БУЛАЧАК ДЕПУТАТ ЮЛ ЯРА

Кич. Эштән кайтырга чыктым. Күпкатлы йорт каршында җыелган халык артык шау-шу тудыруы белән игътибарны җәлеп итте. Ирексездән шул якка атладым. Уртада басып торган яшь кенә иргә бер төркем кеше: “Рейдер”, “Без сезне чакырмадык”, “Халыкны талаучылар”, – дип кычкыра, аны “ераккарак” юллап, бу йорт яныннан куа иде. Мәсьәләнең акчага төртелүен, гади халык кесәсенә кемнеңдер кармак салырга маташуын абайлап, ахыргача калырга булдым. Тик торганнан гына кешене “талаучы” дип атамаслар бит инде.

“Кемгә акча кирәкми???”

Халык тарафыннан “рейдер” (халыкны алдау, куркыту, документларны “ясау” һәм башка законсыз юллар белән кемнеңдер мөлкәтенә ия булучы) дип аталган ир берзаман телгә килде:

–            Урындагы ТСЖ (торакка милекчеләр ширкәте) сездән җыелган бер миллионга ишегалдыгызга асфальт салырга планлаштыра. Шул акчага “счетчиклар” куярга, подъездга ремонт ясатырга, тагын әллә ниләр эшләргә булыр иде. Гомумән, сезгә тәкъдим ителүче тарифлар арттырып күрсәтелгән, узган ел ясалган ремонт чыгымнары да артык зур. Сезгә үз хезмәтебезне тәкъдим итәргә, яшәү шартларыгызны уңайлаштырырга килдек, – диде ул.

–            Ә ишегалдыбыздагы ватылып беткән асфальт шул килеш калырмы? – диде бер апа.

–            Чокырларны төзәтү өчен, бер миллион кирәкми.

–            Кыш көне килеп, кар астында яткан юл турында каян чыгып фикер йөртәсез? Аны өр-яңадан салсаң да артык булмаячак.

–            Һәрхәлдә, ремонт өчен миллион сум кирәкми. Ул гына түгел, электрик, сантехник өчен түләнә торган акчагызны да киметә алабыз.

–            Сез безнең йорт кешесе түгел. Электр чыбыклары, сантехник челтәр нинди хәлдә булуын белә алмыйсыз. Белмәгән килеш, арзан бәяләрне күктән алып тәкъдим итәсезме?

Бу сорау җавапсыз калды. Дөресрәге, теманы башка юнәлешкә җибәреп, бу ир үзенекен тукыды.

–            Әйтик, сезнең йорттагы лифтларга реклама кәгазьләре ябыштырып, шунда да акча эшләргә була. Хәзерге ТСЖ реклама бирүчеләрне эзләми, ялкауланып ята.

Әйе шул. Чип-чиста лифтларга реклама кәгазьләрен кат-кат ябыштырып, аны чүплек оясына әйләндерергә мөмкин. Тагын бер фикер туды үземдә: урамнан кергән хайваннарның вак-төяк йомышын үтәү урыны ясап та акча эшләп була ич. Акча эшлим дигән кешегә чаралары күп инде аның.

Төркем эченнән берәү: “Сезгә акча гына кирәк!” – дип кычкырган иде дә, бу ир аның авызын тиз яптырды. “Ә кемгә акча кирәкми?! Сезгәме?” – диде ул аннан да зуррак интонация белән.

Әһә, урындагы ТСЖга конкурент булырга тели бу, дип уйладым эчтән генә. Ләкин барысы да алай гади генә булып чыкмады. Бу “әүлия” башкарачак изге гамәлләр өчен халык аның үзенә дә әйбәт өлеш чыгарырга тиеш була икән.

Бәлки, арзан тарифларга алданып, халык яңа начальникларына хезмәт хакын гына күтәрер иде дә, тик бу ир контрольлек иткән элекке йортларда бар да ал да гөл түгел икән шул. Баксаң, аның кул астындагы идарә оешмасына бүген 11 йорт беркетелгән. Шуларның кайберләрендә әлеге шәхес ТСЖ рәисе, ә икенчеләрендә җитәкчесе (управляющий) булып тора. Ул йортларда яшәүче халыкның хәле генә шатланырлык түгел. Әле бер күпкатлы йортның электр энергиясе өчен 2 миллион сумнан артык бурычы да бар икән. Халыктан акча җыелган үзе. Тик аның кая киткәнен шул рәис Андрей Железнов-Липец кына белә, ахры.

Тәҗрибәсеннән куркабыз”

Бу гауга тынгач, халык теге ирне, ниһаять, озатып җибәргәч, әлеге йортның (Ямашев урамы, 51нче йорт) ТСЖ рәисе Ләлә Хөсәенова белән булган вакыйга турында сөйләштем.

–            Хәзер ТСЖлар арасында конкуренция бара һәм бүгенге базар шартларында аның шулай булуы аңлашыла да. Йортыгызны рейдерлар басып алырга тели дип уйлавыгыз нәрсәдән?

–            Ул ТСЖ, ягъни торакчылар ширкәте түгел. Идарә компаниясе исеменнән килгән. Гап-гади ТСЖ булса, конкуренциягә каршы түгелбез. Ул бит халыкны икегә аерып, үз тәкъдимнәрен кертеп йөри. Ә йорт икегә аерылса, эш бармаячак. Әгәр аның тарифлары безнекеннән арзанрак икән, нигә әле ул безнең янга килеп, үз хезмәтләрен тәкъдим итми? Бу йортта торакчылар ширкәте бар икәнен белә бит. Димәк, максатлары башка. Булганы өстенә яңа ТСЖ төзергә җыена. Соңрак, безнең эштә берәр хилафлык табып, законлы ысул белән безне куып чыгарып, оста гына хуҗа булмакчы була дип фаразлыйбыз. Үзем шушы йортта яшим, аның арзан тәкъдимнәре миңа да файда булыр иде дип уйламыйсызмы? Читтән килгән кешегә шикләнеп каравыбыз аңлашыла да. Аннары бу идарә компаниясе тәҗрибәсеннән үрнәк түгел, гыйбрәт алырлык. Берничә йортка килеп, эшләп күрсәткән бит инде. Хәзер алар аннан ничек котылырга белми.

–            Кайсы йортлар турында сөйләвегез?

–            Коломенская урамындагы 3нче йорт яки Академик Королев урамындагы 36нчы йортларны әйтәм. Ул безгә килгән кебек, кайчандыр аларга да килгән һәм, урындагы ТСЖ ышаныч белдереп, аны кабул иткән. Бергә эшли башлаганнар. Ләкин тиздән, ТСЖ рәисенә басым ясалып булса кирәк, идарәне үз исеменә күчертү турында карар язылган. Ул анда рәис буларак та калмаган, ә җитәкче итеп билгеләнгән. Рәисне йортта яшәүче халык сайлап куя, ә җитәкчене сайлап куеп булмый. Ул ни тели, шуны эшли. Карарны беркем дә гамәлдән чыгара алмый. Тарифларны да үзе билгели инде. Хәзер алар судлашып йөри дип ишеттем.

–            Аның тәкъдимнәре нәрсәдән гыйбарәт?

–            Сантехника һәм электр челтәрен карау өчен, арзан тарифлар тәкъдим итә. Безнең йортның нинди хәлдә булуын белми торып, шундый тарифлар тәкъдим итүен дә аңламыйбыз. Һавадан алып куелган саннар белән әллә каян килеп төшүе кызык кына инде уйлап карасаң. Димәк, теләсә нинди тариф тотып, шундый ук тәкъдим белән сез дә килә аласыз. Халык ышана.

–            Тыныч кына яшәп ятканда, нигә нәкъ менә сезнең йортка килеп төшкән соң ул?

–            Бар халыкка да ярап бетеп булмый. Йортыбызда бер хатын яши. Ул нинди генә шикаятьләр белән кая гына мөрәҗәгать итмәде инде. Ахыр чиктә боларга мөрәҗәгать иткән.

Үзебездә сантехник, электрик бар. Алар бер йортны карап бетерергә көчкә җитешә, ә бу Андрей Железнев үзе рәислек-җитәкчелек иткән 11 йортка бер электрик һәм бер сантехник калдырмакчы була. Әгәр шул шартларга ризалашсак, сантехник һәм электрик күрәчәгебез юк. Өстәмә түләү белән читтән чакырырга туры киләчәк. 11 йортка ничек җитешсен, ди, алар?!

Кем булдыксызрак?

Читтән килеп төшкән Андрей Железнев-Липец урындагы ТСЖны булдыксызлыкта (төгәлрәге, лифтка ябыштырырга реклама эзләмәүдә – авт.) гаепләсә дә, чынлыкта, ул бик күп эшләр башкарырга өлгергән. Күпкатлы йортта яшәүче һәркем әлеге ТСЖның иң зур казанышы дип ишегалдында салынмый калган 24 катлы йортны атый ала.

Кемдә акча, шул хуҗа. Бүгенге яшәеш чагылышы шундый. Ярымтүгәрәк булып салынган йорт ишегалдына, бердәнбер көнне чокыр казып, яңа нигез сала башлыйлар. Халык аңламый кала. Шулай да вакытында чаң кагарга тотына. Әгәр шул йорт салынган булса, бүген ничә йөз кешенең йортына кояш төшмәс, балалар мәйданчыгы, машиналар кую урыны да булмас иде. Бәлки әле үз балконнарыннан күрше йорт балконына ишек ачып кына чыгып йөрерләр иде. ТСЖ кайларга гына мөрәҗәгать итми, нинди генә шикаятьләр язмый, бердәм булып эшли. Нәтиҗәдә, бүген балалар мәйданчыгы да гөрләп утыра, машиналар куярга да урын бар. Кунакханә булып, кайсыдыр түрәнең кесәсен калынайтырга тиешле йорт та салынмый калган. Монысы сүз уңаеннан иде.

Сак булыгыз! Андрей килә…

Ләлә Хөсәенова әйткән ике йортны эзләп киттем. Халкы ничек яши, Андрей Железнев-Липец дигән кеше белән эшчәнлекләре шулай ук мөшкел микәнни?

Шунда яшәүчеләргә шалтыратып, Железнов-Липец хакында сораштыра башлаган идем дә газетадан булуымны белгәч, килүемне үтенделәр. Килеп җиткәнче Коломенская урамы 3нче йорттан гына түгел, Академик Королев урамы 36нчы йорттан да халык җыелган иде.

–            Безнең ТСЖның элеккеге рәисе, законсыз юл белән документларны әвәләп кереп утырган кеше иде. Аның белән бергә тыныч кына эшләдек әле. Бердәнбер көнне низаг чыкты һәм менә шушы адәм пәйда булды. Рәисебез китәргә атлыгып тормый иде, алар үзара килеште дә безнең йорт документлары шушы Андрей кулына күчте, – диде Коломенская урамы 3 йортта урнашкан ТСЖ әгъзасы Владимир Митрофанов. – Элеккеге рәисебез ышаныч кәгазе язып, бөтен документларны аның кулына тоттырган һәм хәзер ул килеп күкрәк кагып: “Монда мин хуҗа, мине тыңлагыз!” – дип кычкыра. Безнең ТСЖның счет-фактура квитанцияләрен почта тартмаларыннан җыеп, үзенекен салып йөргән. Монда 160тан артык фатир бар. Хәзер халык квитанциягә нинди мөһер сугылганга игътибар итә һәм хәлебезгә керә башлады.

–            Бездә дә шул ук хәл, – диде Академик Королев урамы 36нчы йорттан килгән Игорь Золотов. – Аны йортка якын китермәскә кирәк. “Сезгә тимибез, ничек эшләгән булсагыз, шулай эшләгез. Рәис бул, бухгалтериягез дә калсын”, – ди. Соң алай булгач, ник ул безнең йортка килгән?! Йортның документлары аның кулында булгач, без бернинди оешма белән килешү төзи алмыйбыз. Әле кыш көне шартлый язган торбалар хакында сөйләмәделәрме сезгә?

Кыскасы, кышкы 37 градус салкыннар башлангач, ике йортның берсендә торбаларның суынуын сизеп алалар. Бөтен ачкычлар Андрей Железнов-Липец кулында булгач, подвалга төшеп, торбаларга килә торган су кранын бора алмыйлар, билгеле. Төрле җайланмалар кулланып, аларны җылытырга гына кала. Шартлаган булсалар, Андрей берәр чара күргән булыр идеме икән? Шикләнәм.

–            Бар халык та Андрей Железнов-Липецка каршы булгач, нигә аны сайлау юлы белән генә алып булмый соң? ТСЖ рәисләрен шулай билгелиләр дип беләм…

–            Һәр йортта бер-ике үз кешесен булдырган инде ул. Алар төрле урыннарга шикаять итә, судта да шулар чыгыш ясап йөри. Күпчелек сүзе исәпкә алынмый да.

Тик торганнан шикаять язып ятучы, эшләнгән яхшылыкны күрә белмәүчеләр гаепле монда. Шул “шәхес”ләр аркасында тулы бер йорт халкы судлашып йөрергә, бер пот тоз ашарга мәҗбүр.

Ул җыенда күп вакыйга бәян иттеләр. Судлашып йөрүләре дә хак икән. Очына гына чыга алмыйлар.

Намус, кайда син?

Шуны уйлыйм әле: әгәр бу эшкә берәр гап-гади авыл баласы тотынган булса, аны күптән төрмәгә тыгып куярлар иде. Бәлки, монда ярдәм итүче “түбә” бардыр… Бәлкем, түбә-түрәгә генә түгел, шул шикаять язып ятучы бер-ике персонажга да капкан саен майлы калҗа туры киләдер? Юктыр-юктыр, булмас! Без бит законлы җәмгыятьтә яшибез! Законны әйләнеп узсаң да, намус, әдәп дигән әйбер булырга тиеш. Яраткан Русиябездә түрә булу өчен иң төп сыйфатлар шул ич. Шулай түгелмени?! Түрә дигәннән…

Андрей Железнов-Липец югарыга үрләвен дәвам итә. Узган елның март аенда булган сайлауларда “Викинг” ТСЖсы рәисе Андрей Ж.-Л. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына да үз кандидатурасын тәкъдим иткән булган. Дөрес, ул чакта ул ТАИФның генераль директорына оттырган оттыруын. Депутат булырга теләү ниятеннән ваз кичмәгән ул. Әлеге “намуслы” һәм халык тарафыннан һәркайда “яратып” кабул ителә торган кеше кайчан да булса зур бер җитәкче булыр…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №10)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар