Илназ Баһ: “Әйтмәсәм ярыймы?!”

Илназ Баһ Күптән түгел генә җырчы, композитор Илназ Баһ белән юлларыбыз кисеште. Әйтергә кирәк, ул минем өчен зур ачыш булды. Кеше буларак. Эчкерсез, ихлас, юмор хисенә бай булуы, аралашудагы гадилеге белән әсир итте Илназ. Әллә сәхнә аны бозарга өлгермәгән, әллә…

Үзе бирешмәгәндер, күрәсең. Чөнки аның өчен сәхнә яңа нәрсә түгел. Студент елларында ук ТДГПУның “Мизгел” театр студиясе куйган спектакльләрдә төп рольләрне башкарганын хәтерлим. Ул чакта үзем дә студент кына һәм пәрдә артында Илназның каушап-каударланып сәхнәгә чыгарга әзерләнүен күргәли идем. Берничә ел элек югары уку йортлары куйган спектакльләр арасында конкурс булып, “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” дип табылган иде. “Сәфәр” төркемендә дә якты йолдыз булып балкыды. Хәтта “Йолдызлар фабрикасы”нда җиңеп, “Татар җыры”нда да катнашкан иде ул төркем. Аннары Илгәрәй белән сәхнә тотты. “Яланаяклы кыз” сериалында да күрдек без аны. Кыскасы, Илназ үз-үзен югалтмаган.

Арча ягы биргән чутсыз талантларның берсе ул. Күпләр Илназ Баһны радиодан еш әйләнүче “Аңла йөрәгемне” җыры аша беләдер. Сүз арасында, 9 декабрьдә үткән “Татаr Music Awards” премиясенең “Иң яхшы җыр” номинациясендә җиңү яулады ул. Белүемчә, аның сүзләрен дә, көен дә Илназ үзе язган. Бәлки, шуңа күрә аеруча хисле һәм күңелгә ятышлы яңгырыйдыр әлеге җыр. Шулай ук “Татар җыры-2010”да “Елның иң яхшы хиты” номинациясендә дә “Алтын барс” алды Илназ. Шуңа күрә очрашу форсатын кулдан ычкындырмаска булдым һәм әңгәмә корып алдык.

– Илназ, кайсы җырчыдан сорама, я алар туганда ук моңлы итеп елаган, я сөйләшкәнче үк җырлый башлаган. Син дә шулайракмы?

– Дөресен генә әйткәндә, җырчы булырмын дип уйлап та карамаган идем, чөнки гаиләбездә сәхнә кешесе юк. Әтием – балта остасы, әнием медицина өлкәсендә эшли. Үзем дә кешеләрне дәвалармын дип уйладым. Соңрак экология милициясе буласым килде. Музыка белән мәктәп елларыннан ук дус яшәдем үзе, Арчада музыка, сәнгать мәктәбенә дә укырга йөрдем. 9 сыйныфны тәмамлап, Казан музыка училищесына килгәннән соң җырлый башладым инде. Аны тәмамлап, ТДГПУда укыганда да җырлар яздым һәм җырлавымны дәвам иттем. Хәзер аспирантурада өченче ел укыйм һәм әлегә сайлаган юлымнан тайпылмыйм.

– Уку дигәннән, нинди темага диссертация якларга җыенасың?

– Монысын әйтмәсәм ярыймы? Татар теле һәм әдәбияты факультетында булгач, әдәбият өлкәсендә дип кенә әйтим әле? (Мут елмая!)

– Илназ, хәзер җырчылар бик күп бит…

– Әйе, без бик күп. (Елмая.) Конкуренция турында әйтүеңдер инде. Җырчы булып таныла алган һәм байтак көч, хезмәт, чыгымнар тотып ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алган җырчыларны хөрмәт итәм. Аларның үз тыңлаучылары, минем үземнеке. Шуңа күрә, алардан көнләшү, узышырга тырышу… Белмим инде, болар минем холкыма ук хас әйбер түгел.

– Радиодан үз җырыңны ишеткәндә, нинди хисләр кичерәсең? Горурланып утырасыңмы, әллә бөтенләй сүндереп куясыңмы?

– Юк, сүндереп куймыйм. Горурланып та утырмыйм. Җырларымны анализлап тыңлыйм. Бу урында бераз сузасы калган икән, бу җире җитеп җитмәгән икән, дип үз-үземә ниндидер бәя бирергә, яхшы якка үзгәртергә тырышам.

– “Аңла йөрәгемне” җыры сиңа күп уңыш китерде, танытты, премияләр алдыртты. Үзара гына әйт әле, син аны кемгә багышлап язган идең?

– Әйтмәсәм ярыймы?! (Тагын мут елмая!) Ул җыр укыганда ук туды һәм, башкаларыннан аермалы буларак, сүзләре белән көе бергә язылды дип кенә әйтә алам. Аннары, аңа клип та төшердек бит инде…

– Белүемчә, Илназ Сафиуллин сюжеты белән эшләнде ул…

– Әйе, анысын башыннан ахырына кадәр Илназ башкарып чыкты дияргә була. Кайбер журналистлар әйткәнчә, сюжеты кардиологларга багышланырга тиеш иде. (Елмая.) Алай ук булмады, монда бары тик Илназ гына гаепле, яме. Халык болай әйбәт кабул итә дип беләм. Менә алга таба “Көтәрмен” дигән җырга клип төшерергә уйлап йөри идем. Я булмаса, “Әле ярый хатыннар бар” дигән шаян гына җыр таптым, бәлки, шуңа булыр.

– Син җырлаган җырлар арасында кызларга багышланганнары күп, бу, миңа калса, синең гашыйк булучанлыгың турында сөйли. Дөрес уйлыйммы?

– Кара әле, әйе шул. Лилиям булды, Гөлназым, Гүзәлем дә булды, Алиясе дә калмады… “Татар кызлары матур” дип тә җырладык. Хм… Бәлки. Белмим. Гашыйк булучанлыгым турында әйтмәсәм ярыймы?!

– Ярамый дисәм…

– Соң сезнең дә матур егетләр күрсәгез, күзегез төшә бит. Шуның кебек без дә матур кызлар күргәч битараф кала алмыйбыз инде.

– “Яланаяклы кыз” фильмына җырчы буларак блат буенча килеп эләктең дип беләм…

– Син нәрсә инде? Кастинг аша! Укып йөри идем, әдәбият укытучысы Фәридә Фирдәүсовна кастинг турында реклама күрүен әйтте. “Барып кара әле. Инструментта уйный белә торган егет кирәк”, – диде. Тиешле вакытта кастингка бардым һәм исем китте: бер-ике урынга 400ләп кеше җыелган. Шунда катнаштым. Инструментта уйный белүем өчен алганнардыр дип уйлыйм. Аннары театрда уйнамаган кеше түгел бит инде мин, уйный беләм дә кебек.

– Шаярттым гына, үпкәләмә. Баналь сорау: җырчы булу синең өчен эшме, хоббимы?

– Эшкә керәдер инде ул. (Озак уйлаганнан соң…) Әйе, эшкә керә. Филармониядә дә эшлибез диләр бит, барып җырлап кына кайтсалар да. Шуңа өстәп, ТДГПУда кураторлык эшчәнлеге алып барам, кул астымда дүртенче курсның 23 кызы бар. Шулай ук “Мизгел” яшьләр халык театрында Марсель Җәббаровның ярдәмчесе булып эшлим. Менә шулай әкрен генә тормыш итәм инде.

– Сиңа гашыйк кызлар күптер, гаилә хәлең, төгәлрәк әйтсәк, өйләнгән булуың турында да әйтеп кит инде…

– Әйе, өйләнгән. Әлегә балаларыбыз юк. Хатыным Гүзәл – шулай ук сәхнә кешесе. Ул банкетларга сценарий яза, үзе алып бара, үзе җырлый. Гүзәл белән күптән түгел генә дуэт та яздырдык әле.

– Җылы әңгәмәң өчен рәхмәт, Илназ! Сиңа бездән бер генә теләк: эреләнмә! Гел шундый гади, ачык егет булып калсаң, тыңлаучыларың да көнләп түгел, сәгатьләп артыр. Уңышлар сиңа!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №3, 2011)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар