БДИ хакында ЧЫН ДӨРЕСЕ

Мәктәпне тәмамлавыма биш ел тулды. Мин аттестат алган 2004 елда бердәм дәүләт имтиханы дигән куркыныч сүзтезмәне әле беркем ишетмәгән, күрмәгән иде. Сыйныфларга җыелып имтихан тапшырабыз да шулар нәтиҗәсендә аттестатка билге төшерәләр. Шуның белән хуш, сау бул, мәктәп! Көне-төне имтиханга әзерләнүемне дә хәтерләмим. Ә менә мәктәпне быел тәмамлаган сеңлем өч ел буе шул чыгарылыш имтиханына әзерләнде. Томнар укыды, төннәр буе китап ятлады, тестлар эшләде, биремнәр чиште, укытучылар янына өстәмә шөгыльләнергә йөрде… Аңа карыйм да: “Аллага шөкер, берничә елга соңга калып тумаганмын да шул коточкыч БДИны кичерергә туры килмәгән”, – дип шатланам.

Укучылар гаепле түгел

Үземә бөтенләй чит-ят тема булгач, әлеге теманы биш бармагыдай белгән укучылар белән сөйләшми булдыра алмадым. Ни гаҗәп, сораштырган күпчелек бердәм дәүләт имтиханын хуплый. “Уку йортына кергәндә, чыннан да, ярдәм итә икән, тырышуыбыз бушка китмәгән”, – ди алар. Әмма шул ук күпчелек бер үк әйбердән зарлана: беренчедән, тест сорауларына җавап биргәндә, ике җавап охшаган була, кайсын куярга белмисең, диләр. Ә җаваплар бланкында бер генә җавап күрсәтелгән. Бу бигрәк тә җәмгыять белеменнән имтихан тапшырганда күренә икән. Мәсәлән:

“Хезмәт һәм аралашуның икесенә дә хас:

А) партнерың булу;

Б) кагыйдәләр һәм нормалар булу;

В) күзаллана торган җирлек (обстановка) барлыгы;

Г) куелган максатка омтылу.”

Шуннан бер генә җавапны сайлап алып кара син! Әйтергә кирәк, Русия буенча 445 мең укучы әлеге фәннән имтихан тапшырган. Бу – мәктәп тәмамлаган барлык укучының (алар 930 мең!) яртысыннан күбрәге дигән сүз.

Икенчедән, бердәм дәүләт имтиханы сорауларында мәктәп программасында булмыйча, югары уку йортында гына укытыла торган биремнәр дә бар. Мәсәлән, математикадан имтихан тапшырганда, соңгы биремнәрне хәтта мәктәп укытучылары да эшли алмаган. Ә бер укучы үз биремен MMS белән укытучысына җибәргәч, мондый җавап алган: мисал дөрес төзелмәгән, чишү мөмкин түгел.

Газеталардагы БДИ хакындагы язмаларда: “Укучылар үз хокукларын белми, шуңа күрә аппеляциягә бирү очраклары аз” дигәнне еш күрергә мөмкин. Гафу итегез, ләкин бу бөтенләй дөреслеккә туры килми. Алар бу өлкәдә үз хокукларын теләсә-кайсы юристтан да күбрәк белә. Үз билгеләре белән канәгать булмаган укучылар нигә апелляциягә бирмиме? Чөнки гыйбрәтле мисаллар күз алдында. Апелляциягә биргән берничә укучының билгесен тагын да киметеп куйганнар икән. Хаталары төшеп калган булган, имеш. Балларыңны тагын да киметеп куймасыннар дисәң, булганына да канәгать булырсың. Ә бер кыз үзенең “С” өлешендәге җавапларга 0 балл куелганын интернеттан карагач, апелляциягә биргән. Баксаң, аның “С” өлеше эшләгән битен бөтенләй югалткан булганнар икән. Әле кызны шул битне тапшырмый калуда гаепли башлаганнар. Әмма эзли торгач, ул табылган һәм баллары да күтәрелгән.

Русия буенча караганда, 42 мең укучы апелляциягә биргән һәм шуның бары тик бер проценты гына үз позициясен канәгатьләндерә алган. Шушы нәтиҗәне күргән укучы апелляциягә уңай карый аламы? ЮК!

Укучылар уйлавынча, БДИның уйланып бетмәгән тагын бер ягы бар: барлык имтиханнарыңны “5”ле билгесенә тапшырып, рус теле яки математиканы “2”легә бирсәң, сиңа аттестат урынына белешмә генә бирелә. Аның белән югары уку йортына барып керәм димә. Бер яктан бу дөрестер дә, бәлки. Ә икенче яктан, бар кеше дә тел белгече яки математик булып бетә алмый. Бәлки, ул укучы аерым бер фән буенча даһидыр?

Татар мәктәбен тәмамлаган укучылар ах-зарын да еш ишетәсең. 11 ел буе татарча гына укыган укучы БДИны зур авырлык белән рус телендә тапшыра. Сорауларны тулысынча аңламаган укучыдан дөрес җавап таләп итү дә дөрес түгел кебек. Нәтиҗәдә, ата-ана баласын рус мәктәбенә бирергә тырыша. Чөнки БДИ тапшырасы бар. Ә ул чыгарылыш сыйныф укучысының киләчәген хәл итә.

Тикшерүче сүзе

Танышым Марат (исеме үзгәртелде) Казандагы югары уку йортларының берсендә укыта. Дәүләт имтихан комиссиясенең вәкиле буларак, БДИның районнарда ничек үтүен күзәтергә туры килде аңа. “Кырыс тикшерүче”нең әлеге вакыйгага карата фикерен белештем.

– Марат, укучыларны имтиханнан куып чыгару очраклары булмадымы?

– Үземнең очракта юк. Ә болай бик күп укытучылар, имтиханнан кайткач, шул фактны сөйләп мактана. Дөрес, күчергәннәрен дә күрәсең. Хәтта биремнәрне фотога төшереп, телефоннан MMS җибәрүчеләр дә юк түгел. Ләкин куып чыгарырга жәлләдем. Дөресен генә әйткәндә, шул БДИны тапшыра алмаган яки куып чыгарылган укучыларның суицид ясау очраклары да булгач, үз өстеңә гөнаһ алу куркыта. Кемнең инде имтиханнан куып чыгарылып, тагын бер ел буе имтихан көтеп утырасы килсен?! Сыйныфтан алып чыгып сүгәсең дә кабат кертеп утыртасың инде.

– Казандагы мәктәпләрдә генә булдыңмы?

– Юк, районнар буенча йөрергә дә туры килде. Имтиханга бер көн кала кайсы районга барасыңны әйтәләр дә шунда чыгып китәсең. Казанда исә иртәнге җидедә генә кайсы мәктәпкә барасың билгеле була.

– Имтиханга әзерлек процессы ничек бара?

– Безгә Казаннан имтихан пакетларын акт тутырып биреп җибәрәләр. “Контрольно измерительные материалы” дип атала инде ул. Имтихан үткәрү пунктына (пункт проведения экзамена) шул пакетларны алып килеп, җитәкчегә тапшырабыз. Имтихан тәмамлангач, барлык эшне кире җыеп, алар янә безгә тапшыра. Ә без алып кайтып тапшырабыз. Барысы да акт нигезендә тормышка ашырыла, билгеле.

– Әйтик, ата-ананың, ришвәт биреп, укучыларга килеп булышу мөмкинлеге юкмы?

– Мәктәпләрдә мондый хәл мөмкин түгел дип беләм. Ә менә имтихан эшләре тикшерелә торган җирдә кайбер укучыларга булышу мөмкинлеге бар дип ишеттем.

– Үзең әлеге имтиханга ничек карыйсың: кирәкме ул, юкмы?

– Рухи яктан бу бик авыр эш, әлбәттә, әмма үзенә күрә файдасы да бар. Мәктәптә имтихан тапшырасың да югары уку йортына кергәндә кабат интегәсе түгел. Шул ягы яхшы дип уйлыйм.

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми

Һәр яңалык кешене куркыта, шикләнеп карарга мәҗбүр итә. Шул ук вакытта һәр яңаның үз файдасы, үз зыяны бар. Бердәм дәүләт имтиханы да, бәлки, укучыларның китапны кулларына алырга мәҗбүр итүче бер стимулдыр. Бәлки, нәкъ менә бу яңалык ришвәт биреп укырга керүгә чик куяр. Ә бәлки, әлеге имтихан эшләп табарга өйрәнмәгән бер җитәкче баласына ата-ана борчуы гына булып торадыр. Халык бу хакта ни уйлый соң?

ДИНАР, эшмәкәр:

Икенче югары белем алырга теләгән идем, миңа да БДИ тапшырасы диделәр. Ахмаклык бит бу. Мәктәп программасы әллә кайчан онытылган инде. Мәктәпне яңа тәмамлаган укучылар белән беррәттән гариза язып, шул биремнәрне эшләп утырырга мәҗбүр итмәкчеләр. Миңа калса, БДИның бу ягын уйлап җиткермәгәннәр.

МИЛӘҮШӘ, укытучы:

Узган елны энем шул БДИны яхшы тапшырып, үз көче белән укырга керде. Шуңа күрә мин ул имтихан яклы. Дөрес, без дә башта имтихан тапшырып кына укырга кереп булачагына ышанмаган идек. Бер югары уку йортына керү өчен, саллы гына ришвәтне дә алдан биреп куйдык. Шулай да документларны ике уку йортына тапшырдык. Һәм үз көчебез белән кердек тә. Бу ягы яхшы инде аның. Әмма шул имтихан көннәрендә әти-әнинең ничек борчылганын күрсәң иде син… Тынычландыра торган дару белән генә яшәдек.

ЛИЛИЯ, журналист:

Минемчә, БДИ – бик яхшы чара. Ришвәттән котылуның бер юлы гына түгел, ә укучыларны мәҗбүри укыту чарасы да. Кемнең инде 11 ел укыганнан соң гап-гади белешмә белән генә чыгасы килсен? Аттестат алу өчен генә булса да шул БДИны тапшыру өчен тырыша укучы. Ләкин анда белемең булмаса, хәтта “3”ле билгесен дә алып булмый. Шул “3”лене алу өчен, күпме тир түгә укучы, күз алдыңа китер! Ә без укыганда аны болай да куеп чыгаралар иде. “3”ле һәм “2”лене тигезлиләр иде бездә.

РАИЛӘ, БДИ тапшырган укучының әнисе:

Райнур имтиханга киткәндә үк валериан төймәсен тел астына кыстырып кала идем. Дүрт сәгать буе кыл өстендә йөрим. Кулымда гел телефон. Алай-болай берәр бирем яки сорауны телефоныма язса, җавапны интернеттан эзлим. Әле аның нәтиҗәләре дә бер-ике көннән генә билгеле булмый. Аның өчен күпме ут йотып яшисең. Райнурга кадәр укыган балаларымның укыганын да белмәдем. Каян гына уйлап чыгарганнардыр?!

ИЛДАР, БДИ тапшырган укучының әтисе:

Кызым берничә ел әзерләнде. Үз көче белән барлык имтиханнарны да тапшырды. Билгеләре дә начар түгел, Аллага шөкер. Шул БДИга гына ышанып, югары уку йортына документлар тапшырып карыйбыз инде. Ришвәт кирәкме, белемме, кереп карагач әйтербез.

Имтиханга нокта

Татарстандагы югары уку йортлары 40 мең укучыны кабул итәргә әзер. Әмма мәктәпне тәмамлаучылар ике тапкыр азрак. Димәк, югары уку йортларында конкурс әллә ни зур булмаячак. Дөрес, шул кырык меңнең егерме биш меңе түләүле урыннар булуын да исәпкә алырга кирәк. Бүгенге кризис шартларында түләүле уку йортларына атлыгып торучылар күп булыр дип уйламыйм. Ә бюджетныкына туры килгән 16 мең урынны БДИ нәтиҗәләре буенча конкурс билгеләр. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә булмый калмаячак, билгеле. Республикабыздагы 37 югары уку йорты учреждениесе һәм 58 филиал студентлар туплый алмаса, кайберләре үз эшчәнлеген туктатырга да мәҗбүр булмагае. Шулай да демографик ситуациянең мөшкеллеге нәтиҗәсендә (1990-1992 елларда туган балалар саны аз) конкурслар әллә ни зур булыр дип көтелми. Татарстандагы БДИ нәтиҗәләре дә әллә ни шатланырлык түгел. 9,5% укучы рус телен бирә алмаса, шул ук күләмдәге укучы математикадан сынаткан. Балларның югарылыгы да тел шартлатырлык димәссең. Статистикага карасаң, гадәттә, абитуриентлар беренче булып дәүләт югары уку йортларын штурмлый. Шуның нәтиҗәсендә төп көчләр республикабыздагы 5-6 югары уку йорты тирәсенә туплана. Шунда керә алмаса гына абитуриент түләүле уку йортына бара. Димәк, дәүләтнеке булган югары уку йортлары шыплап тулгач кына, башкаларга өлеш чыгачак.

Тарихка күз салсак, мәгариф, белем бирү системасы гел үзгәреп тора. Бердәм дәүләт имтиханы да мәңгелек түгелдер. Ришвәт бирүне чикли дисәләр дә, аны әйләнеп узу юлларын да тапмый калмаслар. Чөнки тоз ялап ияләнгән бозау тозсыз тора алмый, җәмәгать. Бүген миндә бер генә теләк: укучыларның белемен объектив бәяләсеннәр, биремнәрне төзегәндә, игътибарлырак булсыннар иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №26)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар