ГАЗЕТА БЕТӘ, ДИЛӘР…

Телевизор барлыкка килгәч, радио бетә диделәр. Әле дә яши. Мобиль телефоннар кулланыла башлагач, өйдәге “шалтыравык” юкка чыгачак дисәләр дә, өй телефоныннан башка яшәмибез. Инде интернет басып алгач, басма матбугатка санаулы көннәр калды дигән сүз чыкты. Күңелгә коткы салып, Франциядәге газета-журналлардан берничә мең кешене эштән кудылар. Бөтен дөнья буйлап шау-шу купты, бер-бер артлы газета-журналлар ябыла башлады. Көнбатышка йөз тоткан ил буларак, бу әкәмәт безгә дә килеп җитмәсме? Татарстандагы басма матбугатның хәле дә шулай мөшкелме?

“Татарстан почтасы” матбугат-сәркатибе Әлфия Фәрид кызы Гәрәева белән сүзебез шул хакта.

–            “Басма матбугат бетәргә 2-3 ел калды” кебек куркыныч гайбәт таралды. Инде 2009 елның икенче яртыеллыгына газета-журналга язылу тәмамланып, булган нәтиҗәләр белән танышканнан соң, бу фараз ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә дип саныйсыз?

–            Дөрес, газетаны яздырып алучы кимеде. Әмма басма матбугатның популярлыгы көннән-көн кими дигән сүз белән килешеп булмый. Халык газетага ничек язылды – шулай языла. Ә менә төрле юридик оешмалар газета-журнал алдыруны киметте. Беренчедән, финанс кризисы сәбәпле, оешмалар үз чыгымын киметергә мәҗбүр. Басма матбугатка дигән акчаны алар 60-70 процентка кыскартты. Икенчедән, газеталарның барысында да диярлек бер үк мәгълүмат. Шулар арасыннан иң төгәл, дөрес мәгълүмат бирүче, кызыклы матбугат чарасын сайлап алу да акыллы алым. Өченчедән, күп газета-журналлар ябылды. Бу шулай ук язылучы санын киметә. Конкрет саннарга күчереп карыйк: Республикабызда 2008 елның икенче яртысында 1 млн 730 мең данә газета-журнал таратылса, быел ул 1 млн 650 меңгә калды. Үзегез күрәсез, әллә ни зур аерма юк. Безнең фаразлар буенча, язылучылар саны тагын да кимергә тиеш иде. Кыскасы, план арттырып үтәлде. Соңгы 3-4 елда язылучылар саны бик күпкә кимеде дип әйтә алмыйм.

–            Чит илдә басма матбугатның хәле көнләшерлек түгел дип беләм… Бу безгә дә янамыймы?

–            Аларда да басма матбугат бетәчәк дигән фаразлар бер 10 ел элек яңгыраган иде. Әмма алай булмады. Анда газетага язылу көн дә киосктан сатып алуга караганда күпкә отышлы. Язылу бәясе күпкә арзангарак туры килә. Ә бездә ул бәя бер чама.

–            Районнарга бүлеп караганда, иң “укымышлы”лары кайсылары?

–            Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Актаныш районнарында аеруча күп укыйлар. Анда бер мең кешегә 800-900 данә газета-журнал туры килә. Ә Татарстан буенча караганда, бер мең кешегә уртача 438 данә. Шәһәрдә газетаны яздырып алучылар бик аз. Бу, беренчедән, басма матбугат чарасын таратучы киоскларның күплеге белән аңлатылса, икенчедән, шактый йортта почта тартмалары юк. Шулай ук җәй көне ял итәргә китүчеләр, дачага күченүчеләр күп. Тулай торакларда почта тартмалары булмау да язылучыларны киметә торган проблема.

–            Әлфия Фәридовна, почта тартмасы юк, дидегез. Шәһәрдәге күп катлы йортларда ул тартмалар өчен кем җаваплы?

–            Күп кеше безгә мөрәҗәгать итә. Әмма бу дөрес түгел. Урындагы үзидарә органнары почта тартмаларының торышы артыннан күзәтә. Элемтә бүлеге турындагы Федераль закон буенча бу шулай. Күп катлы йортның беренче катына почта тартмалары төзелеш оешмалары тарафыннан куела. Йортның төзелеш сметасына почта тартмалары да керә. Ә инде аны төзәтү, алыштыру һәркемнең үз эше. Алда әйтелгән законның 31нче маддәсе шулай ди. Әле почта тартмасы булса да, хулиганлык очраклары күп. Мәсәлән, ул тартмага тәмәке төпчеге салып китү, яки шырпы ташлап ут төртү очраклары бар. Ә авыл җирендә һәркем үзе куя. Анда да тартма куярга иренгән кешеләр бар. Монда һава шартлары газета-журналга зыян салырга мөмкин. Кар-буран, яңгыр астында калса инде. Бу очракларда без җавап бирмибез.

–            Шулай да шәһәр кешесенең газета-журналны яздырып аласы килә ди, ә тартмасы юк…

–            “До востребования” дип язылырга мөмкин. Алай язылган очракта, газета-журналлар почтада үзең сорап алганчы җыелып барачак. Ләкин ике ай эчендә килеп алмасаң, ул газеталар архивка җибәрелә. Аны шуннан соратып алырга мөмкин. Архив һәр ярты ел саен яңартылуын гына исеннән чыгармасын иде кеше.

Җәй көне ял итәргә китүчеләр күп булганга, һәркем гариза язып, билгеле бер вакытка үз газета-журналларының почтада җыелып баруын да сорый ала.

–            Әйтик, Арча районының берәр авылына кайтып җиткәнче, газета ертылып, теткәләнеп бетте ди. Укучы нишләргә тиеш?

–            Элемтә бүлекчәсеннән безгә хәбәр килә һәм әлеге газет яки журнал укучыга икенче көнне үк барып җитәчәк. Андый очраклар булганы бар.

–            Газета-журналның безнең кулга килеп җиткәнче нинди юл үтүе кызык. Шул хакта сөйли алмассыз микән?

–            Газеталар типографиядә төнлә басыла. Тиражның бер өлеше районнарга, икенчесе киоскларга таратылырга тиеш, кемдер заказ буенча өстәмә тираж сорап алырга мөмкин. Язылып алдыручыларның газета-журналлары тимер юл вокзалы буенда урнашкан Республиканың почта тарату үзәгенә китерелә. Мәскәүдән үк килүче газета-журналлар да почта вагоныннан шунда бушатыла. Шуннан соң, кайсы районга ничә һәм нинди газета тиеш, шул бүленә. Болар төнлә үк башкарыла торган эш инде. Иртүк берничә машина юлга кузгала. Алар берничә районга кереп, почтаны калдыра. Анда янә сортировка эше башкарыла. Район үзәкләрендә үз машиналары бар, алар авыллар буенча тарата. Газета-журналны тапшырып кире кайтканда хатларны алып кайталар. “Татарстан почтасы”ның бөтен республика буенча 9 мең хезмәткәре бар. Бу санга авыллардагы хат ташучылар да керә.

–            Бүген мин газетага язылдым ди, ә иртәгә ул ябылды. Миңа нишләргә?

–            Квитанцияңне тотып кире почта бүлекчәсенә киләсең, гариза язасың. Акча кире кайтарыла.

Әлегә 2010 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга иске бәядән язылырга мөмкин. Ә 1 сентябрьдән декабрь ахырына кадәр язылу компаниясе башлана.

– “Татарстан почтасы” бер урында гына тормый дип беләм. Нинди яңалыклар белән шатландыра аласыз?

–            Авылдагы хезмәт күрсәтү шартлары шәһәрдәгедән берни белән дә аерылмаска тиеш. Күптән түгел Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Билетти” компаниясе белән килешү төзедек. Аның нигезендә, хәзер авыл кешесе дә почтадан билетлар сатып алачак. Поезд билетлары гына түгел, төрле концерт, цирк, театр кебек культура-күңел ачу чараларына да билетлар сатып алырга мөмкин булачак. Уңайлы бит: билет алу өчен күпме акча түгеп, Казанга килеп йөрисе дә юк. Яздан бирле бу система Сабада, Шәмәрдәндә эшли иде инде. Әмма җәй көне концерт-театр сезоны булмаганлыктан, әлегә алар да туктап тора. Ә тиздән почта бүлекчәләренең байтагында әлеге уңайлыктан файдаланырга мөмкин булачак.

Газета-журнал бетәчәгенә ышанасы килми. Хәзер бит бөтен дөньясы компьютерлаштырылган. Көне буе монитор каршында утырганнан соң, яңалык, дөнья хәлләре турында да монитордан укып утырасы килер микән? Миңа калса, эштән арып кайткач диванга сузылып, кыштыр-кыштыр газета актарудан да тәмле нәрсә юк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №31)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар