ЗӘҢГӘР БАЛАЛАР

Сырхауханә темасына бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмам дигән сүзем бар иде. Әйләнеп кайтмый булмас, ахрысы. Юк-юк, ишек төбендә чират тору, ришвәт бирүләр турында түгел монысы…

Гүзәл исемле иптәш хатын чылтыратты:

– РКБда операция ясарга тиешләр. Аңарчы тагын бер кат анализлар бирәсем бар. Вакытың булса килеп чык әле. Күреп кит мондагы хәлләрне, – диде, еларга җитешеп.

Икенче көнне үк, бер сумка җиләк-җимеш тутырып, Гүзәл янына киттем.

РКБдагы чисталыкка исең китәр. Бахил дигән нәрсәне киеп, “пропуск” белән генә керәсе. “Катыргы кисәгең” ишек төбендәге сак хезмәткәрендә кала. Операция ясалмаган кеше янына керү мөмкин түгел, ягъни “пропуск” бирелми икән. Аңа карап, хәл белергә килүчеләр кире борылырга ашыкмый. Әллә нинди ысуллар уйлап табып, сак хезмәткәрен алдап, эчкә үтәләр.

Бер апа “пропуск” алу серен миңа да өйрәтте:

– Менә, сеңлем, башта чиратка басып, алдагы кешенең кем исеменә “пропуск” алуын тыңлап торасың. Ул кеше үз пропускын ишек төбендә калдырып эчкә үткәч, сакчы янына киләсең дә: “Әнием (яки әтием) янына кертә торган пропускыны таба алмыйлар, ул сездә түгелме?” – дип сорыйсың. Каравылчы аны сиңа кире кайтара. Шулай итеп, кереп тә китәсең. Яки берәр табибны каравыллап торасың да, аның артыннан ук ияреп кереп китәсең. Сине аның белән керә дип уйлыйлар. Яки…

Гүзәл гинекология бүлегендә ята булып чыкты. Киста тапканнар. Дустым, әллә катлаулы операция түгел дип, куркуын сиздермәгән була.

Беренче тапкыр “кунакка” килүем маҗарасыз узды дияргә мөмкин. Дөрес, ишек номерларын бутап, башта күрше бүлмәгә килеп кердем. Анда – палата тулы япь-яшь кызлар! Хәер, Гүзәл ята торган палатада да, ул 32 яшьтә генә булса да, араларында иң өлкәне иде.

– РКБ табиблары бик яхшы профессионаллар, үз эшләренең осталары. Шуңа күрә Казанда теркәлгән кешеләр дә нәкъ менә шушы сырхауханәгә эләгергә тырыша, – диде Гүзәл. – Ашарга төяп килмәсәң дә була, бик яхшы ашаталар.

Икенче тапкыр килгәндә, Гүзәлгә инде операция булган, ә палатадагы яшь кызларның өчесе бертавыштан үкереп елый иде.

– Ни булган? – дип сорадым Гүзәлдән.

– Алар беркайчан да бала таба алмаячаклар.

– Ничә яшь соң аларга?

– 18-20 яшьлекләр.

– Сәбәбе нидә?

Шунда бер кыз ачыргаланып кычкыра башлады:

– Кому я сейчас нужна?! Больше никогда в жизни не буду носить капроновые колготки!

Гүзәл пышылдап кына сөйләвен дәвам итте:

– Бүген баш табиб кереп, аларны сүгеп чыгып китте. “Кышкы суыкта да капрон колготкилар киеп, кендекләрегезне күрсәтеп йөргәнгә, шундый көнгә калдыгыз”, – диде. Менә хәзер елап яталар инде, кая барсыннар!

Гүзәлнең палатасыннан чыгып барганда, баш табиб алар янына кереп калды. Ә мин аның чыгуын көтеп торып, шул кызларның язмышы хакында белешәсе иттем.

Баш табиб озак тоткарланмады. Ул палатадан чыккач, башта Гүзәл хакында сораган булдым.

– Аның операциясе куркыныч түгел. Борчылып йөрмә.

– Ә аның янында ятучы кызлар бүген мин килгәндә елыйлар иде.

– Менә синең аркаң ачык түгел, чалбарың да кендектән түбән салынмаган. Яшьләрнең бөтен бәласе шул мәгънәсез модага иярүдә. Суык климат өчен чыккан мода түгел бит ул. Әллә каян, көньяктан килеп кергән әйберләр. Билдән түбән чалбар киеп, кендекләрен ачык йөртеп, салкын тидерәләр дә, елап яталар. Сау-сәламәт бала табасы килгән кызлар үз-үзләрен сакларга тиеш. Абортлар турында әйтеп тә тормыйм…

Гүзәлгә тагын бер килүемдә, әлеге баш табиб янә юлымда очрады. Кайда эшләвемне белгәч, татар матбугаты, ә соңрак телевидение хакында сүз кузгатты:

– Беләсеңме, сеңлем, телевизордан җыен чүп-чар күрсәткәнче, тәмәке тартучы кызларның ничек бала тапканын күрсәтәсе иде. Тәмәке тартмаган анадан тупырдап торган сау-сәламәт бала туа. Ә тәмәкеченең баласы туганда ук ниндидер яшькелт-зәңгәрсу төстә, сасы була. Егетләре дә ни уйлап шундый кызларга өйләнә икән аның? Ник хәзерге яшьләр туачак балалары хакында уйланмый икән? Матбугатның да роле зур бит бу эштә. Яшьләрнең аңсыз булуында матбугат та гаепле!

Табиб сөйләгәннәрне монда язып бетереп булмый. Абортлар хакында да озак кына сөйләшү булды. Гүзәл янына кунакка йөреп, мин бик күп сабак алдым.

Уйлап карагыз, гыйбрәт бит бу! 17-20 яшьлек кызга “син беркайчан да бала тапмаячаксың” дигән сүзләрне ишетү гаять авырдыр… Барысы да үз-үзеңне сакламаудан, үз кадереңне белмәүдән килә ләбаса.

Медицина статистикасына күз салсаң, ел саен гадәти профилактика үтүче хатын-кызларның 8-10 процентында төрле дәрәҗәдәге гинекологик авырулар ачыклана икән. Соңгы 7 елда гинекология белән бәйле чирләр саны 40 процентка арткан. Уйландырырлык саннар…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Татарстан яшьләре”, №76)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар