ДОШМАНЫМА ДА ЯЗМАСЫН

Авылдагы сырхауханәләрне бетереп, үзәктә генә калдыргач, карап кайтыйм әле дип, районга юл тоттым. Авырткан җирем булмаса да, тикшеренеп кайту комачауламас дидем. Килеп керүгә үк, әллә бу районда бер генә сәламәт кеше дә юк микән дип уйлап куйдым. Регистратурага чиратның очы-кырые юк. Кычкырыш, талаш. Талон өләшәләр. Бәхетең булса –киләсе айга аласың, булмаса – ике-өч ай көтәргә туры килә.
Бер ана, елый-елый, күз табиб бүген үк кабул итүен сорый, 6-7 яшьләр тирәсендәге улының күзенә кыйпылчык кергән, күзе шөпшә чаккандай кызарган һәм шешкән. Талон ала алмады ул. Шулай да, бәлки табибе мәрхәмәтледер дигән уй белән кабинет каршына килеп басты. Аны чиратсыз уздырдылар, табиб та кабул иткән. Халыкны шулай саргайтыр өчен ябалар микәнни соң ул авыллардагы сырхауханәләрне?

Миңа да киләсе ай ахырына талон язып бирделәр. Әбиемнең: “Сырхауханә юлында йөрергә дошманыма да язмасын”, – дигән сүзләре исемә төште. Талонымны алдым, дөнья хәлен белеп булмый, бәлки киләсе ай ахырына кадәр чирләп тә китәргә туры килер.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Кукмара районы, Ядегәр авылы.

(“Татарстан яшьләре”, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар