Башкорт-татар туе

Чеп-чи татар кызын башкорт егетенә кияүгә биреп кайттым күптән түгел. Әкәмәт шәп туй булды ул! Бар да гади, тыйнак, шул ук вакытта күңелле итеп оештырылган. Ул башкортларның кунакчыллыгын күрсәгез… Искитмәле! Казан дәүләт университетының тулай торагында бергә яшәгән иптәш кыз кияүгә чыгуы турында хәбәр иткәч, тел шартлаттым: кай арада танышып, кавышып өлгергәннәр?! Сюприз моның белән генә бетмәде, шаһит ролен үтәячәгемне җиткерделәр. Кайсы районда булуына карап, үзебездә үтүче туйлар да төрлечә оештырылганга, әллә кайдагы Башкортстаннан ни көтәргә дә белмәдем. Чит храмга үз уставың белән кермәгән кебек, бездәге гореф-гадәтләр белән килеп керсәм, аларның кабул итеп бетермәячәген дә аңлыйм үзе. Шулай да тәвәккәлләргә булдым.

МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ

Чеп-чи татар кызы дигәнем – Альбина Ильясова – Башкортстан Республикасы Туймазы шәһәреннән. Татарстан белән чиктәш районда урнашканга, бу якларда башкортлар бик аз диделәр миңа. Ә кияү – Фәнис Кәлимуллин – шул ук республиканың Ишимбай каласыннан икән. Ике шәһәр арасы 300 чакрымнан артык! Каян табышканнар дисәң…

– Интернеттан таныштык, – диде Фәнис. – Укып бетердем, хәзер гаилә корырга вакыт җитте дип уйладым да интернетта үземә берәр кыз табарга булдым. Безнең республикада Радик Юльякшин исемле бик популяр җырчы бар, “вконтакте” сайтында шуның группасына кердем. Аңа кызлар гына яза, гадәттә. Стенасына язган кызлар арасыннан Альбинаны сайлап алдым да хат яздым. Бик гади хәбәр иде ул: “Сәлам. Синең белән танышырга буламы? Ниләр белән мавыгасың?” Шуннан ул миңа җавап бирде һәм сүз ара сүз алыша торгач, очрашырга булдык.

– Очрашканчы күпме вакыт узганын әйтимме? – диде Альбина әңгәмәне куертып. – 7 ай! Интернеттан аралаштык, телефоннарны алыштык та төннәр буе телефоннан сөйләшә идек. Бер-беребезгә бик ияләштек. Телефонын алмый торса, көнләшү хисе биләп ала, көннәр гел аны гына уйлап үтә. Әнә шулай телефоннан бер смс килгәнен яки аның шалтыратканын көтеп, күпме вакыт үтте. Көннәрдән беркөнне ул киләм дип хәбәр итте. Үземне кая куярга да белмәдем шул чакта.

– Апрель ае иде ул. Ничә ай буе барам-барам дип җыенып йөрим, гел нидер тотып кала. Бу чакта да бөтенләй вакыт юк иде. Эштә, укуда проблемалар… “Бу юлы бармасам, беркайчан да бара алмам”, – дип уйладым да чыгып китәргә булдым. Альбина мине каршы алды. Әти-әнисе белән таныштырды. Шәһәрне күрсәтте. Шунда мин аңа тулаем гашыйк булдым. Без бер-беребезгә тагын да якынайдык. Башта мин аның фикерләү сәләтенә, аннары тавышына гашыйк булсам, бу очрашу барысын да хәл итеп бетерде һәм мин өйләнәм дигән фикергә килеп, Ишимбайга кайтып киттем.

– Әти-әнием аны бер күрүдә яратты, ул аларның ышанычын яулый алды. Ә минем аларга кунакка баруым – үзе бер тарих. Читтән торып укыганны беләсең инде. Сессияне иртәрәк яптым да әти-әнигә әйтеп тормый гына, Казаннан туп-туры Ишимбайга киттем. “Кыз кеше кияүгә чыккач кына егет йортына бара ала”, – дип уйлаучы әти-әни мине аларга барыбер җибәрмәс иде. Фәниснең гаиләсе белән таныштым. Бер атнага ял йортына барып кайттык. Кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Аның әти-әнисе мине беренче көннән үк кабул итте, “Киленебез”, – дип кенә торалар, мин сиңа әйтим. Аннары Туймазыга кайтып, туйга әзерләнә башладым инде. Бер атнадан кулымны сорап шалтыраттылар да никахка килделәр. 7 августта булды ул, менә хәзер туй.

ТУГАНДАШ ХАЛЫК

Гореф-гадәтләргә килсәк, һәркайда үзенчә. Бирнә сату аеруча күңелле узды. Ул сандыкка шулкадәр әйбер сыядыр дип, күз алдыма да китерә алмаган идем. Чүпрәк-чапрактан тыш, күп төрле көнкүреш техника, савыт-саба белән шыплап тутырылган олы сандыкның башта ачкычын, аннары үзен сатып, мәш килдек. Безнең якларда сандык тутыру күренеше югала бара, аның урынына башка бер җиһаз алып киләләр дип беләм. Сандыкның практик яктан мөһимлеге шулкадәр генә булу белән аңлаталар аны. Ә менә башкортларда алай түгел икән.

Туй төне буе барды. Җырлыйлар да җырлыйлар! Татарча да, башкортча да өздерәләр генә. Бераз ардыра башласа, чыгып биеп керәләр. Бернинди тамада кирәк түгел анда, билләһи! Икенче көнне иртән янә өстәл тутырып кунак сыйладылар. Мин күргән мәҗлес кенә дә ике көн дәвам итте дисәм, һич арттыру булмас.

Икенче көнне яшь киленгә су юлын күрсәттеләр. Бизәкләп эшләнгән көянтә-чиләк асып, яшьләр белән урам тутырып, җырлый-җырлый чишмәгә төшү күренешеннән дә матуррак тагын нинди гореф-гадәт бар икән ул?! Йортларга су кергән булса да йоласы югалмый. Соңыннан яшь килен алып кайткан чишмә суын “сатып”, кунакларга эчердек. Шул судан кайнатылган чәй эчтек.

Яшь килен биегән подноска тимер акчалар сибү дә, ул пешергән чәкчәкне авыз итү дә – барысы да кызык һәм үзенчә яңа. Альбина салган ипине дә авыз иттерделәр.

Татар белән башкорт булган җирдә сүз кай тарафка үрли дип беләсез? Әлбәттә инде, мәңгелек татар-башкорт мәсьәләсе. Тәнәфескә чыккан арада шуның ише лирик чигенешләр булгалады. Ахыр чиктә уртак тел таба алдык бугай.

– Синең йөзең дә түгәрәк, сөйләмең дә Казаннарныкы кебек каты түгел, ә безнеке кебек йомшак, ата-бабаң башкорт булырга тиеш, шәҗәрәңне тикшер әле, – диде миңа бер егет.

Әллә шаярды шунда, әллә чынлап әйтте, аңламадым. Альбинаның иптәш кызы гына булсам да, кодача дип атый-атый, өрмәгән урынга да утыртмадылар үземне. Һәркемгә шундый мөнәсәбәт булды. Ни генә булмасын, татар һәм башкорт бер-берсен аңлый, туйда да аңлашылмаучанлык тумады. Тугандаш халыклар чын-чынлап туганлашты бу көнне.

Башкортстан якларындагы тауларга, табигатенә гашыйк булып кайттым. “Урал тау итәгендә яшибез, сездә бездәге кебек иркенлек юк. Бездә болытлар да түбәнрәк йөзә, күрәсеңме тау башын ничек кочаклаганнар”, – дип мактанды башкортлар тауларга мөкиббән булуымны күреп. Авыл тутырып көтү кайта – кып-кызыл сыерлар. Безнең каралы-аклы сыерлардан соң анысы да шунда ук күзгә ташлана. Авыллар арасындагы далаларны күреп, тагын бер хозурландым. Бездә яфраклар коелып беткән, ә аларда агачлар ямь-яшел.

Гадәттә, туйлардан арып кайтасың. Анда булганда өч тәүлек йокы күрмәсәм дә, вакыйгаларның үзәгендә кайнасам да, бер тамчы да арымадым. Киресенчә, ул яклардан илһам һәм көчле рух алып, күчтәнәчкә кымыз һәм башкорт балы кыстырып кайттым дип мактана алам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Казан-Туймазы-Ишимбай-Казан.

(Безнең гәҗит, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар