ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ЙОРТ

Бу газета кулыгызга килеп кергән икән, димәк, “Татарстан почтасы” сезне онытып бетермәгән әле. Хәер, бу очракта онытып калдырса да, ай ахырында барыбер искә төшерәчәк. Катлы-катлы саннар язылган түләү кәгазьләрен “эш итәсе” бар бит. Ни генә дисәк тә, почтасыз яшәп булмый инде. Уйлап карасаң, шул бер “почта” сүзе эченә күпме хезмәт сыйган.

Замана таләбе белән алар да үсеш кичерә. Компьютерлаштыру хакында әйтеп тә тормыйм. Инде аннан башка ничек эшлисе икәнен белүче дә калмагандыр. Кайбер почта бүлекчәләрендә тимер юл поездына һәм Казан шәһәрендә концерт-спектакльләргә билет та юнәтергә мөмкин. Төрле түләүләр, пенсия алу, газета-журналга язылу гына түгел, йорт кирәк-яракларын да шунда ук сатып алырга була.

Кыскасы, “Татарстан почтасы” эшчәнлеге бер урында гына туктап тормый. Аеруча соңгы вакытта күп бүлекчәләр реконструкция кичереп, “яңадан туды”. Әйтик, шуның бер мисалын узган атнада гына үземә Кукмарада күзәтергә туры килде.

Яңарган бүлекчәгә иң беренче булып район башлыгы урынбасары да, почта җитәкчелеге дә түгел, ә 35 ел буе биредә эшләп пенсиягә чыккан Хатирә апа Салихова аяк басты. “Өч ел Ленинград блокадасында булып кайтып, 1946 елдан башлап 1979 елга кадәр монда эшләдем. Почтаның да төрле чагын күрергә туры килде. Яз көне кар суы эчкә кадәр керә иде, хәзер менә алай булмаячак инде. Стеналарын күр әле”, – дип шатланды ул. Дөрес, үзем бу бүлекчәнең 3-4 ай элек нинди булуын белмәгәч, чагыштыра да алмыйм. Әмма бирегә килгән халыкның шаккатулы карашы күп нәрсә хакында сөйли.

“Халык сорады – без эшләдек. Алар шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр йөрергә тиеш түгел, барысы да халык ихтыяҗын күздә тотып эшләнә”, – диде Кукмара почтамты башлыгы Райнур Фәхриев. Аның җитәкчелегендә эшләүче иң лаеклы 4 кешегә эштәге уңышлары өчен Мактау грамотасы һәм 3 мең сум премия тапшырылды. Менә шул премия дигәненә шатландымы, әллә Мактау грамотасы көтелмәгәнрәк бүләк булдымы, бер апа: “Үләм, үләм”, – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина кулыннан да элемтә бүлегендәге нәтиҗәле хезмәт өчен 4 кешегә Мактау грамотасы бирелде. Җырчы, биюче балалар бәйрәм ямен арттырды гына.

Кукмара күпмилләтле район булса да, Казан артындагы чеп-чи татар районы санала. Шуңа күрә “Кукмор-1” дип аталучы бүлекчәнең ачылыш тантанасы русча булуын бик үк кабул итеп бетерә алмадым. Моны “Татарстан почтасы” җитәкчесе Ольга Кузнецованың русча гына сөйләшүе белән аңлаттылар аңлатуын, әмма барыбер килешмим. Ике телдә барсын алайса!

Кукмараның үзендә 17 мең кеше яши һәм нибары 3 почта бүлекчәсе хезмәт күрсәтә. Димәк, бу бүлекчә, кимендә, 5 мең кешенең даими йөри торган урынына әйләнәчәк. Өстәвенә, ул күрше өч авыл халкына да хезмәт күрсәтәсе икән.

Ольга Кузнецова элемтә бүлеген крокодил Гена белән Чебурашка төзегән бөтен дуслар йорты белән чагыштырды. “Менә төзедек-төзедек һәм, ниһаять, төгәлләдек тә. Республикадагы барлык бүлекчәләрдәге ремонтны без шушы стильдә ясыйбыз, аларның барысы да төзек булсын иде. Гомумән, кайсына гына керсәгез дә, үз туган төбәгегездәге бүлекчәдә кебек хис итәрсез”, – диде ул “Татарстан почтасы”на караган бүлекчәләрнең бар җирдә дә зәңгәр түбәле ак йортка әйләнәчәгенә ишарә ясап булса кирәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №35)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар