КАРАКЛАР ОЯСЫ

Сөйләшеп торган булалар тагын. Ата-бабаларыбыз бу хакта әллә кайчан әйтеп калдырган юкса: “Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре”. Кемнең кулында, шуның авызында, дигәнен дә ишеткәнегез бардыр. Торалар да ришвәтчелек, коррупция белән көрәшәбез дигән булалар. Көрәшеп торырга түгел, алган кешенең шул кәкре җирен генә юкка чыгарырга кирәк. Проблеманы төбе-тамыры белән юкка чыгару дип атала бу.Егермешәр миллион урлап, шартлы хөкем алган кеше алга таба да урлый инде. Ә менә бер банка кофе урлап төрмәгә утыртылган гади эшче баласы шушы хаксызлыкны күреп, тагын да зуррак җинаятьләр кылырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы тармагына бирелә торган субсидияне дә җитәкчеләр үз туган-тумачасына өләшә, шәһәрдә укып-яшәп ятучы баласын да авылда яши дип, алар исеменә әллә ниткән акчалар алып ята, ди… Кайбер районнарда нәселле мөгезле эре терлек сатып алабыз дигән булып, гап-гади сыерлар сатып алалар икән. Тотылган акчасы гына берничә тапкыр арттырып языла да кемнеңдер төпсез кесәсенә чума. Балтач районында шундый хәл булган, мәсәлән. Ниләр генә кыланмый бу зур урында утыручылар. Икътисадый өлкәдәге җинаятьләр белән көрәш темасына узган брифингта шулар хакында сөйләделәр.

Кыскасы, икътисадый җинаятьчелек белән көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Кадыйров сөйләгәннәрне тыңласаң, чәчләр үрә тора. Өеңнән чыгарга куркып утырырсың, билләһи. 2009 ел дәвамында икътисадый җинаять төренә кергән 20 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. Көн саен ничә мөрәҗәгать кергән дигән сүз бу? Быелның гыйнвар-февралендә генә дә икътисадый өлкәдәге 2 мең җинаять ачыкланган. Коточкыч! Бөтен кеше урлый дип нәтиҗә ясасам, артык “майлы” булыр микән?

Рөстәм Кадыйров ялган акча ясаучыларга басым ясады. Шундый мең сумлыклар әйләнештә аеруча күп икән. Шулай ук арзанлы, ялган аракы сатып ятучылар, йорт сатып алганда алданучылар да байтак. Ул финанс пирамидалар хакында әйтеп тә тормыйм. Тиз арада күп акча эшләүгә кызыгып, бик күпләр шул пирамидага килеп керә һәм, үз кесәсеннән бигрәк, хуҗаныкына саллы табыш китерә.

Менә югары уку йортлары – аерым тема. Күпме укытучыны кулыннан тоттылар, ләкин һаман студентлар биргән ришвәткә өметләнеп яшәүчеләр азаймый. Ә бәлки, кимегәндер дә. Һәр сессия саен киметеп баралар ич.

–            Бер кешене ришвәт алганда кулыннан тота яздык. Инде номерлары язып алынган акчаны алып, янына кереп утыргач кына, телевизордан башка бер ришвәт алучыны тоткарлау турында сюжет башланды һәм теге җитәкче: “Бәлки, сез дә мине төрмәгә утырту өчен ришвәт бирәсездер”, – дип, тамгалы акчаны алудан баш тартты, – диде Рөстәм Кадыйров. Менә бит, кимиләр икән.

Казиноларны да үткәндә калган “искелек” дип уйлап ялгышканмын. Казан үзәгендәге ябык ресторан да тиктомалга гына ябык булып чыкмады. Төненә 200әр мең оттыручы байлар уйнап яткан икән анда. Хәер, шундый бай үзәк хуҗасына шартлы хөкемнән артык тагын ни “тәкъдим итәрләр” икән?!

Саклык = байлык!

Зур акчалар әйләнгәнгә, күчемсез милек базары аферистлар өчен иң табышлы өлкә булып тора. Фатир сатып алганда алар корбаны булырга теләмәсәгез, күптәннән эшләүче һәм уңай бәяләмәләргә ия күчемсез милек агентлыкларына мөрәҗәгать итегез. Әгәр бу сүзләргә колак салмыйча, үз тәҗрибәгезгә таянасыз икән, документлар белән игътибарлы булу өстенә, сатып аласы фатир күршеләреннән ул йортта кем яшәве, коммуналь түләү бурычлары булу-булмавы турында сорашыгыз.

Юлда йөргәндә дә алдыңны артыңны карап йөрү мәҗбүри. Кайбер оста шоферлар ялган юл һәлакәте ясап та акча эшли икән. Алар сездән гаепле кеше ясап, акча каеру ягын караячак. Андый аферистлар бик бай (андый машина артында артык “зур” кеше утырырга мөмкин – авт.) һәм бик үк хәерче дә булмаган (акча түли алырга сәләтле – авт.) кешене сайлап, машинасын бәрдерә. Мондый очракта ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга, һәлакәт булган урыннан беркая да китмәскә, теге әфәндегә залог рәвешендә документларны калдырмаска, яшәү, эш урынын әйтмәскә кирәк. Гәрчә үзегезне гаепле дип уйласагыз да.

Соңгы вакытта пенсионерларны алдау очраклары артты. Аларга ватык көнкүреш техникасы “бүләк итү”, фатирларын чистартып чыгу кебек күренешләр белән еш очрашабыз. Талаучылар, гадәттә, төрле медицина учреждениеләреннән, социаль ярдәм үзәгеннән шалтыратабыз (яки килдек – авт.) дип алдыйлар. Әллә кайдагы санаторийга путевка, булмаган салымнар өчен акча сорап килүчеләргә ышанып, соңгы тиеннәрегезне санап тоттырасыз икән… Шул тиеннәр белән хушлашыгыз! Алданмас өчен артык ышанучан булмаска гына кирәк.

Кыскасы, игътибарлы булыгыз. 02 телефоны халык өчен эшли, шуны онытмасагыз иде. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: халык белән милиция бер-беренә таянып, бер-берсенә ышаныч белдереп эшләгәндә генә җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр булачак.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №11)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар