр тарафтан аз-азлап мәгълүмат алдым.

– Алсу ханым, сезгә күбрәк ничә яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә?

–                        Өч төрле контингент дип әйтер идем. Беренчесе – 20 яшькә кадәр. Алар йөздәге бетчәне бетерү максатыннан мөрәҗәгать итә. Икенчесе – 30 яшьлекләр. Йөзгә төрле мимик җыерчыклар җыела башлаган вакыт шул яшькә туры килә. Өченчесе – 45 яшьтәгеләр. Бу яшьтә кеше бик тиз картая башлый. Тирене тирән чистарту, озонотерапия ясатучылар күп.

–                        Косметолог ярдәменә ирләр дә мохтаҗмы, әллә хатын-кызлар гына бирегә йөриме?

–                        Ирләр дә килә, әлбәттә. 20 яшькә кадәрле егетләр шул ук бетчәдән зарлана. 30-40 яшьлекләре үз-үзләрен карап йөртә, тышкы кыяфәт турында кайгырта башлый. Ләкин ирләр хатын-кызларга караганда күпкә азрак.

–                        Күпчелек бетчәдән зарлана, дидегез. Ул нинди сәбәп белән чыгарга мөмкин?

–                        Бетчә өч төрле сәбәп аркасында күзәтелә. Беренчесе – гормональ сәбәп. Икенче очрак, еш кына, ашкайнату эшчәнлеге бозылу белән бәйле булып чыга. Өченче очракта берәр инфекция, тире гөмбәсе булырга мөмкин… Зар белән килгән кешеләрне бер кат күздән кичереп тә, сәбәбен ачыклый алмасам, анализ тапшырырга җибәрәм. Шул анализлардан соң гына диагноз куела һәм дәвалау билгеләнә. Болай кешенең йөзенә карап кына, аңа нинди сәбәп аркасында бетчә чыкканын белеп булмый. Аннары бетчәләрнең дә берничә төре бар бит…

–                        Алсу ханым, бетчәләр темасын ябып, татуировкалар турында сорыйм әле. Әйтик, менә вакытлыча гына татуировка ясату модага керде…

–                        Вакытлыча татуировка дигән нәрсә була алмый. Тату нәрсә ул? Ул – буяуны тире астына кертеп, рәсем ясау дигән сүз. Ә караны тире астына 3-5 елга гына куып кертеп, аннан кире куып чыгарып булмый. Тәнгә кара буяу белән рәсем ясыйлар, анысы бар. Ләкин ул бер-ике юынуда ук бетә. Исеме дә татуировка дип аталмый.

–                        Татуировканы бетереп буламы соң?

–                        Вакыт үтү белән тире яңара һәм татуировка бераз агарырга, төссезләнергә яки урыны-урыны белән бетәргә мөмкин. Шунлыктан аңа корректировка ясыйлар. Ә бетерәсе булган очракта, тату ясалган урындагы тирене кисеп алырга кирәк булачак. Ә ул урында бик ямьсез “шрам” барыбер кала.

–                        Тәндәге шул җөйләрне косметология ярдәмендә берәр ничек бетереп булмыймы?

–                        Аларга “шлифовка” ясарга мөмкин. “Шрамны” тигезләгәч, ул күзгә ташланмый торган булып кала. Ләкин аларны тулысынча бетерү мөмкин түгел.

–                        Пирсингтан соң да тәндә эз каламы?

–                        Әлбәттә. Еш кына кашка, борынга, кендеккә ясаталар аны. Ләкин вакыт үтү белән, инде акыл керә башлагач, ул туйдыра. Алганнан соң эзе кала. Йөздәге пирсингтан калган эзләр белән җәфаланучы яшьләр күп.

–                        Кендеккә тагылган пирсинг бала тапканда уңайсызлык тудырмыймы?

–                        Юк, ул бөтенләй сизелми дә. Чөнки тиренең тышкы катлавына гына куела.

–                        Алсу ханым, тырнакларны ясалма үстерү дә яшьләр арасында популяр. Аңа сезнең карашыгыз ничек?

–                        Иң элек бу эшнең ничек ясалуын аңлатып үтәргә кирәктер. Башта синең үз тырнагыңны кисәләр дә, кискәннән калган өлешенең өс ке ягын кырдыралар. Шулай итеп, үз тырнагың бик юка кала. Тырнак өстенә ясалмасын катыралар. Шул юкарган тырнагыңның, әле генә ябыштырылганын “күтәреп”, үсүен дәвам итәсе дә бар. Нәтиҗәдә, үз тырнагың төптән үк юкарып һәм юллы-юллы булып чыга башлый. Аның табигый рәвешенә зыян килә. Андый әйбергә үзем тискәре карыйм. Ә яшьләргә бу кызык.

–                        Казанда табиб-косметолог һөнәре бүген бик популярлашты. Ни өчен яшьләр әлеге һөнәрне сайлый дип саныйсыз?

–                        Беренчедән, бу һөнәр ияләренә сорау зур. Тыныч, тулы канлы тормышта, кеше үзенең тышкы ягын кайгыртуга зур игътибар бирә. Бүгенге кризис чорында косметологка сорау кими, бу инде хәзер үк сизелә. Икенчедән, бүген бу профессия бик модалы санала һәм, гади табиблар белән чагыштырганда, алар акчаны да күбрәк эшли.

–                        Алсу ханым, бүгенге яшьләргә, косметолог буларак, бәяләмә бирә аласызмы?

–                        Яшьләрнең хәзер мөмкинлеге күбрәк. Без яшьрәк чакта, хәзер булган косметика чаралары юк иде. Бүген татып карарга мөмкин булган әйберләр шулчаклы күп һәм бу яшьләрне боза дип уйлыйм. Материаль яктан бик яхшы тәэмин ителгәннәр бар. Монысы – тагын бер куркыныч. Гомумән, косметологка акча туздырырга түгел, ә күзгә күренеп торган берәр кимчелекне бетерү өчен йөрергә кирәк дип саныйм. Хәзерге косметологик чаралар белән табигатьтән бирелмәгән матурлыкны да ясарга, ә картаю нәтиҗәсендә югалган чибәрлекне кире кайтарырга мөмкин. Без шуның өчен эшлибез дә.

***

Әңгәмәдән соң косметологларның эш рәвешен озак кына күзәтеп йөрдем. Һәрдаим косметологка йөреп, үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүче шәһәр апаларының үз-үзенә булган яхшы мөнәсәбәте, матурлыгы өчен вакыт та, акча да жәлләмәве сокландырды. Икенче яктан, аларга мөрәҗәгать итү түгел, хәтта косметологның кем икәнен дә белмәгән авылыбыз Акъәбиләре күз алдына килеп басты. Кемгә кайсы якынрак?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №7)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар