БӘЙРӘМОВА ЭШЕНӘ ӨТЕРМЕ, НОКТАМЫ?

Хәтерлисезме, Яр Чаллы суды Бәйрәмованы шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде. Ул 282нче маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни нәфрәт я дошманлык тудыру, кешелек абруен төшерүдә гаепле дип табылды. Бу хакта газетабызда берничә тапкыр яздык. Килгән хатлар да газета укучыларның әлеге хәлгә битараф булмавын раслый. Фәүзия Бәйрәмова, чыгарылган хөкем карарын нигезсез дип табып, Республика Югары судына мөрәҗәгать итте. Кичә шул судта хөкем карары укылды. Нәтиҗәдә, элеккеге карар үз көчендә калды.

Фәүзия апа, авыру сәбәпле, утырышка килә алмады. Яклаучысы исә соңгы сүз итеп, болай диде:

– Бик күп язучы, тарихчылар, Шәһәр Советы һәм Дәүләт Советы депутатлары Милли Мәҗлес карарында җинаять эзе тапмады. 34 китап авторы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең легендар шәхесе Фәүзия Бәйрәмовага чыгарылган хөкем карары нигезсез дип уйлыйбыз…

Чистай иҗтимагый үзәге рәисе Нил Вәли утырышның ни белән тәмамлануын белер һәм Фәүзия Бәйрәмовага рухи яктан азмы-күпме ярдәм итәр өчен, Чистайдан ук килгән.

– Монда халык йөзләгән булыр, утырырга урын да җитмәс дип уйлап, иртән үк килгән идем. Кешенең битарафлыгына шаккаттым. Кайда халык?! Халыкны куркыту сәясәте алып барыла. Русиядә үз халкыңны якларга ярамый, – диде ул.

Осиново бистәсеннән килгән Илгизәр Бәдретдинов утырыш турында “Азатлык” радиосыннан ишеткән икән.

– Сеңлем, Чаллы шәһәрендә Зиннур Әһлиуллинга да прокурор кисәтү ясаган икән. 9 Май бәйрәмендә алар халыкка бер битле язма тараткан. Татарларны ничек кенә куркытмыйлар. Фәүзия апаңның алга таба да судлары була калса, халык күбрәк җыелсын өчен газетагызга игълан биреп булмас микән?! Нишләп кеше шундый ваемсыз икән?! – диде ул.

Флера апа Галимова да халык булмауга, милләттәшләребез җыелмауга пошынды.

Миңнәхмәт Сәхәпов: “Прокурорны судка бирергә кирәк”, – дигән тәкъдим белән чыкты.

– Бүген Фәүзия Бәйрәмова бик авыр хәлдә. Инсульт булган, операция кичергән кешегә әлеге суд утырышлары зур зыян сала. Башка бер генә илдә дә кеше авырган чакта суд утырышлары алып бармыйлар. Аның сәламәтлегенә зыян салганы өчен, прокурорның үзен судка бирергә кирәк, – диде ул. – Бу эш дәүләт заказы буенча эшләнә дигән фикердә торам. Европа судына кадәр барып җитәрбез!!!

Судта булган, катнашкан һәркем (прокурор белән судьялардан кала – авт.) әлеге карар белән килешми. Халык фикере дә исәпкә алынса, Фәүзия апаны, бәлки, хөкем дә итмәсләр иде, әмма…

Суд тәмамланып, урамга чыктык. Ә анда пикет. Берсе Фәүзия Бәйрәмованы яклауга, икенчесе исә 19 май – Татар матбугаты көненә багышланган. Язылган шигарьләр Татарстандагы матбугат чараларының нинди хәлдә булуын ачык күрсәтә.

“Президент Миңнеханов! Татар телен белмәгән кеше ничек Татарстан матбугатын җитәкли ала?!”, “Илшат Әминов! “Татарстан – Яңа Гасыр” татар телевизион каналы булырга тиеш!”, “Халыкка каршы эшләүче “Татмедиа” җитәкчеләре! Эштән китегез!”, “Татмедиа” – сүз ирегенең дошманы!”…

Миңнәхмәт Сәхапов татар матбугат чаралары турында үз фикерен ачып салды:

– Бүген Фәүзия Бәйрәмова утырышына татар газета-журналыннан, татар телевидениесеннән кем дә булса килгән дип уйлыйсызмы?! Барысы да “Татмедиа” кулында булгач, алардан тагын ни көтәсең?!

Ул гына түгел, 18 май – Кырым татарлары депортациясе көне. Бу хакта сөйләүче шигарьләр дә бар иде.

Кыскасы, менә шулар. Ә Фәүзия Бәйрәмова эшенә нокта куелырмы, юкмы, әлегә билгесез. Европа судында Русиядән шикаятьләр болай да җитәрлек. Бу эш тә шул “җитәрлек”нең берсе булмас дип кистереп әйтү бүген мөмкин түгел.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №19)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар