Иж-Бубый мәктәбе – инкыйраз символы?

Оптимизациянең тәүге дулкыннарын хәтерлим. Ике-өч ел элек Яшел Үзән районыннан бер төркем ата-ана газетабызга хат язып салган иде. Татар сыйныфлары бетерелүгә, оптимизациянең татарларга каршы эшләвенә ләгънәт укып язылган бу хаттан соң да әлеге темага бер тапкыр гына әйләнеп кайтмадык. Хәзер дә адым саен бер сүз: татар мәктәпләрен ябалар. Кайбер чыганаклар буенча республикабызда соңгы өч ел эчендә ябылган мәктәпләр саны инде 175кә җиткән. Шулар арасында рус мәктәбе дигәннәре бер кулдагы бармаклар санына да тулмый. Димәк, гомер буе мәгърифәтчеләре белән дан тоткан татар милләте бердәнбер көнне мәктәпсез калырга да мөмкин. Мәктәпсез кала икән, димәк, телсез дә кала.

Ерактан урап тормыйм – ничек бар шулай әйтәм: гасырлар дәвамында танылган мәгърифәт учагы булган данлыклы Иж-Бубый мәктәбе дә бүген ябылу алдында. Имеш, аны ябып, шунда укучы 87 баланы 35 чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылга яки Әгерҗедәге мәктәпләрнең берсенә (барысы да рус мәктәпләре – авт.) автобус белән йөртеп укытачаклар, ә бушаган бинада коррекцион мәктәп (зәгыйфь балалар мәктәбе – авт.) булачак, ди. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай яңгырады. 1781 елда ук оешып, Европа уку йортлары дәрәҗәсендә белем биргән, абруе, даны еракларга яңгыраган, дөньявилыгы белән патша хөкүмәтен дә дер калтыратып торган бу белем йорты һич тә ябылырга тиеш түгел. Бу бит милли мәгърифәт тамырына балта чабуга тиң гамәл булачак. Шушы хәлләргә ачыклык кертү өчен, без, 10лап журналист, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына юлга чыктык.

“Шомалар”

Иж-Бубый авылындагы һәр почмак, һәрбер йорт тарих кайтавазын саклый. Аның рухы ук башка. Менә Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар йорты, 115 ел элек үк салынган мәчет, байлардан калган таш пулатлар… Акыл белән эш итсәң, монда туристлар китереп тә акча эшләп булыр иде.

Без туп-туры мәктәпкә барып кердек. Баксаң, аны беркем дә ябарга җыенмый икән. Димәк, Казанга кадәр барып җиткән сүзләр дә утсыз төтен күренеше генә. Димәк, без бер дә юктан кубып, 300 чакрым юл үткәнбез, ә монда бер борчылыр урын да юк. Авыл җыенына бер сәгать кала мәктәп җитәкчелеге безне әнә шулай дип ышандырды. Район үзәгеннән килгән түрә абый-апалар каршында куркып кына сорауларыбызга да җавап бирде әле.

– Бүген мәктәбебездә 87 балага 22 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бездә яшьләр бар, – диде Бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар исемендәге Иж-Бубый гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Эльмира Маннапова. – Авылда ипотека буенча яңа йортлар салына. Яңа урамнар барлыкка килде. Бирегә дүрт татар авылыннан килеп укыйлар. 31 укучы һәм 7 укытучыны ике автобус йөртә. Белем бирү күбрәк татар телендә алып барыла. БДИны русча тапшырасы булгач, 9 сыйныфтан башлап, балаларга кайбер фәннәрне укыту рус телендә алып барыла. Сыйныфлар бик яхшы җиһазланган. БДИны да бик яхшы бирдек, күрсәткечләр буенча район күләмендә алдынгы урында барабыз. Ә рус теленнән булган нәтиҗәләр республика буенча булган уртача күрсәткечләрдән югарырак. Быел 11 сыйныфны 3 бала тәмамлый. Беренче сыйныфка керергә 10 бала әзерлек курсларына йөри.

Әлеге мәктәп мәгарифтәге уңышлары өчен Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты да икән. Андый мәктәпләр республикабыз буенча 67 генә булуын исәпкә алсак, бу мәгариф учагының бүген дә алдынгылар рәтендә баруы аңлашыла.

Авыл җирлеге рәисе Рәсим Закиров авылның әле егәре җитәрлек булуын аңлатып, мәктәпне ябу өчен сәбәп юклыгына басым ясады.

– Авылда 7 яшькә чаклы 104 бала бар. Туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк. 24 яшь гаилә ипотека буенча нигез салды. Авыл үсештә, – диде ул.

“Быел Иж-Бубый мәктәбенең 230 еллыгы уңаеннан берәр чара уздырырга планлаштырасызмы?” – дигән сорау шәхсән минем өчен ачык калды. Рәсим Закиров шома балык кебек бу сораудан шуып чыгып, нигәдер, 90нчы еллар турында сөйли башлады. Ахырдан мондый нокта куелды: “Бу чара республика күләмендә уздырылса яхшы булыр иде”.

Мәктәп ябылырмы?

Мәктәп ябыласы булмаса да, түрәләр урыныннан купкан әле. Әгерҗе районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова да район үзәгеннән үк безне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен генә килгән, күрәсең.

– Мәктәп ябыла дигән сүзләр Казанга ук килеп җитте. Ә монда ябылмый диләр. Шулай итеп, аның язмышы нинди булачак?

– Әле Иж-Бубый мәктәбе ябыла дигән сүз булганы юк. Мәктәптә, уртача алганда, һәр сыйныфка, кимендә, 14 бала туры килергә тиеш. Бу мәктәптә 8 бала туры килә. Ә районнар буенча караганда, бу сан 7,3не тәшкил итә. Димәк, нормадан ике тапкырга калышабыз. Шуңа күрә мәктәпләрне берләштерергә кирәк. Акча ягыннан ничек арзанрак булса, шулай эшлиләр. Әйтик, мәктәпләрне берләштерсәң, укучыларны йөртергә яңа автобуслар кирәк, юллар саласы бар. Бу үзе үк зур чыгымнар сорый. Бөтен әйбер өстән хәл ителә, бездән тормый.

– Ләкин Иж-Бубый тарихи кыйммәткә ия мәктәп бит… Гомумән, татар халкында башка андый мәктәп юк.

– Аны тәэмин итү елга 7 млнга төшә. Ә республика бюджеты 3 млн 600 мең сум гына бирә. Калганы республика бюджетыннан компенсация буларак алына. 2013 елдан акчаның калган өлешен без үзебез табарга тиеш. Һәр мәктәпне аерым-аерым алып карыйбыз. Кайдадыр балалар бакчасы һәм мәктәпне берләштерәбез. Кайдадыр тагын башка бер чыгу юлы табыла…

– Бу мәктәп урынында коррекцион мәктәп булачак дигән сүзләр дә булган иде…

– Әйтәм бит, без берничә вариантны карыйбыз, ләкин әле бернинди карар кабул ителмәгән. Мәктәпләр ябылса, безнең районга гына 28 автобус кирәк булачак. Моңа бит күпме акча кирәк.

– Районыгызда ничә мәктәп ябылды?

– Ябылмады! Мәктәп ябылу ул ишегенә йозак элдек тә чыгып киттек дигән сүз. Башлангыч мәктәп кала.

– Ничә мәктәп башлангычка калдырылды алайса?

– Дүрт.

Юбилейлар елы

Авыл җыенында халыкның активлыгына шаккатып утырдык. Су, юл, күпер юклыгы, суррогат аракыдан агуланып үлгән авылдашлар, тагын әллә нинди темалар күтәрелде биредә. Безне кызыксындырган теманы да читләтеп үтмәделәр.

– Мәктәп ябыла дигән сүзләр йөри. Менә бөтен авыл халкы, журналистлар каршында әйтегез әле, ябыламы мәктәп, юкмы, – диде Айдар Хәлиуллин.

Зал алкышларга күмелде. Шулай итеп, бу мәсьәләгә битараф булмавын белдерде авыл халкы.

– Әлегә планда каралмаган, – дип ачыклык кертте Әгерҗе район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

Безнең белән бергә Казаннан ук килгән тарих фәннәре кандидаты, доцент, Бубыйлар тарихын өйрәнгән галимә Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова да тирән бер дулкынлану хисләре белән чыгыш ясады.

– Тарих башта трагедия, соңрак фарс рәвешендә кабатлана, диләр. Нәкъ 100 ел элек 1911 елның гыйнварында биредәге мәдрәсә патша хөкүмәте тарафыннан яптырыла. Инде хәзер төп-төгәл бер гасырдан соң шушы ук хәл кабатлана. Мин монда килгәндә дә: “Я бәйрәмгә, я матәмгә эләгәм”, – дип уйланып килдем. Быел – бу мәктәп өчен юбилейлар елы. Иж-Бубыйда беренче мәдрәсә ачылганга – 230, Габдулла Бубый туганга – 140, Гобәйдулла Бубый туганга – 145, биредәге мәдрәсә ябылганга 100 ел. Без бергәләп мәктәпне саклап калырга тиеш.

Бертуган Бубыйлар йортында бүген почта урнашкан. Безгә аның эченә керү насыйп булмады. “Ачкычы юк”, – диделәр. Соңыннан бер авыл кешесе колагыма пышылдады: “Нишләп ачкычы булмасын инде, авыл җирлегендә бит ул”. “Нәрсә яшерәләр микән?” – дип тә уйланырга мәҗбүр булдым шуннан соң.

Бубыйлар йортын реставрацияләп, анда музей булдыру турында әйткәч, ул эшнең бик зур материаль чыгымнарга төртелеп калуын яхшылап аңлаттылар безгә.

Ришат Нурисламов бу йортның республикадагы “Мирас” дигән программага кертелүен һәм шуның нигезендә 4 млн сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

– Проектлаучыларга бары тик проект өчен генә 3 млн сум түләдек. Эшләп бетерергә акча җитмәде. Хәзер авылда “Бубый мирасы” дигән иҗтимагый оешма төзелә. Башлангычы авылда булса да, Казанда да ярдәм итәргә теләүчеләр күп. Аларның: “Иганәче табып, ул йортны ремонтлауны үз өстебезгә алабыз”, – дигән сүзләре бар.

“Отмазка”лар шикләндерде әле

Казанга кайткач, чыгышы белән Әгерҗе районыннан булган остазым Раиф Мәрданов белән телефоннан сөйләштек. Бу мәсьәлә аны да бик борчый икән. Раиф абый бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасында “Бубыйны буарлармы?” исемле язма да бастырган булган.

– Ишеткәч, бик борчылдым. Инкыйразның бер символы бит бу хәл. Җитмәсә, зәгыйфьләр мәктәбе ясарга телиләр икән. Егерменче гасыр башында Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган кешеләрнең оныклары һәм зур галимнәр, Русиянең төрле төбәкләреннән, Америка, Австралия, Кытай, Төркия һәм башка илләрдән, изге җиргә тиңләп, махсус күрү өчен генә Иж-Бубыйга киләләр иде. Ишетелгән сүзләр тормышка ашса, читтән килүчеләр Бубый мәктәбе тирәсендәге зәгыйфь сабыйларны күреп, хәзерге татарлар турында нинди тәэсир алып китәр? Иж-Бубый мәктәбенең язмышына бу рәвешчә нокта куелу – бөтен татар мәгарифе тарихының иң хурлыклы гамәлләреннән булачак, – диде Раиф абый тирән бер көрсенү белән.

Кайсы мәктәпне ябарга, кайсын калдырырга – болар район үзәгендә хәл ителә. Моны гына беләбез. Шуңа күрә өстән кушалар дип акланулары бөтенләй акылсыз “отмазка” гына. Иж-Бубыйны күтәрәсе, аның белән горурланасы урынга, бу мәктәпне ябу мөмкинлеге турында сүз чыккан икән инде, гафу итегез, ул райондагы җитәкчелекнең белем һәм эстетик тәрбия дәрәҗәсендә шикләнерлек урын калдыра. Берәүләрнең: “Нишләп сез нәкъ безнең мәктәпкә килдегез соң, ябыла торган мәктәпләр бер бездә генә түгел бит”, – диюе дә мәктәпнең тарихи, милли, мәдәни кыйммәтен аңламаудан килә, күрәсең. Ни генә булмасын, без бу мәктәпнең язмышы белән кызыксынып торырбыз һәм, бәлки әле, Иж-Бубыйда зурлап үткәрелгән юбилейларны да күрү насыйп булыр, кем белә…

Әгерҗедә алдаганнар

Газетаны басмага тапшыру алдыннан Иж-Бубый мәктәбендә булып кайткан журналистларга тагын бер яңалык җиткерделәр. Мәктәпнең язмышына бәйле рәвештә Мәгариф министрлыгы “Азатлык” радиосына рәсми төстә җавап биргән. Ул җавапта болай диелә:

“Иж-Бубый урта мәктәбендә бер сыйныфка уртача 8 кеше туры килә.

2008 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәгариф учреждениеләре яңача финанслана. Укытучының хезмәт хакы укытылган сәгатьләр санына һәм сыйныфтагы укучы санына карап исәпләнә. Шәһәр мәктәпләрендә бер сыйныфка – 25, авыл мәктәпләрендә исә 14 укучы туры килергә тиеш.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләре арасында килешүләр төзелгән. Шул нисбәттән районнар тарафыннан 2011-2012 елга райондагы мәгариф учреждениеләрен тоту программасы эшләнгән. “2010-2012 елда Әгерҗе районында мәгариф учреждениеләрен тоту” муниципаль программасы нигезендә 2012 елда Иж-Бубый урта мәктәбен ябу каралган. Укучылар 3нче Әгерҗе мәктәбенә йөртеп укытылачак. Әгерҗе районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге хәбәр итүенчә, укытучылар составын да Әгерҗедәге мәгариф учреждениеләренә эшкә урнаштыру каралган.

Гамәлдәге закон нигезендә мәгариф учреждениеләрен ачу, ябу һәм үзгәртеп кору кебек сораулар җирле үзидарә компетенциясендә һәм һәр мәктәпнең статусын, шулай ук “реструктуризациясе” срокларын алар хәл итә”.

Иң кызганычы шул: авыл җыены вакытында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов никадәр халык һәм күпме журналистлар каршында: “Мәктәп ябылмаячак”, – дип ышандырды. Әгерҗе районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова да бу мәктәпнең тарихи кыйммәткә ия булуы һәм аны саклап калачаклары турында искәртте. Мәгариф бүлегеннән килүчеләр дә мәктәп ябылу турындагы сүзләрне гайбәткә генә кайтарып калдырды. Алдан ук мәктәпнең ябыласын белеп, халыкны мыскыл итеп күзгә төтен җибәреп утырулары, ягъни оялмыйча алдаулары бернинди кысага да сыймый. Менә хәзер гайбәт кенә булган сүзләрнең дөреслеге ачылды һәм үз тарихын саклап калырга теләгән Иж-Бубый авылы халкы түрәләрнең ялганына ышанып тыныч кына яшәмичә, югары органнарга хатлар язып, имзаларын җыя башласа да була.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Әгерҗе-Иж-Бубый-Казан.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Алия әйткәне:

    Фикерең..Хәерле көннәр!
    Сезгә бер яңалык тәкъдим итәм. Ксенофобиягә каршы көрәшүче җәмгыять бер сайт ясады: http://antixenophobia.org

    Биредә Исламга, татарларга һәм башка халыкларга каршы көрәшүче түрәләргә каршы көрәш алып барыла, имзалар туплана. Бу көрәшкә битараф калмыйча, үл өлешегезне дә керетргә тәкъдим итәм.

    Хөрмәтләр белән.

    ... Март 1st, 2011

Әйтер сүзем бар