ВАУЧЕРЛАР, АКЦИОНЕРЛАР, АКЧА турында

Ваучер сары кәгазь генәме?Редакциягә Минзәлә районыннан Гөлфия апа Хәерова шалтыратты.

– 90нчы еллардан соң ваучерлар өләштеләр. Без шуны акцияләргә алыштырдык. Беренче алыштырган акцияләр “Алтын башак” фондыныкы. Бу 1994 елның 31 октябрендә булды инде. Шул акцияләргә менә болай дип язылган: “33 именных полностью оплаченных акций номинальной стоимостью одна тысяча рублей на общую сумму 50 тысяч рублей…” Адресы, телефоннары да күрсәтелгән. Әле тагын Азат Хәеров исеменә алынган акцияләр дә бар. 160 данә. Шулай ук бер меңлек диелгән. Ләкин алары инде “Национальный инвестиционный фонд приватизации РТ” исеменнән бирелгән. Менә минем шуны беләсем килә: бу акцияләр гамәлдәме? Гамәлдә булса, аның акчасын кайтарып алып буламы? Әллә ул саргаеп тузган кәгазь генәме?

Акцияләр турында кызыксынучы Гөлфия апа гына түгел. Андыйлар байтак. Шуңа күрә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.

Тарихтан кыскача мәгълүмат

Хәтерләүчеләр күптер әле: 90нчы еллар башында Русиядә хосусыйлаштыру галәмәте уйлап табылгач, ваучерлар өләшенде. Анда кешенең социаль хәле дә, эш урыны да исәпкә алынды дип беләм. Торакның квадрат метры кечкенә булган кешеләргә зуррак суммалы ваучерлар биреп, коммунистик идеологиягә нокта куйдылар. Тигезләделәр, янәсе.

Шул елларда Татарстанда 17 чеклы инвестиция фонды теркәлү узган. Аларның барысы да 1993 елда игълан ителгән хосусыйлаштыру барышында акционерлык оешмалары һәм гади гражданнар арасында арадашчы ролен үтәгән. Димәк, син ваучерыңны аларга алып килеп бирәсең, алар сиңа чек язып тоттыра һәм ваучерлар белән үзләре идарә итә. Андый фондлар ваучерларны дәүләт оешмаларына, агросәнәгатькә сала һәм табышлары да әллә ни күп булмый.

Шушы чеклы хосусыйлаштыру фондлары күп еллар дәвамында дивидендларны почта аша җибәреп торган, әмма аларга күп очракта ул акча кире кайткан. Чөнки кеше гел бер урында гына яшәми һәм хатларның үз иясен тапмау очраклары да күп булган икән. Шуңа күрә артык чыгым ясап, аларны почта аша җибәрүне туктатканнар. Җитмәсә, хәзерге дивидендлар конверт алырга да җитми. Шулай ук паспорт реформасы нәтиҗәсендә, паспорт номерлары да үзгәрде, ИНН дигән яңалык та үз ролен уйнады… Ә акция хуҗаларында сезнең яңа документ күчермәләрегез юк һәм алар ул акчаны кая җибәрәсен белми.

Акыллы акционерлар

Шул ук вакытта турыдан-туры акция алучылар да булган. Әйтик, Гөлфия апа белән Азат абый шундыйлардан. “На общую сумму 50 тысяч рублей” дигәне акция сатып алганда түләнгән ваучер бәясе булган икән. Ә акция бәясе шул чакта ук 33 мең сум тәшкил иткән.

“Алтын башак” фондын табу бөтенләй үк кыен булмады. Гөлфия апа әйткән иске адрес буенча барган идем дә, ләкин анда Танк училищесы урнашкан булып чыкты. Фонд турында сорагач, шунда дежур торучы егет бер бинага төртеп күрсәтте.

“Колос” дип язылгач, шулмы дип керсәм, анда ресторан икән. Нәтиҗәдә, шул ресторан директоры гына “Алтын башак” фондына юл күрсәтте.

Фондта эшләүче Айдар исемле хезмәткәр белән мәгълүмат базасыннан Гөлфия апаның акцияләрен дә эзләп таптык.

– Бу апаның 33 акциясе бар икән, – диде Айдар. – Һәр акциянең бәясе бүген 1 сум тәшкил итә. Димәк, аның кулында 33 сумлык акция. 1999 ел өчен дивидендын Сбербанктан барып ала ала. 2000-2001 еллар өчен почта аша җибәрдек. Соңрак яңа паспортының күчермәсен, акча саклау кенәгәсенең номерын сорап хат та юлладык, әмма җавап килмәде. Шуңа күрә ул еллар өчен дивидендлар исәпләнмәде дә.

Соңгы тапкыр аңа дивидендлар 2004 ел өчен исәпләнде. Ул 16 сум 50 тиен тәшкил итә. 2005 елдан дивидендлар юк, чөнки керем булмады. Хәзер безгә аның яңа документлары күчермәләре кирәк.

“Нигә шулай аз акча?” – дип аптырарсыз. Деноминация, ягъни акча алышыну вакытларын искә төшерегез. 33 мең сумның өч нолен сызгач, 33 сум калган да инде. Ә дивидендлар шуның билгеле бер проценты күләмендә генә хисаплана.

Шулай итеп, хөрмәтле Гөлфия апа, сезнең сорауга җавап бирәм: ул акцияләр – саргайган кәгазь генә түгел һәм дивидендларын сез ала аласыз. Әгәр заказлы хат белән нотариус тарафыннан расланган документ күчермәләрегезне (нотариустан раслату өчен, мең сумлап акча кирәк булачак – авт.) һәм дивидендны почта аша күчерү турында гаризагызны шушы фондка юлласагыз…

Бу бөтен акционерлар өчен дә уртак шарт дип беләм. Ләкин монда да бер нечкәлек бар. Әгәр сезнең акцияләр башка фондныкы икән, аларның кереме тагын да түбән булырга һәм сезнең дивиденд тиеннәр белән генә хисапланырга мөмкин. Бу очракта сез ул акчаны почта аша ала алмаячаксыз.

Бу хакта миңа таныш юристым хәбәр итте:

– Почта аша күчерелә торган акчаның минималь күләме билгеләнде бит. Ул җиде сум тәшкил итә. Кайбер акцияләрнең бер кешегә тия торган “еллык уңышы” өч-дүрт сумнан артмый дип беләм. Димәк, ул почта аша күчерелә алмый. Бу хакта сораучылар сиңа кадәр дә булган иде инде.

Дивидендың ничә тиен?

Ә менә Азат Хәеровның акцияләренә килгәндә… “ТР Хосусыйлаштыру милли инвестицион фонды” акционерлык җәмгыяте турында мәгълүмат табу кыен булды. Чөнки ул исемен алыштырган икән. Шул сәбәпле 09 номеры аша шалтыраткач, бөтен оешмаларны һәм адресларны белеп торучы мәгълүматчылар да аның бүгенге адресын ачыклый алмады. Ә хәзерге исеме – “ТР Милли холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте булып чыкты. Хәер, бу исемне дә белүчеләр күп түгел икән. Ни гаҗәп, исеме ачыклангач та, аларның офисын табу җиңел бирелмәде. 09 номерында ул хакта да мәгълүмат юк. Интернет дәшми. Шәһәр буенча озатып йөрү өчен төзелгән Городинформ, ДубльГИС кебек программалар да бу оешма белән таныш түгел булып чыкты. Гап-гади очраклылык белән генә таптым.

Бер дустымның эшенә барган идем, шунда әлеге бинада урнашкан компанияләрнең исемлеге күземә чалынды. Алар арасында миңа кирәкле фонд та бар иде. Анда миңа түбәндәгеләрне сөйләделәр.

2001-2002 елларда республикабызның “Татфондбанк” булмаган районнарына дивидендлар почта аша җибәрелгән һәм ул чакта дивиденд акция номиналь бәясенең 15%ын тәшкил иткән. 2003 елда бу җәмгыятьнең акцияләре конвертацияләнгән һәм аларның саны 12 тапкырга арткан һәм, әлбәттә инде, аның бәясе дә төшкән. 2010 елның гыйнвар аена бер акциянең номиналь бәясе 10 тиен булган. 2000 елдан башлап, шушы акцияләр буенча дивидендлар түләнә һәм алар номиналь бәянең 12-15%ын тәшкил итә. Димәк, сезнең 160 акциягез бар, ди. Аларның гомуми бәясе бүген якынча 16 сум тирәсе. Еллык дивиденд 1 сум 60 тиен булып чыга. 2007-2009 елларда дивидендлар түләнмәгән, чөнки керем юк.

Әлеге акционерлык җәмгыятенең бер хезмәткәре әйтүенчә, алар гомуми акчаның кая тотылганын мәгълүмат чараларында даими яктыртып бара һәм керемнәре хакында да хисап бирә. Дивидендлар ел саен акционерларның “Татфондбанк”тагы шәхси счетларына күчерелеп бара яки гаризасы булган очракта, почта аша да күчерелә.

Алтын яңгырына өмет баглап

Дивидендларның нигә кечкенә булуы бераз аңлашылгандыр. Тагын бер сәбәп: акцияләрнең күп булуында. Керем аз, ә акционерлар меңәрләгән, шулар арасында керем бүленә башлагач, ул тузан бөртеге кадәр генә кала. Икенче сәбәп: акчаның керемсез өлкәгә салынган булуында. Әйтик, шул ук “Алтын башак” фонды акчаны агросәнәгатькә салган, ә анда кайчан керем күп булганын күргәнегез бар? Йә булмаса, завод-фабрикаларга ышаныч баглаган чеклы инвестиция фондлары да кычкырып яна. Ни өчен? Чөнки җитештерү бездә бик түбән дәрәҗәдә. Соры кортлар кебек һаман да шул әби-бабайдан калганны кимереп ятучы буын без. Ә яңалары төзелми, төзелсә дә алар шәхси кулларда һәм бернинди чеклы инвестиция фондлары түгел. “Агрохимсервис”, “Мактама кирпеч заводы”, “Валком”га акчасын салган акционерлык җәмгыятьләре банкротка чыкты инде. Бер вакыт “үлеп”, яңадан терелгән компанияләр дә бар һәм алар үз акционерларын онытмый һәм дивиденд түли башлый. Андыйларга “АПК-Инвест”ны кертергә мөмкин.

Ни генә булмасын, бу акцияләр онытылмый һәм дивидендлар азмы-күпме хисапланып бара. Әгәр акционерлык җәмгыятьләре банкротка чыкмаган булса… Шулай ук гамәлдәге акцияләрне сатып алырга теләүчеләр дә байтак. Кем белә, бәлки, киләчәктә бу акцияләр икенче сулыш алыр һәм аларга ышаныч баглап яшәүчеләрнең өмете акланыр, бәлки, алтын яңгыры да явар… Дөрес, әлегә алар 10 тиеннән яки бер сумнан йөри. Тик сатып алырга теләүчеләр дә ниндидер максатны күздә тотадыр бит. Димәк, бүген кирәге булмаган сары кәгазьнең иртәгә кирәге чыгып куюы да мөмкин.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. К. Динар әйткәне:

    Приватизация в России — Википедия

    ... Февраль 1st, 2011

Әйтер сүзем бар