Ир, хатын һәм сөяркә өчпочмагы

…Без, авыл халкы, бу хәлләрне күреп, тыныч кала алмыйбыз. Шундый итагатьле, сабыр 3 бала әнисен 32 ел гомер иткән ире 30 градус суыкта урамга куып чыгарды. Гаилә башлыгы Шамил Зыятдиновның кылган гамәлләре бернинди кысага да сыймый. Ул гомер буе чит хатыннар белән чуалды. Рәисә, мескен, 3 баланы тәрбияләп, сабыр канатларын җыеп, Шамилнең типтерүенә күз йомып яши бирде. Инде ике баласы үз гаиләсе белән яши, икешәр оныклары бар. Рәисәнең 50 яше тулып, Коръән укыткан көнне, теләсә-нинди сүзләр әйтеп, яла ягып, сыеры белән бергә урамга озаткан ире. Рәисә төпчек малае белән үз әнисенең өенә китәргә мәҗбүр булды. Кар күп булу сәбәпле, юлларда мәче сукмагы гына. Ә сыер, мескен, карга чумып, ничә сәгать яткандыр. Моны күргән кешеләрнең йөрәге әрнеде. Сыерны авыл халкы ярдәме белән карын көрәп чыгардылар. Моны күреп, авылыбыз мулласы Рәшит бабай тыныч кала алмады, хәле беткән хайванны үз абзарына кертеп куйды. Рәисә әнисендә яши, сыер икенче хуҗалыкта җан саклый. Җитмәсә, Рәисә күрше авылга сыер саварга йөри.

Шушы хәлләрдән соң Шамил гаиләдән кысып җыелган акчага сөяркәсе исеменә яңа машина алып кайта, Рәхилә Бикмуллина белән типтереп яши бирәләр. Рәисә авыл советына да, полициягә дә мөрәҗәгать итеп карады, ләкин алар гаилә арасына кысылып, ямьсез буласылары килмәде.

Эльвира, сеңлем, сезнең йөрәк тетрәндергеч эчтәлекле язмаларыгызны укып барабыз. Әле каенананы куып чыгаралар, ана үзенең баласын йорттан куа… Безгә дә килеп китегез әле.

Бу оятсызлыкка битараф кала алмаучы авыл халкы.

Лаеш районы, Татар Янтыгы авылы.

Хат аноним түгел иде, авторлар үз исемнәрен күрсәтмәүне үтенгәннәр. Күңелем тулып ташыган бер мизгелдә өч балалы гаиләне бозган, ир белән хатын арасына кереп, авыл халкы тарафыннан каргалган хатынның күзләренә карыйсым килде. Оят дигән сүз аңа таныш микән?

Ә Рәисә апа… 18 яше тулар-тулмас кияүгә чыгып, өч бала тапкан ана, гомер көзенә кереп барганда, шундый мыскыллауларга түзәргә тиешме? Нишләп аны балалары якламый? Ир һәм хатынның уртак хезмәте белән салынган йортка ниндидер чит хатынның хуҗабикә булып килеп урнашуына кемнең йөрәге түзә ала?

Хикмә-ә-әт!

Татар Янтыгы авылында сыер батып ятарлык кар көртләре, дөрестән дә, бар икән шул. Машина юллары да тап-тар гына. Ике машина очрашса, тиз генә таралышып та булмый.

Сәфәребез авыл җирлегеннән башланды. Кызганыч, җирлек башлыгы Казанга китү сәбәпле, аны күреп сөйләшү ниятебез тормышка ашмады һәм без аның тәкъдиме буенча авыл җирлеге сәркатибе Фатыйма Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттек. Фатыйма апа исә бөтенләй аз сүзле әңгәмәдәш булып чыкты:

– Ул гаилә турында авыз ачып бер сүз әйтмәячәкмен. Үз тормышымны да шул Шамил генә җимерә язды. Кирәкми! Аның белән бәйләнеп, үз-үземне үтерер хәлем юк. Күршеләренә барыгыз, теләсә-кемгә керегез, сорагыз…

– Ничек инде үз тормышыгызны боза язды?

– Әйтмим! Җирлек башлыгы кайтканын көтегез, ул сөйләр. Шамилнең хатыны да бер сүз әйтмәс! Ире эчеп тавыш чыгарса гына, бераз зарланып алырга мөмкин.

– Йорт кем исемендә икәнен генә әйтегез алайса.

– Бездә йортлар барысы да ир исемендә инде. Ул аларның бергә салып кергән йортлары.

Фатыйма апаның ярдәме шуның белән чикләнде.

Урамда исә юл сораган кешеләрдән Шамил Зыятдиновка булган мөнәсәбәт белән дә кызыксындык. Бик күп мәгълүмат алуга ирештем. Мәсәлән, Рәисә апаны инде участковыйлар ярдәме белән кире өенә кайтарганнар, ул хәзер яңадан шул нигездә яши икән. Шулай ук улларының бик юаш булуын, әни кешене якламауларын да сөйләделәр. Рәисә апа үзе “Вамин”да сыер савучы булып эшли, ди. Иренең даими рәвештә кыйнавын да ишеттерделәр. Берәүләр сүзенә ышансаң, каршы якта торучы күршеләре Гаишә апа, ир белән хатын сугышкан чакта аларны аралап, башын да ярган.

Ә Рәхилә ханымга килгәндә, аның биографиясе гаять кызганыч булып чыкты. Якындагы бер районга кияүгә китеп, улына яшь ярым булгач ирен җирләгән, шуннан соң кире монда күчеп кайткан. Кибеттә, фермада эшләгән. “Башка кеше белән йөргәне ишетелгәне булмады, шул Шамил белән күптәннән инде”, – дип сөйләделәр. Кыскасы, хатта язылганнар бер якта торсын. Урам гайбәте әллә ниләр ишеттерде. Ә авыл халкы белә булыр – гайбәт ул күп очракта күпертелеп тә сөйләнелә. Шунысы хак: Шамил Зыятдиновны яки Рәхилә ханымны беркем яклап бер сүз әйтмәде. Хәтта, киресенчә…

Кем нәрсә чәйни?

Күршеләр капкасын да какмый булдыра алмадык. Каршы якта яшәүче Гаишә апа больницада булып чыкты.

Сул як күршеләре Өммегөлсем апа Вәлиуллина безнең Казаннан килүебезне белгәч, ветераннарга фатир бирү мәсьәләсе буенча йорт карарга килгәннәр дип уйлап, тәмам хафага калып, тезеп китте. Бүлдерә алмыйча тыңлап бетергәннән соң гына, газетадан килүебезне әйтә алдым.

– Судка йөртерлек итмә инде безне, – диде Өммегөлсем апа кунакка килгән Рәшидә апага ымлап.

– Безнең дә яшь чакта әллә ниләр булды. Минем бабаем да йөрде, кыйнады, әнә, хәзер урында гына ята. Судларга барып йөрмәдек. Кешедә куна идек тә кайта идек. Барыбер шул хатыны кулына кала бит инде ул бердәнбер көнне, – диде Рәшидә апа. – Теге Рәхилә дигән хатын да сыер саварга дип барган иде, аны куып кайтарганнар. Монда кайтып Шамилгә сөйләгән, синең хатының башка ирләр белән йөри дип. Тегесе шуның сүзенә ышанып, хатынын куып чыгарган. Шундый хәл буламы? Кеше сүзенә ышанып гаилә җимерә башласаң, беркем дә озак яшәмәс иде. Инде тегеңә дә әйттеләр бит кеше гаиләсен бозма дип.

– Рәисә апа “йөриме” соң? Ишетелгәне юкмы?

– Юк! Йөрсә ишетелер иде, авыл бит бу.

– Гаишә апаның башын ярулары дөрес сүзме?

– Ай, Аллам, аларын ук каян белдең? Дөрес. Тегеләр талашканда араларына кергән дә Шамил аны чыгарып җибәргәндә шапылдатып япкан ишек башына тигән, сеңлем.

– Тормыш күргән кешеләр бит инде сез, әйтегез әле, бу хәлләрдә кем гаепле дип уйлыйсыз?

– Ир дип уйлыйбыз, – диде әбиләр икесе бер авыздан.

Үз проблемаларын да җиткереп, газетадан ярдәм сорады алар. (Киләсе санда ул проблема белән дә таныштырырбыз).

Шамил Зыятдиновның әнисе Роза ханым исә нинди мәсьәлә буенча килүебезне белгәч, үзен бик “культуралы” хатын итеп танытты.

– Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне бик беләсең килсә, бар да йокла алар белән! Бүтән эшең юкмы?! Б…. чәйнәп йөриләр шунда!

Ахыргы җөмлә юл өстендә басып торган авылдашына әйтелсә дә, безнең адреска юлланган иде.

Күз ачтыручыга рәхмәт!!!

Рәисә апага күпме ялварсам да, сөйләшергә теләмәде.

– Сеңлем, зинһар, аңла, бер сүз дә әйтмим. Анда ишек артында кеше тормыйдыр бит, – диде ул өркеп. – Барысын да кире кайтарасы килми, аннары тагын тавыш була. Сез дә беркая бармагыз, беркемгә йөрмәгез, зинһар өчен.

– Авыл халкы хәлегезгә керергә тырыша. Рәхилә апага кереп чыгам инде барыбер.

– Юк-юк! Зинһар, кермәгез анда, зинһар, яңартмагыз барысын да.

“Хатын-кызны шундый мескен хәлгә төшерү өчен, ниләр эшләгән икән бу ир?” – дип уйладым мин бу йорттан чыкканда. Каршыма Шамил Зыятдинов очрады. Башта хат авторын (яки язуын гына булса да) күрмичә минем белән сөйләшүдән баш тартса да, соңыннан, ничектер, уртак тел таба алдык кебек.

– Сөйләшмим дисез икән, мәҗбүр итмим. Хатыныгызны рәнҗетмәсәгез иде.

– Нишләп сәбәбен сорамыйсыз соң башта? Менә сез ирегезгә ашарга пешерәсезме? Ул хәтта ашарга да пешерми. Эш шуннан башлана. Әгәр өйдә яхшы караш булса, ир беркайчан да чыгып китми. Чүп тышка чыгарга тиеш түгел, ә ул барысын да әнисенә барып сөйли. Менә улларым кайта, алар белән бергә өстәл артына утыралар, миңа чәй эчәргә дә әйтми бит ул. Буем кечкенә булганга да мыскыл итә. Ул гына түгел, башкалары да бар… Әле өйдә азып ятты эшләмичә. Мин куып чыгардым аны сыер саварга.

– Ләкин хатын-кызга кул күтәрү өчен, ашарга пешермәү сәбәп була алмый.

– Ач торсаң ач тор, ләкин шым бул дисез инде. Хәзер йомыркага күчтем. Үзем камыр да изәм мин, үзем пешерәм. Барысын да эшлим. Узган җәй чөгендер үстердем бакчада. Шуны да эшкәртергә чыкмады. Җәй көне шабашкада эшләп алган акчамны да үземә тота башладым инде хәзер. Менә машина алып куйдым.

– Сөяркәгез исеменә яздыргансыз, диләр…

Бу сүземә Шамил абый кычкырып көлде.

– Дурак мәллә мин?! Ярый күземне ачтырырга шул классташ Рәхилә булды.

– Күз ачаргамы, гаилә бозаргамы?

– Юк, бозмады. Өченче ел печән җыешырга күрше авылга бардым. Шунда Роза апа да әйтә: “Ничә атна карап йөрим мин сиңа, ашарыңа гел йомырка гына, башка нәрсә күренми. Сине хатының хөрмәт итәме, юкмы?” – ди. Менә шунда мин уйлана башладым да инде. “Сине хатының хөрмәт итәме?” – дисәләр, бер дә рәхәт түгел. Чыгып киткәндә “хәерле юл” дими, кайтканны да белгән кеше юк. Улларым кул күтәрә башлады хәзер. Аларның барысына да мин эшләп алган акчага туй иттем. Ә алар нишли? Оныкларымның фотоларына кадәр җыеп алып киттеләр өйдән. Шулай итеп, Татарстанга фаш итәбез дисез инде? Барыбер тиздән аерылышырга гариза язам. Квартир гына ремонтланып бетмәгән.

– Әле фатирыгыз да бармыни? Кайда анысы?

– Әйтмим, язарсыз йә!

– Әйтегез әле, гомерегездә бер тапкыр хатыныгызга чәчәкләр бүләк иткәнегез бармы?

– Андыйга тәрбияләнмәгән ул. Ә кирәк булган. Бу моментны “упустил”.

– Сорарга онытып торам, сыерның ни гаебе бар иде?

– Ул үзе бер әйбер дә калдырмыйм мин бу йортта дип, сыерны алып чыгып китте. Суыткычта ашарга да калдырмады хәтта.

Шамил абый, сезгә миннән теләк: күзегезне ачтырган кешегә яхшылап карагыз әле. Ул кеше сезнең гаиләне бозды. Балаларыгыз нәфрәте дә, оныкларыгыз белән туйганчы уйный алмавыгыз да – шул кеше “яхшылыгы”.

“Күрешергә ярамыймыни?”

Рәхилә Бикмуллина йортына да бардым.

– Ну нәрсә сөйләшмәкче буласыз инде сез ул хакта? Авыл җирендә гайбәт сатканнарын беләсезме сез? – дип ябырылды ул каян килгәнемне белгәч үк. – Ире үлгән хатынга бөтен кешене тагалар. Әгәр берәрсе белән чуалсам, өем шундый җимерек хәлдә булмас иде. Улым армиядән кайтты, аңа эш юк. Аңарчы төрле эшкә кеше чакырырга туры килде. Шуннан сүз чыкканын белмисез что ли сез? Без Шамил белән классташлар, Пәрәү авылында бергә укыдык. Кемгә сүз үтә, шуңа әйтәсең бит инде эш чорында да. Мин сорый идем дә эш хакы алганчы акчасын да китереп тора иде. (Юкса акча турында сорамаган да идем. – Авт.) Менә шуннан сүз китә инде.

– Ләкин Шамил абый үзе әйтте, күз ачтыручы сез булгансыз икән. Гаиләне таркату нигә кирәк иде сезгә?

– Әйтәсе булмаган икән шул аны менә. Мин хәзер гаепле булып калам инде.

Шул арада Рәхилә Бикмуллина кесәсендә телефон шалтырады.

– Әйе, Шамил! Хатыныңның нинди ирләр белән йөргәнен мин әйткәнмен, ди. “Менә сез гаепле булып каласыз хәзер”, – диде. Кем язган моны, хатыныңмы? Хатының әйбәт, мин начар булып калам икән инде хәзер. Ай, ник йөрисез, матур гына яшәмисез икән тигезлегегез булган җирдә? Шулай ярыймы инде? Беләсеңме, нинди сүз китә хәзер?!

Бөтенләй әйтмәгәннәремне әйтте дип, күз алдымда миңа яла яккан Рәхилә ханым белән алга таба сөйләшүне кирәк санамадым. Кемгә ышанасы аңлашыла хәзер.

Кайтыр юлга чыккач, каршыбызга Шамил абый очрады. Яңа машинасында! Ул урамда кем яшәгәне һәм аның кем янына ашыкканы, әйтмәсә дә, аңлашыла иде. Күрәсең, Рәхилә ханымның ярсуы ирнең күңелен кузгаткан.

– Нишләп сез миңа яла яктыгыз әле? – дип, Шамил абый аклана башлады. – Әйтмәдем бит мин Рәхилә әйтте дип. Рәхилә башта классташ кына булды, без аның белән аралашмый да идек.

– Сез аның янына нигә шулай ашыгасыз соң әле, Шамил абый?

– Ник күрешергә барырга ярамыймыни?

– Ярый! Өегездә хатыныгыз көтеп утырганда, япа-ялгыз тол хатын белән аның йортында күрешергә нишләп ярамасын!

***

Менә шундый хәлләр! Аерылышырга гариза язылган очракта, юридик яктан да, рухи яктан да сез отасыз гына, Рәисә ханым! Ә бераз кыюрак булып полициягә шикаять тә иткән булсагыз, күптән тынычлап яшисе идегез инде… Күңел тынычлыгы ул – тормышта иң зур бүләк һәм сез моны үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Ә бу язылганнар сөяркәләргә әзрәк гыйбрәт булсын! Рәхәт көннәрнең азагы барыбер була һәм, әнием әйтмешли, начар ниятлеләрне һәм бигрәк тә гаилә җимерүчеләрне Ходай барыбер бер тота ул!

МӘХӘББӘТ ӨЧПОЧМАГЫ НИК ШАЛЫШ?

Казан шәһәренең “Гаилә” исемендәге гаилә һәм балаларга ярдәм үзәге психологыЛәлә Шаһиморат кызы БӘҺРАМШИНА түбәндәгеләрне сөйләде.

– Дөресен әйткәндә, бу бик актуаль тема һәм бу язмада бик күпләр, бәлки, үзен таныр. Ә хәзер һәр шәхескә аерым-аерым тукталыйк.

Шамилгә атап ниләр әйтергә мөмкин?

Сезгә пауза алырга кирәк. Үзегез генә яшәп (хатынсыз да, сөяркәсез дә), берничә көн уйланырга. Үткәннәрне искә төшереп, киләчәккә планнар корып, барысын да төптән уйлау комачау итмәс. Тормышта юнәлешне ир кеше бирә, шуңа күрә бар гаепне хатыны өстенә аударып калдыру матур күренеш түгел. Бәлки, чәчәк-конфет периодын яңартып караргадыр? Яки тормышны өр-яңадан башларгадыр? Хатыныгызның гаиләне таркатасы килмәсә яки әле дә сезгә булган хөрмәтне югалтып бетермәгән булса, бу адымыгызны хуплап кабул итәр. Шулай ук Рәхиләнең үз ире белән мөнәсәбәтләре ничек булган? Ул ничек үлгән? Бәлки, аның белән тормышыгыз яхшырак булыр дип, сез тагын да начаррак шартларга килеп эләгерсез. Шул хакта да уйланыгыз.

Сез – эшчән кеше, үз һөнәрегезнең остасы. Йорт салып керә, машина ала, улларыгызны үстереп урнаштыра алгансыз. Аларга ачуланмагыз. Алар сезне бердәнбер көнне аңлаячак. Онык тәмен тойгач, гомер көзенә кереп барганда, сезгә карата гадел булмауларын төшенерләр. Вакыйгаларны ашыктырмагыз.

Монда бит әле сезнең улларыгыз да зыян күрүчеләр рәтендә. Бу вакыйгалар аларның психикасына да бик нык тәэсир итә.

Улларыгызга киңәш итеп, шуны әйтә алам: әти дә, әни кеше кебек үк, сезнең тамырыгыз. Тамырны киссәң, алма пешми. Алмалар ул – сезнең балалар. Аларның киләчәге якты, матур булсын өчен, сезгә дә әти кешене кабул итәргә кирәк, чөнки аңа булган мөнәсәбәтегез белән үз балаларыгызга үрнәк күрсәтәсез. Бердәнбер көнне алар да сезгә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкин. Әтиегез үз гаиләсе белән үзе хәл итеп бетерер, чөнки ул сезгә кадәр дә бик күп вакыйгаларны хәл иткән кеше. Күпме көч түккән ул сезнең өчен, борылып карагыз әле!

Әгәр әти-әниегез аерылышырга карар кыла икән, аерылышу ул һәрвакытта да начар дигән сүз түгел. Болардан чыгып, мондый нәтиҗә ясап була: димәк, 50 яшьтән узгач та, өр-яңадан тормыш корырга мөмкин. Әлбәттә инде, элеккеге мөнәсәбәтләрдән берни дә калмаган очракта гына. Әгәр хатын-кыз аңлый, кабул итә икән, монда инде алга таба нидер “оештырып” була әле. Ләкин ниндидер җәбер-золымга түзеп яшәүгә китсә… Гомереңне тәмуг газабына әйләндерү беркемгә дә файдага була алмый. Үзеңне дә, яныңдагы кешене дә тилмертеп яшәү кемгә кирәк?!

Шулай да бу вакыйгаларда иң күп газап күргән кеше – ул Рәисә ханым.

Бөтен тереклек кебек үк без җылы һәм уңайлы булган урынга тартылабыз. Рәисә ханым, сез моны аңларга тиеш. Дөрестән дә, ирегезне кайнар ризык белән каршы алмыйсыз икән, җылы караш өмет итеп яшәү турында сүз дә була алмый. Әйе, сез гел пешерми тормагансыздыр. Бәлки, бердәнбер көнне ирегезнең начар гадәтләреннән туеп, аңа кул селтәп, шул рәвешле аның белән манипуляция ясарга теләгәнсездер, ләкин… Ир кеше моны сугышка ташланырга әмер бирү итеп кенә кабул иткән һәм сезгә карата тагын да начарланган. Ир кеше кул күтәрә икән, бу аның үзенә күрә юнәлеш бирүе. Ләкин, күрәсең, ул юнәлешне сез яки кабул итмәгәнсез, яки бөтенләй аңламагансыз.

Шамил сүзенә ышанып фикер йөрткәндә, тагын бер сорау туа: ни өчен сез башкалар каршында ирегезне кимсетеп күрсәттегез? Бәлки, шул рәвешле үзегезне аннан өстен итеп танытырга теләгәнсездер?! Моны без белмибез. Бөтен дини китапларда язылган фактны тагын бер кат кабатлыйк әле: Хак Тәгалә башта Адәмне яраткан, аннан Кеше ясау өчен Һаваны. Хатын-кыз ул, асылында, ир-ат эштән арып кайткач, аңа яңадан көч җыярга ярдәм итүче, аны яңа уңышларга канатландырып торучы, кыскасы, гаиләне бөтен итеп саклаучы бөек зат.

Сезнең әле мөнәсәбәтләрне яңартырлык яки яңа мөнәсәбәтләр төзерлек вакытыгыз бар. Нинди юлны сайлау – сезнең ихтыярда.

Эшчән ир хөрмәткә лаек. Ул кайчан эчә башлаган, бу хакта да уйланырга кирәк. Бәлки, монда да сезнең хатагыз бардыр. Әгәр сез кияүгә чыккач та, аннан җәбер-золым гына күреп яшәгәнсез икән, нигә моңарчы түзеп тордыгыз? Өч бала үстергәндә бәхетле мизгелләр аз булмагандыр. Аңлашылмаучанлык нинди сәбәпләр белән барлыкка килде?

Уйлавымча, сезнең гаиләдә инде үзара диалог югалган. Менә шул диалог булмау гаиләләрне харап итә. Эштән кайткач, гаиләң белән бер өстәл артына утырып кичке аш вакытында узган көнгә анализ ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашу гаиләне берләштерә. Әгәр өстәл артына башта ата кеше, аннары әни, аннары гына балалар утырса, улларының үзләренә дә бик рәхәт булыр иде. Аларның хатыннары да шуннан үрнәк алып, ирләрен, ягъни сезнең улларыгызны кадер-хөрмәтләп, иң беренче түргә дәшәр иде.

Сез дә уйланыгыз әле. Мин ничек яшәдем? Нинди хаталарым булды? Үткән, киләчәк турында уйланырга һәм яңа борылыштан курыкмаска сезгә! Балалар сезнең янга кайтсын өчен, йортыгызда гармония һәм ямь булырга тиеш. Ә ул гармонияне сез үз ирегез белән корасызмы, әллә башка бер ир беләнме, анысын үзегез сайлыйсыз. Башка бер хатын-кыз килде дә, иремне гаиләдән алып китте дип уйлау дөрес түгел. Чөнки яңа мөнәсәбәтләр җимерелгән хисләр өстендә генә корыла ала.

Хатын-кыз үз хаталарын аңласа гына, яңа мөнәсәбәтләр гармонияле була. Әгәр сез үз хаталарыгызны аңламый торып, яңа мөнәсәбәтләр корсагыз, аларның да ахыры шулай ук тәмамланачак, шуңа күрә сезгә дә бераз үзгәрү зыянга булмас. “Балалар, бу хәлләрдә минем дә гаебем булды”, – дисәгез дә, улларыгызга рәхәтрәк булыр һәм атага карата бераз булса да хөрмәт уяныр иде. Чөнки алар ир кешеләр. Ә әтиләре – алар өчен тормыш көзгесе.

Рәхиләнең дә үз-үзен тотышы аңлашылмый. Мәхәббәт өчпочмагы белән танышканнан соң ук, берничә сорау туа. Хуҗалыгыгыздагы ир-ат эшләрен башкару өчен сүзегез үтә торган кешенең нинди максат белән күзен ачтырдыгыз сез? Үз хатыны турында начар сүз ишетү бер иргә дә рәхәт түгел. Шамилнең күрсәткән ярдәме өчен шундый рәхмәт белән түләдегезме? Гадәттә, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәләр, ә бу очракта киресенчә килеп чыккан. Монда башкаларга да уйланырлык җирлек бар.

Әлбәттә, тормышта һәрберебез сайлауга лаек. Ләкин бу очракта вакыйгалар агышына дөрес юнәлеш бирә алырлык зирәклек җитеп бетмәгән сезгә. “Үз гаиләң белән бар мөнәсәбәтләрне дә хәл итеп бетерсәң, хатының белән законлы аерылсаң гына, мин сине дә, балаларыңны да кабул итәргә әзер”, – дип әйткән очракта гына, бу иң акыллы гамәл булыр иде. Ә болай болганчык суны тагын да болгату гына булып чыккан. Бәлки, сез инде ул гаиләнең үз эчендәге вакыйгалар агышын белеп, ир-хатын мөнәсәбәтләре барыбер таркалган дип уйлагансыздыр, ләкин нокта куелмаган бит әле. Хәтта аерылышырга гариза язылган очракта да, суд карары нигезендә законлы аерылу булмыйча, нокта куелмый. Әйе, ирне сайлау алдына кую, сине кабул итәчәкмен дип әйтү ярый, ләкин гаиләле ир белән яңа мөнәсәбәт кору хатын-кызны бизи торган күренеш түгел. Югарыда әйтелгәнчә эшләгән булсагыз, зирәк хатын буларак танырлар иде, бәлки. Өстәвенә, дөньяда ул ир генә түгел. Бәлки, башкалары да булыр иде. Хәзер инде сез дә үз хаталарыгыздан сабак алып, яңа мөнәсәбәтләр корыгыз. Җиткән улыгыз бар икән. Шуны да белегез: ул сезнең башка ирләр белән булган мөнәсәбәтегезгә карап, үз гаиләсен кора. Әгәр аның хатын-кызларга ышаныч белән карап, ныклы гаилә коруын теләсәгез, акыллы һәм үрнәк булырдай карарлар гына кабул итегез.

Бу вакыйга күпләргә гыйбрәт һәм сабак булыр дип уйлыйм. Шушы вакыйганы бәян итәргә мөмкинлек биргән авыл халкына рәхмәт кенә әйтә алам. Кемдер үз хаталарын төзәтә, ә кемдер кабат-кабат бер үк хаталарны кабатлый һәм гел үкенеп яшәп, тормышын тәмугка әйләндерә. Кыска гына гомерне дә үкенечле итмәсәк иде.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. Татар блогеры әйткәне:

    Нәрсә дип әйтим инде… Авыр хәл. Безнең бер күршебез беренче хатыны б-н шулай 15 ел торып, хатынын вә ике баласын ташлап чыгып китә. Моның муенына бер марҗа “ботлары белән атланып утырган” икән. Хатыны: “Ник ташлыйсың син безне? Мин сине яратам бит” дип елаган. Ире: “Син мине 16 ел яраттың. Хәзер минем дә яратасым килә” дигән дә вәссәлам. Хәзер башка авылда зур йортлар салып шул марҗа б-н тора, угыллары да бар. 🙁

    ... Апрель 1st, 2011
  2. Эльвира әйткәне:

    Егетләрнең тәмле теленә алданып кияүгә чык инде аннары… 🙁 Хатын-кызга ачык чырай, кечкенә генә игътибар күрсәтсәң дә күңеле була юкса. 🙁

    ... Апрель 1st, 2011

Әйтер сүзем бар