БИСТӘН – ИМАНЛЫ БИСТӘ

…Юл өстендә калган сап-сары кырларга караганда, бу якларда да корылык үзенекен иткән. Горизонтта кап-кара төтен чыгарып, урманнар яна. “12 көн элек кенә бераз явып китте. Бар авыл халкы, зыярәт янына менеп, корбан чалдык, намаз укыдык, яңгыр сорадык. Икенче көнне яуды. Хәзер 40 көн үтмичә сорарга да ярамый инде”, – диде бер апа уфтанып. Пенза, юл өстендәге Ульян яклары да чүлгә охшап калган…

Узган шимбәдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Бистән авылы 360 еллык юбилеен билгеләп үтте. Җөмһүриятебездән читтә урнашып, Татарстандагы татар авылларына да үрнәк булып яшәүче гаять кызыклы авыл бу. Татарның каймагы – мишәрләр дә яшәсен, үрнәк тә булмасын, имеш.

Авыл нигезе – мәчет

Бистәнгә 1650 елда нигез салынган. Бу җирләрдә Төмәннән килүче өч егет туктала. Тирә-якта челтерәп утырган чишмәләр, чәчәкле кырлар, җәйрәп яткан күлләр әсир итә аларны. Авылның исеме дә элек Гөлбостан булган. Гөлләр бистәсе дигәннән калгандыр, мөгаен. Хәзер исә ул бөтенләй кыскарып, Бистән дип кенә йөртелә.

Ул Кузнецк районының төньяк-көнбатышында, Мәскәү-Самара тимер юлыннан 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Бистәндә 500гә якын хуҗалыкта 1367 кеше яши. Аның ике мәчете, мәдрәсәсе, урта гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты бар. Тиздән бу авылда имам-хатиблар әзерли торган, 25 шәкерткә исәпләнгән өчьеллык көллият ачарга ниятлиләр. Пенза өлкәсендәге бердәнбер шундый рәсми көллият булачак ул.

Ике манаралы мәчет янәшәсендә урнашкан мәдрәсәдә хатын-кызлар да дин-ислам нигезләрен өйрәнә. “Мәрьям” хатын-кызлар оешмасы Мәүлид бәйрәмендә гастрольләрдә йөреп кайткан. Динне пропагандалауда алар да зур эш башкара. Балалар бакчасы вазифасын мәдрәсә үти дисәм, хата булмас. 5-7 яшьлек 20ләп бала бирегә укырга йөри. Аларны монда бушлай ашаталар. Бала күңеленә иман орлыгы салып, дин нигезләрен өйрәтеп үстерәләр. Бәлки, иман рухын саклап кала алганга бу авылның бер генә кешесе дә милиция бүлекчәсендә исәптә тормыйдыр. Хәер, ел саен 15-20 кешесе хаҗга йөргән иманлы авылдан тагын нәрсә көтәсең, ди.

Авылда “Иман” дип аталучы үз газеталары да бар.

90 еллык тарихы булган урта гомуми белем бирү мәктәбендә 188 бала белем ала. Татар теле һәм әдәбияты да укытыла, диделәр. Һәркем элеккеге укытучылары Мөршидә апаны яратып искә алды. “Ул Казаннан иде, сезнеңчә сөйләшә белде. Татар телен, гореф-гадәтләрен безгә ул өйрәтте, төрле әдәби кичәләр оештыра килде, урыны җәннәттә булсын”, – диде бистәнлеләр. Андагы диалект үзенчәлекле. Шулай да татар бер-берсен күз карашыннан да аңлый бит ул. Бәрәңге – картук, аңлый – аңгара, әтәч – кучат… булса да.

Мәдәният йортында шимбә, якшәмбе көннәрендә дискотекалар уздырыла икән. Җомга көн кичен яшьләргә ияреп, урам әйләндем. Сыра эчүче, тәмәке тартучыларны күрмәдем. Гәрчә бәйрәмгә дип Мәскәү, Уфа, Казан, Самара һәм башка өлкәләрдән кунаклар кайткан булса да. Алар да биредә тәртип саклыйсын белә кебек тоелды.

Чишмәләре – үзе бер тарих. Янәшә генә урнашкан тере һәм үле чишмәләр хакында горурланып сөйләде авыл халкы. Имеш, бу чишмәләр янында Болгар сәүдәгәрләре ял иткән, сәүдә юлы аның яныннан үткән. Тере чишмә дигәненең суы йомшак һәм шифалы. Анысын күрше авыллардан килеп, чәйгә алып китәләр. Ә 20-30 метр гына ераклыкта урнашкан үле чишмәдән су эчкән кеше буыла башлый, имеш. Сынап карарга базмадым.

Авылда Сабантуй уздырылмый. Алар өчен иң зур бәйрәмнәр – ике Гает. Менә шундый үзенчәлекле, динле татар авылы ул Бистән.

Руслар да татарлаша!

Нигә Татарстандагы татар авыллары юкка чыга да, каядыр читтәге татар авыллары, киресенчә, үсә, ныгый? Алар авылындагы сәясәт үзе үк башка. Биредә ниндидер җирле үзидарә түгел, ә Иҗтимагый киңәш барын да үз кулында тота. Дөрес, җирле үзидарә дә юк түгел, ләкин ул авыл тормышында әллә ни мөһим роль уйнамый. Бистәндә, мәсәлән, Иҗтимагый киңәш эченә кергән дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы комитетлар эшли. Алар каяндыр өстән килгәнне көтеп ятмыйча, мәчеткә җыелып, киңәшләшеп үз көчләре белән авыл проблемаларын хәл итә. Әйтик, шул ук чисталык мәсьәләсе. Ай саен җан башыннан 10 сум акча җыела һәм шул акча авылдагы чүпне урнаштыру, зират коймаларын буяу, чишмәләрне төзекләндерү өчен җитеп бара.

–            Бу Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдиме буенча эшләнгән эш. Татар авылларында элек-электән мәхәллә системасы булган. Бер кеше генә хәлне үзгәртә алмый, әгәр без бердәм булып күмәкләшеп тотынсак, теләсә-кайсы эшне хәл итәргә сәләтлебез, – дип уртаклашты Ислам хәзрәт.

Авылдан яшьләр китми. Быел гына 15ләп никах укылган. Туучылар саны да арта гына. 7 айда Бистәндә 11 бала дөньяга килгән.

Кеше арткан саен, авыл да зурая. Бистән күршедәге рус авылы Марьевка белән кушылган да хәзер ул тулысынча татарлашкан дияргә мөмкин. Аны халык Марәү дип атый. Шулай ук күршедәге рус авыллары да елдан-ел татарлаша бара икән. Менә бу үрнәк, ичмасам!

Кое казучылар авылы

Чуашстанның – Тукай, Пензаның Бистән авылында булып кайтканнан соң, тагын бер кат инандым: авыл тоткасы – ирләр. Әгәр алар аракы коткысына бирелмәсә, куллары эш белсә, авыл үсештә. Бистәндә 2002-2003 елда күмәк хуҗалык таркалганнан соң, ирләр борынгы кәсепкә ныклап тотына. Әйе, һәр якның үз һөнәре булган кебек, бу якларның да кулы таный торган үз шөгыле бар – кое казу! Бистәнлеләр элек-электән игенчелек, умартачылык белән беррәттән, чишмәләр чистарту, кое казу эше белән тирә-якта дан тоткан.

Без тукталган Маликовлар гаиләсе башлыгы Ильяс абый да кое казучыларның берсе. Хатыны Кадрия апа – балалар табибы. Авылдагы күпчелек хатын-кыз йорт эшләрен генә карый. Кем әйтмешли, “тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә”. Мал-туар асрау – сирәк күренеш.

–            Ирләрне фронтка озаткан шикелле язын Мәскәү якларына эшкә җибәрәбез. Авылда гел карт-карчык, хатын-кыз, балалар гына кала. Ут-күздән Ходай сакласын инде, – дип уртаклаша Кадрия апа. – Еллык керемебез – ирләребез алып кайткан акча. Җәен эшләп җыйган акчаны кышын тотып бетерәбез дә язын – май башында тагын чыгып китәләр.

Ильяс абый әле ике көн элек кенә кое казу эшен тәмамлап кайткан, тиздән тагын китәргә җыена. Бу бик авыр хезмәт. Билен тайдыручылар, чокыр казыгач, өстән җир ишелеп, балчык астында калып үлүчеләр дә бар. Җир астыннан газ да чыгарга мөмкин. 24-25 яшьләрдәге бер ир хакында ачынып сөйләделәр. Өйләнеп ярты ел үткәч, кое казыганда фаҗигале төстә вафат була ул.

–            Ильяс абый, бакчама кое казырга исәпләсәм, ничә сум акчамны әзерләп куйыйм?

–            Суның чыгуына карап. Җир казыгач, биеклеге – 90, диаметры – 117 см булган “балдак” утыртабыз. Шул “балдак”лар күбрәк кергән саен, бәһасе дә арта. Бер “балдак”ны утырту 4-6 меңгә төшәргә мөмкин.

Заказларны каян табасыз?

–            Реклама аркылы. Интернетта сайтларыбыз бар, баганаларга игъланнар да ябыштырабыз, танышлар, арадашчылар аркылы да табабыз… Бер кешегә казыйбыз икән, ул безнең бригаданы башка берәүгә тәкъдим итәргә мөмкин.

“Изге кеше”

Ачылачак көллият турында искә алган идем. Ул урында элек мәчет булган. Советлар союзы чорында җимерелгәч, нигезенә кибет салып куйганнар. “Бу урын авылның бер имамы Ислам хәзрәт Давыдовка йорт салу өчен бирелгән булса да, ул аны мәдрәсә өчен калдырды. Ә үз гаиләсе өчен хәләл көче белән, коелар казып акча туплап, йорт салып куйды”, – дип сөйләде авыл халкы. Гомумән, аны халык мактап туя алмады, “изге кеше” ул дип атаучылар да булды. Авылда булган һәр уңай үзгәреш – аның уңышы! 9 ел буе төн йокысын йокламый авыл тормышын кайгырткан, бар эштә башлап йөргән кеше генә Бистән үсешендә “гаепле” дип саныйм шәхсән үзем.

Авылның 360 еллык юбилеена багышлап уздырылган бәйрәмдә дә сәхнәгә Ислам хәзрәт чыккач, халык шау итеп кул чапты. Ә район башлыгы урынбасарын яки башка регионнардан килгән рәсми кунакларны алай яратып, зурлап каршы алмадылар да кебек. Русия әләмен күтәреп, бәйрәмне ачып җибәргәндә дә халыкның әллә ни исе китмәде. Хәтта ахырдан концерт куйган Айдар Галимовка да ул кадәр мөкиббән булмады кеше.

Бәйрәмдә йөреп арып-талып беткәч, бер апа янына килеп утырдым. Танышып киттек. Гаишә Богданова мәдрәсәдә алтынчы елын укый икән.

– Ибраһим хәзрәт йөрәкләребезне ачты, урыны җәннәттә булсын. Аның улы Ислам хәзрәтне авылыбызда барыбыз да хөрмәт итә. Ул килгәч, аракы эчүне ташлап, дингә килделәр. Вәгазь вакытында әйтелгән һәр авазы күңелне калтырата, күзгә яшь тула. Авылыбызда берәрсе авырып китсә, барып өшкерә, хәлен белми калмый. Көндез вакыты булмаса, төнлә килеп өшкерә. Авыр хәлдә калсаң, үз акчасын чыгарып бирергә дә жәлләми. Болгар җыенына да алып барды… – дип сөйләде ул яшь аралаш. – Хәзер хаҗга барганда үз авылыбыздан автобус йөри. Әле кайчан гына мондый бәхет турында хыяллана да алмаган идек.

Авылда кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, Ислам хәзрәт хакында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Ул сүзләрнең ихластан, чын йөрәктән әйтелүенә дәлил – яшьле күзләр.

Нишләп безнең Татарстанда да татар авылларында шундый Иҗтимагый киңәш булдырмаска, ди?

–            Хөкүмәт тарафыннан каршылык күрмибез. Тиздән Пензада да ислам сәнгать үзәге ачарга телибез. Чит дин вәкилләренә исламның ни икәнен күрсәтү – төп максатыбыз, – ди Ислам хәзрәт. Ул телне саклау буенча да байтак эш башкара.

– Телне югалту ул – гореф-гадәтне, динне югалту дигән сүз. Телебез безне дин белән бәйли, шуңа күрә телне саклап калуга әһәмият бирергә тырышабыз. “Бердәмлектә генә безнең көч, без бит булдыклы халык. Әгәр интеллигенция белән уртак тел таба алсак, арабыздан татар зыялылары чыгар дип уйлыйм, – дип кабатлады ул.

Авыл һәм аның эчкерсез, кунакчыл халкы турында китап яза алыр идем. Газетада урын чикле, кызганыч.

Татлы күчтәнәч

Кая барсам да берәр яңа ризык пешерергә өйрәнү җаен карыйм. Берничә табында йөземле, чикләвекле татлы ризык авыз иткәч, аның ничек аталуын һәм пешерү ысулын кызыксындым.

–            Ул “афганка” дип атала. Безнең якларга күчеп кайткан Азия кешеләреннән кереп калган. Хәзер аны бездә дә һәр бәйрәмдә диярлек авыз итәргә мөмкин. Исеме Әфганстан сүзеннән алынган булырга тиеш, – дип аңлатты Ислам хәзрәтнең хәләле Галия ханым. Пешерү серен дә уртаклашты.

Афганка өч катламнан гыйбарәт.

Аскы катлам: 3 йомырка сарысына 4 кашык он кушып йомшак кына камыр ясарга һәм аны бик юка итеп майлы табага җәяргә кирәк.

Икенче катлам – эчлек: 1 стакан әстерхан чикләвеген ваклап, 1 стакан бүрттерелгән йөзем белән бутыйсың да камыр өстенә саласың.

Өченче катлам: 3 йомырка агын 1 стакан шикәр комы белән яхшылап, күбекләнгәнче, куе масса хасил булганчы миксер белән болгатасың. Шуны чикләвек белән җимеш өстенә коясың да кызган мичкә 5-10 минутка тыгып аласың.

Афганка әзер! Тәмле булсын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Казан-Пенза- Кузнецк-Бистән-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №30)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар