Билгесез бәйрәм

Якшәмбе иртән иптәш кыз шалтырата: “Кара әле, син бит журналист кеше, белергә тиеш: нинди бәйрәм хөрмәтеннән ял иттек соң без? Кичә дә көне буе котлаулы СМСлар яуды. Кайсыннан гына сорасаң да: “Кем белгән аны, ял итәбез икән, димәк, бәйрәм”, – дип җавап бирәләр. Син дә белмисеңме әллә?”Шундый рухтагы сорауларны күп ишеттем. Аның каравы, быел беренче мәртәбә бу вакыйга хөрмәтеннән бүләк бирделәр. Кызыл, ак һәм яшькелт розалардан торган чәчәк бәйләме 6 ноябрьдә булган Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бүләк ителде. “Конституциябезнең балигълык яше игътибардан читтә кала алмый бит инде”, – дип аңлатты моны бүләкне тапшырган дустым. Баксаң, бу вакыйгага быел 18 яшь тулган икән. Шуңа өстәп, Казанның Бауман урамында Татарстан флагы рәвешендәге тасма да тоттырдылар.

Татар яшьләре берлеге “Азатлык” координаторлары башкалабыз урамнары буйлап әлеге тасманы таратырга чыккан. Алар да халыкның бу көн хакында хәбардар булмавына, милли үзаң югала баруына борчыла. “Җиңү көнендә Георгий тасмалары өләшсәләр, Республикабыз көнендә флагыбызны символлаштыручы тасмалар таратырга кирәк дигән фикергә килдек”, – ди яшьләр. Барысы 3000 тасма әзерләнгән.

Әлеге чара үзәк урамнарда йөргән туристларны ныграк гаҗәпләндерде, миңа калса. Бер украин апасының: “Миңа тагын берничәне бирегез әле, сувенир итеп тә алып кайтам һәм сезнең Республика көнен ничек зурлап бәйрәм итүегезне кайткач та сөйләрмен”, – дигәнен үзем ишеттем.

Ул тасмалар күктән төшми, нинди акчага шундый акцияләр ясап йөриләр дип кызыксынасызмы?! “Татар матбугат чаралары иганәче булды, аларга рәхмәт”, – дип ассызыклады оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин. Үзләре дә байтак чыгым күтәргән. Бу чарада катнашучыларның күбесе студент булуын уйлыйм да аларга сокланып туя алмыйм: эшлиләр, укыйлар, милли чаралар оештырырга да вакыт табалар.

ТР Конституциясен кабул иткәнгә 18 ел гына үтсә дә, аны искә алучылар, гомумән, нинди бәйрәм хөрмәтеннән ял итүен белүче сирәк бүген. Тагын 18 елдан ни булыр?! Хәзерге татар яшьләре кебек тел, гореф–гадәтләребез, динебезне саклау, милли үзаңны үстерү өчен көрәшеп йөрүче булырмы? Татар мәктәпләре ябылган саен, үз халкы өчен җан атучы татар балалары да кими. Гомумән, тагын 18 елдан ул Конституция көнен башкача атап, бу датаның әһәмияте югалачагына да бер гарантия юк. Суверенитет көне Шәһәр көненә әйләнгән кебек дип әйтүем…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №44)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар