“Бөекләр” исемлеге

Берчак телевизордан көне-төне әйләнгән “Русия исеме” проектын хәтерлисездер. Сталин, Ленин, Пушкин, тагын бик күпләрне санап, Русиянең нинди бөек ил һәм русларның мәңгелек халык булуын аңлаттылар безгә. Ялгышмасам, анда 12 исем сайлап алдылар. Бөтен яңалыкның читтән кергән искелек булуын күздә тотып, “Русия исеме”нең дә тарихын белү кызык булыр. “100 бөек британияле”, “Бөек украиннар” проектының күчермәсе иде ул. Шуларның тагын бер “клоны” барлыкка килде һәм хәзер без “Татарстан исеме”н сайлаячакбыз. Курыкмагыз, әллә ни күп кеше сайлап азапланасы түгел, бездәге “бөекләр” унау гына. Аннан соң, һаман-һаман бетми торган яңадан-яңа сайлаулардан да туйгансыздыр инде.

Берчак телевизордан көне-төне әйләнгән “Русия исеме” проектын хәтерлисездер. Сталин, Ленин, Пушкин, тагын бик күпләрне санап, Русиянең нинди бөек ил һәм русларның мәңгелек халык булуын аңлаттылар безгә. Ялгышмасам, анда 12 исем сайлап алдылар. Бөтен яңалыкның читтән кергән искелек булуын күздә тотып, “Русия исеме”нең дә тарихын белү кызык булыр. “100 бөек британияле”, “Бөек украиннар” проектының күчермәсе иде ул. Шуларның тагын бер “клоны” барлыкка килде һәм хәзер без “Татарстан исеме”н сайлаячакбыз. Курыкмагыз, әллә ни күп кеше сайлап азапланасы түгел, бездәге “бөекләр” унау гына. Аннан соң, һаман-һаман бетми торган яңадан-яңа сайлаулардан да туйгансыздыр инде.

Бу вакыйга турында иртә-кич телевизордан сөйләрләр дип уйламыйм, шуңа күрә газета аша булса да укучыларга җиткерергә булдым. Белми калмагыз. Сайламый калмагыз, дип тә өстәсәм яхшырак булыр…

Килешәсездер, тарихны конкрет шәхесләр ясый. Кичәге көн – тарих. Республикабызның 90 еллык тарихында үз эзен калдырган, аның чәчәк атуы һәм үсеше өчен көчен кызганмаган шәхесләрдән кемнәрне атый аласыз? Минтимер Шәймиев исемен атаучылар булыр. Тагын кем?

Тарих кына түгел, бар милләтнең абруе конкрет шәхесләр кулында. Әйтик, алман кешесен күрсәм – Гейне, Брехт, Ницше; инглиз белән танышсам – Шекспир, Байрон, Диккенс; француз дисәләр – Легран, Бальзак фамилияләре күз алдына килә. Ә татар дигәч? Тагын Шәймиевме?!

Безнең бит аннан башка да мактанырлык, дөньяга танытырлык шәхесләребез җитәрлек. Әллә ялгышаммы?! Әнә шул исемнәрне барлау, тарихка игътибарыбызны җәлеп итү максатыннан оештырылган бу эш.

Узган атнада “Татарстан” журналы “Республика исемнәре” дип аталучы зур һәм җитди проект ачылышы турында хәбәр итте.

ТАССРның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган әлеге конкурс нигезендә республикабыз тарихында мөһим роль уйнаучы исемнәрне халык үзе сайлый алачак.www.tatarstan.ru.com һәм tatar-inform.ru сайтларында 10 номинация буенча теге яки бу кеше өчен тавыш бирергә мөмкин. “Республика исеме” – сәясәтче, эшмәкәр, табиб, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, укытучы, галим, сәнгать эшлеклесе, спортчы, ватан яклаучысы, ММЧ хезмәткәре номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Бу яңалыкны ишеткәч тә, үземдә мондый сорау туды: исемлекне кем төзегән һәм нинди критерийлардан чыгып, андагы кандидатларны “бөекләр” рәтенә керткән?! Гомумән, аларны каян алып язганнар? Бәлки, минем дә бөек буласым киләдер? “Татарстан” журналы мөхәррире әйтүенчә, исемлекләр төзү өчен экспертлар киңәшмәсе җыелган, шулай ук бу эштә төрле министрлыклар катнашкан. Дөрес, экспертлар бар шәхесләрне һәм аларның республика үсеше өчен куйган хезмәтен тулаем белә дигән сүз – дөрес түгел. Шуңа күрә лаеклы санаган кешене сайтта үзегез тәкъдим итәргә, аның хакында тарихи белешмә язып, тавышка куярга мөмкин.

– Иң авыры авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм табиблар исемлеген төзү булды, – диде “Татарстан” журналы мөхәррире Диләрә Байчурина. – Аларны туплау, тәкъдим итәрлек хезмәтләрен халыкка җиткерү белән шөгыльләнүчеләр моңарчы булмаган.

Бу тагын бер кат әлеге проектның мөһимлеген дәлилләүче факт, миңа калса. Табибларны, авыл хезмәтчәннәрен республика дәрәҗәсенә күтәреп мактау, хезмәтләрен халыкка таныту – бик-бик кирәкле гамәл. Шуның өчен генә булса да бу бәйге үткәрелергә тиештер.

Аның исеме яңгыравык, дәрәҗәле, бөек. ТР Фәннәр академиясенең фән, мәгариф һәм сәнгать бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Евгений Липаков әйтмешли, нәтиҗәләре бик саллы булачак булуын, шул ук вакытта алар объектив та булсын иде.

– Әгәр ул халык җырчысы икән, исемлеккә керми кала алмый. Әгәр ул фән докторы икән, шулай ук читтә калырга тиеш түгел. Тик исемнәр дә, докторлыклар да ничек алынырга мөмкин булуын беләсез, – дип тә өстәде Липаков.

Бик нечкә әйтелгән акыллы фикер кебек тоелды ул миңа, никтер…

Үткән-сүткән бәйгеләргә шулкадәр ияләндек ки, ниндидер яңа бәйге игълан итеп кенә, халыкны шаккатырып булмый кебек. Җитмәсә, бар нәрсәне акча хәл иткән заманда нәтиҗәнең шул бер “талант” һәм ысул белән хәл ителүенә дә күнегеп барабыз. Ышаныч югалды димме соң?! Бу бәйге ни дәрәҗәдә объектив булачак? Сайтта тавыш бирү ысулы белән генә “Татарстан исеме”н сайлау дөрес микән? Интернет аша тавыш бирәләр икән, аның дөресме, түгелме, тавышлар сайт администраторы тарафыннан түгел, ә укучылар кулыннан өстәлгәнме икәнен ничек белергә? Ахыр чиктә, ул сайтны республикабызда яшәүче халыкның ничә проценты белә дә, күпмесе анда кереп карар?! Шушы сораулар тынгы бирмәде.

Проект өч этаптан торачак. “Татарстан” журналының 3 декабрьдә узучы юбилеенда, тантаналы чарада әлеге проектка нәтиҗә ясалачак дип көтелә.

Аңарчы мине тагын бер сорау кызыксындырды: бу проект 2010 ел белән генә тәмамланырмы, әллә тагын булачакмы? Булачак икән. Димәк, быел “Татарстан исеме” дип шар ярган бәйге киләчәктә дәрәҗәсен бераз югалтырга мөмкин. Ел саен уздырыла башласа диюем. Кайбер бәйгеләрдәге кебек исемнәр чиратка салына башламаячак дигән гарантия дә юк. “Татарстан исемнәре” артык артып китсә дә кызык түгел бит. Алдагысын вакыт күрсәтер үзе, ә бүген безгә бөекләр, кумир булырлык шәхесләр кирәк. Бөек авыл хезмәтчәннәре дә, табиблар да, укытучылар да бик кирәк…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №43)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар