БОЛГАТАЛАР ДӨНЬЯСЫН…

Кайтып керсәм, әбием телевизор каршында елап утыра…

–            Шундый нечкә күңелле булырга ярамый инде. Тагын һинд киносы карап утырасыңмы, әби? – дидем ачулангандай итеп. Шул әбекәемнең юктан да елавына, бар дөнья мәшәкатьләре өчен ут йотып, вак-төяк гаделсезлекне дә күңеленә авыр кабул итүенә тыныч карый алмыйм. Җитмәсә, мине дә шундый итеп тәрбияләде бит.

– Әй, кызым, дөньясын болгаталар әле. Киноларың бер кырыйда торсын. Бу законнарның бернинди мантыйкка сыймавына, безне мыскыл итүләренә ачуым килә, гарьләнәм. Үткәнемне уйлыйм да исәр булам. Утыз алты ел ирсез, тол хатын булып яшәдем бит. Үз пенсиямне туплап, үз авызымнан өзеп, йортлы булдым. Дүрт баламны ялгыз үстереп, кеше иттем, аларга да фатир алдык. Үз йорты булмаган сугыш ветераннарына хәзер фатир бирәләр икән. Юк, кызым, миңа да фатир кирәктер дип уйлый күрмә! Инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән без. Хәер, фатирны алырга теләсәм дә, ул миңа тиеш түгел. Бармакка-бармак сукмыйча яшәгән, без сохари кимергәндә ипи ашап, матур күлмәк киеп йөргән, киләчәкне уйламаган хатыннарга, шул ветераннарга гына тиеш икән ул… Чөнки минем эшләп тапкан үз почмагым бар инде.

Әбине бүлдереп, аның сүзләренә каршы чыгарга батырчылык итмәдем. Ул, чыннан да, хаклы бит. Аның бүленеп калуына, хөкүмәттән бирелгән “бүләккә” лаек булмавына да үзе “гаепле” – эш аты булып җигелеп тарткан. Ким-хур булырга, тол хатын дип кимсенеп яшәргә дә теләмәгән, сер бирмәгән. Эшләгән, тапкан, яшәгән. Ә менә кайбер шәһәр хатыннары… Ире сугышка киткәндә үк яшәгән фатирларында 65 ел көн иткән. Ә бу вакытта авыл хатыннары ачлы-туклы торып, пенсиясен туплап, яшәү урынын ремонтлаган, яңаны төзегән. Хәзер инде шул мескен хатыннарның фатирга яки акчага хакы юк икән. Бигрәк кызык булып чыга бит әле бу.

Бабам да сугышның башыннан ахырына кадәр алгы сафларда булган. Җиңүне Берлинда каршылап, бик күп орден-медальләр белән туган якларына әйләнеп кайткан. Тик менә сәламәтлеге генә сугыш кырында калган шул. Ярым-йорты кеше булып озак яшәп буламыни?! Алып кайткан яралары аны вакытсыз гүр иясе иткән.

–            Сугышның соңгы көннәрендә генә катнашкан ирләр белән бабаңның хезмәте берме соң? Чигенү белән алга бару бер түгел бит, кызым. Бер-ике ай (яки көн!) сугышта булучылар кайтып күпме ел яшәгәндер әле. Барлык тол хатыннарны да тигез күрү мөмкин хәлмени?! Менә шул бик күп тигезсезлекләр, дөрес булмаган хәлләр җанга тынычлык бирми. Йөрәккә кылчык булып кадала. Бабаң биш ел буе ут ноктасында булганда ниләр генә кичермәгәндер, миңа да тылда җиңел булмады. Андый тол хатыннар бер мин генә түгел, без бик күп. Мин генә шулай гарьләнәм микән, кызым?!

Еллар буена җыелган үпкә-ачуы, яшьлеген урлаган сугышка ләгънәте күз яшьләренә әверелеп, бите буйлап тәгәрәде. Бүген сугыш башланса (Алла сакласын!), илебезне яклап алгы сафларга ыргылучы булыр микән? Белмим шул. Әбиемнең картлыгыннан гыйбрәт алдым инде. Аның хезмәтен хөкүмәтнең ничек үлчәгәнен күреп торам бит. Минем буын андый гыйбрәтне көн саен метрода, вокзал буйларында да күп күрә. Пенсиясен җиткерә алмаган өлкән буынның сәдака өмет итеп кул сузганын күрү – үзе үк бер мәктәп. Уйларымны укыгандай, әбием дә шул хакта сүз кузгатты.

– Без күп калмадык инде. Нинди зур авылыбызда ике-өч тыл ветераны бар, ә сугыш ветераннары бөтенләй юк. Ә ул ветераннарның балалары, оныклары исән бит әле. Киләчәктә алар нәрсә уйлар? Хөкүмәт законнарына нинди карашта булыр? Аңа нинди бәя бирерләр? Киләчәк яшьләр кулында дибез бит. Нигә чиновниклар алга карап яшәми һәм эшләми икән дип гаҗәпләнәм мин, кызым. Законнар чыга, ләкин үтәлми. Буш чиновниклар артык күп шул безнең илдә, шуңа законнар үтәлмидер дип уйлыйм, үземчә. Эш тәртибен белмәсәләр, халык мәнфәгатьләрен яклый алмасалар, нигә дип урындык биләп утыралар соң алар анда? Югарыдагыларның түбәндәгеләргә әзрәк күз-колак булуы да кирәк бит. Безнең заманда шулай иде…

Әбием шулай үткән белән бүгенгене чагыштырып сөйли-сөйли, ниндидер адымымны, хуплап куярдай бер сүземне көтә. Сүземне генә түгел, берәр гамәл өмет итә. Аның фикеренчә, яшьләрнең бер вәкиле, тормышны үзгәртеп коручыларның берсе инде мин. Тырышып эшлә, алдама, өлкәннәргә карата ихтирамлы бул… Әнә шул үгет-нәсыйхәткә дә каршы килмә, үзгәртеп тә кор, имеш. Их, әби…

Беләсеңме, әбием, бу дөньядан гаделлек көтеп торсаң, үзеңне гел бәхетсез бер мескен итеп тоясың икән ул. Барына канәгать булып яшәү һәм максатларыңа тугры калып алга бару – иң яхшысы. Уйлап карасаң, син теге әзергә бәзер ятучылардан мең тапкыр бәхетлерәк бит. Без оныкларыңа үрнәк булырдай үткәнең, күпне кичереп тә каешланмаган нечкә күңелең, теләсә кемне бәреп егардай рухи байлыгың бар синең. Дөрес тәрбия алган иманлы, тырыш балаларың, оныкларың да бар. Алар тормышта сынатмас, йөзеңә кызыллык китермәс. Монысы хөкүмәт биргән ниндидер фатирга караганда мең тапкыр кыйммәтрәк, минемчә.

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №12)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар