КАНУН ДИГӘН КАЙГЫ

Милли компонент мәсьәләләре тирәсендә купкан шау-шу әле дә тынмый. 20 февральдә Чабаксарда Русия Федерациясендәге җирле халыкларның туган телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләре форумы узды. Милли музей бинасында узган бу җыенда Русия төбәкләреннән килгән вәкилләр генә түгел, чит ил кунаклары да күп иде.

Каталониядән килгән Эктор Алос Европа илләрендәге телләрне саклау чаралары турында чыгыш ясап үз тәкъдимнәрен кертте:

–           Туган телеңне белү һәм шул телдә белем алу мөһим. Уку-укыту чаралары заманча булырга һәм телгә карата позитив мөнәсәбәт тәрбияләргә тиеш. Аны укыту гына аз. Гаиләңдә, җәмгыятьтә шул телдә аралашмасаң, престижлы белгечлеккә укыганда ул тел бөтенләй кирәкми икән, гомумән, көндәлек тормышта кирәк булмаса онытыла. Кайсыдыр телгә игътибарны арттырырга теләсәк, яшьләр арасында популяр булган сайтларны шул телгә тәрҗемә итәргә була, – диде ул.

Эктор Алос тәкъдимнәре чит илдә гамәлдә кулланыла икән. Ул сөйләгәннәргә нәтиҗә ясагач тагын бер кат инанасың: татар теленең престижы да, кирәклеге дә көннән-көн кими. Телне укыту гына җитми, имеш. Бездә аны укытып та тормыйлар, ләбаса, татар теле хәзер факультатив дәрес кенә. Җәмгыятьтә кирәклеге дә шуның кадәр генә.

Татардан ярдәм кирәк?

Форумда Мари иле, Дагестан, Удмуртия, Мордовиядән килгән вәкилләр дә чыгыш ясады. “Татарлар бер урында тормый, алардан үрнәк алырга кирәк” дигән сүзләр дә яңгырады биредә. Үрнәк алырлык җиребезне күрмәсәм дә, шундый сүз ишетү рәхәт, билгеле. Хәер, бер урында үрнәк ала алырга мөмкин икән: форумга килүчеләрнең күпчелеге татарлар иде һәм чыгышлары да хәйран калырлык булды.

Төп чыгышларның берсен Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин ясады. РФ Конституциясенең берничә маддәсенә каршы килүче 309нчы канунның “полная дурь и бред” булуы бөтен катнашучылар аңына гомергә сеңеп калгандыр дип уйлыйм.

Алтайдан килгән әфәнде Чуашстанга кадәр ярдәм сорарга, тәҗрибә уртаклашырга килгән булган икән дә күңеле төшкән:

–           Дөресен генә әйткәндә, ярдәм сорарга килгән идем. Тыңлап-тыңлап тордым да, сезнең хәлләр безнекеннән дә мөшкелрәк, дигән фикергә килдем. Алтай вип-персоналар җиренә әйләнде. Бездәге хәлләрне матбугаттан күзәтеп барасыздыр. Русия хөкүмәте безне ишетми. Без аның ялчылары. Чуаш, татар, башкортларның тәҗрибәсен уртаклашырга телибез, сездән ярдәм көтәбез, – диде ул.

Татарның үзенә дә ярдәм комачауламас иде дә бит, тик безгә аны кемнән сорарга икән?

Яр Чаллы шәһәреннән ары килгән Рафис Кашапов Чуашстан хөкүмәтенә әлеге форум өчен рәхмәт белдерде.

–           Бәйсез дәүләтләр берлегенә кергән илләргә мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк, Русия халкының ничек изелеп яшәвен күрсеннәр, – диде ул.

Страсбург судында БДИны татар телендә бирү мәсьәләсе буенча эш чиратсыз каралачак. Форумда шул хакта да сүз булды. Инде шул эш буенча материал җыя башлаганнар. Биредә халык фикере беренче урында тора. БДИны уңышлы тапшыру өчен генә рус мәктәбенә килеп эләккән укучы үз туган телендә имтихан тапшырырга риза булыр иде микән? Шикләндерә.

Тонык төсләр

Русия территориясен генә булса да зур бер келәм итеп күз алдына китерегез. Һәр халык – аерым төс. Ләкин бу келәм елдан ел тоныклана, бер төслегә генә калып бара. Чөнки бөтен илне урыслаштырып, шул рәвешле телләрне генә түгел, милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне бетерәләр, безнең тарихның тамырына балта чабарга җыеналар. Форумда шул хакта сөйләштеләр дә. Юкса, Русиянең төп байлыгы табигый ресурслар түгел, ә мәдәни, милли, төрле гореф-гадәтләргә бай халкы. Шул халык булмаса, ил дә булмас иде.

Әлеге форумның дәвамы тиздән Уфада үтәчәк. Биредә тәкъдим ителгән ике мәсьәлә шунда каралыр дип көтелә. Шуларның беренчесе – Руссиядәге милләтләр конгрессын булдыру. Аның өчен җыен ахырында һәр милләттән бер вәкил сайлап алынды. Шулай ук Советлар берлеге чорында булган милләтләр палатасын торгызу мәсьәләсе дә Уфада каралырга тиеш.

Форумда берничә мөрәҗәгать кабул ителде.

Русия җитәкчеләренә юлланган мөрәҗәгатьтә, Фәндәс Сафиуллин үз чыгышында искәрткән, Конституциядә язылган хокукларның кире кайтарылуы, шул нисбәттән 309нчы канунны юкка чыгару таләп ителә.

Илебез буйлап чәчелгән төрле милли төбәк җитәкчеләренә язылган мөрәҗәгатьтә аларның да шушы ук идеяны яклап федераль үзәккә мөрәҗәгать юллавы сорала.

Иң мөһим мөрәҗәгать дөнья җәмәгатьчелегенә булса кирәк. БМО һәм Европа берлегеннән ярдәм сорап язылган мөрәҗәгатьтә Русиядә яшәүче милләтләрнең кимсетелеп яшәве хакында әйтелә.

Бирегә халыкны уртак кайгы җыйды. Аның исеме – 309нчы канун! Бүген Русиядә 150гә якын милләт һәм халыклар гомер итә. Бу сан кимерме, юкмы билгесез. Анысы 309нчы канунның гомерле булу булмавыннан гыйбарәт. Шулай да боз кузгалды, төрле милләт вәкилләре чаң кага башлады инде.

Сүз уңаеннан, 21 февральдә Халыкара туган тел көне иде. Бәйрәм белән сезне, милләттәшләрем!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Казан-Чабаксар-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №7)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар