Йөзьяшәр әбидә кунакта

Бу язмага тотынганчы, сүзне нәрсәдән башларга белми озак утырдым. Аптыраш, юкса әллә ни кыен тема да түгел инде. Шулай да аны үзенчәлеклерәк, башкачарак башлыйсы килгән иде. Героем да гади кеше генә түгел бит, ә бер гасыр гомер кичергән Хаҗәр апа Мәсгүтова. Аңа быел август аенда 100 яшь тулган.– Бу арада бераз сырхаулап тора әле, – диде аны тәрбияләп, карап торучы килене Флера апа, мине ишек төбендә каршылап. – 100 яше тулу уңаеннан кунаклар җыярбызмы дигән идек – булмады. Башта таеп китеп – кулын, хәзер менә аягын сындырды. Соңгы бер ел эчендә күзләре дә начарланды. Әле бер-ике ел элек кенә чабып йөри иде. Әйтсәм ышанмассыз: 91 яшендә түбәгә менеп кар көри иде. Гел җитез, хәрәкәтчән булды. Бер минут эшсез тора белмәде.

Йорт эченә уздым. Мич белән генә ягыла торган дүрт почмаклы йорт. Биредә Хаҗәр апа килене һәм улы Наил тәрбиясендә көн итә. Ветераннарны фатирлы итәбез дип шапырынган булалар үзе. Әмма 100 яшьлек Хаҗәр апага да бирмәгәч, аны кем генә ала икән дигән сорау туды. Нишләптер, бу йорт 3 кеше өчен гаять кысандыр кебек тоелды миңа. Күңелдә булганны кычкырып әйтә торган гадәтем монда да үзенекен итте, фатир турында сорадым.

– Документлар илтеп бирелгән. Казаннан җавап көтәбез. Шактый вакыт узды инде. Акча юк диләрме шунда, белмим дә. Без аны башта ук белмәдек бит, соң гына билгеле булды. Районнан: “Сезгә фатир тиеш”, – дип әйтәләр үзе, – диде Хаҗәр апаның улы Наил абый. Димәк, болар да фатир өмет итеп яшәүче меңләгән халык рәтендә.

Наил абый да 80нче яше белән бара икән. Гомер буе Казанда заводта, тавышлы цехларның берсендә эшләгән һәм шуннан чукрак калган. Хатыны Флера апа исә төзелештә хезмәт иткән. Үзләре пенсия яшенә җиткәч, әниләре Хаҗәр апаны тәрбия кылырга дип икесе дә авылга күчеп кайтырга карар кылган.

Хаҗәр апа, әйткәнемчә, үзенчәлекле кеше. Язмыш аны бар яклап сынаган. Сындыра алмаган. Ул алга таба яши, еш кына үткәнен, ирен, балаларын искә ала. Гомер юлы Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрендәге төп геройныкына охшаш. Хәтта күзләре сукыраю да шул әсәрдәге кебек. Менә бүген, мин барында язмыш аның каршына килеп тезләнер дә үзе аннан гафу сорап, алдына ятып елар кебек.

Колхозлаштыру чорында берәүгә дә җиңел булмагандыр. Шулай да Хаҗәр апага бигрәк тә кыенга туры килә. Кияүгә чыккач та, аларның мунчасы, каралты-курасы колхозга тартып алына. Шуңа да карамастан гаилә янә үз көче белән аякка баскан.

Яши торгач, бер-бер артлы биш бала дөньяга аваз сала. Дүрт малай һәм бер кыз. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлангач, Хаҗәр апаның ире Галиәскәрне дә сугышка алалар. Әле ул чакта итәк тулы бала-чага белән утырып калган хатын тормышында ниләргә юлыгасын күз алдына да китерә алмагандыр. Гомумән, Хаҗәр апаның тормыш юлы гел кайгы-хәсрәттән генә торган кебек тоелды миңа. Гәрчә яшьлегемнең һәр минуты матур, кадерле дип күз яшьләре белән искә алса да.

Ике улы 8 һәм 16 яшендә скарлатина авыруыннан вафат була. Тагын бер улы 23 яшендә шахта ишелеп, җир астында кала. Кызы Миләүшә дә озак яшәми. Менә 1942 елда ире Галиәскәрнең үлеме турында да хәбәр алына. Хаҗәр апа бу вакыйгаларны ничек кичерүен үзе генә беләдер. Бердәнбер улы Наил абыйны Ходай аның бәхетенә саклап калган, ахры.

31 яшендә тол калган хатын башка кешегә кияүгә чыкмый. Йортны, хуҗалыкны алып бара. Улын кеше итәргә тырыша. 60нчы елларда тагын бер кайгы килә аңа. Авылда янгын чыгып, бик күп йортлар көлгә әйләнгән чакта, Хаҗәр апа мунчасыз кала. “Ә ни өчен тагын бәхетне сынап карамадыгыз?” – дип кызыксынгач, “Яратып чыккан идем шул”, – диде Хаҗәр апа.

– Башка кешене үз яныма якын да китерә алмадым.

Әле дә йөрәк 18дә сыман. Урамга чыгып җир җимертеп эшлисе килә, тик ятуымнан үземә үк уңайсыз, – ди ул.

Ул тулысынча үз акылында булуы, тормыш хатирәләрен вак детальләренә кадәр хәтерләве белән дә гаҗәпләндерде.

100 яшькә кадәр яшәүнең серен: “Хәрәкәттә – бәрәкәт һәм күңел тынычлыгы булу кирәк”, – дип аңлатса да, бу фикере белән килешә алмадым. Күпме югалтулар аша үткән Хаҗәр апаның җаны бер генә минутка булса да тыныч булды микән?!

Минем урында берәр ир кеше булса, бәлки, аны тәрбияләп, карап торучы килене Флера апаны игътибардан читтә калдырыр иде… “Килен кеше – ким кеше”, – дияргә яратучы каенаналар бар, тик бу йортта килен – иң зур кеше. Бер шиксез әйтәм: Флера апа да Хаҗәр апа бәхетенә туган.

– Үз гомеремдә бер тапкыр да каенанам белән сүзгә килмәдем, – диде Флера апа. – Ул искиткеч дәрәҗәдә сабыр, түзем, аз сүзле, үрнәк хатын. Бүген аны тәрбияләп торам икән, бу минем аңа булган хөрмәт һәм яратуым күрсәткече генә. Кияүгә чыккач, безнең яхшы мөнәсәбәтләрне күреп, үз әнием бервакыт сорап та куйган иде: “Кызым, сиңа кайсыбыз якынрак?” “Икегезне дә бер дәрәҗәдә күрәм”, – дип җавап бирдем шулвакыт. Һәм бу гомер буе шулай булды.

…Урман-таулар, киң кырлар артында, төгәлрәк әйтсәк, Яшел Үзән районы Татар Әҗәле авылында бер кечкенә генә йорт бар. Анда бик бәхетле Хаҗәр апа яши. Бәхетле, чөнки картлыгы тыныч. Бәхетле, чөнки кайберәүләр кебек картлар йортында түгел, ә үз йортында гомер итә. Бәхетле, чөнки ул ялгыз түгел, ә яраткан улы һәм килене тәрбиясендә. Бәхетле, чөнки ничәмә миллион кеше арасыннан ул гына чын бәхетнең тәмен, төсен, ямен белә һәм бәхет төшенчәсен аңлый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Яшел Үзән-Татар Әҗәле-Казан.

(Безнең гәҗит, №44)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар