БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ

Эльмира ханымны күптәннән беләм. Ара ераклыгы үзенекен итә – сирәк очрашабыз. Соңгы тапкыр җиде ел элек күрешкәннән соң, быелгы очрашу икебез өчен дә зур куаныч булды. Сагынышканбыз. Ул исә бер дә үзгәрми. Һәрчак шат елмаюлы, тулы йөзле, ачык, сөйкемле хатын. Тыштан караганда, аннан да бәхетлерәк кеше юк сыман. Җитеш гаиләсе, ике бүлмәле фатиры бар, үзе банк директоры булып эшли. Карьера дисеңме, гаиләсен аласыңмы – бар да үз урынында шикелле. Әйе, тормышы гел җай гына барадыр, беркайчан бер кайгы әсәре күрмәгәндер дип уйлый идем мин аның хакында. Ялгышканмын. Тыныч кына хәл-әхвәл белешеп утырганда, ул кинәттән елап җибәрде: “Бер ел элек беренче мәхәббәтем үлде, еламаган бер көнем юк”, – ди яшь аралаш.

“Аның кайдадыр барлыгын белеп яшәү миңа көч өсти иде. Инде аерылышуыбызга өч дистә елдан артык булса да, мин аны оныта алмадым. Кая барыйм? Терәк булырдай, ышанырлык бер кешем дә калмады. Бу җирдә бер ялгызым утырып калдым”, – дип үкседе Эльмира ханым. Йә Аллам, шулкадәр үк тирән саклана микәнни ул беренче мәхәббәт? Гомер буе газапланып яшәрлек булгач, нигә ул мәхәббәтне саклап калып булмый? Юләр яшьлекнең гафу ителмәс хатасы шул беренче мәхәббәтне югалту түгел микән? Мин сорауларга күмелеп утырганда, Эльмира ханым үз тормышын бәян итте.

“Яшь чагымда Айрат исемле егет белән очрашып йөрдек. Чиста, саф мәхәббәт иде ул. Озак күрешми торсак, кулларына күтәреп әйләндерә иде Айратым. Киләчәккә уртак планнар төзедек. Шулай хыялланып, мәхәббәттән исереп йөри торгач, өч ел узып китте.

Әйтергә кирәк, мин гади эшче гаиләсеннән. Очын-очка көчкә ялгап яши бирдек. Өстәвенә, әнием бик каты авырып, урын өстенә егылды. Аны карыйм. Янымда ике игезәк сеңлем бөтерелә. Ә Айрат мин мәктәпне тәмамлаганда агрономлыкка диплом алды. Ул һәрдаим безгә ярдәм итеп яшәде. Әле бервакытны утыртырга 3 капчык бәрәңге алып килде. Айрат укып бетергән елны өйләнешәбез дигән вәгъдәбез дә бар иде. Насыйп булмады. Аның гаиләсе җитеш, байлар. “Агроном булгач, шәһәрдә кала алмыйм, балконда чәчәкләр үстермәм бит”, – дип авылга күчеп китте. Ә мин авыру әниемне ташлый алмадым. Аңлаштык та бернинди күз яшьләрсез, талаш-гаугасыз аерылыштык. Мәхәббәтебезнең алай гына бетәчәгенә ышанмаганбыздыр, күрәсең. Күз яшьләре соңрак булды. Аерылышканда Айрат: “Беләсеңме, Эльмира, без синең белән бер 20 елдан күрешербез дә бер-беребездән, син бәхетлеме, дип сорарбыз. Мин, бәхетле, диярмен, тик бу ялган булыр. Чөнки мин сине беркайчан да оныта алмаячакмын”, – диде.

Әлеге сүзләр Алланың амин дигән чагына туры килгән, ахры. Алар нәкъ 20 елдан очрашачак. Ул чагында инде Айратның үз гаиләсе, Эльмираның – үзенеке.

Эльмира, Айрат киткәннән соң, сырхауханәгә идән юучы булып урнаша. Әнисе вафат була. Соңрак, әтисе икенче хатынга өйләнеп, башка йортка күчеп китә. Ә кыз сеңелләрен тәрбияли. “21 яшемдә кияүгә чыктым. Дөрес, Айратны көтмәдем түгел, көттем. Тик бернинди хәбәр-хәтере булмаган егетне көтеп ятудан ни мәгънә?! Соңрак Элемтә техникумына укырга кердем, аны тәмамлагач та, банкка эшкә урнаштым. Булачак ирем белән дә шул вакытта таныштым. Айрат белән исәрләнеп йөргәндә, кемгә кияүгә чыксам да барыбер булмады микән? Юләрлек булды ул гамәлем, үзем дә аңлата алмаслык мәгънәсезлек. Аннары инде эш, уку, гаилә… Тора-бара университетның икътисад бүлегендә уку хыялым да тормышка ашты. Көндезен эштә уздырсам, кичен укуда булдым. Өйдә дә эш күп. 3-4 сәгать тә йоклый алмаган төннәрем күп булды инде”.

Тик хатын-кыз бирешми бит ул, аеруча Эльмира ханым кебек теше-тырнагы белән тормышка ябышкан кеше булса. Тормыш мәшәкатьләре белән беренче мәхәббәткә дә зур урын калмый. Айрат исеме йөрәкнең иң яшерен почмагына урнаштырыла. Тик ул почмак еш кына үзе хакында искә төшергәләп тора шул.

Эльмира ханымның бердәнбер юанычы улы була. Икенче бала табарга аңа табиблар рөхсәт итми. Ире еш кына хатынына кул күтәрә, аны җәберли башлый. Улына 3-4 мәртәбә операция кичерергә туры килә. Инде берничә кат “улыгыз үләчәк” дип “сөендергән” табиблар сүзеннән соң ана кеше ни кичергәндер, тик малай исән кала. Әнисе бәхетенә, күрәсең!

…Беркөн иртән, Эльмира ханым, гадәттәгечә, радионы куша. Республика яңалыклары. Бер мәлгә таныш исем-фамилияне ишетеп катып кала. Аның Айратын район башлыгы итеп билгеләгәннәр икән. Журналист интервью ала, шалтыратучылар сорау яудыра. Ул да, озак уйлап тормастан, радиога шалтырата. Алло, исәнмесез. Айратка сүзем бар иде, – диюгә, Айратның тавышы яңгырый.

– Эльмира, бу син мәллә? Таныдым мин сине…

– Әйе, Айрат, бу мин. Котлыйм. Син, чыннан да, бу урынга лаек кеше.

Әңгәмә шул урында өзелә. Күпмедер вакыттан соң Айрат, Эльмира ханымның эш урынына килеп кереп, хатынның һушын ала. Банкка кем генә килмәс?! Сөйләшәләр, аңлашалар.

– Хәтерлисеңме, теге чакта, нәкъ 20 елдан очрашырбыз дигән идем? Бу җәйдә 20 ел бит инде. Әйт әле, син бәхетлеме? – ди, Айрат.

– Әйе, бәхетле. Улым, яраткан ирем, эшем бар. Ә син бәхетлеме соң?

– Әйе, дип әйтергә тиешмен инде хәзер. Тик мин гомерем буе сине яраттым. Һәр иртәдә синең исем белән уянып, кичен синең исем белән яттым. Беренче никахымнан бер балам бар. Тик хатынымны ярата алмадым – аерылыштык. Икенче гаиләмдә ике кызым. Ләкин уйда, хыялда гел син.

– Үзең шулай хәл иттең, үкенмә.

– Мин түгел шул, минем өчен башкалар хәл итте…

Шул башкалар сүзе белән җимерелгән гаиләләр азмыни?! Эльмира ханым да белми түгел, белә. Моннан 10 ел элек Айратның авылына кайтты ул. Шунда Айратның күрше әбисе аның тормышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде аңа. Күңеле тулганда, гел әлеге әби янына кереп серләшә, беренче мәхәббәтен сагынуын сөйли икән Айрат. Хатынга шул әби бер сер ача. Баксаң, яшьлектә аларның кавышуына Айратның әнисе каршы булган икән. Эльмираның гаиләсе аларныкы янында артык гади, ярлы була шул. Айрат әнисе сүзеннән чыкмый. Шәһәрдән бөтенләй күчеп китеп, авылда төпләнеп кала.

Айрат, Элмираны тапканнан соң, янә югалтырга теләми. Хыянәт итү кебек пычраклык булмый бу, бары тик ихлас дуслык. Алар бер-берсенә ярдәм итеп яши. Авыр вакытларда киңәш-табыш итәргә, терәк булырга, кайчакта күңел бушатырга гына да бер ышанычлы кеше кирәк бит.

Район башлыгының танышлары күп. Шуннан файдаланып, ул Эльмираның бердәнбер улын хәрби хезмәткә китүдән саклап кала.

Тормыш Эльмира ханымга тагын бик күп сюрприз әзерли әле. Инде улы университетны тәмамлаганда, иренең сөяркәсе барлыгы ачыклана. Әлеге хатын оятсыз рәвештә аларның фатирына шалтырата, Эльмира ханым өйдә юк чакта шул фатирда кунып йөри икән. Бу хакта хатынга күршеләре җиткерә. Нәтиҗәдә, Эльмира ханым аерылышырга судка гариза яза.

Әле суд нәтиҗәләре хәл ителгәнче, хатын үзендә бозым булуын аңлап ала. Тәнен вак кына ак бетчәләр баса. Шуның күбесе йомырка зурлыгында кабарып, шунда үлек җыела. Аның тәнен сырхауханәдә кисеп, теккәләп бетерәләр. Бозым чыгаручы бер әби генә ярдәм итә аңа. Ул өйдә юк чакта, иренең сөяркәсе, юыну бүлмәсендәге сабынга бозым ясаганлыгын әйтә. Эльмира ханымны дәвалап аякка бастыра.

Инде суд нигезендә аерылышкач, Эльмира ханым өч бүлмәле фатирны сатып, иренә бер бүлмә һәм улы белән үзенә ике бүлмәле фатир ала. Фатир дисәң, хәтерең калыр. Бәдрәфе, юыну бүлмәсе дә булмаган, коры кирпеч стенадан гыйбарәт ике бүлмә була ул. Ярдәмгә янә беренче мәхәббәте килә. 100 мең сум акчаны процентсыз бурычка биреп тору да аның өчен зур сөенеч була ул көндә. “Бәдрәфкә, чәй кайнатырга күршеләргә йөрдек, ике ай тузан сулап яшәдек”, – дип уртаклашты Эльмира ханым. Фатирны бераз торырлык иткәч, аның элеккеге ире гафу сорап янына кайта, ялгышканын аңлавын сөйли. “Хәер, анда да бозым булуы ихтимал, судта да ни әйткәнен аңламады бит ул. Аерсагыз да, аермасагыз да барыбер, дип баш чайкап тик утырды,” – ди Эльмира ханым.

Кабул итә аны хатын. Бергә тормыш иткән еллар, газиз улы хөрмәтенә гафу итә. Янә бергә-бергә гомер итә башлыйлар. Яши башлап бер ай да үтми, ир авариягә очрый, аяклары сына. Нәтиҗәдә, ул берүзе эшләп, авыру ирен һәм университетта укучы улын туендыра башлый. Шул исәптән фатирны ремонтлау өчен алынган кредитын, бурыч да түли. Ире аякка басып бер атна үтми, янә авария. Бу юлы ул кеше бәрдергән. Суд була. Хөкем карары нигезендә ирне аклыйлар, тик ул эшсез дә, машинасыз да кала. Юристка укучы улы, әнисенә ярдәм итү максатыннан, академик ял алып, эшкә урнаша.

Ни өчен тормыш шундый рәхимсез икән дип уйланып утырам. Кемнеңдер тормышы җай гына бер юнәлеш алып ага да ага, ә берәүләр гомер буе газ апланырга мәҗбүр. Кемдер бер вак кына проблемадан да сыгылып төшә, ә кемдер күңел яраларын төзәтергә дә өлгерми, өстенә тагын да авыррак кайгы-хәсрәт ишелә. Тик ул башын салмый, алга карап яши.

Эльмира ханымның ире хатыны һәм улы исәбенә ике елдан артык гомер итә. Шул чорда Айратны сырхауханәгә салалар. Ир, Эльмирага шалтыратып, аны үз янына чакыра. Соңгы тапкыр шунда очрашалар.

Бу вакыйгадан соң ике айлап вакыт узгач, Эльмира ханымга иптәш кызы шалтыратып, Айратның үлеме хакында хәбәр итә.

Шок була Эльмира ханымга. “Айрат асылынган!” дигән сүзләрне йөрәге кабул итми аның. Янә авылга кайтып, Айратның сердәшчесе булган күрше әбигә барып керә. Инде сырхауханәгә керер алдыннан ук, Айрат әбигә сәясәтнең пычраклыгы хакында сөйләгән була. Сердәшче әби Айратның чарасызлыктан бәргәләнүен аңлап кала.

Район башлыгы урындыгын үз теләге белән азат итәргә боералар аңа. Айрат ризалаша. Я гаиләң, я үз гомерең дигән сорау да алга чыга. Ир артык күп сер йөрткәндер, күрәсең. Инде үз урынын калдырып киткәч тә, тынгылык булмый аңа. Үләренә бер көн кала авылдашлары аның кара машинадан төшеп калганын күрә. Вафатыннан соң да “Айратны үтергәннәр” дигән сүзләр йөри. “Гаиләсен саклап калу өчен шулай эшләде ул”, – дип тәмамлый сүзен күрше әбисе.

Бу вакыйгадан соң күп тә үтми, Эльмира ханымның улы, эшендә бәхетсезлек очрагына тап булып, бер күзсез кала. Берничә операция кичерә. Бала хәсрәте – ана хәсрәте ул. Әти кеше аракы колына әверелә. Әле киленен күрә алмаучы каенана да гаиләне гел бутап йөри. Кыскасы, Эльмираның тормышы куркыныч бер төш сыман корылган. Һинд кинолары бер читтә торсын, билләһи.

Бүген тормышлары ни хәлдәме? Егеткә ясалма күз куйганнар. Ул укуын тәмамламакчы. Әти кеше эш эзли. Эльмира ханым күңел тынычлыгына туена алмый тилмерә. “Тагын ниләр буласы бар микән, алга таба яшәргә куркам”, – ди ул. Мин ни әйтеп юатырга белмим. Аллаһы сыный сине дияр идем, инде күпме сынарга мөмкин? Гомеренең иң гүзәл елларын сыналуга багышлаган бит инде ул.

Эльмира ханым Татарстаннан читтә яши. Тагын ничә елдан күрешербез – билгесез. Ләкин кайдадыр шундый көчле рухлы ханым барлыгын белеп яшәү үземә көч өсти. Аның сабырлыгыннан үрнәк, тормышыннан гыйбрәт алырлык шул.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар, Хикәяләр Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Әсгать Зиганшин әйткәне:

    Безнен, халык динсез калып , шулай хайванга эйлэнеп баралар инде !

    ... Февраль 2nd, 2011

Әйтер сүзем бар