БӘЛА АЯК АСТЫНДА…

Көз көне безнең йорт янында бер төркем эшчеләр канализация капкачын ачып, нидер актарган булды. Алар китеп барды. Ә су шуннан ике көн буе агып ятты. Акты-акты да көннәр суыту белән катып, тулы бер боз мәйданчыгы хасил итте. Тимераяк күтәреп ерак та барасы түгел, подъезддан гына чыгасы. Көн саен шунда абынып егылу гадәте дә барлыкка килде. Урам себерүче ниләр генә эшләмәде – бар да файдасыз. Һәркөн иртән шуа-шуа бармый хәл юк, егылып имгәнәсе килми.

Статистиканы карап утырам. Кыш көне имгәнү очраклары 3 тапкыр арта икән. Егылганнан соң кабат аягыңа басып, авырткан җиреңне уа-уа алга таба атлый алсаң ярый да бит. Тик кыш буена бер тапкыр да егылмадым дип мактана алучы сирәктер. Травматология пунктларындагы чиратлар да шул хакта сөйли. Ул гына түгел, бүген Казан больницаларындагы травматология бүлекләрендә буш урын табу кыен хәл. Бозның нинди зур куркыныч тудыруын егылып караган кеше генә аңлыйдыр.

Имгәнүнең төп сәбәпләре – җыештырылмаган урам, өстенә кар явып, яшеренеп ятучы бозлавык, чокырлар… Ә тагын берсе ашыгуыбыз икәненә үзем дә төшендем инде. Статистикага карасаң, бу хәтта төп сәбәп булып тора. Шулай ук күп кенә имгәнүләр җәмәгать транспорты белән дә бәйле. Автобуска кергәндә яки чыкканда таеп егылып, баш сөяген җәрәхәтләү очраклары да бар икән. Кышкы имгәнүләрнең 20 проценты инвалидлык алу белән тәмамлануын белә идегезме әле?! Өлкәннәрнең балаларга караганда ешрак егылып җәрәхәт алуын искәртим. Имгәнүләрнең 2 проценты 15 яшькә кадәрле балаларга туры килсә, 8 процентын 60тан узган өлкәннәр алып тора. Юл өстендә яткан әлеге афәттән, көтелмәгән имгәнүләрдән качып котылу өчен Республиканың медицина профилактика үзәге түбәндәгеләрне киңәш итә:

–            таеп киткәнсез икән, кулыгыз белән тотынып калырга тырышмагыз. Иң яхшысы – җиргә яның белән егылу. Шулай эшләгәндә умыртка, оча сөяге һәм кул-аякларның имгәнми калу мөмкинлеге зуррак. Бу бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен файдалы булыр;

–            егыла башлавыгызны абайлап алуга, гәүдәне җыярга тырышыгыз. Моның өчен иякне күкрәккә таба китерәсез дә кулларны эчегезгә якын китереп бергә тоташтырасыз. Шулай ук аякларның икесен бергә куеп, тезләрне бераз бөгү кирәк. Иң мөһиме – имгәнүдән алдан ук курыкмаска һәм шул халәттә егылырга;

–            әгәр аркага егыласыз икән, иякне күкрәккә таба китерәсез дә кулларны мөмкин кадәр җәясез. Бу очракта баш сөяген җәрәхәтләүдән котылып калырга мөмкин;

–            тайгак баскычтан егыласыз икән, йөзегезне һәм башыгызны саклап калырга тырышыгыз. Куллар белән таяну җәрәхәтләр санын арттырачак кына.

Егылуны кисәтү өчен, тагын да гадирәк кагыйдәләрне үтәп була:

1.         Тигез табанлы яки тәбәнәк үкчәле аяк киеме киегез. Аның аслыгы сырлы-сырлы булса, тагын да яхшы.

2.         Бозлавык вакытында йөрүнең дә үз серләре бар. Кечкенә чаңгылар кигән кебек ара-тирә шуып бару дөрес. Махсус шуарга кирәкми, бу аяк киеме аслыгын тигезли һәм кире нәтиҗә бирүе бар. Мөмкин кадәр акрын йөрегез.

3.         Өлкәннәргә аяк киеме аслыгына тайгакка каршы махсус “накладка”лар куярга киңәш итәбез. Алар аяк киеме кибетләрендә сатыла.

4.         Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Аллаһ сакланганны саклармын дигән, әйтем бар. Үзебезне саклап йөрсәк, игътибарны арттырсак – кышкы имгәнүләрдән иң яхшы чара шул. Исән-имин булыйк!

Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №5)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар