ГАЕПЛЕ ГАЕПСЕЗ ҮТЕРҮЧЕ

– Хезмәттәшем Ләйсәннең телефоны шалтырагач та күңелем нидер сизеп, ниндидер хәбәр буласына ышанып, талпынып куйды. Башка вакытта бөтенләй игътибар итмәсәм, бүген үземнең үк трубканы алып эндәшәсем килде һәм мин Ләйсәнгә кычкырдым: “Ал инде шуны, ник алмыйсың?!” Ул алды да катып калды.

“Анда Сережа белән нидер булган”, – диде хезмәттәшем. “Бәлки, Сережа да түгелдер әле, тынычлан”, – дип әллә мине, әллә үзен тынычландырырга маташты шунда ук. Секундның меңнән бер өлеше узгандырмы, юктырмы – мин инде улым янына чаба идем. Барып җиткәнче ниләр генә уйлап бетермәдем. Аягын авырттыргандыр, кулын имгәткәндер, башын җәрәхәтләгәндер, урамда йөри торган этләрдән курыккандыр… Ләкин бу гына түгел! Андый картинаны минем әлегәчә бер генә куркыныч фильмда да күргәнем юк. Минем газиз, бердәнбер улым юл уртасында кан эчендә ята һәм ул мин килгәнче үлгән иде инде…

Соңгы үтенеч

Ольга Герасимова миңа шулай дип сөйли башлагач ук, күңелем тулды. Үзе 8 яшьлек улының фотоларын барлый, үзе елый-елый үз башыннан кичкәннәрне сөйли.

Соңгы ике елда ана белән бала бер-берсенә аеруча якыная. Үзара аңлашмауның эзе дә юк. Сережаның дәресләрен дә бергә хәзерлиләр. Уйныйлар. Алар бергә карамаган берәр мультфильм калган микән?! Ольга аның белән чиксез горурланган. Сережаның хәтере дә теләсә-кайсы акыл иясе көнләшерлек була. Җырларны бер ишетсә, шул арада ятлап кала ул. Балалар бакчасында вакытта ук бөтен чараларда иң җаваплы рольләрне башкарырга туры килә аңа. Укытучылары да мактау сүзләрен жәлләми. Кыскасы, Сережа бик акыллы, белемгә омтылучан, самими бала булган.

– Мин ул көнне эштә идем. Улым иртән аны да үзем белән эшкә алуымны сорагач, ризалаштым. Гадәттә, алар кибет каршында хезмәттәшем Ләйсәннең кызы Эвелина белән уйныйлар иде. Бу юлы Эвелина әнисенә ияреп килмәгән. Ләйсән төшке ашка кайткач та ялгызы гына әйләнеп килде – кызының киләсе килмәгән, күрәсең. Сережа миңа үпкәле күзләре белән тутырып карады да, Эвелина янына үзе генә барырга рөхсәт сорады. Ризалашмый чара калмады. Улымны шатландыру өчен әллә ниләр эшләргә әзер кеше идем. Ә бу соңгы үтенече булыр дип кем уйлаган?!

“Бар, ләкин юлны карап йөр. Әгәр Эвелинаны тапмасаң, кире кил”, – дидем. Юлны гына чыга белә иде инде. “Беләм инде, әни, үзем дә беләм”, – дип чыгып китте. Йөрәгем үз урынында булмады, билгеле. Берничә тапкыр сәгатькә карап алганны хәтерлим. “Әһә, ярты сәгать үтте, хәзер уйныйлардыр”, – дип уйладым. Ул көнне кыска эш көне иде. Тизрәк эш көнем бетсен иде дип теләдем. Эштән соң ук улымны үзем барып алырга планлаштырдым. Тик бәла аяк астында шул.

– Бәрдергән кешесе шунда ук китеп бармагандыр бит? Аның реакциясен күрдегезме?

– Улымны күргәч, башка беркемне күрерлек халәттә түгел идем инде. Акырып елый гына алдым. Ахырдан, бераз аңымны җыйгач, улымны бәрдергән машинаның яңадан бетон баганага бәрелүен, ул багананың сынуын күрдем. Машинасы әйләнгән дә хәтта, ләкин йөртүчегә берни дә булмаган. “Хәтта бер тырналган җире дә юк иде”, – дип сөйләделәр. Тизлеге 50 км/сәг булган диләр, ләкин мин ышанмыйм. Үзем дә машина йөртмәгән кеше түгел. Рульгә утыручы кешедә ниндидер реакция булырга тиештер ләбаса. Улымны бәрдергәч, йөртүче рульне читкә генә борган. 50 км/сәг белән барган кеше бетон багананы сындырыр дәрәҗәдә бәрелә аламы? Ул минем улымны 10 метрдан ук күрдем, ди. Хәер, икенче күрсәтмәләрендә борын төбенә үк сикереп чыкты дип тәкрарлый. Машинаның тормоз юлы булмагач, тизлеген дә ачыклау мөмкин түгел.

“Мин гаепле түгел”

Быелның 3 маенда була бу хәл. Сережа белән Эвелина икесе бергә юл чатына килеп баса.

Юл аша чыкканчы малай кызга әйткән:

– Син монда тор, ә мин тиз генә өйгә кайтып, Ниндзя ташбакалары төшкән карточкаларны алып киләм.

Шулай итеп кыз басып кала, ә ул өенә ашыга. Сережаны күреп бер машина аңа юл биргән хәтта, ә менә аның артыннан ук килә торганы туктап торган машинаны узып, Сережаның өстенә менгән.

– Эвелина шуннан соң ничә төн йокламады. Авыртты. Төшләнде.

Ольга ханым күз яшьләренә буылып әлеге кешенең җәзасыз калуы хакында хәбәр итте.

– Баланы түгел, хәтта песи баласын таптатсаң да күңел тула, үзеңне гаепле хис итәсең. Ә бу кешенең җаны юктыр, чөнки ул бер тапкыр килеп гафу да үтенмәде, гаебен танымады. “Гафу итегез, тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Мин сезгә ничек ярдәм итә алам? Бала каберенә таш куярга, күмәргә матди яктан ярдәм итәргә теләр идем”, – дип булса да әйтергә тиеш иде ул. Чыгышым белән Свердлау якларыннан булгач, мин бит Арчада берүзем. Туганнарым да юк. Ул чакта ирем дә янымда түгел иде. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга да белмәдем.

Улым үлеп 10 көн үткәннән соң эксперимент уздырдылар. Дөрес, техник экспертиза буенча ул аны бәрдерми кала алмаган. Шулай да… Улым Сережаны үтергән кеше белән беренче очрашуым шунда булды.

10 августта гына гражданлык суды булды әле. Ул шунда: “Мин гаепле түгел”, – дип авыз тутырып әйтте. Дөресен генә әйткәндә, мин аны шунда ук утыртып куйганнар дип уйладым, чөнки юньле кеше бер тапкыр булса да килеп гафу үтенергә, ярдәм тәкъдим итәргә тиеш дип фикер йөрттем. Ә ул гел иректә булган, тик берни дә эшләмәде. Бу бит беркайчан да онытылмаячак.

Әлеге адәм 2006 елда бер кызны инвалид калдырган булган инде. Аның аякларын кискәннәр. Суд булган, ләкин аңа берни дә булмаган. Ә мин хәтта судка да барып җитә алмыйм. Җинаять составы юк дип эш ачылмый һәм гаепле кеше гаепсез булып кала.

Вакыт дәваламый

Әйе, җинаять составы булмау сәбәпле, эшне ачып та тормаганнар. Мине шул гаҗәпләндерә: Сережаны үтергән адәмне тормыш бернигә дә өйрәтмәде микәнни? Хәер, ул кешенең үзенә дә андый бәла-казаларга еш юлыгу рәхәт түгелдер, ләкин ул гаебен таныса ана кешенең күңеле бераз нечкәрер дә иде. Бәлки, кемнәрдер Ольганың үзен үк гаеплидер. Баланы караусыз калдырган, юлга чыгарып җибәргән, диләрдер… Ул да үз-үзен әлегәчә гаепле итеп хис итә. Ләкин мәктәп яшендәге баланы бәйләп куеп булмый, ул мөстәкыйль. Газиз баласын югалткан ана әле дә аның киемнәренә, мәктәп дәфтәрләренә кагыла алмый. Күңел ярасы мәңге төзәлмәс шикелле. “Вакыт дәвалый диләр, әмма көннәр үткән саен яралар тирәнәя генә”, – ди Ольга ханым.

Бу кеше нигә ярдәм кулы сузмаган дисезме? Судья шул хакта сорагач, ул:

– Мин аны таба алмадым, – дип җавап биргән.

Монысы бөтенләй акылга сыймаслык хәл. Ана баласын юлда, кан эчендә калдырып Сахалинга качмаган бит. Арча – ул зур авыл. Тикшерүчедән дә, кибеттә бергә эшләгән кызлардан да, тагын әллә нинди юллар аша Ольга Герасимованың телефон номерын булса да табарга мөмкин иде. Аклану эзлисе урынга, ярдәм итәсе килгән кешегә… Әхлаки зыянны каплау хакында сүз чыккач та ул:

– Нинди акча? Әле үз “тугызлы” машинамны ремонтларга да акча кирәк, – дигән.

Шулай да әхлаки зыянны түләтергә дигән карар чыгаралар. Ольга ханым таләп иткән сумманың чирек өлеше җитә дип таба суд.

Малай тапталган юл чатын үз күзләрем белән күрдем. Анда хәзер зебра да ясалган. Дөресен генә әйткәндә, зебра булса-булмаса да юлны һәркем шуннан чыга торган булган һәм мин дә шул тирәдә йөрсәм, юлны шуннан чыккан булыр идем. Бәлки, җинаять эшен шул зебра булмаганга гына ачмаганнардыр?! Бәлки, монда тирәнрәк казый башласаң, әле юл хезмәтен дә гаепле итеп табарга мөмкиндер? Ни генә булмасын, бала юлда үлгән һәм үтерүчесе билгеле. Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш кебек. Бу аек акыл белән уйлаганда…

– Әгәр ул гафу үтенсә, әгәр мин аның күзләрендә кылган гамәлләре өчен үкенү, үз гаебен тану чаткылары тоемласам, бәлки, җинаять эшен ачтыру өчен йөрмәс тә идем. Тик ул кеше үзен гаепсез дип хис итә һәм аның аркасында мин бердәнбер улымны югалтканмын икән, бу эшнең ахырына чыгу өчен барысын да эшләячәкмен, – ди Ольга Герасимова.

Ниндидер вак-төяк фаҗигаләрдә дә җинаять эше ачыла, ә монда бала үлгән. Дөрес, авыр чакта рухи һәм матди яктан ярдәм иткән дусларым булды. Янәшәңдә никадәр яхшы кеше барлыгын кайгы килгәч кенә тоясың икән ул. Мин аларга чын күңелдән рәхмәтле, ләкин бу эшне болай гына калдырып улым рухын рәнҗетәсем килми. Ул безнең өчен иң кадерле кеше иде…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Арча-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №34)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар