Ит күпме тора?

Авылларда сугым вакыты. Ул соңгы ике-өч атнада иң кайнар ноктасына җитте, ахры, чөнки шимбә-якшәмбедә телефоным тынгы күрмәде. Шалтыратучылар – республиканың төрле авылларында яшәүче танышларым. Барысын да бер сорау борчый: Казанда ит бәясе ничек?

Апас районыннан Раушания апа шалтыратып, болай диде:

– Безнең авылда итнең килосын 155 сумнан җыялар, бозау ите Казанда күпмедән йөри ул?

Бу сорау танышларымны гына борчымыйдыр. Шулай дип уйладым да базарны әйләнергә булдым.

– Менә автобус бәяләре артты бит, сеңлем. Аның белән беррәттән ит бәясе дә сикерде. Узган атнаның дүшәмбесеннән алары да 15 сумга артты, – диде Сабадан килгән бер апа. – Алданрак алып каласың калган итне.

Күпләр үгез симертеп саткач, бу мәсьәләгә киңрәк тукталырга булдым. Юк, җәмәгать, монда 155кә түгел, 170 сумга да бозау ите табып булмый. Сөякле, кабыргалы урыннары 175 сумнан йөри. Үгезнең койрыгын да ваклап турап, шул бәядән сатып яталар. Гел сөяк кенә булуына карамастан. Ә гел ит булган урыннары – 260-290 сум! Яшь бозау ите, кимендә, 220 сумнан йөри. Шуннан уртачасын үзегез исәпләп чыгарыгыз.

Дуңгыз ите белән базар тулган. Чучка маеның (сало) килосын 40 сумнан күрдем. Ә итенә килгәндә, 180-210 сум тирәсе.

Сарыкның муен өлешләренең килосы – 175 сум, кабыргалары 205-215 сум булса, ите – 220-250 сум.

Кошлардан күркәне шулай бүлгәләп саталар. Әйтик, күркә ботының килосын 125 сумга да сатсалар, башка итле урыннарына бәяне 285 сумга кадәр күтәргәннәр. Тавык боты белән күркә боты бәя ягыннан бер тирә тора икән, юкса күркәне тәрбия кылган кеше беләдер: аны үстерү – мең җәфа. “Йорт күркәсе – 210 сум” дигән язулар да очрады. Базар икътисады шул инде – һәр җирдә төрле бәя. Шул ук бу кошның урыны-урыны белән 230-240 сумга сатылуын да күрдем.

Каз өмәләре вакыты икәне базарда да күренеп тора. Почмак саен шул байлык. Кайда сатып алуыңа карап, казның килосы 230-270 сум. Әйтик, Чехов базарында ул кыйммәтрәк йөри, ә иң арзанын Колхоз базары янында урнашкан бер кибеттә күрдем.

Үрдәк (кг) – 180-200 сум.

Куян ите (кг) – 230-250 сум.

Ат итен бөтенләй таба алмадым, гаеп итмәссез. Әлегә менә шундый бәяләр бездә, хөрмәтлеләрем. Хезмәтегезнең кадерен белегез, алданмагыз.

Базарда Эльвира ФАТЫЙХОВА йөрде.

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар