БУКЧА ТОТЫП КУЛГА…

Чәчәк бәйләме тоткан, ак күбәләктәй ак бантик таккан күрше кызы Алисәгә карап сокланам. Ул быел беренче сыйныфка бара. Күзләрендә очкын яна, йөзеннән нур тама аның. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап керүчеләрнең барысы да шундый. Дөньяның гаделсезлеге белән күзгә-күз очрашмаган бала өчен укуның беренче көне могҗиза булып тоела. Ләкин тиздән тигезсезлекнең беренче чагылышын күрәчәк, нигә шулай соң бу, дигән сорауны кат-кат кабатлаячак әле алар. Бала күңеле шулкадәр пакь, хәтта кечкенә генә бер вакыйга да аның хәтеренә мәңгегә сеңеп калырга мөмкин. Әнә бит сыйныфташым Ләйсән шул балачактагы бер “гаделсезлекне” искә төшереп, гел җанга тия. Гәрчә 1 сыйныфка баруыма шактый вакыт үтсә дә.

Тигезлек

11 ел дәвамында беренче уку көнендә бер үк вакыйга кабатлана иде: чәчәк тотып мәктәпкә барам, чәчәк тотып кайтам. Чәчәксез беренче сентябрьне әле дә күз алдына китерә алмыйм. Чөнки туган көнем бересендә. Укытучым чиләктә утырган күп-күп бәйләмнәр арасыннан иң матурын сайлап алып, миңа бирә иде. Кайтканда өлкән сыйныфлар: “Аны укытучыга бирәсе, сыерыңа ашатырга алып кайтасың мәллә?” – дип көлә. Оятымнан нишләргә белмим. Туган көн икәнен әйтер идең, колагыңны тартып, өзеп алырга мөмкиннәр.

Барысы да 1 сыйныфка укырга кергән көннән үк башланды. Укытучыбыз бөтен мәктәп каршында: “Бүген укырга керүче бер кызның туган көне, аны тәбрик итәбез”, – дип, Пушкин шигырьләре тупланган китап белән чәчәкләр бәйләме бүләк итте. Шул китап Ләйсән күңеленә зур бер кара тап булып сеңеп калган, күрәсең, ел саен туган көнем алдыннан шул хәлне искә ала. “Шул чакта нишләп сиңа гына бүләк бирүләрен аңламаганмын, соңыннан үпкәләп әнидән сораганым истә калган”, – ди Ләйсән. Хәзер ул үзе укытучы.

Элеккеге сыйныфташым әнисеннән сорау алып аптыраткан кебек, күпләр 1 сыйныфта әти-әнисеннән аңлатма алачак. Әйтик, нигә Максимны зур иномаркада китереп, дәресләрдән соң каршы алалар да, ә мин яңгыр астында җәяү йөрим? Яки нигә минем әти бар, ә Айдарныкы юк?

Шул тигезсезлекне аз булса да тигезләү, аз керемле күп балалы һәм социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләдә яшәүче балаларга беркадәр ярдәм итү максатыннан, “ГАИЛӘ” дип аталган гаилә һәм балаларны социаль яклау үзәге “Привет первоклашка!” дигән бәйрәм чарасы уздырды. Аңлагансыздыр, бәйрәмнең төп кунаклары быел беренче сыйныфка баручы балалар иде. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе бөтен Русия буенча берничә ел гына дәвам итә. Ә “Гаилә” үзәгендә ул быел тугызынчы тапкыр үткәрелә икән инде.

Кырык бүләк

Менә пиратлар диңгездән бер шешә өстерәп чыгара. Ә аның эчендә 1 сыйныфка чакыру. Укый белмәүче башкисәрләр тоткында утырган Айболиттан шул чакыруны укыта. Тегеләр исә көлә генә. Нинди уку, нинди мәктәп, янәсе. “Анда бит күңелсез”, – ди берсе. Шулчак Айболит һәм маймыл Чита боларга мәктәпнең нинди күңелле җир булуын аңлата башлый. Үзләре дә сизмәстән, балалар әлеге сценарийның төп геройларына әверелә. Табышмак әйтү, җыр-биюләр белән күңел ачу, уен-көлке аша аңлата торгач, алар 1 сыйныфка барырга ризалаша бит тәки. Балалар да, аларга ияреп, бик теләп “укырга китә”. Бер ишектән чыгып китәләр, икенче ишектән инде букча тотып керә баралар. Кырык баланы шул рәвешле мәктәпкә бару өчен кирәк-ярак тутырылган букча белән бүләкләделәр. Белем уты кабызылды. Балалар “5ле”гә генә укырга, булдыра алганча тырышырга ант итеп, күмәк рәвештә рәхмәт әйтте һәм… шунда ук букчадагы әйберне барлый башлады. Әй мактаныша болар, әй сөенә… Читтән карап торырга рәхәт тә соң.

Бәйрәм сценариен “Гаилә” үзәге хезмәткәрләре үзләре яза, үзләре уйный икән. Инде тугызынчы ел рәттән алар балаларны шул рәвешле укырга озата. Иганәчеләрне дә үзләре табып, кирәк-яракны сатып алалар. Андагы һәр хезмәткәрнең баланыкыдай киң, самими күңелен күреп шатланасың. Хәтта шул үзәк буйлап йөрү үзе бер әкият дөньясына сәяхәт кебек. Балалар өчен уен бүлмәсендә нинди генә уенчык юк. Исең китәр! Бер почмактагы аквариумда ике ташбака йөзеп йөри. Ботаника бакчасында нинди генә гөл үсми. Ә кунаклар каршы ала торган бүлмәдә телевизордан мультфильм бара. Бәйрәмнән соң шул бүлмәдә балаларны газлы су һәм шоколад белән сыйлауларына игътибар иттем. Аларның күбесе өчен шоколад зур бәйрәмнәрдә генә ашый торган бер тәгам икәне аңлашыла. Ә бүген чын-чынлап зур бәйрәм.

Тоткын да – бала

“Гаилә” социаль яклау үзәге үткәрә торган беренче һәм соңгы чара түгел бу. Быел шул ук акция кысаларында республиканың ябык типтагы махсус учреждениеләрдә белем алучы балалар өчен дә бәйрәм ясаганнар. Балигъ булмаган җинаятьчеләрне тәрбияләү үзәкләре Казанда дүртәү. Шуларның берсе Левченко бистәсендә урнашкан. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” дип атала. Җинаять кылган, әмма яше кечкенә булу аркасында җинаять җаваплылыгына тартылмаган балалар тәрбияләнә биредә.

“Кайда гына укыса да, нинди органда исәптә торса да, ул – барыбер бала,” – ди “Гаилә” социаль яклау үзәгендә директор вазифасын башкаручы Любовь Николаевна Карпунина. – Без алар хакында да онытмыйбыз. Апрель аенда “Авыр тормыш ситуациясендә калган балаларга ярдәм фонды”на үз программабызны тәкъдим иттек һәм Грант оттык. Бу программа махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга булышуны күздә тота. Әлеге учреждениедән чыгарга ике-өч ай кала, баланың социумы белән эш башлыйбыз. Ул каядыр урамга түгел, ә аны аңлаучы, яратучы гаиләгә кайтырга тиеш. Димәк, беренче чиратта, аның гаиләсен бу вакыйгага әзерлибез. Бала мәктәп яшендә икән, мәктәптәге укытучылар белән дә сөйләшәбез. Әгәр ул 17 яшен тутырган булса, аны эшкә урнаштыру мәсьәләсен алга куябыз. Кыскасы, тәрбияләнүче дөньяга чыкканчы, социум аны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Моның никадәр мөһим булуын күз алдына китерә аласызмы?”

Любовь Николаевна Карпунина Левченко бистәсендә булган чара хакында аеруча канатланып сөйләде.

– Әлеге махсус гомуми белем бирү мәктәбендәге 9-12 яшьлек балаларга мәктәп кирәк-яраклары туплау бөтенләй башкача барды. Линейканы да гап-гадине түгел, ә кызыклы рәсем белән алырга тырыштык. Калькулятор, каләм, карандаш, дәфтәрләрнең иң яхшыларын сайладык. Алар турында кемдер кайгырта, аларны да кемдер ярата бит, шул хакта белеп торсыннар. Бу балаларны инде Чита маймылы белән генә алдап булмас иде. Шуңа күрә психологларыбыз ярдәмендә кызыклы тренинглар оештырдык. Аңлагыз: алар гади балалардан күпкә аерыла. Күбесе тату гаилә, тыныч, рәхәт тормыш хакында хыяллана. Әйтерсең инде тормышның ачысын да, төчесен дә татыганнар. Бәлки шулайдыр да. Юкса аларга нибары 9-12 яшь.

– Балаларга бүләк алу өчен, матди якның нык булуы кирәк. Иганәчеләрегез кем?

– Алар үзләрен атамауны шарт итеп куйды. “Үзебезгә пиар ясарга түгел, ә балаларга ярдәм итәргә телибез”, – диделәр. Шулай ук “Альпари” хәйрия фонды белән берлектә ятим балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне сату күргәзмәсе оештырдык. Шул акчага ятим балалар өчен дә мәктәп кирәк-яраклары алынды.

“Гаилә” үзәге бүген бик күп балага, гаиләгә ярдәм итеп яши. Нурсыз тормышларын нурга күмә, бәйрәм ясап сөендерә. Шундагы бер хезмәткәрнең колагыма гына: “Безне ябарга телиләр”, – дип пышылдавы өнемне алды. Әлеге балаларның шатлык тулы күзләре дә бер мәлгә сүрелде сыман. Ни өчен ябыламы? Чөнки элекке директорның кырын эшләре хәзер милиция бүлекчәсендә карала, ди. Әмма бер кешенең намуссызлыгы аркасында күпме баланы тормыш яменнән мәхрүм итеп, барлы-юклы шатлыкның да тамырына балта чапсалар, бу гаделсезлекнең иң зур күренеше булыр, мөгаен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №35)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар