ИТЕК-ЧИТЕК СЕРЛӘРЕ

Инде кышка чыктык дип, аяк киемнәрен барлап утырам. Менә бу коңгырт сапогины базардан алганга дүрт ел инде. Студентның стипендиясе шуннан артыкка җитмәгән, күрәсең. Инде яз-көз шуны сөйрәп туйдырган, шулай да берни булмаган үзенә. Ташларга да кызганыч. Ә бу карасын әле узган ел гына кибеттән алган идем, инде бер урынын тектерергә туры киләчәк. Ат бәясе иде бит әле үзе, хәерсез!

Кибеттән алам да әллә ничә сезон киям, дип мактанучы кешеләр белән таныштыр инде сез. Имеш, базардан алган кием бер сезон эчендә яраксыз хәлгә килә, шуңа күрә сыйфатлысын алырга кирәк. Ә кемдер 5-6 меңен кибеттә туздырганчы, шул ук суммага базардан берничә төрле аяк киеме алуны кулайрак күрә. Алар да үзенчә хаклы кебек.

Күн итек кыйссасы

–            Гомеремдә беренче тапкыр язгы-көзге аяк киемен кибеттән алдым быел, – диде Гөлнара. – Моңарчы гел базардан гына ала идем. Ярты айлык хезмәт хакым кереп китте шуңа. Гарантия биргән булдылар, анысына бөтенләй әһәмият бирмәдем. Аяк киемемне алтын урынына күрдем инде. Кайткач, дымлы чүпрәк белән сөртеп, чистартып калдырам. Җылыту җайланмаларыннан ераккарак урнаштырам, имеш, артыгын кибеп ярыла күрмәсен. Кипкәч крем сөртәм. Маршрут автобусына керсәм дә, аягыма басмасалар ярар иде дип карап кына торам. Базардан юк кына бәягә алган булсам, исем дә китмәс иде үзе. Болай тирә-юньдә минекеннән дә матуррак сапоги юк кебек. Берәр атна йөргәч, кадерле сапогиемның үкчәсе селкенгән кебек булды. Ышанмыйм бит әле. Тоелгандыр, булмас, дип үз-үземне юатам. Ике-өч көн йөргәч, инде үкчәсе селкенгәненә чын-чынлап инангач, “гарантия срогы 1 ай” дигән сүзләр хәтердә яңарды. Әллә кая тотып аткан чек, тартмасы, кәгазьләрен барладым да, сапогиемны алып, кире кибеткә киттем.

Башта әллә ничә төрле уй. Үзең гаепле, аяк киемеңне дөрес карамагансың, киеп йөргәч кире китермиләр, дип ачуланырлар кебек. Шулай да бардым бит. Чөнки 4-5 мең акча – минем өчен кечкенә сумма түгел. Сатучы кыз җылы кабул итте. Ниндидер ризасызлык та белдермәде, кычкырыш, талаш та булмады.

–            Экспертизага бирергә кирәк, – диде ул. Бездә генә калдырсагыз, аны экспертизага җибәргәнче бер-ике атна үтәчәк, алардан монда килгәнче тагын шулкадәр вакыт. Әгәр 20 көн көтәсегез килмәсә, үзегез үк экспертизага илтеп кайта аласыз. Алар ике атна эчендә нәтиҗәсен әйтәчәк. Адресын бирәм.

Аяк киемемне кибеттә калдырып, артык вакыт җәфаланып, ни белән бетәр икән дип яшәгәнче, үзем илтеп тапшыруны кулайрак таптым. Экспертизасы да үзләренеке, булырлык түгелдер бу дип уйласам да, ахыргача йөреп бетерергә булдым, – диде Гөлнара. – Экспертизага баргач, зур дефект булмаса, ремонт кына ясарга тәкъдим иттеләр. Чөнки акчаны бик сирәк очракта гына кире кайтаралар яки аяк киеме алыштыру да күп кешегә елмая торган бәхет түгел икән. Шулай да экспертиза нәтиҗәләре белән канәгать калмыйча, судка гариза язучылар да юк түгел, ди.

Ләкин Гөлнара үз сүзендә нык тора. Экспертизага ике атнага дип алып калсалар да, биш көн үткәч шалтыратып нәтиҗәләрне сораштыра ул. “Алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга”, – ди аңа эксперт. “Провал подошвы” дигән “диагноз” язылган кәгазьне тотып, Гөлнара шул көнне үк кибеткә килә.

–            Әлбәттә, аяк киемен генә алыштырып бирерләр, акчамны кире кайтарырлар дип уйламадым да, – ди ул. – Ә миңа икенче аяк киеме турында авыз ачып әйтүче булмады да. Акчамның тиенен тиенгә санап бирделәр. Бик канәгать калдым. Ярый әле ахырынача йөргәнмен, кул селтәп икенче аяк киеме алмаганмын. Үз хокукларыңны белеп эш итү яхшы икән. Башкаларга да сабак булсын.

Моны белү мәҗбүри!

Кулланучы хокуклары турындагы законда кире кайтару гарантиясе һәм сыйфат гарантиясе турында сөйләнелә. Беренче очракта кеше киелмәгән аяк киемен 14 көн эчендә кибеткә кире кайтара ала. Ләкин моның өчен аның чегы, тартмасы, кибеттә тагылган ярлыгы да сакланган булырга тиеш. Алыштыру сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Әйтик, товар кулланучыга формасы, фасоны, төсе, үлчәме яки башка яктан туры килмәсә.

Сыйфат гарантиясе булганда, җитешсезлеге (брак) булган, инде киелгән аяк киемен дә кире кайтарырга мөмкин. Гөлнара очрагындагы кебек. Ләкин бу очракта экспертиза үткәрелә. Ул җитешсезлекнең кем гаебе белән (кулланучы яки завод) килеп чыгуын күрсәтә. Закон буенча аяк киеме:

–            табаны купкан булса яки 3 ай эчендә киелеп асты сөртелеп бетсә;

–            җөеннән сүтелсә;

–            буявы коелса алыштырылырга тиеш.

Шуны онытмагыз: җитешсезлекләр кулланучы гаебе белән килеп чыкмаган булса гына алыштырылачак ул. Сез товарны кибеткә китереп тә, алар алыштырмаса, ниндидер шик туса, бәйсез экспертиза ясату хокукыгыз бар. Экспертиза сезне хаклы дип тапса, кибет экспертиза бәясен дә капларга бурычлы. Ләкин зур аяк киеме кибетләренең үз экспертлары бар. Бәйсез экспертиза өчен акча түләгәнче үз экспертларын тоту кибет хуҗасы өчен отышлы булса, кулланучы өчен дә уңайлы.

Аяк киеме түләүсез ремонтланмый, алыштырылмый һәм акчасы кире кайтарылмый торган очраклар:

–            әгәр сез аны үз сезонында кимичә, шуның аркасында җитешсезлекләр барлыкка килсә;

–            механик җитешсезлек (киселгән, янган, сыдырылган һ.б.) була калса, дөрес киптермәү аркасында формасы югалса яки аяк киеменә зыян килсә;

–            кибеткә тапшырылганчы ук аяк киеме кулланучы тарафыннан ремонтланган (набойка алыштыру монда керми) булса.

Болары кибеттәге кагыйдәләр булды. Ә базарның язылмаган үз кануннары бар. Алар турында колхоз базарында сатучылар үзләре сөйләде.

Асия ханым, аяк киемен киелмәгән очракта гына 2-3 көн эчендә кире алуын әйтте. Анысы да берәр җитешсезлек табылса. “Әйтик, киеп караганда берәр дефект күренми калса, ә өйгә кайткач билгеле булса, курыкмыйча кире килә алалар, – диде ул. – Ә инде аяк киеме өйгә кайтып җиткәч кенә ошамый башлый икән, ул чакта алыштырмыйм. Ул кешенең күзе бар бит, карап алсын иде”.

Сергей шулай ук, киелмәгән аяк киемен генә кире алырга мөмкин. Ә акчаны кайтару турында сүз дә була алмый. Икенче аяк киеменә алыштырып алсалар гына, ди.

Әхмәд исә 14 көнгә гарантия талоны язып бирүен әйтте. Ләкин ул талон буенча әле берәүнең дә кире килгәне юк икән.

Кыскасы, “брак” булган аяк киемен базарга кире кайтару яки анда язып бирелгән талонга ышану – бәхәсле мәсьәлә.

Кибеттәнме, базарданмы?

Аяк киемен базардан аласызмы, кибеттәнме дигән сорау белән танышларыма мөрәҗәгать иттем.

Ләйлә, 20 яшь:

– Аяк киемен беркайчан да кибеттән алганым юк. Акчам юклыктан да түгел. Гомумән, кибеткә йөрүчеләрне аңламыйм мин. Базарда да шул ук кием инде ул, бәясе генә арзанрак. Әле аны сатучы азәрбайҗанга бер тапкыр күз кыссаң, тагын да арзанракка бирә. 14 көнлек гарантиясен дә язып бирүчеләр бар хәзер. Анысы закон буенча болай да булырга тиеш булса да, базарда бу кагыйдә гамәлдә түгел иде. Ә менә хәзер анысы да бар. Бервакыт чын күннән ясалган сумка таптым базардан. Юк кына бәягә. Өченче ел китте үзенә, тамчы да тузмады әле. Сайлый белсәң, базарда да сыйфатлы әйбер табып була. Кибеткә йөрүче кешеләрнең акчасы кычытадыр, бәлки?

Линар, 31 яшь:

Аяк киеме эзләүгә зур әһәмият бирәм, озаклап эзлим. Элек, планлы икътисад чорында базардан ала идек. Инде хәзер гел кибеттән алам. Сыйфаты да яхшы кебек, бәясеннән дә канәгатьмен. Кышкы аяк киеме эзләп йөргән вакытым менә хәзер.

Алсу, 29 яшь:

– Ничек туры килә инде. Базарда йөрергә ирендерә кайчак. Анда гел этеш-төртеш, киеп карар өчен шартлар юк. Ә кыш көне бөтенләй базарга бара алмыйм, чөнки суыкта озак йөреп, әйбер сайлап булмый. Шуңа күрә ешрак кибеткә барырга туры килә. Аннан алган киемне дә хөрмәтләп, яратып киясең. Ышанычлырак ул нигәдер.

Зоя, 42 яшь:

Нинди кибет инде безгә?! Бөтен гаиләм базардан киенә. Кибеткә акча җитми безнең. Барып та караган юк, дөресен әйткәндә. Район үзәгендә базар булганда, кибет эзләп Казанга кадәр барып йөри алмыйм бит инде.

Марина, 56 яшь:

Базардагы киемне киеп карарга да җирәнәм мин, нинди базар турында сөйлисең син?! Анда бит кемнәр генә йөрми.

Рифат, 23 яшь:

Кибет белән базар бәясе әллә ни аерылмый бит инде хәзер. Иң мөһиме – киемне сезон башында алмаска. Мода артыннан кумасаң, билгеле. Алдагы көнең хакында бүген үк уйлый белсәң, бик зур экономия ясый аласың. Сезон узганнан соң кибетләрдә бик зур ташламалар була, шул чакта алып калырга тырышам. Кибетнеке сыйфатлырак дип уйлыйбыз бит инде.

Никадәр кеше – шулкадәр фикер. Базарның да, кибетнең дә үз өстенлекләре бар. Кибеттән алган әйбер 100 процент сыйфатлы дип берәү дә ышанып әйтә алмый. Үз мисалымда шуңа инандым. Базардан алганда сыйфатка басым ясамыйсың да, ә ул син көткәннән дә чыдамрак булып чыгарга мөмкин. Һәрхәлдә, аяк киемен тиешле дәрәҗәдә карасаң, саклап кына кисәң, каян алган очракта да аның гомере озынрак булачак – монысы бәхәссез.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №48)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар