ДӘВАЛАНМЫЙ ТОРГАН РОМАНТИК

Саф күңелле, шигъри җанлы, ихлас йөрәкле романтик егет – сирәк очрый торган җәүһәр. Сирәк, чөнки ул – мин белгәннәр арасында бердәнбер. Аны күптәннән беләм, шул ук вакытта бөтенләй белмим дә. Сәер… Аны укып чыгу мөмкин түгел, әмма шунысы тәгаен: ул һәрчак ихлас. Их, бөтен егетләр дә аның кебек булсамы…

Рифат СӘЛАХ – каршылыклы шәхес. Белеме буенча юрист, бөтен барлыгы белән романтик-шагыйрь. Юрист кыю, туры сүзле, усал булырга тиеш кебек. Ике капма-каршы төшенчәнең бер кешедә яши алуына ышанасы килми. Күз алдында булгач, ышанырга туры килә.

Менә аның икенче китабы дөнья күрде. Ул аны “Яшел ай” дип атаган. Тагын бер сер: нигә шундый исем?

–            Бер яктан караганда, бу китапта күңелемә бик якын булган “Яшел ай” нәсере язылган. Үзем дә яшел төсне яратам. Яшел ул –яшәеш, яшьлек, яшәрү төсе. Ай – романтик образ. Ул – хыял. Әлеге исемнең мәгънәсенә төшенеп бетә алмыйм, мин аны тоям гына. Шигырьләремне тоемлаган кебек. Китап укучылар да, минем сыман, ул исем мәгънәсенә төшенергә тырышыр дип уйлыйм. Һәркем яшел айда үзенә якын, кадерле образны ачар дип өметләнәм, – диде автор үзе.

Мәктәп, татар әдәбияты дәреслеге күз алдына килеп баса. Анда Рифатның фотосы, шигырьләре… Бәлки шулай дияргә иртәрәктер, әмма бүгенге буын шигъриятендә ул бердәнбер романтик шагыйрь. Безнең буынны да кемдер өйрәнер бит?! Өйрәнерлек шәхесләребез бар, өйрәнсеннәр! Аның иҗатында эчкерсез хисләр, самими мәхәббәт, моң, бәхетле сагыш… Шул ук вакытта анда халкы өчен борчылу, милләтен кайгырту, бүгенге вәзгыять турында уйлану, остазларына соклану да чагылыш тапкан. Киләчәк буын Рифат СӘЛАХ исемен китаплардан укып таныр, аның шигырьләрен яттан сөйләр. Иманым камил. Йөрәгендә җаны булган кеше аларга битараф кала алмас.

–            Рифат, беренче китабың булган “Күңел бөртекләре” (2007) рухын “Яшел ай”ныкы белән чагыштырсак, алар ни белән аерыла?

–            Беренче китап яшүсмерлек максимализмы белән сугарылган булуын хәзер чамалыйм. Яшүсмердән җитлеккән егеткә әверелү иҗатымда да күренә, “Яшел ай” китабында реализмга омтылыш бар. Ләкин асылда үз кыйбламнан тайпылмадым. Беләсең бит: дәвалап булмаслык романтик мин.

Дәвалап булмаслык романтик дисә дә, ул әйткән җитлеккәнлекне эзлим. Кайда соң ул реализм?! Бәлки “Таш бәгырь” шигырен әйтүедер?!

Таш бәгырьгә әверелеп барам…

Бәгырьләрне кискән кайчы сына.

Бу дөньяда күпме сукмаклар бар,

Барып егылырга кайсына?

Хатирәләр калган…

Чынбарлык бер

Йомшартачак әле бәгыремне.

Ишет, җиһан!..

Синең бер гашыйгың

Гашыйк булмас җанга әверелде.

Алай дисәң, бу шигырь үзе үк мәхәббәткә багышланган. “Гашыйк булмас җанга әверелгән” авторның шул шигыреннән соң мәхәббәт турында тагын бик күп иҗат җимешләре бар. Гашыйк була белә ул!

“Яшел ай” нәсерен укыганда, үзе хакында язган сүзләргә тукталам.

“Мин һәйкәл каршындагы ташка утырып нәсер язам. Кешеләр сәерсенеп карап китә. Әйе, мин – иҗат кешесе. Ә иҗат кешесе сәер булырга тиеш. Бу хакта “Иҗат кодексы”нда язылган. Бу кодекс күп кенә кануннарга, хәтта бөек “Йөрәк конституциясе”нә дә каршы килә. Мәхәббәт кебек”.

“Яшел ай”ны бер утыруда укып чыктым. Әле дә исемә төшкән саен кулыма алам. Нәрсә бу? Шигырьләр яратудамы хикмәт? Алай булса, нигә моңарчы ук шигырьләр белән җенләнмәдем? Аңладым: Рифатның шигырьләре күңел халәтемә аваздаш икән. Әйе-әйе, бу китапта теләсә-нинди күңел халәтенә туры килерлек юллар таба алам. Бер үк шигырьдән берничә төрле моң кайтаваз булып яңгырый. Йә күзгә яшь тула яки ирексездән елмаясың. Әллә нинди авыр фәлсәфә дә, айлар буе уйланып йөрерлек авыр мәсьәлә дә юк аларда. Үзләре гади, җанлы, мәгънәле.

Күзләрең, нигәдер, офыкта,

Бәгырең түрендә шом тора.

Бу дөнья шулкадәр гадәти –

Яратам мин сине! Шул гына.

“Шул гына” шигырендә бар да гади. Ул ярата – вәссәлам! Башка сорау биредә урынсыз.

Камал театрының кече залында 9 декабрьдә, ягъни бүген, “Яшел ай” китабын тәкъдим итү кичәсе була. Шунда барасым, шул романтик егеткә тагын бер кат сокланасым, Рифат язган шигырьләрне үзе башкаруында ишетәсем, аның күңел сафлыгына коенасым бар. Боларның барысы да миңа гына сыймас. Аның күңел дәрьясы чиксез, иҗат чишмәсе төпсез. Уртаклашырга Сез дә килегез…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №49)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар